Укучыларның сораулары
Сөләйман төзегән гыйбадәтханәнең өйалдысы никадәр биек булган?
Гыйбадәтханәнең өйалдысы аша руханилар изге урынга кергән. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең 2023 елга кадәр чыккан чыгарылышларында «гыйбадәтханә өйалдысының озынлыгы 20 терсәк иде һәм йортның киңлегенә тиң иде, ә биеклеге 120 иде»,— дип язылган (2 Елъ. 3:4). Башка тәрҗемәләрдә дә аның биеклеге «120 терсәк», ягъни 53 метр, булган дип әйтелә.
Ләкин инглиз телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең 2023 ел чыгарылышында гыйбадәтханә өйалдысының биеклеге 20 терсәк, ягъни 9 метр, дип әйтеләa. Андый үзгәреш ни өчен кертелгән булган?
1 Патшалар 6:3 тә гыйбадәтханә өйалдысының биеклеге турында бернәрсә дә әйтелми. Бу шигырьдә Ирмия гыйбадәтханә өйалдысының киңлеге һәм озынлыгы турында яза, әмма биеклеге турында бернәрсә дә язмый. Киләсе бүлектә ул гыйбадәтханә территориясендә булган нәрсәләрне, мәсәлән «бакыр диңгез» дип аталган зур чанны, 10 арбаны һәм гыйбадәтханә өйалдысы алдына урнаштырылган 2 багананы, нечкәлекләрдә сурәтләп бирә (1 Пат. 7:15—37). Әгәр дә гыйбадәтханә өйалдысы чыннан да 50 дән артык метр булган икән, ни өчен Ирмия моның турында язмаган? Соңрак башка яһүди тарихчылар да гыйбадәтханә өйалдысы гыйбадәтханәдән биегрәк булган дип әйтмәгән.
Галимнәр санаганча, гыйбадәтханә стеналары аның өйалдысының шулкадәр зур биеклегенә чыдый алмас иде. Борынгы манаралар һәм башка биналар, мәсәлән Мисырдагы гыйбадәтханә капкалары, нигездә киң булган һәм өскә таба тараеп барган. Сөләйман төзегән гыйбадәтханә өйалдысының формасы исә башка булган. Галимнәр фаразлавынча, гыйбадәтханә стеналарының калынлыгы 6 терсәктән, ягъни 2,7 метрдан, артык булмаган. Архитектура тарихчысы Те́одор Бу́синк мондый нәтиҗә ясый: «Гыйбадәтханә стенасының калынлыгын исәпкә алсак, өйалдысының биеклеге 120 терсәк була алмаган».
2 Елъязма 3:4, күрәсең, хата белән күчереп язылган булган. Кайбер борынгы кулъязмаларда бу шигырьдә «120 терсәк» дип әйтелсә дә, башка ышанычлы кулъязмаларда, мәсәлән Александрия кодексында (V гасыр) һәм Амвросий кодексында (VI гасыр), «20 терсәк» дип әйтелә. Еврей телендә «йөз» дигән сан һәм «терсәк» дигән сүз бик охшаш булганга, күчереп язучының бу сүзләрне хата белән язуы бик тә ихтимал. Шуңа күрә 20 урынына 120 килеп чыккан.
Әлбәттә, без Сөләйман төзегән гыйбадәтханәне дөрес итеп сурәтләргә телибез. Әмма бу гыйбадәтханә Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсенең прообразы булганын аңлау тагын да мөһимрәк. Без Йәһвәгә бу рухи гыйбадәтханәдә үзенә табынырга чакырганы өчен бик тә рәхмәтле! (Евр. 9:11—14; Ачыл. 3:12; 7:9—17)
a Бу шигырьгә кагылышлы искәрмәдә болай дип әйтелә: «Кайбер борынгы кулъязмаларда — „120“, ә башка кулъязмаларда һәм тәрҗемәләрдә „20 терсәк“ диелә».