Яңа җыелышка ничек ияләшергә?
СЕЗНЕҢ башка җыелышка күчкәнегез бармы? Шулай булса, сез Жан-Ша́рль исемле абый-кардәшнең хисләрен аңлыйсыздыр. Ул болай ди: «Яңа җиргә күченгәндә, сиңа яңа җыелышка да ияләшергә, гаиләдәгеләреңнең рухилыгы турында да кайгыртырга кирәк. Бар җиргә дә өлгерү җиңел түгел». Яңа урында сезгә эш, яшәү урынын табарга, балаларны мәктәпкә урнаштырырга, шулай ук башка климатка, культурага һәм вәгазьләү территориясенә күнегергә туры килергә мөмкин.
Күп кенә кардәшләр башка җыелышка күчә. Мәсәлән, Франция филиалы Никола́ исемле абый-кардәшне хатыны Сели́на белән башка җыелышка билгеләгән. Бу кардәшләр үз хисләрен болай дип сурәтли: «Башта без бик шатландык, әмма соңрак элекке дусларыбызны сагына башладык. Якын дусларны тиз генә табып булмады шул»a. Яңа җыелышка күчү белән бәйле авырлыкларны ничек чишәргә? Берәрсе сезнең җыелышка күчсә, сез аңа ничек ярдәм итә аласыз? Күченү сезгә нинди фатихалар китерергә мөмкин? Ә сез үзегез башкалар өчен ничек фатиха була аласыз?
ДҮРТ ГАМӘЛИ ПРИНЦИП
Йәһвәгә өмет баглагыз
1. Йәһвәгә өмет баглагыз (Зәб. 37:5). Япониядән булган Кадзу́ми исемле апа-кардәш җыелышында 20 ел хезмәт иткән. Әмма иренә бүтән җиргә күченеп эшләргә тәкъдим иткәннәр, шуңа күрә Кадзуми кардәшкә башка җыелышка күчәргә туры килгән. Ул Йәһвәгә таянганын ничек күрсәткән? Кадзуми болай дип әйтә: «Мин, Йәһвәгә күңелемне бушатып, курыкканым, борчылганым, үземне ялгыз хис иткәнем турында сөйләдем. Йәһвәгә дога кылган саен, аның үземә көч бирүен сизә идем».
Сез Йәһвәгә карата ышанычыгызны ничек ныгыта аласыз? Үсемлеккә, үсәр өчен, су һәм файдалы матдәләр кирәк булган кебек, безгә дә, иманыбыз нык булсын өчен, рухи яктан тукланырга кирәк. Өстәрәк искә алынган Никола сүзләре буенча, Йәһвәгә таянырга аңа Ибраһим, Гайсә Мәсих һәм Паул кебек фидакарь хезмәтчеләрнең мисаллары турында өйрәнү булышкан. Сез дә, Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнеп, рухи яктан туклансагыз, авырлыкларыгызны кичереп чыга алырсыз. Моннан тыш, сезнең яңа җыелыштагы кардәшләр белән бүлешерлек рухи энҗеләрегез булыр.
Яңа җыелышны элеккесе белән чагыштырмагыз
2. Яңа җыелышны элеккегесе белән чагыштырмагыз (Вәг. 7:10). Жюль исемле абый-кардәш Бенин иленнән Кушма Штатларга күченгән һәм мондагы культура гел башка булганын күргән. Ул болай ди: «Мин һәрбер очраткан кешегә бөтен тормышымны сөйләргә тиешмен кебек тоела иде». Моңа ияләшмәгәнгә, ул үз-үзенә йомыла башлаган. Әмма, кардәшләр белән яхшырак танышкач, ул үз карашын үзгәрткән. Жюль болай ди: «Кешеләрнең тотышлары төрле булса да, чынлыкта алар, кайда гына яшәмәсен, бер-берсенә бик охшаш. Кешеләрне үзгәртергә тырышыр урынына мин аларны нинди булса, шундый итеп кабул итәргә өйрәндем». А́нна-Ли́за исемле пионер апа-кардәш тә моңа охшаш фикерне белдергән: «Мин барысы да элеккегечә булыр дип көтмәдем. Мин яңа нәрсәләргә өйрәнер өчен күчендем бит».
Өлкәннәр, сез дә, башка җыелышка күченсәгез, аны элеккеге җыелышыгыз белән чагыштырмагыз. Яңа җыелышта нәрсәдер башкача башкарылса да, бу дөрес түгел дигәнне аңлатмый әле. Ниндидер тәкъдимнәр ясар алдыннан, җирле шартлар белән танышу яхшы булыр иде (Вәг. 3:1, 7ә). Кардәшләргә үз карашларыгызны тагар урынына, аларны үрнәгегез белән өйрәтү хәерлерәк (2 Көр. 1:24).
Җыелыш эшләрендә актив катнашыгыз
3. Җыелыш эшләрендә актив катнашыгыз (Флп. 1:27). Күченү күп вакыт һәм көч алса да, беренче көннән үк җыелыш очрашуларына йөри башлау бик мөһим. Мөмкин булса, видеоэлемтә аша гына тоташмагыз, ә Патшалык Залына барырга тырышыгыз. Кардәшләр сезне җыелыш очрашуларында сирәк күрсә я бөтенләй күрмәсә, алар сезгә ничек ярдәм итә алыр соң? Ике кызы белән Көньяк Африканың бер зур шәһәренә күченгән Люси́нда апа-кардәш болай ди: «Дусларым миңа яңа җыелыштагы кардәшләр белән вәгазьләргә, очрашуларда актив булырга киңәш иттеләр. Мин шулай эшләдем дә. Без хәтта үзебездә вәгазь очрашуларын үткәрергә тәкъдим иттек».
Яңа җыелыштагы кардәшләр белән «иңне иңгә терәп» хезмәттәшлек итеп, сез үзегезне дә, башкаларны да ныгытырсыз. Бу мәкаләдә искә алынган Анна-Лиза кардәшкә өлкәннәр һәрбер кардәш белән вәгазьләп алырга киңәш иткән. Нәтиҗәдә, ул болай дигән: «Мин, җыелышка ияләшер өчен, бу иң яхшы ысул икәнен аңладым». Шулай ук кардәшләр белән бергә Патшалык Залын җыештыруда һәм кайгыртуда катнашырга тырышыгыз. Шулай итеп сез яңа җыелышны якын иткәнегезне күрсәтерсез. Җыелыш эшләрендә актив катнашсагыз, озакламый яңа җыелышта да үзегезне гаиләдә булгандай хис итәрсез.
Кардәшләр белән дуслашыгыз
4. Кардәшләр белән дуслашыгыз (2 Көр. 6:11—13). Җыелыш алдыннан һәм җыелыштан соң кардәшләр белән танышыр һәм аралашыр өчен вакыт бүлеп куегыз. Аларның исемнәрен истә калдырырга тырышыгыз. Кардәшләргә җылы мөнәсәбәт күрсәтү, ачык йөзле булу, аларга игътибар бирү сезгә яңа җыелышта күп яхшы дуслар табарга ярдәм итәр.
Әлбәттә, бар кардәшкә шунда ук ошап бетмәскә дә мөмкинсез. Әмма моның турында чиктән тыш борчылмагыз, үзегезне табигый тотыгыз. Кардәшләрне кунакка чакырыгыз. Люсинда болай дип әйтә: «Кунакчыл булырга тырышканга, хәзер безнең күп яхшы дусларыбыз бар».
«БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ... КАБУЛ ИТЕГЕЗ»
Яңа килгән кардәшкә җыелышка килү авыр булырга мөмкин, чөнки күпчелек кеше аңа таныш түгел. Без андый кардәшләргә ничек булыша алабыз? Рәсүл Паул болай дип дәртләндергән: «Мәсих безне кабул иткән кебек, сез дә... бер-берегезне шулай кабул итегез» (Рим. 15:7). Өлкәннәр кардәшләрне җылы кабул итүдә аеруча зур роль уйный. Әмма башкалар да, шул исәптән балалар, яңа килгән кардәшләр белән дуслашып, аларга булыша ала. («Күченгәндә, нинди адымнар ясау мөһим?» дигән рамканы карагыз.)
Яңа килгән кардәшләрне кунакка чакырудан тыш, без аларга гамәли ярдәм дә күрсәтә алабыз. Мәсәлән, бер апа-кардәш үзенең җыелышына күчкән бүтән бер апа-кардәшкә шәһәрне күрсәткән һәм җәмәгать транспортын ничек кулланырга икәнен аңлаткан. Аның вакыт бүлеп куюы һәм игелек күрсәтүе күченгән апа-кардәшне битараф калдырмаган һәм яңа шартларга ияләшергә булышкан.
РУХИ ЯКТАН ҮСӘР ӨЧЕН МӨМКИНЛЕК
Саранча оча башлаганчы берничә тапкыр кабыгын салып ташлый. Безгә дә, образлы итеп әйткәндә, Йәһвәгә хезмәт итүдә «очар» өчен, комачаулый торган куркулардан арынырга кирәк. Никола белән Селина болай дип әйтә: «Күченү ул — рухи яктан үсәр өчен яхшы күнегү, чөнки яңа кешеләргә, яңа шартларга ияләшкәндә, син яхшы сыйфатлар үстерәсең». Ә Жан-Шарль күченү аның гаиләсенә нинди файда китергәне турында болай ди: «Башка җыелышка күченгәч, балаларыбыз рухи үсештән туктамады. Күченүдән соң нибары берничә ай үткәч, кызыбыз атна уртасындагы очрашуда чыгышлар ясый башлады, ә улыбыз суга чумдырылмаган вәгазьче булып китте».
Әйе, күченү, авырлыклардан тыш, күп фатихалар да китерергә мөмкин. Ә әгәр дә сез күченергә теләсәгез (мәсәлән, хезмәтегезне киңәйтер өчен), әмма сезнең андый мөмкинлегегез булмаса, бу сез рухи яктан үсә алмыйсыз дигәнне аңлатамы? Юк, әлбәттә. Ул чакта сез шушы мәкаләдәге киңәшләрне үз җыелышыгызда куллана аласыз. Җыелыш эшләрендә актив катнашып һәм кардәшләр белән хезмәттәшлек итеп, дусларыгыз белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытыгыз һәм яңа дуслар табыгыз. Яңа килгән һәм ярдәмгә мохтаҗ кардәшләргә булышырга тырышыгыз. Кардәшләрегезгә ярату күрсәтеп, сез рухи яктан үсәрсез һәм чын мәсихчеләр булуыгызны расларсыз (Яхъя 13:35). Истә тотыгыз: «андый корбаннар Аллаһыны сөендерә» (Евр. 13:16).
Анна-Лиза болай ди: «Башка җыелышка күчү миңа йөрәгемне кардәшләр өчен киң итеп ачарга мөмкинлек бирде». Ә Кадзуми кардәш башка җыелышка күчү аңа Йәһвә кулын тагы да ачыграк күрергә ярдәм итте дип әйтә. Ә Жюль кардәш болай ди: «Яңа дуслар миңа җыелышка ияләшергә ярдәм итте. Мин җыелышны шулкадәр яраттым ки, аны калдырырга туры килсә, миңа бик кыен булыр». Күргәнебезчә, күп кенә кардәшләр яңа җыелышка ияләшә алган. Һич шикләнмәгез: сезгә күченергә туры килсә, Йәһвә сезне дә ярдәмсез калдырмас.
a Күбрәк киңәшләр табар өчен, «Күзәтү манарасы», 1994 ел, 15 май санында «Как быть проповеднику, когда томит ностальгия» дигән мәкаләне карагыз.