Ышанычлы җитәкчелекне кайдан табып була?
Бүгенге дөнья тиз үзгәреп тора. Кичә яман дип саналган нәрсә бүген яхшы дип санала. Безгә дөрес карарлар кабул итәргә нәрсә булышыр?
Барлыкка Китерүче буларак, Аллаһы безгә иң яхшы киңәшләрне Изге Язмалар аша бирә. Алар буенча яшәсәк, без кабул иткән карарларыбызга беркайчан да үкенмәячәкбез һәм бәхетле, имин тормыш алып барачакбыз.
Аллаһы «сиңа нәрсә яхшы икәнен әйтте» (Микай 6:8).
Изге Язмалардагы киңәшләр гамәли, «алар һәрвакыт ышанычлы, хәзер һәм мәңге» (Зәбур 111:8).
Без сезне Изге Язмалардагы киңәшләр тормышыгызда ничек булыша алганын белергә чакырабыз.