МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Син Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенә гариза язарга әзерме?
Әгәр сиңа 23 тән алып 65 яшькә кадәр булса һәм син тулы вакытлы хезмәттә булсаң, синең сәламәтлегең яхшы һәм синең ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итәргә теләгең булса, син Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенә гариза тутыра аласың. Синең моның турында уйланганың бармы? Бу мәктәп барлыкка килгәннән бирле меңләгән ирле-хатынлы парлар, никахта булмаган абый һәм апа-кардәшләр шундый гариза тутырган. Шулай да безгә өйләнмәгән абый-кардәшләр күбрәк кирәк. Йәһвәдән хезмәттә күбрәк эшләргә һәм аның Улыннан үрнәк алырга теләк уятсын дип сорагыз (Зб 40:8; Мт 20:28; Ев 10:7). Синең гаилә вазифалары, эш һәм бурычлар булырга мөмкин. Мәктәптә укыр өчен, син бу яклардан кайбер үзгәрешләр ясый алыр идеңме?
Мәктәптә укып чыккан кардәшләр алдында хезмәт өчен нинди ишекләр ачылган? Кайберәүләр башка тел территориясенә билгеләнгән я зур шәһәрләрнең җәмәгать урыннарында вәгазьләү мөмкинлегенә ия булган. Башкалар район күзәтчесенең урынбасарлары, район күзәтчеләре я кырда хезмәт итүче миссионерлар итеп билгеләнгән. Йәһвәгә хезмәт итү мөмкинлекләре турында уйланганда, Ишагыя пәйгамбәр чагылдырган рухны күрсәт: «Менә мин! Җибәр мине!» (Иш 6:8)
«КЫРДА ХЕЗМӘТ ИТҮЧЕ МИССИОНЕРЛАР — УРАК ӨСТЕНДӘГЕ ЭШЧЕЛӘР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Кырда хезмәт итүче миссионерлар ничек сайлана?
Кырда хезмәт итүче миссионерлар нинди эш башкара?
Кырда хезмәт итүче миссионерларның нинди фатихалары бар?