7 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Аллаһы Сүзен укуыгызны баетыгыз
«Укыганыңны аңлыйсыңмы?» (РӘС. 8:30)
97 ҖЫР Йәһвәнең һәр Сүзе белән яшибез
БУ МӘКАЛӘДӘa
1. Аллаһы Сүзенең Гайсәнең тормышында мөһим роль уйнаганы нәрсәдән күренә?
ГАЙСӘНЕҢ өйрәтүләрен ишетү никадәр дулкынландыргыч булгандыр. Ул еш кына Изге Язмалардагы шигырьләрне яттан әйткән. Шунысы кызык, Гайсәнең суга чумдырылганнан соң әйткән беренче сүзләре һәм үлеме алдыннан әйткән кайбер сүзләре Изге Язмалардан өземтәләр булганb (Кан. 8:3; Зәб. 31:5; Лүк 4:4; 23:46). Бу ике вакыйга арасындагы өч ел ярым вакыт дәвамында Гайсә еш кына кешеләргә Аллаһы Сүзен укыган, аңардан өземтәләр китергән һәм аларны аңлаткан (Мат. 5:17, 18, 21, 22, 27, 28; Лүк 4:16—20).
Гайсә бөтен тормышы дәвамында Аллаһы Сүзен яраткан, бу аның эшләрендә чагылган (2 нче абзацны кара.)
2. Гайсәгә Аллаһы Сүзен яхшы белергә нәрсә булышкан? (Тышлыктагы рәсемне кара.)
2 Яшь чактан ук Гайсә Аллаһы Сүзен укыган һәм ишеткән. Йосыф белән Мәрьям, һичшиксез, көндәлек сөйләшүләрендә Изге Язмалардан шигырьләрне кулланганc (Кан. 6:6, 7). Әлбәттә, Гайсә үз әти-әнисе белән һәр шимбә синагогага йөргән (Лүк 4:16). Анда ул Аллаһы Сүзенең укылганын тыңлый алган. Вакыт узу белән ул Изге Язмаларны үзе укый башлаган. Нәтиҗәдә, ул Аллаһы Сүзен өйрәнеп кенә чикләнмәгән, ул аны яраткан һәм белемнәрен тормышында кулланган. Мәсәлән, 12 яшендә гыйбадәтханәдә калгач, Муса канунын аркылыга-буйга белгән укытучылар «аның төшенүчәнлегенә һәм җавапларына гаҗәпләнгән» (Лүк 2:46, 47, 52).
3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
3 Без дә, Аллаһы Сүзен һәр көн укысак, аны яхшырак белербез һәм яратырбыз. Әмма Изге Язмаларны уку безгә күбрәк файда китерсен өчен нәрсә эшләргә? Әйдәгез, Гайсәнең канунчыларга, фарисейларга һәм саддукейларга әйткән сүзләренә игътибар итик. Алар Аллаһы Сүзен еш укыган, әмма укулары аларга әллә ни файда китермәгән. Бу кешеләр Гайсә әйткән өч киңәшне кулланган булса, укулары аларга күпкә күбрәк файда китерер иде. Нинди өч як турында сүз бара? 1) Укыганнарны аңларга тырышу, 2) рухи энҗеләрне эзләп табу һәм 3) Аллаһы Сүзенә үзебезгә тәэсир итәргә юл кую.
АҢЛАП УКЫГЫЗ
4. Изге Язмаларны уку турында әйткәндә, Лүк 10:25—29 да китерелгән очрактан нәрсәгә өйрәнеп була?
4 Укыганнарыбыз файда китерсен өчен, безгә аңлап укырга кирәк. Мисал итеп, Гайсәнең «Канунны яхшы белүче бер кешегә» әйткән сүзләренә игътибар итик. (Лүк 10:25—29 укы.) Шул кеше Гайсәдән, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген сорагач, Гайсә аның игътибарын Изге Язмаларга юнәлтеп болай дигән: «Канунда нәрсә язылган? Син ничек аңлыйсың?» Теге кеше Аллаһыны һәм үз якынын яратырга кирәклеге турында әйткән һәм бу дөрес җавап булган (Лев. 19:18; Кан. 6:5). Әмма аннары ул: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сораган. Бу соравыннан аның укыганнарының асылына төшенмәгәне күренгән. Димәк, ул бу шигырьләрдәге фикерләрне тормышта ничек кулланырга икәнен аңламаган.
Аңлап укырга өйрәнегез
5. Дога һәм ашыкмыйча уку безгә укыганнарыбызны яхшырак аңларга ничек булыша?
5 Кайбер гадәтләр безгә Изге Язмаларны яхшырак аңларга булыша ала. Әйдәгез, аларның кайберләрен карап китик. Укыр алдыннан дога кылыгыз. Изге Язмаларны яхшырак аңлар өчен, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк. Шуңа күрә игътибарыгыз читкә юнәлмәсен өчен, аңардан изге рухын сорагыз. Ашыкмыйча укыгыз. Бу сезгә материалны яхшырак үзләштерергә булышыр. Уку сезгә күбрәк файда китерсен өчен, Изге Язмаларны кычкырып укып була я аудиоязмаларны тыңлап була. Шулай эшләсәгез, сез күрү сәләтеннән тыш, ишетү сәләтен дә кулланырсыз. Моның ярдәмендә Изге Язмалардагы фикерләр сезнең акылыгызга һәм йөрәгегезгә тирәнрәк үтеп керер (Йош. 1:8). Укып бетергәч, Йәһвәгә тагын бер кат дога кылыгыз. Йәһвәгә аның бүләге, Изге Язмалар, өчен рәхмәтләр әйтегез һәм укыганнарыгызны кулланырга булышсын дип сорагыз.
Кыска язулар безгә укыганнарыбызны аңларга һәм хәтеребездә калдырырга ничек булыша ала? (6 нчы абзацны кара.)
6. Сораулар бирү һәм кыска язулар алып бару безгә укуыбызны яхшыртырга ничек булыша? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Тагын ике киңәшкә игътибар итик. Укыганда, үзегезгә сораулар бирегез. Мәсәлән, мондый: «Төп геройлар кемнәр? Кем кемгә сөйли һәм ни өчен? Бу вакыйга кайда һәм кайчан булган?» Андый сораулар ярдәмендә без төп фикерләрне һәм аларның бер-берсе белән ничек бәйле булганын ачыграк күрербез. Шулай ук кыска язулар алып барыгыз. Алар безгә фикерләрне сүзләргә әйләндерергә һәм ачыграк фикер йөртергә булыша. Андый язулар ярдәмендә укыганнарыбызны истә калдыру җиңелрәк. Ә нәрсә турында язарга соң? Без укыганда, туган сорауларыбызны, тикшерүләрнең нәтиҗәләрен, төп фикерләрне, укыганнарыбызны ничек кулланырга икәнен һәм үз хисләребезне язып куя алабыз. Шулай эшләсәк, без Изге Язмаларны Йәһвәдән алган шәхси хат итеп кабул итәрбез.
7. Изге Язмаларны укыганда, безгә нинди сыйфат кирәк һәм ни өчен? (Маттай 24:15)
7 Гайсә безгә Изге Язмаларны яхшырак аңларга булыша алган бер сыйфатка игътибар иткән. Бу — зирәклек. (Маттай 24:15 укы.) Бу сыйфат фикерләрнең бер-берсе белән ничек бәйле булганын, бер-берсеннән ничек аерылып торганын һәм беренче карашка күренмәгән нәрсәләрне күрергә булыша. Гайсә әйткәнчә, зирәклек безгә пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күрергә ярдәм итә. Шулай ук бу сыйфат безгә укыганнарыбызны тормышыбызда кулланырга булыша.
8. Зирәклек безгә укуда ничек булыша ала?
8 Йәһвә үз хезмәтчеләренә зирәклек бирә. Безгә догада Йәһвәдән бу сыйфатны үстерергә булышсын дип сорарга кирәк (Гыйб. сүз. 2:6). Аннары догабыз буенча эш итү мөһим. Моны ничек эшләргә? Укыганнарыбыз турында тирәнтен уйланыйк. Аннары укыганнарыбыз инде белгәннәребез белән ничек бәйле икәнен күрергә тырышыйк. Бу яктан безгә күптөрле кораллар, мәсәлән «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче», ярдәм итә ала. Алар безгә шигырьләрне яхшырак аңларга һәм аларны ничек кулланырга икәнен күрергә булыша ала (Евр. 5:14). Шулай эшләсәк, без Изге Язмаларны тирәнрәк аңларбыз.
РУХИ ХӘЗИНӘЛӘРНЕ ТАБАРГА ТЫРЫШЫГЫЗ
9. Саддукейлар нинди мөһим хакыйкатьне күздән ычкындырган?
9 Саддукейлар Еврей Язмаларының беренче биш китабын бик яхшы белгән. Әмма алар кайбер мөһим хакыйкатьләрне күздән ычкындырган. Бу аларның Гайсәгә терелтелү турында сорау биргәч ачыкланган. Гайсә алардан болай дип сораган: «Әллә янып торган куак турында Муса китабыннан укымадыгызмы? Анда Аллаһы Мусага: „Мин — Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы“,— дигән» (Марк 12:18, 26). Саддукейлар бу өзекне кат-кат укыса да, Гайсәнең соравыннан күренгәнчә, алар үледән терелтелү турындагы мөһим хакыйкатькә игътибар итмәгән (Марк 12:27; Лүк 20:38)d.
10. Укыганда, без нинди максатка ирешергә телибез?
10 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Изге Язмалардагы шигырьләрне я өзекләрне укыганда, аларда булган бар сабакларны табарга тырышыйк. Без күзгә күренеп торган төп тәгълиматлар белән генә чикләнмибез, ә тирәнлектә яткан хәзинәләргә тиң хакыйкатьләрне һәм принципларны табарга тырышабыз.
11. 2 Тимутигә 3:16, 17 дә китерелгән киңәшләр безгә рухи энҗеләрне табарга ничек булыша?
11 Изге Язмаларны укыганда, без рухи хәзинәләрне ничек таба алабыз? 2 Тимутигә 3:16, 17 дә язылган сүзләргә игътибар итик. (Укы.) Анда «бар Язма» 1) өйрәтү, 2) фаш итү, 3) төзәтү һәм 4) тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы дип әйтелгән. Бу хәтта без әллә ни таныш булмаган китапларга да кагыла. Аллаһы Сүзе безне ничек өйрәтә? Берәр өзекне укыганда, аңардан Йәһвә, аның ихтыяры һәм Изге Язмалардагы принциплар турында нәрсә белгәнебез хакында уйлану мөһим. Ә ничек ул безне фаш итә? Ул безгә начар якларны күрергә, алар белән көрәшергә һәм тугры булып калырга булыша. Шулай ук бу өзек ярдәмендә, әйтик, хезмәттә ишеткән ялгыш карашны ничек төзәтеп булганы турында уйланыгыз. Өстәвенә, тәкъвалыкны тәрбияләргә булышучы фикерләрне табарга тырышыгыз. Алар сезгә Йәһвә кебек фикер йөртергә булышыр. Бу дүрт киңәшне куллансак, без, һичшиксез, рухи хәзинәләрне таба алырбыз.
УКЫГАННАРЫГЫЗ СЕЗНЕ ҮЗГӘРТӘ БАРСЫН
12. Ни өчен Гайсә фарисейлардан: «Әллә укыганыгыз юкмы?» — дип сораган?
12 Гайсә, фарисейларның Изге Язмаларга дөрес булмаган карашларын фаш итәр өчен, алардан: «Әллә укыганыгыз юкмы?» — дип сораган (Мат. 12:1—7)e. Бу сөйләшүдә фарисейлар Гайсәнең шәкертләрен Шимбә көнен бозуда гаепләгән. Җавап итеп, Гайсә аларга Һошия пәйгамбәрнең сүзләрен һәм Изге Язмалардан ике мисалны китергән. Шулай итеп, Гайсә фарисейларның Шимбә көненең ни өчен бирелгәнен аңламаганын һәм шәфкатьле булмаганнарын күрсәткән. Ни өчен соң бу кешеләр Изге Язмаларны укысалар да, үзгәрмәгән? Чөнки алар тәнкыйтьчел һәм горур караш белән укыган. Нәкъ моның аркасында алар укыганнарын аңлый алмаган (Мат. 23:23; Яхъя 5:39, 40).
13. Изге Язмаларны нинди караш белән укырга кирәк һәм ни өчен?
13 Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, Изге Язмаларны дөрес караш белән укырга кирәк. Фарисейлардан аермалы буларак, без басынкы һәм өйрәнергә әзер булырга тиеш. Безгә «күңелләребезгә салына торган сүзне юашлык белән кабул итәргә» кирәк (Ягък. 1:21). Юаш булсак, Изге Язмалардагы фикерләр йөрәгебездә тамырланыр. Көнчелек һәм горурлык кебек сыйфатларны бассак кына, Изге Язмалардагы кызгану, шәфкатьлелек һәм ярату турындагы сабаклардан файда алырбыз.
Аллаһы Сүзе безне үзгәртәме, юкмы икәнен ничек билгеләргә? (14 нче абзацны кара.)f
14. Аллаһы Сүзенең безне үзгәртәме, юкмы икәнен ничек билгеләргә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
14 Изге Язмалар безгә тәэсир итәме, юкмы икәнен безнең башкалар белән мөнәсәбәтебездән күреп була. Фарисейлар Аллаһы Сүзенә үз йөрәкләренә тәэсир итәргә юл куйган булса, алар «гаепсезләрне хөкем итмәс иде» (Мат. 12:7). Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Гадәттә, без башкаларның уңай якларына я кимчелекләренә игътибар итәбезме? Без шәфкатьле һәм башкаларны кичерәбезме? Я тәнкыйтьчел һәм башкаларга үпкә тотабызмы? Үз-үзебезне шулай итеп тикшерсәк, без Аллаһы Сүзе уйларыбызга, хисләребезгә һәм эшләребезгә тәэсир итәме, юкмы икәнен билгеләрбез (1 Тим. 4:12, 15; Евр. 4:12).
АЛЛАҺЫ СҮЗЕН УКУ БӘХЕТКӘ ИЛТӘ
15. Гайсәнең Изге Язмаларга карашы нинди булган?
15 Гайсә Аллаһы Сүзен яраткан һәм аның хисләре Зәбур 40:8 дә алдан әйтелгән булган: «Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, миңа рәхәтлек китерә, синең кануның йөрәгем түрендә». Нәтиҗәдә, Гайсә бәхетле һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә уңышлы булган. Без дә, Аллаһы Сүзен яратып укысак, бәхетле һәм уңышлы булырбыз (Зәб. 1:1—3).
16. Аллаһы Сүзен укуыгызны баетыр өчен, сез нәрсә эшләрсез? («Гайсәнең сүзләре укыганнарыбызны аңларга булыша» дигән рамканы кара.)
16 Гайсәнең сүзләре һәм үрнәге буенча эш итсәк, без укуыбызның сыйфатын яхшырта алырбыз. Дога кылсак, ашыкмыйча укысак, үз-үзебезгә сораулар бирсәк һәм кыска язулар алып барсак, без укыганнарыбызга төшенербез. Зирәклек безгә басмалар ярдәмендә укыганнарны тирәнрәк аңларга булышыр. Укыган өзекләрдә рухи хәзинәләр эзләсәк, без хәтта беренче карашка әллә ни таныш булмаган шигырьләрне дә яхшырак кулланырга өйрәнербез. Өстәвенә, укыганда, дөрес караш сакласак, без Аллаһы Сүзенә үзебезгә тәэсир итәргә юл куярбыз. Шулай эшләсәк, без Изге Язмаларны укуыбызны баетырбыз һәм Йәһвәгә тагы да якынлашырбыз (Зәб. 119:17, 18; Ягък. 4:8).
95 ҖЫР Хакыйкать яктысы яктырганнан-яктыра бара
a Без Изге Язмаларны һәр көн укырга тырышабыз. Башка күп кенә кешеләр дә бу китапны укый, әмма еш кына алар укыганнарын аңламый. Гайсә көннәрендә дә охшаш хәл булган. Әйдәгез, аның үз замандашларына әйткән сүзләренә игътибар итик. Бу безгә Аллаһы Сүзен укуыбызны яхшыртырга булышыр.
b Суга чумдырылу һәм изге рух белән майлану вакытында Гайсә, күрәсең, күктә яшәгән вакытын исенә төшергәндер (Мат. 3:16).
c Мәрьям Язмаларны яхшы белгән һәм хәтта кайбер өзекләрне яттан әйтә алган (Лүк 1:46—55). Йосыф белән Мәрьямнең Изге Язмаларның төргәкләре булмаган, күрәсең. Алар, синагогада Аллаһы Сүзе укылганда, игътибар белән тыңлаган. Моның ярдәмендә алар ишеткәннәрен исләрендә калдыра алган.
d «Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 февраль санында «Аллаһыны яхшырак белегез» дигән рубрикадагы «Ул... тереләрнең Аллаһысы» дигән мәкаләне карагыз.
e Шулай ук Маттай 19:4—6 ны карагыз. Анда Гайсә фарисейларга «сез укымадыгызмыни?» дигән охшаш сорау бирә. Алар барлыкка китерелү турындагы хәбәрне укыган булса да, Аллаһының никахка карашын аңламаган.
f ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Патшалык Залында үткән очрашу вакытында аудио-видео аппаратура өчен җаваплы абый-кардәш ялгыша. Әмма очрашудан соң кардәшләр, моңа игътибарларын туплар урынына, аны мактый.