10 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
31 ҖЫР Аллаһы белән йөр
Йәһвә һәм Гайсә кебек фикер йөртегез
«Мәсих кеше булып яшәгәндә газап кичергән икән, сез дә шундый ук фикер йөртү рәвеше белән коралланыгыз» (1 ПЕТ. 4:1).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Рәсүл Петер Гайсә кебек фикер йөртергә өйрәнгән. Без дә моңа өйрәнә алабыз.
1, 2. Без Йәһвәне ничек яратырга тиеш һәм Гайсә үз Атасын бөтен акылы белән яратканын ничек күрсәткән?
«ЙӘҺВӘ Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен кодрәтең һәм бөтен акылың белән ярат» (Лүк 10:27). Гайсә әйтүенчә, Муса канунындагы бу әмер иң мөһиме булган. Күргәнебезчә, без Йәһвәне бөтен йөрәгебез белән яратырга тиеш. Бу теләкләребезне һәм хисләребезне үз эченә ала. Шулай ук безгә Аллаһыны бөтен җаныбыз һәм көчебез белән яратырга кирәк. Әмма Аллаһыны бөтен акылыбыз белән ярату да мөһим. Моның өчен безгә Йәһвә кебек фикер йөртергә тырышырга кирәк. Әлбәттә, без Йәһвәнең фикер йөртүенә тулысынча төшенә алмыйбыз. Ләкин безнең Гайсә үрнәге бар. Ул Йәһвәнең камил чагылышы булган. Шуңа күрә аның үрнәге турында уйлансак, Йәһвәнең ничек фикер йөрткәнен яхшырак аңларбыз (1 Көр. 2:16).
2 Гайсә Йәһвәне бөтен акылы белән яраткан. Ул аның ихтыярын яхшы аңлаган һәм аны үтәргә тәвәккәл булган. Моның өчен газап чигәргә туры килсә дә, Аллаһыны сөендереп яшәү Гайсәнең тормышында иң мөһиме булган.
3. Рәсүл Петернең нинди гаҗәеп мөмкинлеге булган һәм ул кардәшләрен нәрсәгә дәртләндергән? (1 Петер 4:1)
3 Рәсүл Петернең Гайсә белән вакыт үткәрергә һәм аның ничек фикер йөрткәнен белергә гаҗәеп мөмкинлеге булган. Үзенең хатында Петер кардәшләрен, Гайсәдән үрнәк алып, «шундый ук фикер йөртү рәвеше белән коралланырга» дәртләндергән. (1 Петер 4:1 укы.) Күргәнебезчә, Петер хәрби термин кулланган. Без Гайсә кебек фикер йөртергә өйрәнсәк, образлы итеп әйткәндә, кулыбызда корал булыр һәм без гөнаһлы теләкләребезгә һәм Шайтан дөньясының басымына каршы тора алырбыз (2 Көр. 10:3—5; Эфес. 6:12).
4. Бу мәкаләдә нинди өч якка игътибар ителер?
4 Бу мәкаләдә без Гайсәнең ничек фикер йөрткәнен һәм аңардан ничек үрнәк ала алганыбызны белербез. Без 1) Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен чагылдырырга, 2) басынкы булырга һәм 3) аек фикер йөртергә өйрәнербез.
ЙӘҺВӘНЕҢ ФИКЕР ЙӨРТҮЕН ЧАГЫЛДЫРЫГЫЗ
5. Нинди очракта Петер Йәһвә кебек фикер йөртмәгән?
5 Бер очракта Гайсә үз рәсүлләренә Иерусалимга барачагы, дини җитәкчеләр кулына тапшырылачагы һәм газап чигеп үләчәге турында әйткән (Мат. 16:21). Петергә моны кабул итү авыр булган. Ничек инде вәгъдә ителгән Мәсих, Исраилнең өмете үтерелә алсын, дип фикер йөрткән ул (Мат. 16:16). Шуңа күрә ул Гайсәгә: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»,— дип каршы төшкән (Мат. 16:22). Әйе, бу очракта Петер Йәһвәнең фикер йөртүен чагылдырмаган. Шуңа күрә аның фикер йөртүе Гайсәнекенә дә туры килмәгән.
6. Гайсәнең Йәһвә кебек фикер йөрткәне нәрсәдән күренгән?
6 Гайсә һәрчак Атасы кебек фикер йөрткән. Шуңа күрә ул Петергә: «Кит янымнан, Шайтан! Син миңа киртә, чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»,— дип әйткән (Мат. 16:23). Петернең ниятләре яхшы булса да, Гайсә аның киңәшен кире каккан, чөнки Йәһвәнең нияте буенча ул кешелек өчен үз тормышын бирергә тиеш булган. Бу очрактан Петер мөһим сабак алган: аңа Йәһвә кебек фикер йөртергә әле өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк булган.
7. Петер Йәһвә кебек фикер йөртә башлаганын ничек күрсәткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
7 Вакыт узу белән Петер Йәһвә кебек фикер йөртергә өйрәнгән. Ничек итеп? Йәһвәнең нияте буенча, мәсихче җыелышка башка халык кешеләре дә кушылырга тиеш булган. Шуңа күрә Йәһвә Петерне башка халык кешесе Көрнилигә вәгазьләргә җибәрергә булган. Яһүдләр башка халык кешеләре белән якын аралашмаганга, Петергә, бу йөкләмәне үтәр өчен, үз карашын Йәһвәнекенә туры китерергә кирәк булган, һәм ул шулай эшләгән дә. Шуңа күрә, Көрнили аны чакыргач, ул һичсүзсез аның янына барган (Рәс. 10:28, 29). Петер аңа һәм аның өйдәгеләренә яхшы хәбәрне сөйләгән. Нәтиҗәдә, алар суга чумдырылган (Рәс. 10:21—23, 34, 35, 44—48).
Петер Көрнили йортында (7 нче абзацны кара)
8. Без Йәһвә кебек фикер йөрткәнебезне ничек күрсәтә алабыз? (1 Петер 3:8)
8 Еллар узгач, Петер мәсихчеләрне «уй-фикердә бердәм булырга» өндәгән. (1 Петер 3:8 укы.) Моның өчен һәрберебезгә, Изге Язмаларны өйрәнеп, Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерергә кирәк. Мәсәлән, Гайсә безне Патшалыкны беренче урынга куярга дәртләндергән (Мат. 6:33). Алайса, җыелышыбыздагы берәр кардәш тулы вакытлы хезмәтне башларга булса, без моңа ничек карарбыз? Аңа «Үзеңне кызган!» дип әйтер урынына без аны мактарбыз һәм аңа ярдәм итәрбез.
БАСЫНКЫ БУЛЫГЫЗ
9, 10. Гайсә ничек гаҗәеп басынкылык күрсәткән?
9 Үлеме алдындагы кичне Гайсә Петерне һәм башка рәсүлләрен басынкылыкка өйрәткән. Бераз алдарак ул Петер белән Яхъяны Пасах өчен бар кирәклесен әзерләргә дип җибәргән булган. Алар, күрәсең, ләгән белән сөлгеләр дә әзерләгәндер. Аларны кулланып, берәрсе килгәннәрнең аякларын юып сөртергә тиеш булган. Басынкылык күрсәтеп, бу эшне кем башкарыр соң?
10 Гайсә, бер дә уйлап тормыйча, үзе кол эшенә тотынган. Ул, табын артыннан торып, өс киемен салган да сөлге алып биленә ураган. Шуннан соң ул ләгәнгә су салган һәм шәкертләренең аякларын юа башлаган (Яхъя 13:4, 5). Рәсүлләр моңа гаҗәпләнгән. 12 рәсүлнең аягын юар өчен, күп вакыт кирәк булган. Алар арасында Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүд тә булган. Шулай да Гайсә басынкы гына бу эшне башкарып чыккан. Аннары Гайсә аларга болай дигән: «Сезгә нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? Сез мине „Остаз“, „Хуҗа“ дип атыйсыз, һәм сез хаклы: бу нәкъ шулай да. Шулай итеп, мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш» (Яхъя 13:12—14).
Безнең йөрәгебез басынкы булырга тиеш
11. Петернең басынкылыкка өйрәнгәне нәрсәдән күренгән? (1 Петер 5:5) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
11 Гайсәдән үрнәк алып, Петер басынкылыкка өйрәнгән. Моны бер очрак раслый. Бер тапкыр Петер гыйбадәтханә янында тумыштан аксак булган бер кешене савыктырган (Рәс. 1:8, 9; 3:2, 6—8). Моны күреп, күп кеше җыелган (Рәс. 3:11). Петер игътибарны үзенә җәлеп иткәнме һәм дан-шөһрәт казанырга тырышканмы? Юк. Дәрәҗәгә зур роль бирелгән җәмгыятьтә үскән булса да, ул басынкылык күрсәткән. Йәһвәне һәм Гайсәне данлап, ул болай дигән: «Аның [Гайсәнең] исеме аша һәм без аның исеменә иман иткәнгә күрә, сез күреп торган һәм белгән бу аксак кеше ныгып китте» (Рәс. 3:12—16). Соңрак Петер, кардәшләренә хат язып, аларны басынкы булырга дәртләндергән. Аның «бер-берегез белән үзегезне басынкы тотыгыз» дигән сүзләрен сүзгә-сүз басынкылыкны «билегезгә урагыз» дип тәрҗемә итеп була. Бу безгә Гайсәнең, биленә сөлге урап, рәсүлләренең аякларын юганын хәтеребезгә төшерәдер. (1 Петер 5:5 укы.)
Могҗиза кылганнан соң, Петер моның өчен Йәһвәне һәм Гайсәне данлаган. Без дә игелекле эшләребез өчен әҗер я дан көтмибез һәм шулай итеп басынкылык күрсәтәбез (11, 12 нче абзацны кара)
12. Без, Петр кебек, ничек басынкылык үстерә алабыз?
12 Петер кебек, без дә басынкылык сыйфатын яхшырта алабыз. Сүзләрдә генә басынкы булу җитәрлек түгел. Безнең йөрәгебез басынкы булырга тиеш. Моны 1 Петер 5:5 тә «басынкы» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе дә исбат итә. Ул басынкы күңелле булуны аңлата. Без игелекле эшләрне үзебезне данлар өчен түгел, ә Йәһвәне һәм кешеләрне яратканга башкарабыз. Башкалар эшләребезне күрмәсә дә, Йәһвәгә һәм кардәшләребезгә шатланып хезмәт итүебезне дәвам итсәк, без басынкы булуыбызны расларбыз (Мат. 6:1—4).
«АЕК ФИКЕРЛЕ БУЛЫГЫЗ»
13. Аек фикерле булу нәрсәне аңлата?
13 Аек фикерле кеше, карарлар кабул иткәндә, Йәһвәнең карашын исәпкә ала (1 Пет. 4:7). Йәһвә белән мөнәсәбәтләре аның өчен иң мөһим нәрсә. Ул үзен әллә кемгә куймый һәм барысын белә дип уйламый. Ул Йәһвәгә еш дога кыла һәм аңа таянаa.
14. Нинди очракта Петер үз-үзенә чиктән тыш таянган?
14 Үләр алдыннан соңгы төнне Гайсә үз рәсүлләренә: «Бөтенегез дә, минем белән булачак вакыйгалар аркасында, мине ташлап китәчәк»,— дип әйткән. Петер исә: «Сине барысы ташлап китсә дә, мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен!» — дигән. Шул ук төнне Гайсә кайбер рәсүлләрен, шул исәптән Петерне: «Уяу торыгыз һәм өзлексез дога кылыгыз»,— дип кисәткән (Мат. 26:31, 33, 41). Бу киңәшкә колак салган булса, Петер кыю булыр иде һәм Хуҗасыннан ваз кичмәс иде. Ләкин ул уяу булмаган һәм дога кылмаган. Нәтиҗәдә, ул Гайсәдән баш тарткан (Мат. 26:69—75).
15. Гайсәгә аек фикерле булырга нәрсә булышкан?
15 Гайсә тулысынча Йәһвәгә таянган. Ул, камил булса да, Гитсимән бакчасында кат-кат дога кылган. Бу аңа кыюлык белән Йәһвәнең ихтыярын үтәргә булышкан (Мат. 26:39, 42, 44; Яхъя 18:4, 5). Тормышының соңгы төнендә Гайсәнең догада булуы Петернең күңелендә уелып калгандыр.
16. Петернең аек фикер йөртә башлаганы нәрсәдән күренгән? (1 Пет. 4:7)
16 Вакыт узу белән Петер Йәһвәгә күбрәк таянырга өйрәнгән һәм ешрак дога кыла башлаган. Мәсәлән, терелеп торган Гайсә Петергә һәм башка рәсүлләргә изге рух бирергә вәгъдә иткән, әмма шул вакытка кадәр аларга Иерусалимда калырга кирәк булган (Лүк 24:49; Рәс. 1:4, 5). Көткән арада Петер нәрсә эшләгән? Ул башка мәсихчеләр белән «бердәм рәвештә дога кылган» (Рәс. 1:13, 14). Ә үзенең хатында Петер кардәшләрен аек фикерле булырга һәм дога кылырга өндәгән. (1 Петер 4:7 укы.) Әйе, Йәһвәгә таянганга, Петер җыелышның терәге булып киткән (Гәл. 2:9).
17. Сәләтләребез нинди генә булмасын, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Аек фикерле булыр өчен, безгә еш дога кылырга кирәк. Сәләтле булсак та, без дога кылуның мөһимлеген киметмибез. Һәрвакыт, аеруча мөһим карарлар кабул итәр алдыннан, Йәһвәдән җитәкчелек сорыйк. Ул бит безнең өчен иң яхшысы нәрсә икәнен күпкә яхшырак белә.
Петер Йәһвәгә күбрәк таянырга өйрәнгән һәм аңа ешрак дога кыла башлаган. Безгә дә, аеруча мөһим карарлар кабул итәр алдыннан, Йәһвәдән җитәкчелек сорарга кирәк (17 нче абзацны кара)b
18. Безгә Йәһвә кебек фикер йөртергә нәрсә булышыр?
18 Йәһвә безне үзенең сыйфатларын чагылдырырлык итеп барлыкка китергән (Ярат. 1:26). Без аңа моның өчен бик рәхмәтле! Әлбәттә, без моны камил рәвештә эшли алмыйбыз (Ишаг. 55:9). Шулай да, әйдәгез, алга таба да Йәһвә кебек фикер йөртергә өйрәник, басынкылык үстерик һәм аек фикерле булырга омтылыйк! Ул чакта без дә, Петер кебек, Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен чагылдырырбыз.
30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым
a Аек фикерле булу нәрсәне аңлатканын белер өчен, jw.org сайтында я JW Library® кушымтасында «Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма» дигән рубрикадан «2 Тимутигә 1:7: „Аллаһы безгә курку рухын [бирмәгән]„» дигән мәкаләне укыгыз.
b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Апа-кардәш эшкә урнаша. Ул әңгәмә үтәр алдыннан эченнән дога кыла.