МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Йәһвә нәрсә уйлар?
Зур я кечкенә карарлар кабул иткәндә, без «Йәһвә нәрсә уйлар?» дип уйланабызмы? Аллаһының бар фикерләрен белә алмасак та, ул, безне «һәркайсы игелекле эшкә» әзерләр өчен, үз Сүзе аша җитәрлек белем бирә (2Тм 3:16, 17; Рм 11:33, 34). Гайсә Йәһвә ихтыярын ачык аңлаган һәм аны беренче урынга куеп яшәгән (Ях 4:34). Без, карарлар кабул иткәндә, Гайсәдән үрнәк алып, Йәһвәне шатландырыр өчен кулыбыздан килгәнне эшлибезме? (Ях 8:28, 29; Эф 5:15—17)
«ЙӘҺВӘНЕҢ ИХТЫЯРЫНА ТӨШЕНҮЕГЕЗНЕ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ (ЛВ 19:18)» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Ни өчен без Изге Язмалардагы принципларны тормышта кулланырга тиеш?
Тыңлар өчен музыка сайлаганда, нинди принципларны исәпкә алырга кирәк?
Киемебезгә һәм тышкы кыяфәтебезгә нинди принциплар тәэсир итәргә тиеш?
Без Изге Язмалардагы принципларны тормышыбызның тагын нинди өлкәләрендә кулланырга тиеш?
Йәһвә ихтыярын яхшырак аңлар өчен, без нәрсә эшли алабыз?
Карарларым Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем турында нәрсә әйтә?