АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | КӨЛӘСӘЙЛЕЛӘРГӘ 1—4
Элекке шәхесегезне салып ташлап, яңа шәхес булып киенегез
Хакыйкатькә килгәч, сиңа үз тормышыңда күп үзгәрешләр ясарга туры килгәндер. Һичшиксез, Йәһвә синең куйган тырышлыкларыңны бик кадерли (Йз 33:11). Ләкин элекке шәхеснең гадәтләренә кайтмас өчен һәм яңа шәхеснең сыйфатларын алга таба да күрсәтер өчен, даими тырышлыклар кирәк. Яхшыртасы якларыңны күрер өчен, шушы сорауларга җавап бир:
Берәрсе мине рәнҗеткән булса, мин аңа карата ачу хисе саклыйммы?
Ашыкканда я арыганда, мин сабырлык саклыйммы?
Әхлаксыз уй туганда, мин аны шунда ук кире кагаммы?
Минем башка расадагы я милләттәге кешеләргә карата тискәре хисләрем юкмы?
Соңгы арада минем берәрсе белән тупас сөйләшкәнем я ачуым чыкканы булдымы?