МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Ишмуил тормышыннан өйрәнәбез
Ишмуил гомер буена Йәһвәгә тугры булган. Яшь булганда, Ишмуил, Илийның уллары Хөфни белән Пинхәстән аермалы буларак, бозылмаган (1Иш 2:22—26). Ишмуил үсә барган, һәм Йәһвә аның белән булган (1Иш 3:19). Картайгач, ул Йәһвә белән йөрүен дәвам иткән, ә аның уллары — юк (1Иш 8:1—5).
Ишмуил мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Сез яшь булсагыз, Йәһвә хисләрегезне һәм авырлыкларыгызны аңлый икәненә шикләнмәгез. Ул сезгә кыюлык бирә ала (Иш 41:10, 13). Сез әти я әни булсагыз һәм балагыз хакыйкатьтән китсә, Ишмуил үрнәге сезне юатсын. Ул үзенең җиткән улларын Йәһвә нормалары буенча яшәргә мәҗбүр итә алмаган. Ул бу мәсьәләне Йәһвә кулына тапшырган һәм, үз сафлыгын саклап, күктәге Атасы Йәһвәне сөендереп яшәгән. Бәлки, сезнең яхшы үрнәгегез балагызны Йәһвәгә кайтырга дәртләндерер.
«АЛАРДАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ. ИШМУИЛ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Ишмуил яшь чагында ничек кыюлык күрсәткән?
Дэни ничек кыюлык күрсәткән?
Ишмуил, картайгач, нинди яхшы үрнәк күрсәткән?
Йәһвә тәкъвалык хакына нык торган кешеләрне фатихалый
Дэниның әти-әнисе нинди яхшы үрнәк күрсәткән?