МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Чын мәсихчеләр ярату белән аерылып тора. Хакыйкатькә сөенегез
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Гайсәдән үрнәк алып, без Аллаһы ниятләре турында хакыйкатьне сөйләргә тиеш (Ях 18:37). Без шулай ук хакыйкатькә сөенергә һәм хакыйкать сөйләргә тиеш. Без, ялган һәм тәкъвасызлык киң таралган дөньяда яшәсәк тә, хак нәрсәләр турында уйланып яшәргә тиеш (1Кр 13:6; Фп 4:8).
МОНЫҢ ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
Гайбәт сатып йөрүче булма (1Тс 4:11)
Кеше бәласенә шатланма
Яхшы, дәртләндерүче нәрсәләргә сөен
«БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ ЯРАТЫГЫЗ. ТӘКЪВАСЫЗЛЫККА ТҮГЕЛ, Ә ХАКЫЙКАТЬКӘ СӨЕНЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Нинди мәгънәдә Дебби «тәкъвасызлыкка сөенгән»?
Элис Дебби белән сөйләшкәндә, теманы ничек уңай якка борган?
Нинди яхшы нәрсәләр турында сөйләшеп була?
Тәкъвасызлыкка түгел, ә хакыйкатькә сөенегез