Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb19 гыйнвар 7 б.
  • «Паул Аллаһыга рәхмәтен белдерде һәм кыюланып китте»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Паул Аллаһыга рәхмәтен белдерде һәм кыюланып китте»
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Бер-беребезне дәртләндерү өчен»
    Безнең изге хезмәтебез 2007
  • Алар безне кайгыртыр өчен тырышып эшли
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Күчеп йөрүче күзәтчеләр — хакыйкатьтә хезмәттәшләр
    Йәһвә Шаһитләре бөтен җир шары буенча бердәм Алла ихтыярын үтиләр
  • Көтүне көтәргә билгеләнгән күзәтчеләр
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
mwb19 гыйнвар 7 б.
Паул, каршына килүче кардәшләрне күреп, Аллаһыга рәхмәтен белдерә

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

«Паул Аллаһыга рәхмәтен белдерде һәм кыюланып китте»

Римдагы җыелыш Паулның килүе турында ишеткәч, абый-кардәшләр, аны каршы алыр өчен юлга чыгып, якынча 64 километр үткән. Аларның фидакарь яратулары Паулга ничек тәэсир иткән? «Аларны күргәч, Паул Аллаһыга рәхмәтен белдергән һәм кыюланып киткән» (Рс 28:15). Гадәттә, Паул килеп-киткән җыелышларын үзе дәртләндергән, әмма бу очракта, ул, тоткын булганга, үзе дәртләндерүгә мохтаҗ булган (2Кр 13:10).

Безнең көннәрдә район күзәтчеләре җыелыштан җыелышка кардәшләрне дәртләндереп йөри. Һәр мәсихченең арыган, борчылган, боеккан вакыты була, район күзәтчеләре дә андый хәлгә очрый. Район күзәтчесе хатыны белән җыелышыгызга килеп киткәндә, аларны ничек дәртләндереп җибәрергә? (Рм 1:11, 12)

  • Район күзәтчесе вәгазь өчен очрашу үткәрә

    Вәгазь очрашуларына килегез. Вәгазьчеләр район күзәтчесе килгән атнаны күбрәк катнашыр өчен тырышлыклар куйганда, ул дәртләнеп китә (1Тс 1:2, 3; 2:20). Бәлки, син шул айны ярдәмче пионер булып хезмәт итә алырсың? Аның үзе я хатыны белән вәгазьгә языла аласыңмы? Ә, бәлки, аларны Изге Язмалар өйрәнүенә ала алырсың? Төрле вәгазьчеләр белән бергә хезмәт итү аларга шатлык китерә. Алар әле генә вәгазьче булып киткән һәм хезмәттә әллә ни оста булмаган вәгазьчеләр белән хезмәт итәргә ярата.

  • Мәсихче гаилә район күзәтчесе белән аның хатынын җылы каршы ала

    Кунакчыллык күрсәтегез. Аларны үзеңдә яшәргә я ашап алырга чакыра алыр идеңме? Андый адым аша алар синең яратуыңны күрер. Шул ук вакыт алар әллә ни таләпчән түгел (Лк 10:38—42).

  • Район күзәтчесе җыелыш өлкәннәре белән

    Аны тыңлагыз, әйткән сүзләрен һәм киңәшләрен тотыгыз. Район күзәтчесе яратудан чыгып, безгә хезмәтебезне ничек яхшыртып була икәнен күрергә булыша. Ә кайвакыт катырак киңәш тә бирер (1Кр 5:1—5). Без тыңлаучан һәм буйсынучан булганда, ул шатлана (Ев 13:17).

  • Патшалык Залында кардәшләр район күзәтчесе һәм аның хатынына килгәннәре өчен рәхмәт белдерә

    Рәхмәт белдерегез. Район күзәтчесенә һәм аның хатынына алар куйган тырышлыклар үзеңә нинди файда китергәнен сөйлә. Моны аларның үзләренә әйтеп я берәр открытка язып эшли аласың (Кл 3:15).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу