Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb21 май 13 б.
  • Гаиләгездә мәхәббәт күрсәтегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гаиләгездә мәхәббәт күрсәтегез
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гаиләгез бәхетле була ала
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Гаиләң бәхетле булсын
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллага яраклы гаилә тормышы
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Ныклы никахка ике ачкыч
    Гаилә бәхетенең сере
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
mwb21 май 13 б.
Гаилә җыелыш очрашуында җырлый.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Гаиләгездә мәхәббәт күрсәтегез

Мәхәббәтне җилем белән чагыштырып була. Ул бөтен гаиләне берләштерә. Мәхәббәт булмаса, гаиләдә бердәмлеккә һәм яхшы хезмәттәшлеккә ирешү авыр. Ирләр, хатыннар һәм ата-аналар мәхәббәтне ничек күрсәтә ала?

Яратучан ир хатынының ихтыяҗларына, карашларына һәм хисләренә игътибарлы була (Эф 5:28, 29). Ул гаиләсен матди яктан тәэмин итә һәм рухи яктан кайгырта, шул исәптән регуляр рәвештә гаилә белән гыйбадәт кылу кичен үткәрә (1Тм 5:8). Яратучан хатын иренә буйсына һәм ирен «тирән хөрмәт итә» (Эф 5:22, 33; 1Пт 3:1—6). Ир белән хатын бер-берсен ихластан кичерергә тиеш (Эф 4:32). Яратучан ата-аналар балаларының һәрберсенә аерым игътибар күрсәтә һәм аларны Йәһвәне яратырга өйрәтә (Кн 6:6, 7; Эф 6:4). Балалар мәктәптә нинди авырлыкларга очрый? Алар яшьтәшләрнең басымына каршы тора аламы? Гаиләдә мәхәббәт хөкем сөрсә, барысы үзләрен тыныч-имин хис итә.

«МӘХӘББӘТ МӘҢГЕЛЕК ИКӘНЕН ГАИЛӘҢДӘ КҮРСӘТ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • «Мәхәббәт мәңгелек икәнен гаиләңдә күрсәт» дигән видеороликтан кадр. Җыелыштан соң өйгә кайткач, ир белән хатын Изге Язмаларның өзеге буенча фикер алыша.

    Ничек итеп яратучан ир үз хатынын «тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта»?

  • «Мәхәббәт мәңгелек икәнен гаиләңдә күрсәт» дигән видеороликтан кадр. Җыелыштан соң өйгә кайткач, апа-кардәш Йәһвә Шаһите булмаган ирен сабырлык белән тыңлый һәм аңа ныгытучы сүзләр әйтә.

    Ничек итеп яратучан хатын үз иренә «тирән хөрмәт» күрсәтә?

  • «Мәхәббәт мәңгелек икәнен гаиләңдә күрсәт» дигән видеороликтан кадр. Гаилә ашаган вакытында үзләренә җыелышта ошаган фикерләр турында сөйләшә.

    Ничек итеп яратучан ата-аналар үз балаларын Изге Язмалар буенча яшәргә өйрәтә ала?

ЭЛЕКТРОН ҖАЙЛАНМАЛАРНЫ КУЛЛАНУГА КАГЫЛЫШЛЫ КИСӘТҮ

Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытыр өчен, вакыт кирәк. Ә электрон җайланмаларны куллану вакытны җиңел генә урлый ала. Ата-аналар үзләре өчен һәм балалары өчен электрон җайланмаларны куллану вакытын чикли ала. Өстәвенә, ата-аналар балаларына күпме һәм кем белән онлайн аралашырга икәнен контрольдә тотарга тиеш.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу