МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Гаиләңнең шатлыклы булуына үз өлешеңне керт
Йәһвә гаиләләрнең бәхетле булуларын тели (Зб 127:3—5; Вг 9:9; 11:9). Әмма бу дөньядагы басым һәм гаиләдәгеләрнең хаталары аркасында шатлыгыбыз юкка чыгарга мөмкин. Һәр гаилә әгъзасы, араларында шатлык хөкем сөрсен өчен, нәрсә эшли ала?
Ир үз хатынын ихтирам итә (1Пт 3:7). Ул хатыны белән вакыт үткәрә. Ир хатыныннан ул булдыра алмаганны көтми һәм аңа, гаиләләре турында кайгыртып, башкарган эшләре өчен бик рәхмәтле (Кл 3:15). Ир үз хатынына яратуын белдерә һәм аны мактый (Гс 31:28, 31).
Хатын үз иренә булышлык күрсәтер өчен мөмкинлекләр эзли (Гс 31:12). Ул аңа буйсына һәм аның белән хезмәттәшлек итә (Кл 3:18). Ире белән һәм аның турында сөйләшкәндә, хатынның сүзләрендә игелек чагыла (Гс 31:26).
Әти-әниләр үз балалары белән вакытларын үткәрә (Кн 6:6, 7). Алар балаларына үз яратуларын белдерә (Мт 3:17). Тәрбияләгәндә, аларны яратканнарын күрсәтеп, моны зирәклек белән эшли (Эф 6:4).
Балалар әти-әниләрен хөрмәт итә һәм аларга буйсына (Гс 23:22). Алар әти-әниләренә үз уйларын һәм хисләрен сөйли. Алар, тәрбияне кабул итеп, әти-әниләрен ихтирам иткәннәрен күрсәтә (Гс 19:20).
«ГАИЛӘГЕЗ БӘХЕТЛЕ БУЛСЫН!» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
• Һәрберсе, гаиләләрендә шатлык хөкем сөрсен өчен, үз өлешен ничек кертте?