10 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Йәһвәне ярату суга чумдырылырга дәртләндерә
«Чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» (РӘС. 8:36)
37 ҖЫР Йәһвәгә бирелеп хезмәт итү
БУ МӘКАЛӘДӘa
1, 2. Рәсүлләр 8:27—31, 35—38 дән күренгәнчә, хәбәш түрәсен суга чумдырылырга нәрсә дәртләндергән?
СЕЗ Мәсихнең шәкерте буларак суга чумдырылырга телисезме? Йәһвәне ярату һәм аңа рәхмәтле булу күпләрне бу адымга дәртләндерде. Хәбәшстан патшабикәсенә хезмәт иткән бер кешенең мисалын карап чыгыйк.
2 Бу хәбәш түрәсе, Изге Язмалардан суга чумдырылуның мөһимлеген аңлагач, шунда ук бу адымны ясаган. (Рәсүлләр 8:27—31, 35—38 укы.) Аны нәрсә дәртләндергән? Билгеле, Аллаһы Сүзен кадерләү, чөнки ул үз арбасында Аллаһы Сүзен — Ишагыя төргәген укып барган. Моннан тыш, Филип белән сөйләшү нәтиҗәсендә бу хәбәшнең Гайсә башкарган эшләр өчен рәхмәт хисе туган. Ә ни өчен бу кеше Иерусалимга килгән булган? Чөнки ул Йәһвәне яраткан. Без моны кайдан беләбез? Ул бит Иерусалимда Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен килеп йөргән. Күрәсең, бу кеше туган динен калдырган һәм хак Аллаһыга багышланган халыкка кушылган булган. Шул ук мәхәббәт — Йәһвәгә карата мәхәббәт — хәбәш түрәсен суга чумдырылырга һәм Мәсихнең шәкерте булып китәргә дәртләндергән (Мат. 28:19).
3. Кешегә суга чумдырылырга нәрсә комачаулый ала? («Йөрәгең нинди?» дигән рамканы кара.)
3 Йәһвәгә карата мәхәббәт сезне суга чумдырылырга дәртләндерә ала. Әмма мәхәббәт сезгә комачаулый да ала. Ничек итеп? Мондый мисалларга игътибар итегез. Сез Йәһвәгә хезмәт итмәгән туганнарыгызны һәм дусларыгызны бик яратасыздыр һәм, суга чумдырылсагыз, алар сезне нәфрәт итә башлар дип борчыласыздыр (Мат. 10:37). Яисә сез Аллаһы хупламаган гадәтләрне яратырга мөмкин, һәм сезгә бу гадәтләрне ташлау авырдыр (Зәб. 97:10). Ә бәлки, сез балачактан ук ялган дин белән бәйле йолаларда катнашкансыздыр һәм бу йолалар сезгә бик ошыйдыр. Нәтиҗәдә, Йәһвә хупламаган йолалар белән бәйрәмнәрдән баш тарту авырдыр (1 Көр. 10:20, 21). Сорау мондыйрак: кемне я нәрсәне сез күбрәк яратасыз?
БЕЗ КҮБРӘК КЕМНЕ ЯРАТЫРГА ТИЕШ?
4. Суга чумдырылуга, иң беренче чиратта, нәрсә дәртләндерергә тиеш?
4 Рәхмәтле булыр өчен сезнең күп нәрсә бар. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлаганчы да, сез Изге Язмаларны кадерләгәнсездер. Бәлки, сез Гайсәне дә яраткансыздыр. Хәзер, Йәһвә Шаһитләре белән танышкач, сезгә, мөгаен, алар белән аралашырга ошыйдыр. Әмма моның барысы сезне Йәһвәгә багышланырга һәм суга чумдырылырга дәртләндермәскә дә мөмкин. Беренче чиратта, нәкъ Йәһвәне ярату суга чумдырылуга этәрүче көч булып тора. Йәһвәне бар нәрсәдән дә күбрәк яратсагыз, беркемгә һәм бернәрсәгә дә Аллаһыга гыйбадәт кылырга комачауларга рөхсәт итмәссез. Йәһвәне ярату — суга чумдырылуга алып баручы юл. Ул хакыйкать юлыннан тайпылмаска булыша.
5. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?
5 Гайсә әйткәнчә, без Йәһвәне бөтен йөрәгебез, җаныбыз, акылыбыз һәм көчебез белән яратырга тиеш (Марк 12:30). Йәһвәгә карата андый ярату һәм хөрмәт үстерергә ни булышыр? Аның мәхәббәте турында уйлану, чөнки Аллаһының мәхәббәте безне аңа ярату белән кайтарырга дәртләндерә (1 Яхъя 4:19). Бу мәкаләдә без моңа кагылышлы киңәшләрне карап чыгарбыз һәм шушы иң мөһим яратуны үстерергә өйрәнербезb.
6. Римлыларга 1:20 буенча, без Аллаһы турында ничек белә алабыз?
6 Йәһвә турында тирә-якны күзәтеп белем алыгыз (Римлыларга 1:20 укы; Ачыл. 4:11). Үсемлек һәм хайваннар дөньясында Йәһвәнең зирәклеге ничек чагылганы турында уйланыгыз. Тәнегезнең никадәр гаҗәеп итеп барлыкка китерелгәне турында да уйланып алыгыз (Зәб. 139:14). Йәһвәнең кояшка нинди энергия салганын күз алдына китерегез. Ә бит кояш — миллиардлаган йолдызларның берсе генәc (Ишаг. 40:26). Андый уйлану Йәһвәгә карата хөрмәтегезне ныгытыр. Шулай да Аллаһы белән мөнәсәбәтләрегез аның зирәк һәм кодрәтле булуын белүгә генә нигезләнми. Сезгә тагын бер нәрсәдә инанган булырга кирәк.
7. Йәһвәгә карата тирән ярату үстерер өчен, сезгә нәрсәдә инанган булырга кирәк?
7 Йәһвә шәхсән сезнең турында кайгырта, һәм сезгә моңа инанган булырга кирәк. Күк белән җирне барлыкка китергән Аллаһы сезне белә һәм сезнең турында кайгырта икәнлегенә ышану сезгә авырмы? Шул чакта шуны истә тотыгыз: Аллаһы «һәрберебезгә якын» (Рәс. 17:26—28). Ул «бар йөрәкләрне тикшерә». Давытның Сөләйманга әйткән сүзләре сезгә дә кагыла: «Аны эзләсәң, табарсың» (1 Елъ. 28:9). Чынлыкта, нәкъ Йәһвә сезне җәлеп иткәнгә, сез хәзер Изге Язмаларны өйрәнәсез дә (Ирм. 31:3). Йәһвә сезнең өчен башкарган нәрсәләрне кадерләсәгез, яратуыгыз тирәнәер.
8. Йәһвәнең яратуын кадерләгәнебезне ничек күрсәтеп була?
8 Йәһвәнең яратуын кадерләгәнегезне күрсәтер өчен бер мөмкинлек — аңа дога кылу. Аллаһыга борчуларыгызны сөйләсәгез һәм рәхмәтләрегезне әйтсәгез, аңа карата яратуыгыз үсәчәк. Аллаһының догаларыгызга җавап биргәнен күргәндә, дуслыгыгыз ныгыр (Зәб. 116:1). Сез Йәһвәнең үз хисләрегезне аңлаганын сизәрсез. Әмма Йәһвәгә якынлашыр өчен, сезгә аның фикер йөртү рәвешен аңларга кирәк. Аллаһы сездән нәрсә таләп иткәнен белү мөһим. Изге Язмаларны өйрәнү — бу белемне алыр өчен бердәнбер ысул.
Изге Язмаларны өйрәнү — Йәһвә белән танышыр өчен һәм аның нормаларын аңлар өчен иң яхшы юл (9 нчы абзацны кара.)d
9. Изге Язмаларны кадерләгәнегезне сез ничек күрсәтә аласыз?
9 Аллаһы Сүзен кадерләгез. Изге Язмаларда гына Йәһвә турында хакыйкать бар. Бу китаптан сез Аллаһының үзегезгә карата ихтыярын күрә аласыз. Изге Язмаларны һәр көн укып, сезнең белән үткәрелгән өйрәнүгә әзерләнеп һәм белгәннәрегезне кулланып, сез Аллаһы Сүзен яратканыгызны расларсыз (Зәб. 119:97, 99; Яхъя 17:17). Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Минем Изге Язмаларны уку графигым бармы? Мин, Изге Язмаларны һәр көн укып, бу графикны тотаммы?»
10. Изге Язмаларның нинди уникаль үзенчәлеге бар?
10 Изге Язмаларның бер уникаль үзенчәлеге бар: анда Гайсәнең тормышын күзәткән кешеләрнең хәбәрләре язылган. Бу хәбәрләр ышанычлы, һәм алар Гайсәнең сезнең өчен нәрсә эшләгәнен аңларга булыша. Гайсәнең әйткән сүзләре һәм эшләгән эшләре турында күбрәк белгәч, сезнең, мөгаен, аның белән дуслашырга теләк туар.
11. Йәһвәгә карата ярату үстерергә нәрсә булышыр?
11 Гайсәгә карата ярату үстерегез. Шулай эшләсәгез, Йәһвәгә карата да яратуыгыз үсәр. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки Гайсә үз Атасының сыйфатларын камил рәвештә чагылдырган (Яхъя 14:9). Шуңа күрә Гайсә турында күбрәк белгән саен, сез Йәһвәне шәхес буларак яхшырак аңларсыз һәм фикер йөртүенә төшенерсез. Гайсәнең ярлы, авырган һәм якланмаган кешеләргә никадәр шәфкатьле булганы турында уйланыгыз. Күп кенә кешеләр аларга җирәнеп караган бит. Шулай ук Гайсәнең сезгә нинди киңәшләр биргәне турында һәм, аңа буйсынганда, тормышыгыз ничек яхшы якка үзгәргәне турында уйланыгыз (Мат. 5:1—11; 7:24—27).
12. Гайсә турында белем алу сезне нәрсәгә дәртләндерә ала?
12 Гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, Гайсәнең биргән корбаны турында тирәнтен уйлансагыз, Гайсәгә карата мәхәббәтегез үсәр (Мат. 20:28). Гайсәнең сезнең өчен дә үлгәнен аңлау сезне тәүбә итәргә һәм Йәһвәнең кичерүен эзләргә дәртләндерә ала (Рәс. 3:19, 20; 1 Яхъя 1:9). Гайсәне һәм Йәһвәне яратсагыз, сез, нәтиҗә буларак, аларны яраткан кешеләргә дә тартылырсыз.
13. Йәһвә сезгә нәрсә бирергә әзер?
13 Йәһвәнең гаиләсенә карата мәхәббәт үстерегез. Иман итмәгән туганнарыгыз һәм элеккеге дусларыгыз ни өчен Йәһвәгә багышланырга теләгәнегезне, бәлки, аңламастыр да. Алар сезгә хәтта каршы чыга ала. Йәһвә сезгә рухи гаилә бирер һәм шулай итеп сезгә ярдәм итәр. Бу рухи гаиләгә якын булсагыз, кирәкле ярдәм һәм көч табарсыз (Марк 10:29, 30; Евр. 10:24, 25). Вакыт узу белән гаилә әгъзаларыгыз, сезгә кушылып, Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәргә һәм аның нормалары буенча яши башларга мөмкин (1 Пет. 2:12).
14. 1 Яхъя 5:3 тә язылганны исәпкә алып, Йәһвәнең нормалары сезгә нинди файда китерде?
14 Йәһвәнең нормаларын кадерләгез һәм алар буенча яшәгез. Йәһвә белән танышыр алдыннан, сез, бәлки, үз нормаларыгыз буенча яшәгәнсездер, әмма хәзер сез Йәһвәнең нормалары яхшырак икәнен күрәсез. (Зәб. 1:1—3; 1 Яхъя 5:3 укы.) Мисал буларак, Изге Язмаларда ирләр, хатыннар, ата-аналар һәм балалар өчен бирелгән киңәшләрне алыйк (Эфес. 5:22—6:4). Бу киңәшләрне кулланганда, гаилә тормышыгыз яхшырдымы? Йәһвәнең дуслар сайлауга кагылышлы җитәкчелегенә колак салганда, начар гадәтләрдән арынып, яхшы гадәтләр үстеме? Сез бәхетлерәк кеше булып киттегезме? (Гыйб. сүз. 13:20; 1 Көр. 15:33) Мөгаен, бар бу сорауларга сез «әйе» дип җавап бирерсез.
15. Аллаһы принципларын аңламаганда, сезгә нәрсә ярдәм итә ала?
15 Кайвакыт безгә теге я бу принципны ничек кулланырга кирәклеге аңлашылмый. Менә ни өчен Йәһвә үз оешмасы аша Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны бирә дә. Алар ярдәмендә без яхшылыкны начарлыктан аерырга сәләтле (Евр. 5:13, 14). Бу басмаларны тикшергәндә, сез андагы киңәшләрнең гамәли булуын күрерсез. Бу сезне Йәһвәнең оешмасына җәлеп итәр.
16. Йәһвә үз халкын ничек итеп оештырган?
16 Йәһвәнең оешмасын яратыгыз һәм аңа булышлык итегез. Йәһвә халкы күптөрле җыелышлардан тора. Аллаһы Улы Гайсә Мәсих — җыелышның башы (Эфес. 1:22; 5:23). Гайсә майланганнардан торган кечкенә төркемне билгеләгән. Бу төркем Гайсә кушкан эшне башкаруда үз өстенә җитәкчелек ала һәм барысын оештыра. Гайсә бу төркемне «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип атаган. Бу хезмәтче сезне рухи яктан тукландырыр өчен һәм яклар өчен, кулыннан килгәннең барысын эшли (Мат. 24:45—47). Мәсәлән, ул җыелышта көтүчеләр вазифасын үтәгән өлкәннәрнең булуы турында кайгырта (Ишаг. 32:1, 2; Евр. 13:17; 1 Пет. 5:2, 3). Өлкәннәр, сезгә булышыр өчен, сезне юатыр өчен һәм Йәһвәгә якынлашырга булышыр өчен, бар көчләрен куя. Иң мөһиме, алар сезгә вәгазь эшендә булыша ала (Эфес. 4:11—13).
17. Римлыларга 10:10, 13, 14 буенча, ни өчен без башкаларга Йәһвә турында сөйлибез?
17 Башкаларны Йәһвәне яратырга өйрәтегез. Гайсә үз шәкертләренә Йәһвә турында хакыйкатьне таратырга кушкан (Мат. 28:19, 20). Әлбәттә, бу йөкләмәне бурыч хисеннән генә үтәп була. Әмма Йәһвәгә карата мәхәббәтегез үскәч, сез Петер белән Яхъяның хисләрен аңларсыз. Алар болай дигән: «Күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз» (Рәс. 4:20). Кешегә Йәһвә белән дус булып китәргә булышу — иң зур бәхет. Вәгазьче Филипнең, хәбәш түрәсенә хакыйкатьне аңларга һәм суга чумдырылырга булышкач, нинди шатлык кичергәнен күз алдына гына китерегез! Филиптән үрнәк алганда һәм Гайсәнең әмерен үтәгәндә, без Йәһвә Шаһите булырга теләгәнебезне күрсәтәбез. (Римлыларга 10:10, 13, 14 укы.) Бәлки, сез дә хәбәш түрәсе кебек: «Суга чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» — дип әйтерсез (Рәс. 8:36).
18. Без киләсе мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?
18 Суга чумдырылырга карар иткәч, сез тормышыгызда иң мөһим адым ясарсыз. Бу адым бик мөһим, шуңа күрә сез үзегездән нәрсә таләп ителгәнен аңларга тиеш. Сезгә суга чумдырылу турында нәрсә белергә кирәк? Суга чумдырылыр алдыннан һәм аннан соң нәрсә эшләү мөһим? Бу сораулар киләсе мәкаләдә каралачак.
2 ҖЫР Синең исемең Йәһвә
a Кайбер кешеләр, Йәһвәне яратса да, үзләрен суга чумдырылырга әзер түгел дип саный. Сезнең дә андый уйлар туганы бармы? Бу мәкалә сезгә суга чумдырылу турында уйланырга булышыр һәм шушы мөһим адымга алып баручы гамәли киңәшләр бирер.
b Һәрбер кеше төрле, шуңа күрә аста китерелгән киңәшләрне сез үзегез сайлаган тәртиптә куллана аласыз.
c Мәсәлән, «Тормыш яратылган булганмы?» һәм «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюраларны карагыз.
d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәшебез сатучы булып эшләгән яшь хатын-кызга буклет бирә.