АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 12, 13
«Сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк»
Лүк 12:6, 7 дә язылган сүзләрне Гайсә нинди контекстка нигезләнеп әйткән? Гайсә 4 нче шигырьдә шәкертләренә каршы килүчеләрдән дә, үтерергә теләүчеләрдән дә курыкмагыз дип әйткән. Ул шәкертләрен булачак эзәрлекләүләргә әзерләгән. Гайсә аларны шуңа ышандырган: Йәһвә һәр хезмәтчесен югары бәяли һәм төзәтеп булмаслык зыян китерергә рөхсәт итми.
Эзәрлекләүләр кичергән кардәшләр турында борчылган Йәһвә безгә ничек итеп үрнәк булып тора?
Иманнары өчен төрмәдә утырган Йәһвә Шаһитләре турында соңгы мәгълүматны кайдан табып була?
Хәзерге вакытта иманнары өчен күпме абый һәм апа-кардәш төрмәдә утыра?