Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp23 № 1 12-13 б.
  • 4 | Изге Язмалардагы гамәли киңәшләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 4 | Изге Язмалардагы гамәли киңәшләр
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2023 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бу нәрсәне аңлата?
  • Бу ничек ярдәм итә ала?
  • Изге Язмалар кайберәүләргә ничек ярдәм иткән?
  • Сәламәтлек кинәт какшаса, ничек яшәргә?
    Төрле темалар
  • Психик сәламәтлек — дөньякүләм проблема
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2023 ел
  • 3 | Изге Язмалардагы мисаллардан көч табыгыз
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2023 ел
  • Психик авыруы булган кешегә ничек ярдәм итәргә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2023 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2023 ел
wp23 № 1 12-13 б.
Шатлыклы хатын-кыз велосипедта бара.

4 | Изге Язмалардагы гамәли киңәшләр

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «Бар Язма... файдалы» (2 ТИМУТИГӘ 3:16).

Бу нәрсәне аңлата?

Изге Язмалар медицина белешмәлеге булмаса да, анда гамәли һәм файдалы киңәшләр бар. Алар психик авырудан интеккән кешеләргә ярдәм итә ала. Кайбер киңәшләрне карап чыгыйк.

Бу ничек ярдәм итә ала?

«Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк» (МАТТАЙ 9:12).

Изге Язмалар безнең кайвакыт дәвалануга мохтаҗ икәнебезне таный. Күпләр, төгәл чыганаклардан психик авырулары турында күбрәк белгәч һәм табиблардан тиешле ярдәм алгач, үзләрен җиңелрәк хис итә башлаган.

«Тән өчен күнегүләрнең файдасы [бар]» (1 ТИМУТИГӘ 4:8).

Физик сәламәтлегебезне ныгытыр өчен тырышлыклар куйсак, без психик сәламәтлегебезне дә яхшырта алырбыз. Физик күнегүләр ясар өчен вакыт бүлеп куегыз, дөрес тукланырга һәм җитәрлек йокларга тырышыгыз.

«Шат йөрәк — яхшы дәва ул, ә рух төшенкелеге кешене көчсез итә» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 17:22).

Изге Язмалардан көч өсти торган өзекләр укып һәм ирешә алырлык максатлар куеп, шатлыклы рух саклап була. Игътибарыбызны яхшы нәрсәләргә тупласак һәм киләчәктә барысы яхшырачак икәненә ышансак, бу безгә психик авыру белән көрәшергә булышачак.

«Тыйнакларга зирәклек хас» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 11:2).

Бәлки, сезгә үзегез теләгән бар нәрсәне эшләү авырдыр. Шуңа күрә башкаларның ярдәмен кабул итәргә әзер булыгыз. Дусларыгыз һәм гаиләгез сезгә ярдәм итәргә телидер, ләкин нәрсә эшләргә икәнен белмидер. Аларга үзегезгә нинди ярдәм аеруча кирәк икәнен әйтегез, ләкин алардан күпне көтмәгез һәм һәрвакыт ярдәмнәре өчен рәхмәтле булыгыз.

Изге Язмалар кайберәүләргә ничек ярдәм иткән?

«Мин үземә нәрсәдер булганын сизә идем. Шуңа күрә мин табибка мөрәҗәгать иттем. Ул миңа диагноз куя алды. Бу миңа үз хәлемне аңларга һәм ничек дәваланырга кирәк икәнен белергә булышты» (Никольa, биполяр бозылудан интегә).

Хатын-кыз табиб белән сөйләшә.

«Хатыным белән Изге Язмаларны һәр көн укыганга, мин көнемне яхшы һәм уңай фикерләрдән башлыйм. Еш кына авыруым белән көрәшкән көннәрдә билгеле бер шигырь күңелемне тынычландыра» (Питер, депрессиядән интегә).

«Мин үз авыруым турында башкаларга сөйләргә читенсенә идем, ләкин бер якын дустым мине игътибар белән тыңлап, хисләремне аңларга тырышты. Аның ярдәме белән мин үземне яхшырак хис итә башладым һәм ялгыз түгел икәнемне аңладым» (Чи Ю, ашау тәртибе бозылудан интегә).

«Изге Язмалар миңа эшкә һәм ял итүгә дөрес караш булдырырга ярдәм итте. Андагы зирәклек ярдәмендә мин эмоциональ проблемалар белән көрәшә алам (Тимоти, обссесив компульсив бозыклык белән көрәшә).

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

«Күңелсезлектән арынып, шатлыклы бул» дигән видеоролик.
Өстәмә материал:

jw.org сайтында «Күңелсезлектән арынып, шатлыклы бул» дигән видеороликны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу