Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb20 август 3 б.
  • Ахыр якынлашканда нык калыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ахыр якынлашканда нык калыгыз
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстер. Кыюлык
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Һәрберебез кыю була ала
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
  • Кыю булыгыз һәм эшкә тотыныгыз!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Мине кыю ит
    «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз»
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
mwb20 август 3 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Ахыр якынлашканда нык калыгыз

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Киләчәктә дулкынландыргыч вакыйгалар кыюлыгыбызны һәм Йәһвәгә таянуыбызны сынаячак. Бөек афәт ялган диннең юк ителүе белән башланачак (Мт 24:21; Ач 17:16, 17). Бу тынычсыз вакытта без хөкем хәбәрен игълан итәрбездер (Ач 16:21). Магог җиреннән Гог безгә һөҗүм итәчәк (Йз 38:10—12, 14—16). Шунда «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә» сугыш башланачак. Шулай итеп Йәһвә үз халкын яклаячак (Ач 16:14, 16). Бу вакыйгалар вакытында кыю булып калыр өчен, безгә инде хәзер сынауларда нык калу мөһим.

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Тәвәккәллек белән Йәһвәнең югары әхлакый нормаларын тотыгыз (Иш 5:20).

  • Башка мәсихчеләр белән бергә гыйбадәт кылуны дәвам итегез (Ев 10:24, 25).

  • Әзерлек белән Йәһвә оешмасы биргән җитәкчелеккә буйсыныгыз (Ев 13:17).

  • Йәһвәнең элек үз халкын ничек коткарганы турында уйланыгыз (2Пт 2:9).

  • Йәһвәгә дога кылыгыз һәм аңа таяныгыз (Зб 112:7, 8).

«КЫЮЛЫКНЫ ТАЛӘП ИТӘЧӘК ВАКЫЙГАЛАР (ӨЗЕК)» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • «Кыюлыкны таләп итәчәк вакыйгалар» дигән видеороликның фрагменты. Апа-кардәш Патшалык Залында, җыелышның бүленгәч кемнең кайда билгеләнәчәге турында укып алгач, борчылып тора.

    Кайбер кардәшләр, җыелышлары бүленгәндә, нинди сынауга очрады?

  • «Кыюлыкны таләп итәчәк вакыйгалар» дигән видеороликның фрагменты. Шул ук апа-кардәш башка ике апа-кардәш белән җыелыштагы яңа үзгәрешләр турында сөйләшә.

    Буйсыну кыюлык белән ничек бәйле?

  • «Кыюлыкны таләп итәчәк вакыйгалар» дигән видеороликның фрагменты. Малай, «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!» китабындагы илюстрация турында уйланып алгач, борчыла.

    Ни өчен Армагеддон вакытында безгә кыюлык кирәк булачак?

  • «Кыюлыкны таләп итәчәк вакыйгалар» дигән видеороликның фрагменты. Йәһшәфәт башка яһүдләр белән, сугыш кырына килеп, бер гаскәринең дә исән калмаганын күрә.

    Кыюлыкны таләп итәчәк вакыйгаларга инде хәзер әзерләнегез

    Изге Язмалардагы нинди очрак Йәһвәнең коткару көченә иманыбызны ныгыта ала? (2Ел 20:1—24)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу