Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w24 декабрь 14-19 б.
  • Ата-аналар, балаларыгызга иманнарын ныгытырга булышыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ата-аналар, балаларыгызга иманнарын ныгытырга булышыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БАЛАГЫЗГА ХАКЫЙКАТЬТӘ ТӨПЛӘНЕРГӘ БУЛЫШЫГЫЗ
  • БАЛАГЫЗНЫ ЙӘҺВӘНЕҢ НОРМАЛАРЫН КАДЕРЛӘРГӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ
  • БАЛАГЫЗГА ҮЗ КАРАШЛАРЫН ЯКЛАРГА БУЛЫШЫГЫЗ
  • БАЛАГЫЗНЫҢ ИМАНЫН АЛГА ТАБА ДА НЫГЫТЫГЫЗ
  • Кайгырган балага ничек булышырга?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Изге Язмалардагы принципларны кулланып, балаларыгызга уңышлы булырга ярдәм итегез
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w24 декабрь 14-19 б.

50 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

135 ҖЫР «Улым, зирәк бул»

Ата-аналар, балаларыгызга иманнарын ныгытырга булышыгыз

«Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белегез» (РИМ. 12:2).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Ата-аналар үз балалары белән аралашу сыйфатын ничек яхшырта ала? Алар балаларының Аллаһыга һәм Изге Язмаларга иманнарын ничек ныгыта ала? Моның турында белегез.

1, 2. Бала карашларыбыз турында сораулар бирсә, әти-әнисе моңа ничек карарга тиеш?

СЕЗ әти я әни булсагыз, мөгаен, шуның белән килешерсез: бала үстерү, тулы вакытлы эш кебек, күп көч һәм вакыт ала. Үз балаларыгызны яратканга, сез аларда иман үстерергә тырышасыз. Һичшиксез, сез эчкерсез мактауга лаек! (Кан. 6:6, 7) Ләкин, балагыз үсә барганга, аның төрле сораулары туадыр; мәсәлән, ул: «Изге Язмалардагы нормалар чыннан да дөресме?» — дип сорарга мөмкин.

2 Балагызның сорауларын ишеткәч, сез борчыла башларга һәм аның иманы какшый дип уйларга мөмкин. Ләкин шундый нәтиҗә ясарга ашыкмагыз һәм курыкмагыз, чөнки, балагызның шәхси карашлары формалашсын өчен, ул сораулар бирергә тиеш! (1 Көр. 13:11) Балагызның сораулары — аны уйланырга өйрәтү өчен яхшы мөмкинлек.

3. Без бу мәкаләдән нәрсә белербез?

3 Бу мәкаләдә без ата-аналарның үз балаларын 1) Изге Язмаларга һәм Аллаһыга иманнарын үстерергә, 2) Изге Язмалар нормаларын кадерләргә һәм 3) үз карашларын якларга ничек өйрәтә алганнарын белербез. Без балаларның сораулар бирүе начар түгел икәнен күрербез. Без шулай ук, балаларыбызның иманын ныгытыр өчен, мөмкинлекләр булдырырга өйрәнербез.

БАЛАГЫЗГА ХАКЫЙКАТЬТӘ ТӨПЛӘНЕРГӘ БУЛЫШЫГЫЗ

4. Балагызның нинди сораулары туарга мөмкин һәм ни өчен?

4 Бер кеше дә Аллаһыга иман белән тумый. Шуны ук балагыз турында да әйтеп була. Аллаһыга иман нәсел буенча күчми шул. Шуңа күрә балагызның мондый сораулары туарга мөмкин: «Аллаһы чыннан да бармы? Ни өчен Изге Язмаларга ышанып була?» Балагызның бу сорауларны бирүе начар түгел, чөнки Изге Язмалар безне «акылыбызны кулланырга» һәм «һәр нәрсәнең дөрес булуын тикшерергә» дәртләндерә (Рим. 12:1; 1 Тис. 5:21). Балагызга үз иманын ныгытырга булышыр өчен, астагы киңәшләргә игътибар итегез.

5. Үз балаларына Изге Язмаларга иман үстерергә булышыр өчен, ата-аналар нәрсә эшли ала? (Римлыларга 12:2)

5 Балагызны өйрәнү коралларын кулланырга дәртләндерегез. (Римлыларга 12:2 укы.) Балагыз сораулар биргәндә, аны «Күзәтү манарасы басмалары индексы» (рус) яисә «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» кебек өйрәнү коралларын кулланырга өйрәтегез. Шулай ук сайтыбызда да күп материал бар. Андый тикшерү балагызга Изге Язмаларны «Аллаһы сүзе итеп кабул итәргә» булышыр (1 Тис. 2:13). Мәсәлән, балагыз сайтыбызда борынгы Нинәвә шәһәре турында укысын. Элек тәнкыйтьчеләр бу шәһәр беркайчан да булмаган дип әйткән. Ләкин 1850 елларда бу шәһәрнең хәрабәләре табылган һәм шулай итеп Изге Язмаларның дөреслеге расланган булган (Саф. 2:13—15). «Күзәтү манарасы» 2021 ел, ноябрь чыгарылышында, «Сез беләсезме?» дигән мәкаләдә дә Нинәвә шәһәре турында мәгълүмат бар. Басмаларыбызда әйтелгәнне энциклопедияләр һәм башка абруйлы чыганакларда әйтелгәннәр белән чагыштыру балагызның Изге Язмаларга иманын ныгыта ала.

6. Үз балаларын уйланырга дәртләндерер өчен, ата-аналар нәрсә эшли ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Балагызга дәлилләр табарга булышыгыз. Ата-аналар, балаларыгызга Аллаһы һәм Изге Язмалар турында сөйләшергә кызыклы булсын өчен, шартлар булдырырга тырышыгыз. Мәсәлән, алар белән ботаника бакчасына, берәр музейга, шул исәптән виртуаль музейга яки Бәйтелдәге күргәзмәгә барып кайтыгыз. Тарихи вакыйгалар белән табылдыклар Изге Язмаларның төгәл булуын ничек раслаганын аңлатыгыз. Мәсәлән, балагыз Моаб ташының нәрсә икәнен беләме? Якынча 3 000 ел элек бу ташка уеп язылган текстта Аллаһының исеме очрый һәм Моаб патшасы Мешаның Исраилгә каршы баш күтәргәне турында әйтелә. Бу Изге Язмалардагы хәбәрне раслый (2 Пат. 3:4, 5). Хәзер бу таш Париждагы Лувр музеенда саклана, ә аның копиясе Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә, «Изге Язмалар һәм Аллаһының исеме» дигән музейда бар. Балагыз Изге Язмаларның төгәл, ышанычлы булуын үз күзләре белән күрсә, аның иманы, һичшиксез, бик ныгыр. (2 Елъязма 9:6 белән чагыштыр.)

Әти кеше үзенең яшүсмер кызы белән компьютерда бер музейның сайтын карый.

Музей экспонатларына игътибар итеп, балаларыгызны уйланырга дәртләндерегез (6 нчы абзацны кара.)


7, 8. а) Без табигатьтә нәрсә күрәбез? Мисаллар китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Нәрсә турында уйлану балагызның Барлыкка Китерүчегә иманын ныгыта ала?

7 Балагызны табигать турында уйланырга дәртләндерегез. Табигатькә чыкканда я бакчада эшләгәндә, балагызның игътибарын табигать бизәкләренә юнәлтегез. Ни өчен алар игътибарга лаек? Чөнки аларда Барлыкка Китерүченең иҗаты күренә. Мәсәлән, спираль формасындагы нәрсәләргә игътибар итеп була. Спираль структураларны өйрәнгәндә, математика белән бәйләнешне күрәсең. Нико́ла Фаме́ли исемле биофизик аңлатканча, гадәттә, спиральләрнең саны Фибона́ччи саннарына туры килә. Спираль структураны, мәсәлән, галактикаларда, наутилус кабырчыгында, кайбер үсемлекләрнең яфракларында һәм көнбагышта күреп булаa.

8 Мәктәптә балагыз табигатьтәге законнар турында күбрәк белер. Мәсәлән, ул фрактал дип аталган структура белән танышыр. Аны кар бөртекләрендә һәм башка иҗади эшләрдә күреп була. Андый структуралар булдырган табигать законнарын кем барлыкка китергән? Моның турында уйланса, балагызның Барлыкка Китерүчегә иманы үсә барыр (Евр. 3:4). Өстәвенә, сез аңа мондый сорау бирә аласыз: «Безне Аллаһы барлыкка китергән икән, әллә аның киңәшләре безне бәхетле итмәсме?» Аннары Аллаһының җитәкчелеген Изге Язмаларда табып булганы турында әйтә аласыз.

Табигатьтә очрый торган спираль структуралар. 1. Галактика. 2. Наутилус кабырчыгы. 3. Үсемлекнең яфраклары. 4. Көнбагыш.

NASA, ESA, and the Hubble Heritage (STScl/AURA)-ESA/Hubble Collaboration

Табигать законнарын кем барлыкка китергән? (7, 8 нче абзацны кара.)


БАЛАГЫЗНЫ ЙӘҺВӘНЕҢ НОРМАЛАРЫН КАДЕРЛӘРГӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ

9. Ни өчен бала Изге Язмалардагы нормаларны шик астына куярга мөмкин?

9 Балагыз Изге Язмалар нормаларыннан шикләнә башласа, моның сәбәбен аңларга тырышыгыз. Ул чыннан да Аллаһы нормаларын кире кагамы? Я аңа үз карашларын аңлату гына авырмы? Сәбәбе нинди генә булмасын, моны игътибарсыз калдырмагыз, ә алга таба да аңа Аллаһы нормаларының кадерен белергә ярдәм итегез. Моның өчен «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапны өйрәнегезb.

10. Балагыз күзендә Йәһвә Дус булсын өчен, нәрсә эшләп була?

10 Балагызны Йәһвәне дус буларак күрергә өйрәтегез. Балагыз белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, аның чыннан да нәрсә уйлаганын аңларга тырышыгыз (Гыйб. сүз. 20:5). Бу яктан «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапта китерелгән сораулар белән мисаллар ярдәм итәр. Мәсәлән, 8 нче дәрестә Йәһвә куркынычлардан кисәтә торган яхшы дус белән чагыштырыла. 1 Яхъя 5:3 турында фикер алышканнан соң, балагыздан болай дип сорагыз: «Йәһвә — кайгыртучан Дустыбыз икән, без аның киңәшләренә ничек карарга тиеш?» Бу гади сорау балагызга Аллаһының әмерләрендә аның яратуын күрергә булышыр (Ишаг. 48:17, 18).

11. Сез балагызны Изге Язмалардагы принципларны кадерләргә ничек өйрәтә аласыз? (Гыйбрәтле сүзләр 2:10, 11)

11 Изге Язмалардагы принципларны куллану тормышыбызны ничек яхшыртканын аңлатыгыз. Изге Язмаларны я көндәлек шигырьне бергә укыганда, Аллаһы киңәшләрен куллану гаиләгезгә нинди файда китергәне турында фикер алышыгыз. Мәсәлән, намуслы һәм тырыш булуның уңай якларын искәртеп була (Евр. 13:18). Шулай ук Аллаһының принциплары безне физик һәм эмоциональ яктан яклаганы турында фикер алышып була (Гыйб. сүз. 14:29, 30). Андый сөйләшүләр балагызда Аллаһы Сүзе буенча яшәү теләген үстерер. (Гыйбрәтле сүзләр 2:10, 11 укы.)

12. Стив үз улына Изге Язмалардагы принципларның файдасын күрергә ничек булыша?

12 Франциядә яшәүче Стив хатыны белән бергә Итан исемле яшүсмер улларын Йәһвәнең кануннарында аның яратуын күрергә өйрәтә. Ул болай ди: «Без аңа мондыйрак сораулар бирәбез: „Ни өчен Йәһвә бу принцип буенча эш итүебезне тели? Бу аның яратуын ничек чагылдыра? Аның нормалары буенча эш итмәсәк, нәтиҗәсе нинди булыр?“» Мондый фикер алышулар Итанга Йәһвәнең киңәшләренә колак салырга булышкан. Стив болай дип өсти: «Изге Язмалардагы зирәклек кеше зирәклегеннән күпкә өстенрәк. Безнең максатыбыз — Итанга моны аңларга булышу».

13. Баланы Аллаһы принципларын кулланырга ничек өйрәтеп була?

13 Балагызны Аллаһы принципларын тормышында кулланырга өйрәтегез. Әйтик, мәктәптә балагызга берәр әсәр укырга куштылар, ди. Бу әсәрдә әхлаксыз һәм ачуга бирелеп эш иткән кеше яхшы персонаж итеп күрсәтелергә мөмкин. Ул чакта балагызны бу персонажга Изге Язмалар принциплары яктылыгында карарга дәртләндерегез (Гыйб. сүз. 22:24, 25; 1 Көр. 15:33; Флп. 4:8). Аннан соң дәрестә бу әсәр каралганда, аңа үз укытучысына һәм сыйныфташларына шаһитлек бирү җиңелрәк булачак.

БАЛАГЫЗГА ҮЗ КАРАШЛАРЫН ЯКЛАРГА БУЛЫШЫГЫЗ

14. Нинди тема яшь кардәшләребезне куркыта ала һәм ни өчен?

14 Кайвакыт яшь кардәшләребез үз карашларын яклый алмас дип курка. Мәсәлән, дәресләрдә эволюция теориясе турында сүз барганда, алар аеруча борчылырга мөмкин. Ни өчен? Чөнки укытучылар бу теорияне инде расланган факт итеп күрсәтә. Ата-аналар, сез балаларыгызга үз карашларын кыюлык белән якларга булыша аласыз.

15. Яшь кардәшкә үз карашларында нык торырга нәрсә ярдәм итәр?

15 Балагызга үз карашларында нык торырга булышыгыз. Балагыз шуны аңларга тиеш: Барлыкка Китерүчегә ышануы аркасында аңа ояласы юк (2 Тим. 1:8). Хәтта күп кенә галимнәр дә бит тормышның очраклы рәвештә, үзеннән-үзе барлыкка килүенә ышанмый. Тормышның катлаулы формаларында алар Барлыкка Китерүченең кулын күрә һәм эволюция теориясен кире кага. Балагызны башка кардәшләрдән ни өчен Барлыкка Китерүчегә ышанганнары турында белешергә дәртләндерегезc.

16. Ата-аналар балаларын үз иманнарын яклауга ничек әзерли ала? (1 Петер 3:15) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Балагызны үз иманын яклауга әзерләгез. (1 Петер 3:15 укы.) Сайтыбызда «Яшьләрнең сораулары. Барлыкка китерүме я эволюцияме?» дигән мәкаләләр бар. Аларны бергә карап чыгу файдалы булыр. Аннан соң балагыздан кайсы дәлил аңа аеруча ошады һәм кайсысын башкалар белән аралашканда кулланып була дип сорагыз. Балагыз шуны аңласын: аңа сыйныфташлары белән бәхәскә керергә кирәкми. Берәрсе бу темага сөйләшергә теләсә, гади һәм логикага ятышлы мисаллар китереп, үз карашыңны аңлатырга гына кирәк. Мәсәлән, берәрсе: «Мин күргән нәрсәләргә генә ышанам, ә Аллаһыны күргәнем юк»,— дип әйтсә, балагыз болай дип җавап кайтара ала: «Әйтик, син урманда, беркем дә яшәмәгән җирдә кое күрәсең, ди. Син бу коены берәрсе казыган дип уйларсың, мөгаен. Әгәр кое үзеннән-үзе барлыкка килә алмаган икән, гаҗәеп Галәмебез турында нәрсә әйтеп була?»

Гади һәм логикага ятышлы мисаллар китереп, сыйныфташларыңа үз карашыңны аңлатырга өйрән (16, 17 нче абзацны караd.)


17. Ата-аналар үз балаларын вәгазьләргә ничек дәртләндерә ала?

17 Балагызны үз белемнәре белән бүлешергә дәртләндерегез (Рим. 10:10). Мондый мисал турында уйланыйк: музыкаль инструментта уйнарга өйрәнгән кеше башта гади көйләр уйный. Соңрак ул катлаулырак көйләргә күчә. Нәкъ шулай яшь кардәшебез дә, үз карашлары белән уртаклашканда, башта гади кереш сүзләр куллана ала. Мәсәлән, болай дип әйтеп була: «Син белә идеңме, еш кына инженерлар идеяләрне табигатьтән ала. Теләсәң, мин сиңа моның турында бер видео күрсәтә алам». «Иҗади эшләр» дигән сериядән берәр видеоролик күрсәтеп, болай дип дәвам итеп була: «Әгәр табигатьтән „копия“ ясаган галимнәр мактауга лаек икән, табигатьтәге „оригинал“ өчен кем мактауга лаек?» Бу гади сораулар кешедә кызыксыну уята ала.

БАЛАГЫЗНЫҢ ИМАНЫН АЛГА ТАБА ДА НЫГЫТЫГЫЗ

18. Ата-аналар, үз балаларының иманнарын ныгытыр өчен, алга таба да нәрсә эшли ала?

18 Без Йәһвәгә иман итмәгән дөньяда яшибез (2 Пет. 3:3). Шуңа күрә, ата-аналар, үз балаларыгызда Аллаһы Сүзенә һәм аның нормаларына карата хөрмәт үстерегез һәм аларны шәхси өйрәнү үткәрергә дәртләндерегез. Йәһвәнең иҗади эшләренә игътибар итеп, балаларыгызны уйланырга өйрәтегез. Аларга, инде үтәлгән пәйгамбәрлекләрне өйрәнеп, үз иманнарын ныгытырга булышыгыз. Иң мөһиме, балагыз белән бергә һәм аның өчен дога кылыгыз. Һәм бер дә шикләнмәгез: Йәһвә тырышлыкларыгызны фатихалаячак (2 Елъ. 15:7).

АТА-АНАЛАР ҮЗ БАЛАЛАРЫНА...

  • Изге Язмаларга һәм Аллаһыга нык иман үстерергә ничек булыша ала?

  • Аллаһының нормаларын кадерләргә ничек ярдәм итә ала?

  • үз карашларын якларга ничек булыша ала?

133 ҖЫР Яшьлегеңдә Йәһвәгә хезмәт ит

a Күбрәк белер өчен, jw.org сайтында «Аллаһының искиткеч иҗади эшләре аңа дан китерә. Бизәкле табигать» дигән роликны кара.

b Әгәр балагыз белән «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапны инде өйрәнеп чыккан булсагыз, барыбер аның белән 3 нче һәм 4 нче кисәктән кайбер дәресләрне кабатлагыз.

c «Уяныгыз!» 2006 ел, сентябрь санында «Почему мы верим в Творца» дигән мәкаләне һәм «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» дигән брошюраны карагыз. Өстәвенә, jw.org сайтында «Тормышның барлыкка килүенә караш» дигән рубрикадан роликларны карап була.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Яшь кардәшебез дроннар белән кызыксынган сыйныфташына «Иҗади эшләр» дигән рубрикадагы видео күрсәтә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу