Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w24 август 14-19 б.
  • Гөнаһ кылган кешеләргә Йәһвә карагандай карыйбыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гөнаһ кылган кешеләргә Йәһвә карагандай карыйбыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДА ҖИТДИ ГӨНАҺ КЫЛУ ОЧРАКЛАРЫ НИЧЕК КАРАЛГАН?
  • ҖЫЕЛЫШ ТӘҮБӘ ИТҮЧЕГӘ НИНДИ КАРАШТА БУЛЫРГА ТИЕШ БУЛГАН?
  • ГАДЕЛ ҺӘМ ШӘФКАТЬЛЕ АЛЛАҺЫДАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ
  • Җыелыштан читләштерелгәннәргә ярдәм
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өлкәннәр гөнаһ кылган кешегә ярату белән шәфкатьлелек ничек күрсәтә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Йәһвәнең яратуы нинди фатихалар китерә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w24 август 14-19 б.

33 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

130 ҖЫР Кичерүчән булыгыз

Гөнаһ кылган кешеләргә Йәһвә карагандай карыйбыз

«Берәр кеше гөнаһ кылса, безнең күктәге Атабыз янында ярдәмчебез... бар» (1 ЯХЪЯ 2:1).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Беренче гасырда Көринт шәһәрендә бер мәсихче гөнаһ кыла башлаган. Бу очракның ничек хәл ителгәнен белик.

1. Йәһвә бар кешеләргә дә нәрсәне тели?

ЙӘҺВӘ бар кешеләрне дә ихтыяр иреге белән барлыкка китергән. Көндәлек тормышта карарлар кабул иткәндә, сез бу бүләкне кулланасыз. Йәһвәгә багышлану карары — кеше тормышында була алган иң мөһим карар. Йәһвә һәрбер кешенең үз гаиләсенә кушылуын тели. Ни өчен? Чөнки ул кешеләрне ярата һәм аларның, мәңге яшәп, һәрвакыт үзенең дуслары булуларын тели (Кан. 30:19, 20; Гәл. 6:7, 8).

2. Тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыларга Йәһвәнең карашы нинди? (1 Яхъя 2:1)

2 Әмма Йәһвә беркемне дә үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр итми. Ул һәрбер кешегә нәрсә эшләргә икәнен үзенә сайларга ирек бирә. Кызганычка каршы, кайвакыт хәтта суга чумдырылган мәсихче дә җитди гөнаһ юлына басарга мөмкин. Андый очракларда нинди чаралар күрелә? Тәүбә итмәсә, ул җыелыштан чыгарыла (1 Көр. 5:13). Әмма хәтта шул чакта да назлы күктәге Атабыз дөрес юлдан тайпылган кеше үзенә кире кайтыр дип өметләнә һәм аны шулай эшләргә чакыра да (Зәк. 1:3; Рим. 2:4; Ягък. 4:8). Гөнаһ кылган кешеләрне кичерү мөмкин булсын өчен, Аллаһы хәтта үзенең бердәнбер Улын йолым итеп биргән. (1 Яхъя 2:1 укы.)

3. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Йәһвә гөнаһка һәм гөнаһ кылган кешеләргә үзе караган кебек каравыбызны тели. Бу мәкаләдә без моңа өйрәнербез. Без беренче гасырда җитди гөнаһ кылган мәсихченең очрагына игътибар итәрбез; ул тәүбә иткәч, Паул нинди күрсәтмәләр биргәнен белербез һәм Йәһвәнең гөнаһ кылган мәсихчегә ничек караганын күрербез.

БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДА ҖИТДИ ГӨНАҺ КЫЛУ ОЧРАКЛАРЫ НИЧЕК КАРАЛГАН?

4. Беренче гасырда Көринт шәһәрендә нинди хәл туган? (1 Көринтлеләргә 5:1, 2)

4 1 Көринтлеләргә 5:1, 2 укы. Үзенең өченче вәгазь сәяхәтендә рәсүл Паулга яңа оештырылган Көринт җыелышы турында аяныч хәбәрләр ирешкән. Бу җыелышта бер мәсихче үз әтисенең хатыны белән фәхешлек кылган. Бу хәл шаккатыргыч булган, «хәтта башка халыклар арасында» да андый хәл булмаган. Җыелыштагылар моңа түзем булган һәм чаралар күрергә кирәк дип санамаган. Кайберләре хәтта бу хәл Аллаһының камилсез кешегә карата шәфкатьлелеген чагылдыра дип санагандыр. Чынлыкта исә Йәһвә гөнаһка бармак аша карамый. Бу мәсихченең оятсыз тәртибе җыелышның исеменә тап төшергән һәм башка мәсихчеләргә дә начар йогынты ясый алган. Рәсүл Паул җыелышка нәрсә эшләргә кушкан?

5. Паул җыелыштагыларга нәрсә эшләргә кушкан? Аңлатыгыз. (1 Көринтлеләргә 5:13) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

5 1 Көринтлеләргә 5:13 укы. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, рәсүл Паул үз хатында тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыны җыелыштан чыгарырга күрсәтмә биргән. Тугры мәсихчеләр аның белән «башка аралашмаска» тиеш булган. «Андый кеше белән бергә хәтта ашамагыз да»,— дип өстәгән Паул, чөнки бу кеше белән ашау аның белән аралашуга китерә алган (1 Көр. 5:11). Бу кардәштән читләшү җыелышны аның начар йогынтысыннан яклар иде (1 Көр. 5:5—7). Моннан тыш, бу аңа Йәһвәдән никадәр ераклашканын аңларга һәм, гөнаһына үкенеп, тәүбә итәргә дәртләндерә алыр иде.

Рәсүл Паул төргәккә нәрсәдер язып утыра.

Рәсүл Паул үз хатында тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыны җыелыштан чыгарырга күрсәтмә биргән (5 нче абзацны кара.)


6. Паулның хаты Көринт җыелышына һәм гөнаһ кылган кешегә ничек тәэсир иткән?

6 Көринтлеләргә хат язганнан соң, Паул алар аның сүзләрен кабул иткәнме, юкмы икәнен белергә теләгән. Берникадәр вакыттан соң Титус Көринттән яхшы хәбәрләр алып килгән: андагы кардәшләр Паулның хатын кабул иткән һәм аның күрсәтмәләре буенча эш иткән (2 Көр. 7:6, 7). Моннан тыш, гөнаһ кылган кеше тәүбә иткән һәм кабат Йәһвәнең саф нормалары буенча яши башлаган (2 Көр. 7:8—11). Хәзер Паул аларга нинди җитәкчелек бирер?

ҖЫЕЛЫШ ТӘҮБӘ ИТҮЧЕГӘ НИНДИ КАРАШТА БУЛЫРГА ТИЕШ БУЛГАН?

7. Гөнаһ кылган кешене җыелыштан чыгару нинди яхшы җимешләр китергән? (2 Көринтлеләргә 2:5—8)

7 2 Көринтлеләргә 2:5—8 укы. Рәсүл Паул язганча, гөнаһ кылган кеше өчен җыелыштан алган «шелтә инде җитәрлек» булган. Башка сүзләр белән әйткәндә, җәза бирү үз максатына ирешкән: тәүбәгә килергә булышкан (Евр. 12:11).

8. Паул кардәшләргә алга таба нәрсә эшләргә кушкан?

8 Гөнаһ кылган кешенең тәүбә итүен исәпкә алып, Паул кардәшләргә аны, «ихлас күңелдән кичереп, юатырга» һәм «яратканнарын күрсәтергә» кушкан. Әйе, җыелыштагылар бу кешене коры гына кабул итәргә тиеш булмаган, аларга үз яратуларын шул кешегә сүзләрендә һәм эшләрендә күрсәтергә кирәк булган.

9. Ни өчен кайберәүләргә тәүбә иткән кешене кабул итү авыр була алган?

9 Көринттәге кардәшләрнең кайберләренә тәүбә иткән кешене кире кабул итү авыр булганмы? Изге Язмаларда моның турында бернәрсә дә әйтелми. Шулай да кайберләренә авыр булган дип фаразлап була. Аның тәртибе бит бөтен җыелышның абруен төшергән һәм, бәлки, хәтта аерым кардәшләрне рәнҗеткәндер. Әхлакый сафлыкны саклар өчен бик күп тырышлыклар куйган кайбер кардәшләр, бәлки, азгынлыкка баткан бу кешене шулкадәр җылы кабул итү гаделсез дип санагандыр. (Лүк 15:28—30 белән чагыштыр.) Ни өчен соң җыелыштагыларга бу кешене эчкерсез кабул итү мөһим булган?

10, 11. Өлкәннәр тәүбә иткән кешене кичермәсә, бу нәрсәгә китерә алыр иде?

10 Өлкәннәр тәүбә иткән кешене кире җыелышка кабул итмәсә яисә җыелыштагылар аңа ярату күрсәтмәсә, бу нәрсәгә китерә алыр иде? Аның «кайгыга батып йөрүенә». Бу кеше, аның хәле өметсез дигән нәтиҗәгә килеп, Аллаһы да аны кичерми, шуңа күрә үзгәрүнең мәгънәсе юк дип уйлый алган.

11 Тагы да начаррагы, кардәшләр тәүбә иткән имандашын кичермәсә, бу аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә зыян китерер иде, чөнки шул очракта алар Йәһвәнең шәфкатьлелеген түгел, ә Шайтанның мәрхәмәтсез һәм кырыс мөнәсәбәтен чагылдырыр иде. Асылда, алар Шайтанга бу кешене рухи яктан үтерергә булышкан булыр иде (2 Көр. 2:10, 11; Эфес. 4:27).

12. Җыелыштагылар Йәһвәдән ничек үрнәк ала алган?

12 Шайтаннан түгел, ә Йәһвәдән үрнәк алыр өчен, Көринттәге мәсихчеләргә нәрсә эшләргә кирәк булган? Тәүбә иткән кешегә Йәһвә караган кебек карарга. Аның карашы нинди? Давыт патша болай дигән: «И Йәһвә, син игелекле һәм кичерергә әзер» (Зәб. 86:5). Ә Микай пәйгамбәр болай дип әйткән: «Гөнаһны ярлыкаучы һәм үз мирасы калдыгының җинаятен кичерүче синдәй Аллаһы бармы?» (Мик. 7:18) Ишагыя пәйгамбәр дә болай дип язган: «Явыз кеше үз юлын, усал үз уйларын калдырсын. Ул Йәһвәгә кайтсын, һәм Аллаһы аңа мәрхәмәт күрсәтер, Аллаһыбызга кире килсен, чөнки ул аны ихластан кичерер» (Ишаг. 55:7).

13. Ни өчен тәүбә иткән мәсихчегә җыелышка кире кайтырга рөхсәт ителгән? («Көринттәге җыелыштан чыгарылган мәсихче күпме вакыттан соң кире җыелышка кайткан?» дигән рамканы кара.)

13 Шулай итеп, Көринттәге мәсихчеләргә, Йәһвәдән үрнәк алып, тәүбә иткән кардәшен кире җыелышка кабул итәргә һәм яратуларына ышандырырга кирәк булган. Паулның җитәкчелеге буенча эш итеп, алар «һәрнәрсәдә дә тыңлаучан» булуларын күрсәтә алган (2 Көр. 2:9). Әйе, бу кеше җыелыштан чыгарылганнан бирле бер ел да үтмәгән. Әмма ул тәүбә иткән, шуңа күрә аны җыелышка кайтару белән сузуның мәгънәсе булмаган.

Көринттәге җыелыштан чыгарылган мәсихче күпме вакыттан соң кире җыелышка кайткан?

1 Көринтлеләргә 5 нче бүлектә искә алынган кеше җыелыштан чыгарылганнан соң чагыштырмача кыска вакыт эчендә җыелышка кайткан, күрәсең. Ни өчен андый нәтиҗә ясап була?

Паулның көринтлеләргә үз хатларын кайчан язганына игътибар итик. Беренче хатын ул, күрәсең, өченче вәгазь сәяхәте вакытында, б. э. 55 елының башында язгандыр. Икенче хатын да ул б. э. 55 елының җәе азагында я көзе башында язган, күрәсең.

Паулның беренче һәм икенче хаты арасында күп вакыт үтмәгәнен шулай ук мондый факт та раслый. Беренче хатында Паул ачлыктан интеккән Яһүдиядәге мәсихчеләргә ярдәм итү турында язган. Бу сорау бик мөһим булганга, күрәсең, Паул озакка сузмыйча көринтлеләргә икенче хатын да язган һәм аларга бу сорау турында исләренә төшергән (1 Көр. 16:1; 2 Көр. 9:5).

Беренче гасырда хат алыр өчен озак вакыт көтәргә туры килгән. Шуңа күрә Паул, гөнаһ кылган кешенең тәүбә иткәне турында хәбәрләр алгач, мөмкин кадәр тизрәк җавап язарга тырышкандыр, чөнки аның хаты барып җиткәнче әле озак вакыт үтә алган.

Көринт җыелышындагы мәсихчеләр җыелышка кайтарылган кардәшне җылы сәламли.

Моның барысын исәпкә алып, мондый нәтиҗә ясау акыллы: гөнаһ кылган кешенең җыелыштан чыгарылуыннан алып аның җыелышка кире кайтуына кадәр күп вакыт үтмәгәндер, бәлки бер ел да узмагандыр.

ГАДЕЛ ҺӘМ ШӘФКАТЬЛЕ АЛЛАҺЫДАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

14, 15. Җитди гөнаһ кылу очрагы ничек хәл ителгәненнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (2 Пет. 3:9) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Көринттәге хәлләр безгә «үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган» (Рим. 15:4). Бу очрактан без Йәһвәнең гөнаһка түзем булмаганын күрәбез. Ул, тәүбә итмәгән кешене «жәлләп», аңа үз халкында калырга рөхсәт итәргә кирәк дип санамый. Әйе, Йәһвә шәфкатьле, ләкин ул гөнаһка күз йоммый һәм үз нормаларын төшерми (Яһүд 4). Тәүбә итмәгән кешегә җыелышта калырга рөхсәт иткән булса, бу мәрхәмәтсезлек булыр иде, чөнки шул чакта башкаларга куркыныч янар иде (Гыйб. сүз. 13:20; 1 Көр. 15:33).

15 Шулай да Йәһвә беркемнең дә һәлак ителүен теләми. Ул мөмкин кадәр күбрәк кешене коткарырга тели. Ул фикер йөртү һәм эш итү рәвешен үзгәрткән һәм үзенә кайтырга теләгән кешеләргә шәфкать күрсәтә. (Йәз. 33:11; 2 Петер 3:9 укы.) Менә ни өчен Аллаһы Паул аша Көринттәге тәүбә иткән кешене кичерергә һәм кире кабул итәргә кирәк дигән күрсәтмә биргән дә.

Патшалык Залында апа-кардәш әле генә җыелышка кайтарылган бер апа-кардәшне кочаклый. Башкалар шатланып алар янында басып тора.

Җыелышка кайткан кешене кабул иткәндә, без яратучан, шәфкатьле Аллаһыбыздан үрнәк алабыз (14, 15 нчы абзацны кара.)


16. Көринттә җитди гөнаһ кылу очрагы ничек хәл ителгәне турында уйлану сездә нинди хисләр уята?

16 Көринттә җитди гөнаһ кылу очрагы ничек хәл ителгәненнән без Йәһвәнең яратуын, гаделлеген һәм үзенең тәкъва нормалары буенча эш иткәнен күрәбез (Зәб. 33:5). Әллә бу сезне Йәһвәне тагын да күбрәк данларга дәртләндермиме? Без барыбыз да гөнаһлы, шуңа күрә кичерелүгә мохтаҗ. Ә кичерү Йәһвә биргән йолым нигезендә мөмкин. Бу Аллаһыга рәхмәтле булыр өчен тагын бер сәбәп. Йәһвәнең кешеләрне яратуын һәм аларга иң яхшысын теләгәнен белү бик тә юата һәм рухландыра!

17. Киләсе мәкаләләрдә нәрсә каралачак?

17 Ә бүген берәр мәсихче җитди гөнаһ кылса, андый очраклар ничек карала? Өлкәннәр, Йәһвәнең яратуын чагылдырып, гөнаһ кылган кешегә тәүбә итәргә ничек булыша ала? Берәр кардәш җыелыштан чыгарылганда я кире кайтарылганда, җыелыштагылар моңа ничек карарга тиеш? Бу сораулар алдагы мәкаләләрдә каралачак.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Йәһвә бар кешеләргә нәрсә тели?

  • Паул Көринттәге җыелышка тәүбә итмәгән кешегә карата нинди чаралар күрергә кушкан?

  • Гөнаһ кылган кеше тәүбә иткәч, Паул җыелышка нинди күрсәтмә биргән?

109 ҖЫР Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу