МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Син Аллаһы Сүзен никадәр кадерлисең?
Изге Язмаларда Йәһвә Аллаһының — бу мөкатдәс китапның Авторының — фикерләре һәм сүзләре язылган (2Пт 1:20, 21). Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы тиздән бөтен кешелек өчен яхшы тормыш урнаштырачак дип вәгъдә ителә. Шулай ук Изге Язмаларда күктәге Атабыз Йәһвәнең күркәм сыйфатлары ачыклана (Зб 86:15).
Һәрберебез төрле сәбәпләр аркасында Йәһвәнең Сүзен кадерли. Без, Изге Язмаларны көн саен укып һәм тормышыбызда кулланып, бу кыйммәтле бүләкне кадерләгәнебезне күрсәтәбезме? Мәдхия җырлаучы: «Кануныңны шундый яратам мин!»,— дип үз хисләрен белдергән (Зб 119:97). Ә сез бу сүзләрне уртаклашасызмы? Эшләрегез моны күрсәтсен.
«АЛАР ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ КАДЕРЛӘГӘН. УИЛЬЯМ ТИНДАЛ ТУРЫНДА ӨЗЕК» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Ни өчен Уильям Тиндал Изге Язмаларны тәрҗемә итәргә булган?
Ни өчен аның тырышлыклары игътибарга лаек?
Ничек итеп Тиндал ясаган тәрҗемәнең басмалары яшертен рәвештә Англиягә кертелгән булган?
Мин Изге Язмаларны кадерләгәнемне ничек күрсәтә алам?