Ничек чын дус булырга?
СЕЗНЕҢ берәр кайчан: «Авырлыкларым белән икәүдән-икән калдым»,— дип уйлаганыгыз булдымы? Без «аеруча авыр вакытларда» яшибез, шуңа күрә кайчак үзебезне күңелсез һәм ялгыз хис итәбез (2 Тим. 3:1). Әмма авырлыкларга очраганда, без ялгызы түгел, чөнки безнең дусларыбыз бар. Изге Язмаларда чын дуска «бәхетсезлеккә очраганда... кардәшеңә таянгандай таянып була» дип әйтелгән (Гыйб. сүз. 17:17).
ЧЫН ДУСЛАР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?
Сак астында утырса да, рәсүл Паул дуслары ярдәмендә хезмәтен башкара алган
Паул үзе белән бергә сәяхәт иткән дусларының ярдәмен бик кадерләгән (Көл. 4:7—11). Римда тоткын булганда, ул башкара алмаган эшләрне алар башкарган. Мәсәлән, Ипафрадит Филипиялеләр биргән нәрсәләрне Паулга алып килгән (Флп. 4:18). Тухик Паулның хатларын җыелышларга җиткергән. Әйе, өйдә сак астында утырса да, төрмәдә булса да, Паул дуслары ярдәмендә үз хезмәтен башкара алган. Ә без ничек чын дус була алабыз?
Бүген дә чын дусларсыз булмый. Испаниядә гомуми пионер булып хезмәт итүче Элисабе́т исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Аның әнисендә ракның соңгы стадиясе булуы ачыклангач, бер дусты аңа бу авыр вакытта терәк булган. Ул Элисабетка дәртләндергеч электрон хәбәрләр җибәреп торган. «Дустымның хәбәрләре миңа көч өстәп торды, һәм мин үземне ялгыз хис итмәдем»,— дип әйтә Элисабет (Гыйб. сүз. 18:24).
Кардәшләр белән бергә рухи эшләрдә катнашу дуслыгыбызны ныгыта. Мәсәлән, олы яшьтәге кардәшләр белән хезмәткә чыгып я, машинабыз булса, аларны җыелыш очрашуларына алып була. Шулай эшләү аларга да, безгә дә шатлык китерер (Рим. 1:12). Әмма кайбер кардәшләр өйләреннән гел дә чыга алмый. Ә алар өчен без ничек чын дус була алабыз?
ӨЙЛӘРЕННӘН ЧЫГА АЛМАГАННАРГА ЧЫН ДУС БУЛЫГЫЗ
Кайберәүләр сәламәтлек я башка җитди сәбәпләр аркасында Патшалык Залына килә алмый. Дэвид исемле абый-кардәш мисалына игътибар итик. Аңарда лимфома чире табылган, һәм ул ярты ел чамасы химиотерапия алган. Дәваланган чакта ул хатыны Лидия белән очрашуларга видеоэлемтә аша тоташкан.
Кардәшләр аларга ничек ярдәм иткән? Һәрбер җыелыш очрашуыннан соң, Патшалык Залында булган кардәшләрнең кайберләре Дэвид һәм Лидия белән видеоэлемтә аша аралашкан. Өстәвенә кардәшләр Дэвид белән Лидиягә комментарийлары өчен рәхмәт сүзләрен язган. Моның ярдәмендә бу гаилә имандашларның яратуларын сизгән.
Өйдән чыга алмаган кардәшләр белән вәгазьләргә тырышыгыз
Өйдән чыга алмаган кардәшләр белән вәгазьләү бик мөһим. Бу аларга үзләрен ялгыз хис итмәскә булыша. Дөресен генә әйткәндә, алар белән вәгазьләр өчен таулар күчерәсе юк (Гыйб. сүз. 3:27). Мәсәлән, алар белән хатлар язып я телефон буенча вәгазьләп була. Шулай ук өйдән чыга алмаган кардәшләр вәгазь очрашуына видеоэлемтә аша кушыла ала. Дэвид белән Лидия дә андый мөмкинлек өчен бик рәхмәтле. Дэвид болай ди: «Кардәшләр белән кыскача вәгазьгә әзерләнү һәм дога кылу көчле рухи дәрт бирә». Өстәвенә, урынлы булса, өйрәнүчегезне өйдән чыга алмаган кардәшкә чакырыгыз. Бу шул кардәшкә өйрәнүдә катнашырга мөмкинлек бирер.
Өйдән чыга алмаган кардәшләр белән хезмәттәшлек иткәндә һәм аларның күркәм сыйфатларын күргәндә, без аларга тагы да күбрәк тартыла башлыйбыз. Мәсәлән, кайберләре Аллаһы Сүзен оста куллана һәм кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәтә. Моны күреп, сокланмый булмый. Өстәвенә, кардәшләргә рухи эшләрдә катнашырга булышканда, сез күп яңа дуслар табарсыз, мөгаен (2 Көр. 6:13).
Паул янына Титус кардәш килгәч һәм аңа булышкач, Паул үзе әйткәнчә, бу аны бик ныгыткан (2 Көр. 7:5—7). Без дә кардәшләрне сүзләребез белән юатудан тыш, алар белән вакыт үткәрә һәм гамәли ярдәм күрсәтә алабыз. Бу да аларны бик юатыр (1 Яхъя 3:18).
ЭЗӘРЛЕКЛӘҮЛӘР ВАКЫТЫНДА ЧЫН ДУС БУЛЫГЫЗ
Россиядәге кардәшләр бер-берсенә булышуда искиткеч үрнәк күрсәтә. Моны Сергей белән Татьяна мисалы раслый. Фатирларында тентү үткәрелгәннән соң, аларны сорау алуга алып киткәннәр. Татьянаны беренче булып җибәргәннәр. Сергей болай дип сөйли: «Хатыным өйгә кайткач, аның янына бер апа-кардәш килеп җиткән. Әлбәттә, бу аңардан зур кыюлык таләп иткән. Аннан соң безгә дусларыбыз килде һәм тентүдән соң өйне җыештырырга булышты».
Сергей болай дип өсти: «Гыйбрәтле сүзләр 17:17 миңа һәрвакыт ошый иде. Анда: „Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була“,— дип әйтелә. Эзәрлекләүләр вакытында ярдәмгә мохтаҗ булганда, мин бу сүзләрнең дөреслегенә аеруча инандым. Йәһвә биргән кыю дусларым миңа таяныч булды»a.
Авырлыклар кичергәндә дусларсыз булмый, ә киләчәктә, бөек афәт вакытында, без дусларның ярдәменә аеруча мохтаҗ булырбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, чын дуслар табырга тырышыйк һәм алар белән дуслыгыбызны ныгытып торыйк (1 Пет. 4:7, 8).
a Безнең сайтта «Иегова подарил им бесстрашных друзей» дигән мәкаләне карагыз.