ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН
Хезмәттәшләрегезнең ярдәмен кабул итегез
Йәһвә безгә ярдәмгә «бөтен кардәшлегебезне» биргән (1Пт 5:9). Кардәшләребез безгә хезмәттәге авырлыкларны уңышлы гына хәл итәргә булыша ала. Мәсәлән, Паулга Әкил белән Прискиллә, Силас, Тимути һәм башкалар ярдәм иткән (Рс 18:1—5).
Хезмәттәшләрең сиңа ничек булыша ала? Алар кешеләрнең каршы килеп әйткән сүзләренә җавап бирүгә, кабат килеп китүләр ясауга, Изге Язмалар өйрәнүен башлауга я үткәрүгә кагылышлы киңәшләр бирә ала. Җыелышыңда сиңа кем ярдәм итә алыр иде? Алардан ярдәм сора. Һичшиксез, бу үзеңә дә, хезмәттәшеңә дә файдалы булачак һәм шатлык китерәчәк (Фп 1:25).
«ШӘКЕРТЛӘР БУЛДЫРУ ЭШЕНДӘ ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ. ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРДӘМЕН КАБУЛ ИТЕГЕЗ. КАРДӘШЛЕГЕБЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Нита, Джейдны җыелыш очрашуларына килергә дәртләндерер өчен, нәрсә эшләгән?
Ни өчен өйрәнүгә башка кардәшләрне дә чакырырга кирәк?
Кешене шәкерт итеп әзерләүдә бөтен җыелыш катнаша
Джейд белән Абигейлны нәрсә берләштергән?
Син хезмәттәшләреңнән нәрсәгә өйрәнә аласың?