АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯХЪЯ 20, 21
«Син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?»
Изге Язмалар язылган чорда балыкчылар, күп балык тотар өчен, сабыр, эшчән булырга һәм төрле авырлыклар кичереп чыгарга әзер булган (w12-U 1.8. 18—20). Андый сыйфатлар Петергә, кешеләр тотучы буларак, күп файда китергән. Шулай да ул сайлау алдында торган: тормышын балык тоту эшенәме я Гайсә шәкерте буларак рухи эшләргә багышларгамы.
Син Патшалык эшләрен беренче урынга куяр өчен нинди үзгәрешләр ясадың?