Сугышларга карамастан, җан тынычлыгы табып була
Элек хәрби хезмәттә катнашкан Гари исемле ир кеше болай дип сөйли: «Изге Язмаларны өйрәнә башлаганчы, мин ни өчен дөньяда шулкадәр күп гаделсезлек, мәрхәмәтсезлек һәм газаплар бар дип аптырый идем. Әмма Йәһвә Аллаһының бар җирдә тынычлык урнаштырачагын белгәч, мин җан тынычлыгына ия булдым».
Изге Язмалар башка кешеләргә дә булышкан. Әйдәгез, кайбер мисалларны карап чыгыйк.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА БОЛАЙ ДИЕЛӘ: «И Йәһвә, син игелекле һәм кичерергә әзер» (Зәбур 86:5).
БУ СҮЗЛӘР НИЧЕК БУЛЫША? «Бу шигырь мине Йәһвәнең мәрхәмәтле булуына ышандыра. Мин беләм: Аллаһы мине элек сугышта катнашканым өчен кичерә» (Уилмар, Колумбия).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА БОЛАЙ ДИЕЛӘ: «Мин яңа күкләр һәм яңа җир барлыкка китерәм, элекке нәрсәләр инде искә төшмәс һәм күңелгә дә килмәс» (Ишагыя 65:17).
БУ СҮЗЛӘР НИЧЕК БУЛЫША? «Сугышта күргән нәрсәләр аркасында мин депрессиядән интегәм һәм эмоциональ авырлыклар кичерәм. Бу шигырь мине тиздән Йәһвә үземне тынычлык урлый торган уйлардан һәм куркыныч төшләрдән азат итәчәгенә ышандыра. Алар мәңгегә онытылачак. Нинди искиткеч өмет!» (Зафира, АКШ)
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА БОЛАЙ ДИЕЛӘ: «Аның көннәрендә тәкъвалар гөрләп чәчәк атар, һәм ай юк булганчыга кадәр бөтен җир йөзендә тынычлык хөкем сөрер» (Зәбур 72:7).
БУ СҮЗЛӘР НИЧЕК БУЛЫША? «Мин еш кына бу сүзләр турында уйланам. Озакламый сугыш дәһшәте үткәндә калачак, һәм безгә якыннарыбызның иминлеге турында борчылырга кирәк булмаячак» (Александра, Украина).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА БОЛАЙ ДИЕЛӘ: «Синең үлеләрең яшәр. [...] Җир куенында ятучылар, уяныгыз һәм шатланып кычкырыгыз!» (Ишагыя 26:19)
БУ СҮЗЛӘР НИЧЕК БУЛЫША? «Бар туганнарым диярлек тутси халкына каршы күтәрелгән геноцид вакытында үтерелде. Әмма бу шигырь миңа алар белән яңадан күрешәчәгемә өмет бирә. Якыннарым үледән терелтелгәч, мин аларның шатланып көлүләрен ишетәчәкмен. Бу вакытны зарыгып көтәм» (Мари, Руанда).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА БОЛАЙ ДИЕЛӘ: «Тагын бераздан явызлар инде юк булачак... Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:10, 11).
БУ СҮЗЛӘР НИЧЕК БУЛЫША? «Сугыш тәмамланса да, гаделсезлек һәм явыз кешеләр барыбер кала. Әмма бу шигырьләр мине аеруча юата. Йәһвә бар нәрсәне күрә һәм минем хәлемне аңлый. Ул озакламый бар газаплар бетәчәк һәм онытылачак дип вәгъдә итә» (Далер, Таҗикстан).
Өстә китерелгән фикерләрне әйтүче кешеләр — Йәһвә Шаһитләре. Аларга һәм миллионлаган имандашларына Изге Язмалар җан тынычлыгы табарга булышкан. Алар төрле раса, милләт кешеләренә карата нәфрәт хисеннән арынган һәм бар кешеләрне дә яратырга өйрәнгән (Эфеслеләргә 4:31, 32). Йәһвә Шаһитләре сәясәт белән бәйле сорауларда нейтралитет саклый һәм конфликтларда катнашмый (Яхъя 18:36).
Йәһвә Шаһитләре — зур халыкара гаилә. Алар бер-берсенә ярдәм күрсәтеп яши (Яхъя 13:35). Инде искә алынган Александра үзенең апасы белән сугыш аркасында башка илгә качарга мәҗбүр булган. Ул болай ди: «Илнең чиген үткәч үк, безне җирле кардәшләр каршы алды. Алар безгә яңа шартларга ияләшергә булышты».
Без сезне Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына чакырабыз. Анда сез ничек инде хәзер җан тынычлыгы табарга икәнен һәм киләчәктә тыныч яңа дөнья турындагы пәйгамбәрлекнең ничек үтәләчәген белерсез. Яшәү урыныгызга якынрак үткән очрашулар турында белер өчен, jw.org сайтына керегез. Анда сез шулай ук берәр Йәһвә Шаһитенең үзегез белән «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән басма буенча интерактив курс үткәрүен сорый аласыз.