Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w21 февраль 14-19 б.
  • Җыелышта башчылык принцибы буенча эш итегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җыелышта башчылык принцибы буенча эш итегез
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АПА-КАРДӘШЛӘРГӘ ДӨРЕС КАРАШ
  • АБЫЙ-КАРДӘШ — АПА-КАРДӘШНЕҢ БАШЫМЫ?
  • ГАИЛӘ БАШЛАРЫНА ҺӘМ ӨЛКӘННӘРГӘ НИНДИ ХАКИМЛЕК БИРЕЛГӘН?
  • ҖЫЕЛЫШ БАШЫ МӘСИХКӘ ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕГЕЗ
  • «Һәр ирнең башы — Мәсих»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Мәсихче апа-кардәшләрне кадерләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Син хатын-кызларга карата Йәһвәнең карашын чагылдырасыңмы?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Имандашларыгызга тирән хөрмәт күрсәтегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
w21 февраль 14-19 б.

7 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Җыелышта башчылык принцибы буенча эш итегез

«Мәсих җыелышның башы... ...Үз тәненең коткаручысы» (ЭФЕС. 5:23).

137 ҖЫР Тугры хатын-кызлар

БУ МӘКАЛӘДӘa

1. Нәрсә ярдәмендә Йәһвә гаиләсендә тынычлык хөкем сөрә?

ЙӘҺВӘ гаиләсендә булу безгә зур шатлык китерә. Әмма ни өчен рухи гаиләбездә тынычлык һәм бердәмлек хөкем сөрә? Сәбәпләрнең берсе — без Йәһвә урнаштырган башчылык принцибы буенча эш итәргә тырышабыз. Бу принципны яхшырак аңлаган саен, бердәмлегебез ныгый гына бара.

2. Бу мәкаләдә без нинди сораулар карап чыгарбыз?

2 Бу мәкаләдә без башчылык принцибының җыелышта ничек эш иткәнен карап чыгарбыз. Без мондый сорауларга җавап алырбыз: Йәһвә җыелышта апа-кардәшләргә нинди роль биргән? Апа-кардәшләр һәрбер абый-кардәшкә үз башына буйсынгандай буйсынырга тиешме? Гаилә башы өйдәгеләре өстеннән хакимлеккә ия булган кебек, өлкәннәр дә җыелыштагылар өстеннән шундый ук хакимлеккә ияме? Әмма башта, әйдәгез, апа-кардәшләргә карашыбыз нинди булырга тиешлеген карап чыгыйк.

АПА-КАРДӘШЛӘРГӘ ДӨРЕС КАРАШ

3. Апа-кардәшләребезне тагы да ныграк кадерләргә безгә нәрсә булышыр?

3 Без үз гаиләләре турында кайгырткан, яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм кардәшләргә ярдәм иткән кадерле апа-кардәшләребезне бик яратабыз. Әмма, Йәһвә белән Гайсәнең апа-кардәшләребезгә карашы турында уйлансак, без аларны тагы да ныграк кадерләрбез. Рәсүл Паулдан да без бу өлкәдә күп нәрсәгә өйрәнә алабыз.

4. Йәһвә хатын-кызларны да, ир-атларны да бер үк дәрәҗәдә кадерләгәнен Изге Язмалар ничек күрсәтә?

4 Изге Язмалар буенча, Йәһвә хатын-кызларны ир-атлардан ким күрми. Беренче гасырда Йәһвә үзенең изге рухын ир-атларга да, хатын-кызларга да биргән. Тегеләре дә, болары да могҗизалы бүләкләргә ия булган, мәсәлән чит телләрдә сөйләшә алган (Рәс. 2:1—4, 15—18). Мәсих белән күктә идарә итәргә чакырылган майланганнар арасында ир-атлар да, хатын-кызлар да бар (Гәл. 3:26—29). Җирдә мәңге яшәү өметен Йәһвә ир-атларга да, хатын-кызларга да бирә (Ачыл. 7:9, 10, 13—15). Моннан тыш, Аллаһы абый-кардәшләргә дә, апа-кардәшләргә дә яхшы хәбәрне таратырга кушкан (Мат. 28:19, 20). Прискиллә мисалын исебезгә төшерик. Рәсүлләр китабында әйтелгәнчә, ул үз ире Әкил белән Аполлос исемле гыйлемле кешегә хакыйкатьне яхшырак аңларга булышкан (Рәс. 18:24—26).

5. Лүк 10:38, 39, 42 буенча, Гайсә хатын-кызларга карата нинди мөнәсәбәттә булган?

5 Гайсә хатын-кызларны хөрмәт иткән. Фарисейлар хатын-кызларга түбәнсетеп караган, кешеләр алдында алар белән сөйләшмәгән һәм бигрәк тә рухи темалар турында фикер алышмаган. Гайсә андый мөнәсәбәтне хөкем иткән. Ул тирән хакыйкатьләрне ир-атларга кебек, хатын-кызларга да аңлатканb. (Лүк 10:38, 39, 42 укы.) Вәгазьләп йөргәндә, ул хатын-кызларга үзе белән йөрергә рөхсәт иткән (Лүк 8:1—3). Өстәвенә, Гайсә үзенең терелтелүе турындагы хәбәрне рәсүлләренә хатын-кызлар аша тапшырган (Яхъя 20:16—18).

6. Рәсүл Паул хатын-кызларны хөрмәт иткәнен ничек күрсәткән?

6 Рәсүл Паул Тимутигә язган хатында апа-кардәшләрне хөрмәт итүнең мөһимлеген ассызыклаган. Ул Тимутигә олы яшьтәге хатын-кызларга әниеңә кебек, яшь хатын-кызларга апа-сеңелләреңә караган кебек карарга киңәш иткән (1 Тим. 5:1, 2). Паул Тимутинең рухи яктан җитлеккән мәсихче булып китүенә зур өлеш керткән, ләкин ул шуны таныган: «изге язмалар» белән аны әбисе белән әнисе таныштырган (2 Тим. 1:5; 3:14, 15). Римлыларга язган хатында Паул кайбер апа-кардәшләргә исемнәре буенча дәшкән. Паул бу апа-кардәшләрнең эшләрен телгә алып кына калмаган, ә аларны эшләре өчен мактаган да (Рим. 16:1—4, 6, 12; Флп. 4:3).

7. Без хәзер нинди сорауларны карап китәрбез?

7 Инде карап чыккан абзацлардан күренгәнчә, Изге Язмалар буенча, апа-кардәшләр абый-кардәшләрдән ким түгел. Яратучан һәм юмарт апа-кардәшләр җыелыш өчен терәк булып тора. Алар җыелышның тынычлыгына һәм бердәмлегенә өлешен кертә, өлкәннәр моны бик кадерли. Әмма кемнеңдер мондый сораулары булырга мөмкин: ни өчен Йәһвә апа-кардәшләргә кайбер очракларда башларын капларга куша? Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр булып абый-кардәшләр генә билгеләнә икән, бу абый-кардәшләрнең һәрбер апа-кардәш өчен баш булуларын аңлатамы?

АБЫЙ-КАРДӘШ — АПА-КАРДӘШНЕҢ БАШЫМЫ?

Тәхеттә утырган Гайсә өстендә Йәһвәнең даны чагыла. Аның астында җыелыш очрашуы, гаилә өйрәнүе һәм кияүгә чыкмаган апа-кардәш сурәтләнгән. Бу рәсемнәр 8, 11—14 абзацларга да китерелә.

8. Эфеслеләргә 5:23 буенча, абый-кардәшләр — апа-кардәшләрнең башымы? Аңлатыгыз.

8 Йәһвә абый-кардәшләрне апа-кардәшләр өстеннән баш итеп билгеләгәнме? Юк, чөнки апа-кардәшләрнең башы — Мәсих. (Эфеслеләргә 5:23 укы.) Билгеле, гаиләдә ирнең хатыны өстеннән хакимлеге бар. Әмма апа-кардәшнең суга чумдырылган улы аның башы була алмый (Эфес. 6:1, 2). Өлкәннәрнең дә җыелыштагы кардәшләр өстеннән хакимлекләре чикле (1 Тис. 5:12; Евр. 13:17). Ә ата йортын калдырган һәм кияүдә булмаган апа-кардәшләр турында нәрсә әйтеп була? Алар ата-аналарына да, өлкәннәргә дә хөрмәт күрсәтә, ләкин, абый-кардәшләрнең кебек, аларның да бер генә башы бар — бу Гайсә Мәсих.

Апа-кардәш берүзе Изге-Язмаларны өйрәнә.

Ата йортын калдырган һәм кияүдә булмаган апа-кардәш Мәсихкә буйсына (8 нче абзацны кара.)

9. Ни өчен кайвакыт апа-кардәш башын капларга тиеш?

9 Җыелышта рухи эшләр белән җитәкчелек итүне Йәһвә ир-атларга ышанып тапшырган, апа-кардәшләргә Йәһвә андый йөкләмә бирмәгән (1 Тим. 2:12). Сәбәбе нәрсәдә? Моның сәбәбе Гайсә Мәсихнең абый-кардәшләр өстеннән баш булуының сәбәбе белән бер: бу Аллаһы гаиләсендәге тәртипкә китерә. Берәр сәбәп аркасында апа-кардәшкә абый-кардәшнең вазифаларын башкарырга туры килсә, ул башын капларга тиешc (1 Көр. 11:4—7). Йәһвә апа-кардәшләрне кимсетү максаты белән түгел, ә аларга башчылык принцибына карата хөрмәт күрсәтергә мөмкинлек бирер өчен башларын капларга куша. Ә хәзер, әйдәгез, мондый сорауга җавап алыйк: өлкәннәр һәм гаилә башлары нинди хакимлеккә ия?

Нинди очракларда апа-кардәш башын капларга тиеш?

Апа-кардәш вәгазь очрашуын үткәрә. Ул башына яулык бәйләгән.

Башын капларга кирәкме, юкмы икәнен билгеләр өчен, апа-кардәшкә мондый өч сорау турында уйланырга кирәк.

  1. 1. Мин кычкырып дога кылганда я Изге Язмалар нигезендә өйрәткәндә, суга чумдырылган абый-кардәш булачакмы? (1 Көр. 11:4, 5)

  2. 2. Янымда суга чумдырылган абый-кардәш булмаса да, бу гадәттә абый-кардәшләр үти торган вазифа түгелме? (1 Тим. 2:11, 12; Евр. 13:17)

  3. 3. Мин кычкырып дога кылганда я Изге Язмалар нигезендә өйрәткәндә, моны ирем күрерме? (1 Көр. 11:3)

Бу сорауларның берсенә булса да җавабыгыз «әйе» булса, димәк, башыгызны капларга кирәк. Бу сорауларга «юк» дип җавап бирәсез икән, димәк, башны каплыйсы юкe.

ГАИЛӘ БАШЛАРЫНА ҺӘМ ӨЛКӘННӘРГӘ НИНДИ ХАКИМЛЕК БИРЕЛГӘН?

10. Ни өчен өлкәннең җыелышта кагыйдәләр урнаштырырга теләге туарга мөмкин?

10 Өлкәннәр Йәһвә белән Мәсихне һәм аларның сарыкларын ярата (Яхъя 21:15—17). Кайбер өлкәннәр үзләрен җыелыш әгъзалары өчен ата итеп күрә. Яхшы ниятләрдән чыгып, алар болай дип фикер йөртә ала: «Гаилә башы өйдәгеләрен яклар өчен кагыйдәләр урнаштырырга хокуклы икән, димәк, өлкәннең дә Йәһвә сарыкларын яклар өчен кагыйдәләр урнаштырырга хокукы бар». Өстәвенә, кайбер вәгазьчеләр дә, өлкәнне үзләре өчен карар кабул итәргә сорап, аны андый фикер йөртүгә этәрергә мөмкин. Әмма өлкәннәр һәм гаилә башлары чыннан да бер үк дәрәҗәдә хакимлеккә ияме?

Өлкән җыелышта нотык сөйли.

Өлкәннәр җыелыштагыларның рухи һәм эмоциональ ихтыяҗлары турында кайгырта. Алар җыелышның әхлакый сафлыгы өчен Йәһвә алдында җаваплы (11, 12 нче абзацларны кара.)

11. Гаилә башларының һәм өлкәннәрнең вазифалары арасында нинди уртак яклар бар?

11 Үзенең бер хатында рәсүл Паул өлкәннәрнең һәм гаилә башларының вазифалары кайбер яклары белән охшаш дип яза (1 Тим. 3:4, 5). Мәсәлән, Йәһвә өйдәгеләр гаилә башын тыңлар дип көтә (Көл. 3:20). Кардәшләр дә өлкәннәргә тыңлаучан булырга тиеш. Гаилә башлары өйдәгеләрен рухи һәм эмоциональ яктан кайгыртырга тиеш. Өлкәннәр дә кардәшләргә бу яктан булышу өчен җаваплы. Өстәвенә, гаилә башлары кебек, өлкәннәр бәлагә эләккәннәргә ярдәм кулы суза (Ягък. 2:15—17). Йәһвә өлкәннәр — җыелышның, ә гаилә башлары өйдәгеләренең сафлыкларын сакларга булышыр һәм «язылганнар буенча гына эш итәр» дип көтә (1 Көр. 4:6).

Абый-кардәш гаилә өйрәнүен үткәрә.

Гаилә башлары гаиләләрендә үз өсләренә җитәкчелек ала. Карар кабул итәр алдыннан, яратучы ир хатыны белән киңәшләшә (13 нче абзацны кара.)

12, 13. Римлыларга 7:2 буенча, гаилә башының хакимлеге өлкәннең хакимлегеннән нәрсәсе белән аерылып тора?

12 Өлкәннәрнең һәм гаилә башларының вазифалары арасында әһәмиятле аерма да бар. Мәсәлән, Йәһвә өлкәннәрне җыелышта хакимнәр итеп куйган һәм аларга тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыларны җыелыштан чыгарырга вәкаләт биргән (1 Көр. 5:11—13).

13 Икенче яктан, гаилә башларында булган кайбер хокуклар өлкәннәрдә юк. Мәсәлән, гаилә башы өйдәгеләре өчен кагыйдәләр урнаштыра ала. (Римлыларга 7:2 укы.) Әйтик, гаилә башы балалары өйләренә ничәдә кайтырга тиешлеген билгели ала һәм, алар тыңламаса, хәтта җәза бирергә мөмкин (Эфес. 6:1). Әлбәттә, үз гаиләсен яраткан ир, хатыны белән бер тән булганга, кагыйдәләр урнаштырыр алдыннан, аның белән киңәшләшерd (Мат. 19:6).

ҖЫЕЛЫШ БАШЫ МӘСИХКӘ ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕГЕЗ

Тәхеттә утырган Гайсә өстендә Йәһвәнең даны чагыла.

Йәһвәгә буйсынып, Гайсә җыелышларга җитәкчелек бирә (14 нче абзацны кара.)

14. a) Марк 10:45 буенча, ни өчен Гайсә җыелыш Башы роленә бик туры килә? ә) Җитәкче совет нинди вазифалар үти? («Җитәкче совет үтәгән вазифалар» дигән рамканы карагыз.)

14 Йәһвә безнең өчен үз кадерле Улын биргән, шуңа күрә бар мәсихчеләрнең тормышлары һәм, асылда, аңа иман итәчәк бар кешеләрнең тормышлары — Аллаһыныкы. (Марк 10:45 укы; Рәс. 20:28; 1 Көр. 15:21, 22.) Аллаһы җыелышның Башы итеп үз Улын билгеләгән, һәм Гайсә бу роль өчен бик тә туры килә, чөнки ул безнең өчен хәтта үз тормышын аямаган. Җыелыш Башы буларак, Гайсә аерым мәсихчеләр, гаиләләр һәм җыелышлар өчен кагыйдәләр урнаштыра ала. Моннан тыш, ул бу кагыйдәләр үтәләме икәнен күзәтергә хокуклы (Гәл. 6:2). Гайсә урнаштырган кагыйдәләрдә аның яратуы һәм безнең турында назлы кайгыртуы чагыла (Эфес. 5:29).

Җитәкче совет үтәгән вазифалар

Җитәкче совет әгъзалары очрашуларын үткәрә.

Җитәкче совет кардәшләрнең иманнары өстеннән хакимлек итми (2 Көр. 1:24). Алар җыелышның Башы — Гайсә Мәсих икәнен таный һәм бөтен йөрәктән аның мондый сүзләре белән риза: «Сез исә бөтенегез дә — кардәшләр» (Мат. 23:8). Җитәкче совет кардәшләрне бик ярата һәм аларның ихтыяҗларын кайгырта. Гайсә Мәсихнең җитәкчелегенә буйсынып, Җитәкче совет әгъзалары Йәһвәнең бөтендөнья оешмасына күрсәтмәләр бирә. Алар филиал комитетларының әгъзаларын һәм район күзәтчеләрен билгели (Эфес. 4:7—13). Район күзәтчеләре, үз чиратында, җыелыштагы өлкәннәрне билгели (Рәс. 14:23; Тит. 1:5). Җитәкче совет шулай ук рухи ризык тарату һәм Изге Язмаларга нигезләнгән үгет-нәсыйхәтләр бирү вазифасына җитди карый. Без Җитәкче советның күрсәтмәләрен хатлар, бастырылган җитәкчелек, басмалар, телевидениебездәге тапшырулар, теократик мәктәпләр, җыелыш очрашулары һәм конгресслар аша алабыз (Рәс. 15:22—35). Өстәвенә, табигать афәтләре яисә башка берәр фаҗигале очрак була күрсә, Җитәкче совет әгъзалары, кардәшләрне бик нык яратканга, шунда ук чаралар күрә һәм, ярдәм күрсәтелсен өчен, барысын оештыраf.

15, 16. Марли һәм Бенджамин сүзләре нәрсәне күрсәтә?

15 Хакимлеккә ия булган ир-атларның җитәкчелегенә буйсынып, апа-кардәшләр Мәсихне хөрмәт иткәннәрен раслый. Күп кенә апа-кардәш Кушма Штатларда яшәүче Марли исемле апа-кардәшнең сүзләре белән ризалашыр. Ул болай ди: «Мин Йәһвә үземә гаиләдә һәм җыелышта биргән вазифаларымны кадерлим. Әлбәттә, башчылык принцибына хөрмәт белән карар өчен, миңа да тырышлыклар куярга туры килә. Ләкин ирем һәм өлкәннәр мине хөрмәт итә һәм башкарган эшләрем өчен миңа рәхмәтләрен белдерә, шуңа күрә аларга буйсыну авыр түгел».

16 Башчылык принцибын яхшы аңлаган абый-кардәшләр апа-кардәшләрне хөрмәт итә һәм кадерли. Англиядән булган Бенджамин исемле абый-кардәш менә нәрсә ди: «Апа-кардәшләрнең комментарийларыннан мин күп нәрсәгә өйрәнәм. Алар хезмәттә һәм өйрәнүләрдә кулланган алымнарны мин үзем дә кулланырга тырышам. Аларның бар эшләрен мин бик кадерлим».

17. Ни өчен без башчылык принцибына хөрмәт белән карарга тиеш?

17 Абый һәм апа-кардәшләр, гаилә башлары һәм өлкәннәр башчылык принцибын яхшы аңлаганда һәм аның буенча эш иткәндә, җыелышта тынычлык хөкем сөрә. Һәм иң мөһиме, бу назлы күктәге Атабыз Йәһвәгә дан китерә (Зәб. 150:6).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Без апа-кардәшләргә нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?

  • Абый-кардәшләр — һәрбер апа-кардәшнең башы дип әйтеп буламы? Аңлатыгыз.

  • Өлкәннәр хакимлеге гаилә башы хакимлегеннән нәрсә белән аерылып тора?

123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз

a Йәһвә җыелышта апа-кардәшләргә нинди роль биргән? Абый-кардәшләр — һәрбер апа-кардәш өстеннән башмы? Йәһвә өлкәннәргә һәм гаилә башларына бер үк хакимлек биргәнме? Әйдәгез, Изге Язмалардагы мисаллар нигезендә бу сорауларга җавап табыйк.

b «Күзәтү манарасы»ның 2020 ел, сентябрь чыгарылышында «Мәсихче апа-кардәшләрне кадерләгез» дигән мәкаләнең 6 нчы абзацын кара.

c «Нинди очракларда апа-кардәш башын капларга тиеш?» дигән рамканы кара.

d Гаилә нинди җыелышта хезмәт итәргә тиешлеген кем билгели? Бу сорау «Күзәтү манарасы»ның 2020 ел, август чыгарылышында, «Имандашларыгызга тирән хөрмәт күрсәтегез» дигән мәкаләнең 17—19 нчы абзацларында карала.

e Бу сорау турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 209—212 нче битләрен укыгыз.

f Җитәкче советның башка вазифалары турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2013 ел, 15 июль, 20—25 битләрен кара.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу