Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb19 август 3 б.
  • Йәһвәне яратучылар белән вакыт үткәрегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәне яратучылар белән вакыт үткәрегез
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Иоас Йәһвәне начар дуслары аркасында калдырган
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Ни өчен Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтергә кирәк?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Йәһвә кыю эшләрне бүләкли
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Йодай кыюлык күрсәтә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
mwb19 август 3 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвәне яратучылар белән вакыт үткәрегез

Ни өчен безгә Йәһвәне яратучылар белән вакыт үткәрергә кирәк? Чөнки без аралашкан кешеләр безгә я яхшы, я начар яктан тәэсир итә (Гс 13:20). Мәсәлән, Йәһуәш патша, Йодай рухани белән аралашканда, «Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәгән» (2Ел 24:2). Ләкин Йодай үлгәч, Йәһуәш начар аралашу аркасында Йәһвәне калдырган (2Ел 24:17—19).

Б. э. беренче гасырында рәсүл Паул мәсихче җыелышны — «зур йорт» белән, ә җыелыш әгъзаларын «савытлар» белән чагыштырган. Йәһвә хупламаганны кылган кешеләр белән, шул исәптән гаиләбез я җыелыш әгъзасы белән, якын аралашудан качканда, без «хөрмәтле кулланыш өчен» савытлар булып калабыз (2Тм 2:20, 21). Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәне яратучы һәм безне аңа хезмәт итәргә дәртләндерүче кешеләр арасыннан үзебезгә дуслар сайлыйк.

«ЯМАННАР БЕЛӘН АРАЛАШМА» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Ничек итеп без, үзебез дә абайламыйча, яманнар белән аралаша алабыз?

  • Видеороликтагы өч кардәшкә начар аралашуны туктатырга нәрсә ярдәм иткән?

  • Кем белән аралашырга икәнен сайлаганда, Изге Язмалардагы нинди принциплар сиңа зирәк булырга булышыр?

Джон ресторанда клиентларга шәраб сала; Кристин социаль челтәрләрдә утыра; Джайден онлайн уеннар уйный; Джон үз гаиләсе белән, шулай ук Кристин һәм Джайден җыелышта утыра

Мин «хөрмәтле кулланыштагы» савытмы? (2Тм 2:21)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу