МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Ялган таратудан сакланыгыз
Бүгенге көндә мәгълүмат миллионлаган кешеләргә басмалар, радио, телевидение һәм интернет аша бик тиз ирешә. «Хакыйкать Аллаһысының» хезмәтчеләре, ялган мәгълүматны таратмас өчен, сак булырга тырыша (Зб 31:5; Чг 23:1). Таралган ялган зур зыян китерергә мөмкин. Берәр мәгълүматның дөресме икәнлеген билгеләр өчен, үз-үзегездән сорагыз:
«Бу мәгълүматның чыганагы ышанычлымы?» Берәр очракны сөйләүче кеше бар фактларны белмәскә дә мөмкин. Бер кешедән икенче кешегә «күчкән» мәгълүмат ахыр чиктә үзгәрә. Шуңа күрә аның чыганагын төгәл белмәгәндә, сак булыгыз. Җыелыштагы җаваплы кардәшләр ышанычлы булыр дип көтелә, шуңа күрә алар тикшерелмәгән мәгълүмат тапшырудан аеруча сакланырга тиеш.
«Бу мәгълүмат яла түгелме?» Әгәр дә бу мәгълүмат берәр я берничә кешенең исеменә тап төшерә икән, иң яхшысы — аны таратмау (Гс 18:8; Фп 4:8).
«Бу мәгълүмат дөрес булып күренәме?» Шаккатыргыч яңалыкларны я очракларны ишеткәндә, сак булыгыз.
«ГАЙБӘТ САТУНЫ НИЧЕК ТУКТАТЫРГА?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Гыйбрәтле сүзләр 12:18 дә әйтелгәнчә, сүз нинди зыян китерә ала?
Филипиялеләргә 2:4 тә язылганнар безгә башкалар турында нәрсә әйтергә икәнен сайларга ничек ярдәм итә?
Кемдер башкалар турында тискәре я саркастик сүзләр әйтсә, нәрсә эшләргә?
Башкалар турында сөйли башлаганчы, үз-үзеңә нинди сораулар бирергә кирәк?