ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Йәһвә сукмакларымны туры итә
НИЧЕКТЕР бер яшь абый-кардәш миннән: «Синең яраткан шигырең нинди?» — дип сорады. Озак уйлап тормыйча: «Гыйбрәтле сүзләр 3 бүлек, 5 һәм 6 шигырьләр»,— дип җавапладым. Анда болай диелә: «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма. Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал, һәм ул сукмакларыңны туры итәр». Чыннан да, Йәһвә бар юлларымны туры итте.
ӘТИ-ӘНИЕМ МИНЕ ДӨРЕС ЮЛГА БАСТЫРА
Минем әти-әнием хакыйкать белән 1920 елларда танышкан. Ул вакытта алар әле өйләнешмәгән булган. Мин 1939 елда тудым. Без Англиядә яшәдек. Сабый чактан ук мин әти-әнием белән җыелыш очрашуларына йөрдем. Вакыт узу белән мин Теократик хезмәт мәктәбенә язылдым. Беренче чыгыш ясаган көнем әле дә күз алдымда. Пюпитр артыннан башкаларны күрер өчен, миңа тартмага менәргә туры килде. Ул вакытта миңа алты яшь иде. Аудиториягә карап, мин бик дулкынландым.
Әти-әнием белән вәгазьлим
Әтием минем өчен кереш сүзләр язылган карточкалар бастыра иде, һәм мин аларны хезмәттә куллана идем. Беренче тапкыр берүзем вәгазьләгәндә, миңа нибары сигез яшь иде. Өй хуҗасы мин биргән карточканы алып укыды һәм «Аллаһы хак булыр» дигән китапны алды. Мин шулкадәр шатландым ки, хәтта шул ук урамда вәгазьләгән әтием янына йөгереп килдем. Вәгазь һәм җыелыш очрашулары миңа зур шатлык китерде һәм мине тулы вакытлы хезмәтне башларга дәртләндерде.
Әтием минем исемгә дә «Күзәтү манарасы» журналына подписка ясагач, мин хакыйкатьне тагы да ныграк кадерли башладым. Журналның яңа чыгарылышының килүе белән мин аны укып чыга идем. Мин Йәһвәгә тагы да ныграк таяна башладым, һәм бу мине аңа үз тормышымны багышларга дәртләндерде.
1950 елда без гаиләбез белән Нью-Йоркка «Теократик үсеш» дигән конгресска бардык. Мин 3 август, пәнҗешәмбе көнне, суга чумдырылдым. Ул көннең темасы «Миссионерлар көне» дип атала иде. Суга чумдырылу нотыгы белән Кэри Барбер чыгыш ясады (соңрак ул Җитәкче советта хезмәт иткән). Нотыгы ахырында ул суга чумдырылырга теләгәннәргә ике сорау бирде. Мин торып басып, икесенә дә «әйе» дип җавап бирдем. Миңа ул вакытта нибары 11 яшь иде, әмма мин нинди мөһим адым ясаганымны аңлый идем. Мин, йөзә белмәгәнгә, судан курка идем. Әтиемнең энекәше мине бассейнга кадәр озатты һәм барысы да әйбәт булачак дип ышандырды. Әйе, чыннан да, барысы да шулкадәр тиз үтте, минем аякларым хәтта бассейн төбенә дә тияргә өлгермәде. Мине бер кардәшнең кулыннан икенче кардәшнең кулына тапшырдылар. Берсе мине суга чумдырды, ә икенчесе бассейннан чыгарды. Шул көннән алып, Йәһвә минем сукмакларымны туры итә.
ЙӘҺВӘНЕ ТАЯНЫЧЫМ ИТӘМ
Мәктәптән соң мин пионер булырга тели идем. Әмма укытучыларым мине югары белем алырга күндерде, һәм мин бирештем. Соңрак мин университетта тырышып уку һәм шул ук вакыт рухи яктан нык булып калу мөмкин булмаганын аңладым. Шуңа күрә мин укуымны калдырырга булдым. Мин Йәһвәгә барысын да догада сөйләп бирдем һәм укытучыларыма ел ахырында китәчәгем турында хат яздым. Мин Йәһвәгә таянырга карар иттем һәм пионер хезмәтен башладым.
1957 елның июль аенда Уэллингборо шәһәрендә мин тулы вакытлы хезмәтемне башладым. Мин Лондон Бәйтелендә хезмәт итүче кардәшләрне миңа берәр тәҗрибәле пионерны табарга булышмаслармы дип сорадым. Шулай итеп, мин Берт Вейзи исемле кардәш белән хезмәт итә башладым, һәм ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Мин бу бик ашкынучан вәгазьчедән хезмәт графигын төзергә өйрәндем. Җыелышыбыз сигез кешедән генә тора иде: алты олы яшьтәге апа-кардәш һәм без Вейзи белән. Мин бөтен очрашуларга әзерләндем һәм аларда катнаштым. Бу миңа Йәһвәгә таянырга һәм иманымны белдерергә мөмкинлек бирә иде.
Хәрби хезмәттән баш тартканым өчен мин берникадәр вакыт төрмәдә утырып чыктым. Төрмәдән чыкканнан соң, мин Барбара исемле махсус пионер белән таныштым. Без 1959 елда өйләнештек һәм безне кайда гына билгеләсәләр дә, шунда хезмәт итәрбез дип карар иттек. Башта безне Англиянең төньяк-көнбатышына — Ланкаширга билгеләделәр. Аннары мине 1961 елның гыйнварында Лондондагы Бәйтелдә үткән Изге хезмәт мәктәбенә чакырдылар. Ул бер ай дәвам итте. Бу курстан соң мине район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Мин моңа бик гаҗәпләндем. Ике атна мин Бирмингемда үткәрдем, анда бер тәҗрибәле район күзәтчесе мине өйрәтте. Барбарага да минем белән булырга рөхсәт иттеләр. Аннары без үзебезгә билгеләнгән районга — Ланкашир һәм Чешир графлыгына киттек.
ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНУДАН ЯХШЫРАК БЕРНӘРСӘ ДӘ ЮК
1962 елның августында, ялда булганда, безгә филиалдан хат килде. Ул хатта Гилад мәктәбенә гариза бар иде. Без Барбара белән дога кылдык, гаризаларны тутырдык һәм аларны тоткарланмыйча филиалга җибәрдек. Биш айдан соң без Бруклинга Гилад мәктәбенең 38 нче сыйныфында укыр өчен килдек. Бу курс ун ай дәвам итте.
Гилад мәктәбендә укып, без Аллаһы Сүзе һәм аның оешмасы турында гына түгел, ә кардәшлегебез турында да күп нәрсә белдек. Безгә ул вакытта 25 тә юк иде, һәм без бергә укыган кардәшләрдән күп нәрсәгә өйрәнә алдык. Укудан тыш, безгә эш тә йөкләнә иде. Мин зур хөрмәткә ия булдым: инструкторыбыз Фред Раск кардәш белән хезмәттәшлек иттем. Мин аңардан бер мөһим нәрсәгә өйрәндем: киңәш бирергә булсаң, аны Изге Язмаларга нигезләнеп бирергә кирәк. Безгә Нейтан Норр, Фредерик Френц һәм Карл Клейн кебек кардәшләр лекцияләр укыды. Басынкы Макмиллан кардәштән дә без күп нәрсәгә өйрәндек. Ул Йәһвә халкының 1914—1919 елларда нинди авырлыкларга очраганы һәм Йәһвәнең үз халкына ничек ярдәм иткәне турында сөйләде.
ЯҢА БИЛГЕЛӘНҮ
Укуыбыз ахырында Норр кардәш безне Африкага, Бурунди иленә, билгелиләр дип әйтте. Без шундук Бәйтел китапханәсенә йөгердек һәм, «Еллык басмасы»н ачып, бу илдә күпме вәгазьче хезмәт итә икәнен белергә тырыштык. Шунысы гаҗәп: Бурунди турында бернинди отчетлар да юк иде! Әйе, без вәгазьче аягы басмаган территориядә хезмәт итәргә тиеш идек. Африка турында без бернәрсә дә белмәгән идек диярлек. Их, безнең никадәр нык дулкынланганыбызны белсәгез иде! Кайнар дога безгә тынычланырга булышты.
Бурундида климат, культура, тел — барысы да башкача иде. Безгә француз телен өйрәнергә туры килде. Яшәү урынын табу да җиңел булмады. Килүебездән күп тә үтми, безгә, Замбияга барышлый, Гиладтагы сыйныфташыбыз Харри Арнотт кереп чыкты. Элек ул инде Замбиядә хезмәт иткән булган, һәм аны кире анда җибәрделәр. Һәм ул безгә фатир табарга булышты. Тиздән җирле хакимият белән авырлыклар башланды. Алар, Йәһвә Шаһитләре турында бернәрсә дә белмәгәнгә, безгә каршылык күрсәтә башлады. Аларның сүзләре буенча, безнең эшкә рөхсәт булмаганга, без бүтән бу илдә кала алмый идек. Безгә башка илгә — Угандага күчәргә туры килде. Ә бит мондагы хезмәт безгә шатлык китерә генә башлаган иде!
Без визасыз Угандага ничек барырбыз дип борчыла идек. Әмма без Йәһвәгә таяндык, һәм бар куркуларыбыз җуелды. Канададан Угандага хезмәт итәргә күченгән бер абый-кардәш границадагы офицерга безнең хәлебезне аңлатып бирде, һәм безгә, виза алганчы, илдә берничә айга калырга рөхсәт иттеләр. Барысы да бик әйбәт килеп чыкты. Без Йәһвә кулын ап-ачык күрдек.
Уганда Бурундидан бик нык аерылып тора иде. Бу илдә вәгазь эше инде башланган иде, һәм бөтен илгә 28 вәгазьче бар иде. Хезмәттә без инглиз телендә сөйләшүче күп кешеләрне очрата идек. Тиздән без, хакыйкать белән кызыксынган кешеләргә ярдәм итәр өчен, җирле телләрнең берсен булса да өйрәнергә кирәклегенә төшендек. Без Кампала шәһәрендә һәм аның тирә-якларында вәгазьләдек. Анда луганда теле киң таралган булганга, аны өйрәнергә булдык. Бу телдә яхшы сөйләшә башлаганчы, берничә ел үтте. Безнең вәгазь эшебез күпкә уңышлырак булып китте. Хәзер без өйрәнүчеләребезнең рухи ихтыяҗларын яхшырак аңлый идек. Алар, безне якын күрә башлаганга, йөрәк түрендәгесен ача башлады һәм хакыйкатьне никадәр кадерләгәннәре турында сөйләде.
МАХСУС «ЭКСПЕДИЦИЯЛӘР»
Махсус «экспедициядә» (Уганда)
Кешеләргә хакыйкатьне белергә булышу безгә зур шатлык китерә иде. Әмма, район хезмәтендә катнашырга чакыру алгач, без тагы да зуррак шатлык кичердек. Безнең территориябезгә бөтен ил керде. Кения филиалы, уңдырышлы территорияләрне билгеләр өчен, безне махсус «экспедициягә» җибәрде. Аннары шул җирләрдә махсус пионерлар хезмәт итәргә тиеш иде. Йәһвә Шаһитләре белән таныш булмаган кешеләр безгә зур кунакчыллык күрсәтте. Алар безне хәтта ризык белән сыйлады.
Аннары мин башка төрле «экспедициягә» бардым. Мин, Кампаладан ике көн поездда барып, Кениядәге Момбаса портына килеп төштем. Ә аннан инде Һинд океанында урнашкан Сейшел утрауларына юл тоттым. Ә соңрак, 1965 елдан алып 1972 елга кадәр, мин бу утрауларга инде Барбара белән регуляр рәвештә килеп китә башладым. Шул вакыт эчендә анда ике вәгазьчедән зур җыелыш үсте. Ә башка «экспедицияләрдә» мин Суданда, Эритреядә һәм Эфиопиядә хезмәт иткән кардәшләр белән күрешә идем.
Угандада революция булгач, сәяси хәл анда кискен үзгәрде. Илдә террор башланды, һәм шул елларда мин Гайсәнең «кайсарныкын кайсарга бирегез» дигән сүзләренең хаклыгына кат-кат инандым (Марк 12:17). Бер мәлне бар чит ил кешеләренә, якындагы участокка барып, теркәлергә куштылар. Без кичектермичә шулай эшләдек. Берничә көннән соң безне бер миссионер белән Кампалада яшерен полиция туктатты. Йөрәкләребез алынды. Безне шпионажда гаепләделәр һәм полициянең үзәк отделениесенә алып килделәр. Без үзебезнең миссионерлар булуыбызны һәм инде полиция участогында теркәлгәнебезне аңлатырга тырышсак та, безне беркем дә тыңламады. Безне конвой астында элек теркәлгән участокка алып килделәр. Андагы офицер, безне танып алып, безне җибәрергә кушкач, безнең никадәр шатланганыбызны күз алдына китерә аласызмы?
Шул вакытларда блокпостларны үтү, аеруча айнымыйча эчкән солдатлар туктатканда, бик куркыныч иде. Без һәр блокпост алдында дога кыла идек һәм, аны үткәч, җиңел сулап куя идек. Кызганычка каршы, 1973 елда бар миссионерларга илдән китәргә куштылар.
Мимеографта «Изге хезмәтебез»не бастырам (Абиджан, Кот-д’Ивуар филиалы)
Безнең билгеләнүебез кабат үзгәрде. Без көнбатыш Африкага — Кот-д’Ивуарга күчендек һәм барысын да яңадан башладык. Безгә яңа культурага ияләшергә, француз телен искә төшерергә һәм төрле илләрдән килгән миссионерлар белән бергә яшәргә туры килде. Бар бу үзгәрешләрдә без яңадан Йәһвәнең кулын күрдек, чөнки күп кенә эчкерсез кеше хакыйкатьне кабул итте. Без Йәһвәгә таяндык, һәм ул сукмакларыбызны туры итте.
КАБАТ БАРЫСЫ ДА ҮЗГӘРӘ
Берникадәр вакыттан Барбарада көтмәгәндә рак табылды. Дәваланыр өчен төрле илләргә барсак та, 1983 елда Африкада бүтән хезмәт итә алмаячагыбызны аңладык. Моның барысы да безне бик көендерде.
Без хезмәтебезне Лондондагы Бәйтелдә дәвам иттек. Барбараның чире көчәя барды, һәм ахыр чиктә ул үлеп китте. Бәйтел гаиләсе миңа зур таяныч булды. Аеруча бер ирле-хатынлы пар миңа зур ярдәм күрсәтте. Аларның ярдәме белән мин бу авыр вакытны кичереп чыга алдым һәм Йәһвәнең кулына нык тотындым. Соңрак мин Энн исемле апа-кардәш белән таныштым. Элек ул махсус пионер булып хезмәт иткән, ә хәзер Бәйтелдә булыша иде. Мин бу апа-кардәшнең бик рухи икәненә һәм Йәһвәне яратканына игътибар иттем. Без 1989 елда өйләнештек һәм шул вакыттан бирле Британиядәге филиалда бергә хезмәт итәбез.
Энн белән Британиядәге яңа филиал алдында басып торабыз
1995—2018 елларда мин төп идарәнең вәкиле булып хезмәт иттем (элек бу хезмәтчеләр «зональ күзәтчеләр» дип атала иде). Мин якынча 60 илгә килеп киттем, һәм һәр шундый килеп китүдә мин Йәһвәнең үз халкын, авырлыкларга карамастан, фатихалаганын күрдем.
2017 елда, филиалларга килеп киткәндә, мин кабат Африканы күрдем. Мин Энны Бурунди белән таныштырырга һәм күпме кешенең хакыйкатьне кабул иткәнен күрергә бик шат идем. Мин 1964 елда вәгазьләгән урамда хәзер матур Бәйтел тора. Хәзер илдә 15 500 дән артык вәгазьче хезмәт итә.
2018 ел өчен килеп китү графигын күргәч, күңелем күтәрелеп китте. Мин килеп китәсе илләр арасында Кот-д’Ивуар бар иде. Без Кот-д’Ивуарның зур шәһәренә, Абиджанга, килгәч, мин үземне өйгә кайткандай хис иттем. Бәйтелгә килгәч, мин телефон справочнигын карарга булдым һәм күрше бүлмәдә Соссу исемле абый-кардәшнең яшәгәненә игътибар иттем. Бу кардәш Абиджанда элек шәһәр күзәтчесеa вазифасын үтәгән кардәш түгел микән дип уйлап куйдым. Әмма бу мин белгән Соссуның улы булып чыкты.
Әйе, Йәһвә үз сүзенә тугры. Гомеремдә авырлыклар аз булмады, ләкин мин үз тәҗрибәмдә шуңа инандым: Йәһвәгә таянсаң, ул синең юлларыңны туры итәр. Мин алга таба да мәңгелек тормышка алып баручы юлдан тайпылмыйча барырга телим (Гыйб. сүз. 4:18).
a Бүгенге көнгә шәһәр күзәтчесе вазифасы гамәлдән чыккан.