Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w24 февраль 26-27 б.
  • Йәһвәне көтеп, шатлыгыгызны югалтмагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәне көтеп, шатлыгыгызны югалтмагыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ БЕЗНЕҢ КӨТҮЕБЕЗНЕ ТЕЛИ?
  • ШАТЛЫК БЕЛӘН КӨТӘРГӘ НӘРСӘ БУЛЫШЫР?
  • Сез сабырлык белән көтәргә әзерме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Сез көтә беләсезме?
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Сез Йәһвәне көтәргә әзерме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Көтә белегез!
    Күзәтү манарасы 2000 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w24 февраль 26-27 б.

Йәһвәне көтеп, шатлыгыгызны югалтмагыз

Давыт патша өмет белән сараеның тәрәзәсеннән карап тора.

СЕЗ Йәһвәнең, явызлыкны бетереп, бар нәрсәне яңартачагын көтәсезме? (Ачыл. 21:1—5) Әлбәттә! Әмма Йәһвәне сабырлык белән көтү, аеруча авырлыклар булса, җиңел булмаска мөмкин. «Озак чынга ашмаган өмет йөрәкне әрнетә» ала (Гыйб. сүз. 13:12).

Шулай да Йәһвә безнең ул билгеләгән вакытны сабырлык белән көтүебезне тели. Ни өчен? Безгә бу вакытны шатлык белән көтәргә нәрсә булышыр?

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ БЕЗНЕҢ КӨТҮЕБЕЗНЕ ТЕЛИ?

Изге Язмаларда: «Йәһвә сезгә илтифат күрсәтер өчен сабырлык белән көтеп тора, сезгә шәфкать күрсәтергә дип күтәрелер. Йәһвә — гаделлек Аллаһысы бит. Аны көткәннәрнең барысы бәхетле»,— диелә (Ишаг. 30:18). Ишагыянең бу сүзләре иң элек үҗәт яһүдләргә юнәлгән булган (Ишаг. 30:1). Әмма яһүдләр арасында тугры кешеләр дә булган һәм бу сүзләр аларга өмет биргән. Бүген дә Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә бу сүзләр өмет өсти.

Йәһвә сабырлык белән көткәнгә, безгә дә сабыр булырга кирәк. Ул бу дөнья төзелешен юк итәчәк вакытны билгеләгән һәм шул көн белән сәгатьне көтә (Мат. 24:36). Шунда Шайтанның Йәһвәгә һәм аның хезмәтчеләренә каршы әйткән бар сүзләренең чеп-чи ялган булганы ап-ачык күренер. Йәһвә Шайтанны һәм аның яклы булганнарны юк итәр, ә безгә «илтифат күрсәтер».

Әмма бүген, кызганычка каршы, без төрле сынаулар кичерәбез. Йәһвә, безне аларның барысыннан да азат итәргә вәгъдә итмәсә дә, аларны шатлык белән кичерә алганыбызга ышандыра. Ишагыянең сүзләреннән күренгәнчә, берәр яхшы нәрсәне көтү безгә шатлык китерә ала (Ишаг. 30:18)a. Андый шатлыкны ничек үстерергә. Әйдәгез, дүрт адымны карап китик.

ШАТЛЫК БЕЛӘН КӨТӘРГӘ НӘРСӘ БУЛЫШЫР?

Уңай нәрсәләр турында уйланыгыз. Давыт патша җәбер-золымның нәрсә икәнен ишетеп кенә белмәгән (Зәб. 37:35). Шулай да ул: «Йәһвә алдында шым бул, аны өметләнеп көт. Үз ниятләрен үтәүдә уңышлы булган кешене күреп, күңелсезләнмә»,— дип язган (Зәб. 37:7). Давыт бу киңәшен үзе дә кулланган. Ул Йәһвәнең үзен коткарачагына өметләнгән. Шулай ук Йәһвәнең бар биргән бүләкләрен кадерләгән (Зәб. 40:5). Без дә начар уйларга үзебезне йотарга юл бирмәсәк, ә киресенчә, яхшы нәрсәләр турында уйлансак, безгә Йәһвәне көтәргә җиңелрәк булыр.

Йәһвәне данлагыз. 71 нче мәдхияне язучы, күрәсең Давыт, Йәһвә турында болай дигән: «Сине көтүдән арымам, сиңа мактавымны арттырырмын» (Зәб. 71:14). Давыт Йәһвәне ничек данлаган? Ул Аллаһысы турында башкаларга сөйләгән һәм аңа мактау җырлары җырлаган (Зәб. 71:16, 23). Без дә, Давыт кебек, Йәһвәне шатлык белән көтә алабыз. Без хезмәттә, көндәлек сөйләшүләрдә һәм җырларда Йәһвәне данлыйбыз. Киләсе тапкыр Патшалык җырын җырлаганда, сүзләрнең мәгънәсе һәм аларның үзегезне ничек шатлыклы иткәне турында уйланыгыз.

Кардәшләр белән аралашыгыз. Давыт, авырлыклар кичергәндә, Йәһвәгә: «Тугры халкың алдында Исемеңә өмет итәрмен»,— дип әйткән (Зәб. 52:9). Без дә кардәшләр белән аралашсак, бу безне дәртләндерер. Әмма җыелыштагы һәм хезмәттәге аралашу белән генә чикләнмик (Рим. 1:11, 12).

Өметегезне ныгытыгыз. Зәбур 62:5 тә: «Мин дәшмичә Аллаһыны көтәм, чөнки минем өметем аңарда»,— дип әйтелгән. Бу дөнья ахырын уйлаганнан озаграк көтәргә туры килсә, өмет бик мөһим. Безгә ничаклы гына көтәргә туры килмәсен, аның барыбер киләчәгенә инанган булырга кирәк. Без өметебезне Изге Язмаларны өйрәнеп ныгыта алабыз. Мәсәлән, инде үтәлгән пәйгамбәрлекләр, Изге Язмаларны язган кешеләрнең хәбәрләре бер-берсенә каршы килмәгәне һәм Аллаһы Сүзенең Йәһвә турында нәрсә ачканы турында уйланып була (Зәб. 1:2, 3). Шулай ук безгә алга таба да «изге рух җитәкчелеге буенча дога кылырга» кирәк (Яһүд 20, 21). Бу безгә, Аллаһының яңа дөньясын көткән арада, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне саклап калырга булышыр.

Олы яшьтәге бер апа-кардәш Изге Язмаларны укып уйлана. Өстәлендә дарулар тора. Түгәрәкләрдә. 1. Күчмә стендлар белән вәгазьләгәндә ул инвалид коляскасында утырып, бер хатын-кыз белән сөйләшә. 2. Ул кардәшләр белән табигатькә чыккан. 3. Ул дога кыла.

Йәһвә үзен көткәннәрне күзәтә һәм аларга тугры мәхәббәт күрсәтә. Әйдәгез, без дә, Давыт патша кебек, моңа инанган булыйк (Зәб. 33:18, 22). Уңай нәрсәләр турында уйланыгыз, Йәһвәне данлагыз, кардәшләр белән аралашыгыз һәм өметегезне ныгытыгыз. Боларның барысы да сезгә Йәһвәне сабырлык белән көтәргә булышыр.

a Төп нөсхәдә «көтү» дип тәрҗемә ителгән сүз шулай ук «түземсезлек белән көтү» дип бирелергә мөмкин. Бу Йәһвәнең коткаруын түземсезлек белән көтү нормаль нәрсә икәнен күрсәтә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу