МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Ата-аналар, балаларыгызны Аллаһыны сөендерергә өйрәтегез
Йәһвә балаларны бик кадерли. Ул аларның рухи үсешенә һәм чыдамлыгына игътибар итә (1Иш 2:26; Лк 2:52). Балалар, кечкенә булсалар да, үз тәртипләре белән Йәһвәнең йөрәген сөендерә ала (Гс 27:11). Үзенең оешмасы аша Йәһвә ата-аналарга, үз балаларын Йәһвәне яратырга һәм аңа буйсынырга өйрәтер өчен, гаҗәеп кораллар биргән.
«ЯШЬЛӘР, ЧЫДАМЛЫГЫГЫЗ ЙӘҺВӘНЕ ШАТЛАНДЫРА!» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Йәһвә еллар дәвамында балаларга нинди ярдәм һәм җитәкчелек биреп торган?
Ата-аналарның бүген нинди өйрәтү кораллары бар?
Балалар, Йәһвә биргән кайсы корал сезгә файда китерә һәм ничек?