АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | 1 ТИСАЛУНИКӘЛЕЛӘРГӘ 1—5
«Бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз»
Һәрберебез башкаларны дәртләндерә ала. Мәсәлән, без, җыелыш очрашуларына йөреп һәм хезмәттә катнашып, кардәшләрне дәртләндерәбез. Бәлки, начар сәламәтлегебез я башка авырлыклар аркасында безгә моны эшләр өчен «каты көрәш алып барырга» туры киләдер (1Тс 2:2, иск). Өстәвенә, без, алдан уйланып һәм юатучы фикерләр табар өчен тикшерү үткәреп, дәртләндерүгә мохтаҗларны юата алабыз.
Берәр авырлыкка очраган кешене юатырлык мәгълүматны кайдан табып була?
Син үз җыелышыңда кемне дәртләндерергә теләр идең?