МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Шулар «турында уйланып яшәгез»
Нәрсәләр турында? Филипиялеләргә 4:8 дә хак нәрсәләр, җитди карашка лаеклы нәрсәләр, тәкъва нәрсәләр, саф нәрсәләр, яратуга лаеклы нәрсәләр, хуплап әйтелә торган нәрсәләр, яхшы нәрсәләр һәм мактауга лаеклы нәрсәләр турында уйланып яшәргә киңәш ителә. Әлбәттә, бу мәсихче һәрвакыт Изге Язмалар турында гына уйларга тиеш дигәнне аңлатмый. Шулай да күңелебездәге уйлар Йәһвәне сөендерергә тиеш. Алар Йәһвәгә тугры булып калырга тәвәккәллегебезне какшатырга тиеш түгел (Зб 19:14).
Бозык фикерләрдән арыну авыр булырга мөмкин. Безгә үз камилсезлегебез белән генә түгел, ә Шайтан белән дә — «бу дөнья төзелешенең илаһы» белән көрәш алып барырга кирәк (2Кр 4:4). Ул массакүләм мәгълүмат чаралары белән идарә иткәнгә, телевидение, радио, интернет һәм басмалар безне боза ала. Акылыбызны нәрсә белән тутыруыбызга игътибарлы булмасак, бу фикер йөртү рәвешебезгә һәм ахыр чиктә тәртибебезгә йогынты ясар (Яг 1:14, 15).
«ТУГРЫЛЫКНЫ ҖИМЕРӘ ТОРГАН НӘРСӘЛӘРДӘН КАЧЫГЫЗ. БОЗЫК КҮҢЕЛ АЧУЛАР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Абый-кардәш үз телефонында нәрсә караган һәм бу аңа ничек тәэсир иткән?
Гәләтиялеләргә 6:7, 8 дәге һәм Зәбур 119:37 дәге сүзләр аңа ничек ярдәм иткән?