Син суга чумдырылуга алып баручы юлның кайсы урынында?
МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Йәһвәгә хезмәт итүне сайлагыз
Син яшь вәгазьче я өйрәнүче булсаң, суга чумдырылуны максат итеп куясыңмы? Ни өчен суга чумдырылырга кирәк? Йәһвәгә багышлану һәм суга чумдырылу аның белән якын мөнәсәбәтләргә китерә (Зб 91:1). Бу шулай ук безгә котылырга мөмкинлек бирә (1Пт 3:21). Бу адымнарга ничек әзерләнергә?
Хакыйкать тапканыңа дәлилләр эзлә. Сорауларың туганда, шәхси өйрәнү үткәр (Рм 12:2). Үзеңә нинди үзгәрешләр ясарга кирәклеген аңларга тырыш. Үзгәрешләрне ясарга сине Йәһвәгә ярарга теләгең дәртләндерсен (Гс 27:11; Эф 4:23, 24). Һәрвакыт аңардан ярдәм сорап дога кыл. Йәһвә, һичшиксез, сине ныгытачак һәм үзенең изге рухы белән сиңа ярдәм итәчәк (1Пт 5:10, 11). Тырышлыкларың заяга булмаячак, чөнки Йәһвәгә хезмәт итү — иң яхшы тормыш юлы! (Зб 16:11)
«СУГА ЧУМДЫРЫЛУГА АЛЫП БАРУЧЫ АДЫМНАР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Кайберәүләргә, суга чумдырылыр өчен, нинди киртәләр аша үтәргә туры килгән?
Син, Йәһвәгә багышланыр өчен, иманыңны ничек үстерә аласың?
Кайберәүләрне суга чумдырылуга алып баручы адымнар ясарга нәрсә дәртләндергән?
Йәһвә үзенә хезмәт итәргә булган кешеләрне ничек фатихалый?
Йәһвәгә багышлану һәм суга чумдырылу нәрсәне аңлата?