Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 март 20-25 б.
  • Күренгәннәр белән түгел, ә иман белән яшәгез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Күренгәннәр белән түгел, ә иман белән яшәгез
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЭШ САЙЛАУ
  • ТОРМЫШ ИПТӘШЕН САЙЛАУ
  • ОЕШМАДАН ҖИТӘКЧЕЛЕК АЛУ
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Күңелегездә булган шикләрне таратыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәне сөендерүче карарлар кабул итәргә өйрәнегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 март 20-25 б.

12 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

119 ҖЫР Нык иман саклыйк

Күренгәннәр белән түгел, ә иман белән яшәгез

«Без моны күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, ә иман белән йөргәнгә беләбез» (2 КӨР. 5:7).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Карарлар кабул иткәндә, иман күрсәтү бик мөһим.

1. Ни өчен Паул Йәһвәнең хуплавына шикләнмәгән?

БАРЫБЫЗ ДА көн саен карарлар кабул итә һәм карарларыбызның Йәһвәне сөендерүен бик тели. Әмма бу мөмкинме? Һичшиксез! Рәсүл Паулның мисалы моны раслый. Төрмәдә үлем җәзасын көткән арада ул Тимутигә болай дип язган: «Мин... ярыш юлын тәмамладым, иманны саклап калдым» (2 Тим. 4:6—8). Әйе, Паул мәсихче юлында зирәк карарлар кабул иткән, шуңа күрә Йәһвәнең хуплавына шикләнмәгән. Без дә карарларыбыз белән Йәһвәне сөендерә алабыз.

2. Иман белән яшәү нәрсәне аңлата?

2 Рәсүл Паул болай дип язган: «Без... күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, ә иман белән йөрибез» (2 Көр. 5:7). «Йөрибез» дигән сүз бу очракта «яшибез» дигәнне аңлата. Күзгә күренгән нәрсәләр белән яшәүче кеше карарларын ничек кабул итә? Ул күргәненә, ишеткәненә һәм хисләренә генә нигезләнә. Ә иман белән яшәүче кеше Йәһвәнең карашын исәпкә ала. Ул Аллаһы Сүзендәге киңәшләрнең акыллы булуына һәм Аллаһының үзенә тыңлаучанлык өчен әҗер бирәчәгенә ышана (Зәб. 119:66; Евр. 11:6).

3. Иман белән яшәү нинди фатихалар китерә? (2 Көринтлеләргә 4:18)

3 Әлбәттә, карарлар кабул иткәндә, без күргән һәм ишеткән нәрсәләргә ышанмый калмыйбыз. Шулай да боларга гына таяну дөрес түгел. Ни өчен? Чөнки җиңел генә алдануыбыз бар. Тагы да куркынычрагы, без Аллаһының нормаларын бозарга мөмкин (Вәг. 11:9; Мат. 24:37—39). Ә иман белән яшәсәк, без Аллаһының нормаларыннан тайпылмабыз һәм аны сөендерербез (Эфес. 5:10). Аллаһының җитәкчелеге буенча яшәү безгә җан тынычлыгы бирер һәм безне бәхетле итәр (Зәб. 16:8, 9; Ишаг. 48:17, 18). Моннан тыш, без мәңге яшәрбез. (2 Көринтлеләргә 4:18 укы.)

4. Бу мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

4 Һәрберебез үзенә мондый сорау бирергә тиеш: мин иман белән йөримме яисә күзгә күренгән нәрсәләргә таянаммы? Мәсәлән, эшкә урнашканда, тормыш иптәшен сайлаганда я оешмабыздан җитәкчелек алганда, без ничек эш итәбез? Әйдәгез, шушы өч өлкәдә ничек иман белән йөри алганыбызга игътибар итик. Бу безгә алга таба да Аллаһының күңелен табып яшәргә булышыр.

ЭШ САЙЛАУ

5. Эшкә урнашканда, һәр кеше нәрсәгә игътибар итә?

5 Барыбызга да, үзебезне һәм якыннарыбызны тәэмин итәр өчен, эшләргә кирәк (Вәг. 7:12; 1 Тим. 5:8). Кайбер эштә эш хакы яхшы, анда эшләүче кеше хәтта акчасын берәр нәрсәгә җыеп бара ала. Башка урыннарда азрак түлиләр, шуңа күрә анда эшләүчегә очын очка ялгап яшәргә туры килә. Әлбәттә, эш сайлаганда, без эш хакына игътибар итәбез һәм яхшы түләүле эшкә урнашырга телибез. Ләкин эш хакы турында гына уйласак, ә башка якларга игътибар итмәсәк, без күзгә күренгән нәрсәләр белән яшәгән булырбыз.

6. Эш сайлаганда, иман белән йөрүебез нәрсәдән күренер? (Еврейләргә 13:5)

6 Эш сайлаганда, үзебезгә мондый сораулар бирик: «Бу эштә миңа Аллаһының законнарын бозарга туры килмәсме?» (Гыйб. сүз. 6:16—19) «Ул миңа регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына йөрергә, вәгазьләргә һәм шәхси өйрәнү үткәрер өчен вакыт табарга комачауламасмы?» «Миңа гаиләмне озак вакытка калдырырга туры килмәсме?» (Флп. 1:10) Бу сорауларның берсенә булса да, уңай җавап бирәбез икән, бу эшкә урнашу акыллы булмас иде. Әлбәттә, туры килгән эш табу авыр булырга мөмкин. Ләкин Йәһвәнең ихтыяҗларыбыз турында кайгыртачагына ышаныйк һәм иман белән йөрик. (Мат. 6:33; Еврейләргә 13:5 укы.)

7, 8. Хавьер иман белән йөргәнен ничек күрсәткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Көньяк Америкада яшәүче Хавье́рa исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул болай дип сөйли: «Эштә минем югарырак урын алырга мөмкинлек туды. Аңа күчсәм, эш хакым икеләтә артыр иде. Үземә дә бу эш кызыклы иде». Хавьер пионер хезмәтен башлау турында да уйланган. Ул болай дип дәвам итә: «Бер яктан, мин пионер булырга теләдем, икенче яктан, яңа урын да алырга тели идем. Шул урынга күчәр алдыннан миңа әңгәмә үтәргә кирәк иде. Әлбәттә, җаваплы менеджер белән сөйләшкәнче, мин Йәһвәдән киңәш сорап дога кылдым, чөнки аның җитәкчелегеннән яхшырагы юк».

8 Хавьер болай дип сөйләвен дәвам итә: «Әңгәмә вакытында миңа эштән соң еш кына калып эшләргә кирәк булыр дип әйттеләр. Мин, рухи эшләрем булганга, эштән соң кала алмаганымны аңлаттым». Бу сөйләшү вакытында Хавьер бу яңа урын аңа туры килмәгәнен аңлаган һәм бу тәкъдимнән баш тарткан. Ике атнадан соң ул пионер хезмәтен башлаган. Шул ук елны ул гел башка эшкә күчкән. Анда аның тулы булмаган эш көне булган. Ул болай ди: «Йәһвә догаларымны ишетте һәм пионер хезмәтемә комачауламаган эш табарга булышты. Хәзер мин Йәһвәгә һәм кардәшләремә күбрәк вакыт багышлый алам. Бу мине бик сөендерә».

Кардәшебез эш киеменә киенгән һәм кулында каска тотып тора. Начильнигы аны офиска чакырган һәм югарырак урын тәкъдим итә.

Начальникның тәкъдимен кабул итәргәме, юкмы икәнен хәл иткәндә, Йәһвәнең принциплары турында уйланыгыз (7, 8 нче абзацны кара)


9. Тео очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

9 Эш аркасында Йәһвә белән дуслыгыбыз бозылса, нәрсә эшләргә? Конго илендә яшәүче Те́о болай дип бүлешә: «Минем бик шәп эшем бар иде. Элеккегесенә караганда, эш хакы өч мәртәбә күбрәк иде. Башкалар мине кешегә санады». Ләкин эше аркасында Тео җыелыш очрашуларын калдырган. Моннан тыш, кайвакыт аңа фирманың намуссыз эшләрен яшерергә туры килгән. Тео бу эштән китәргә теләгән, ләкин башкасын таба алмас дип борчылган. Ахыр чиктә бу адымны ясарга аңа нәрсә булышкан? Ул болай ди: «Хабакук 3:17—19 дагы сүзләр мине Йәһвәнең үземне кайгыртачагына ышандырды. Акчасыз калсам да, аның үземә ярдәм итәчәгенә төшендем. Шуңа күрә бу эшне калдыра алдым». Тео болай дип өсти: «Күп кенә начальниклар эшчеләре акча хакына әллә нәрсәләр эшләргә әзер дип саный, хәтта гаиләләре белән Аллаһыны икенче планга куяр дип уйлый. Мин исә Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне саклый алганыма бик шатмын. Бер елдан соң мин Йәһвә ярдәме белән яңа эш таптым. Чынлап әйткәндә, мин күп акча алмыйм, ләкин миңа җитә, ә иң мөһиме, рухи эшләргә күбрәк вакытым кала. Әйе, Йәһвәне тормышында беренче урынга куйган кешенең матди яктан кысан вакытлары булырга мөмкин, ләкин бер дә шикләнмәскә була: Аллаһы аны ярдәмсез калдырмас». Чыннан да, Йәһвәнең киңәше буенча эш итеп һәм аның вәгъдәләренә ышанып иман белән йөрү Аның фатихаларына китерә.

ТОРМЫШ ИПТӘШЕН САЙЛАУ

10. Тормыш иптәшен сайлаганда, нәрсәгә игътибар итү мөһим, әмма нәрсәне онытмаска кирәк?

10 Никах ул — Йәһвәнең бүләге. Күп кенә кеше гаилә корырга тели. Тормыш иптәшен сайлаган кардәш ошаткан имандашының тәртибенә, тышкы кыяфәтенә, репутациясенә, акчаны ничек тотканына һәм аңа гаиләдәгеләрен кайгыртырга кирәкме икәненә игътибар итәр. Шулай ук ул үзен аның белән ничек хис иткәне турында да уйланыр. Бу мөһим яклар. Әмма шуны онытмаска кирәк: кардәш бу якларга гына игътибар итсә, ул күзгә күренгән нәрсәләр буенча гына эш итәр иде.

11. Тормыш иптәшен сайлаганда, иман белән йөргәнебезне ничек күрсәтергә? (1 Көринтлеләргә 7:39)

11 Тормыш иптәшен сайлаганда, Изге Язмалардагы киңәшләргә колак салган кардәшләрне Йәһвә бик кадерли! Мәсәлән, алар, бик яшь булса, Аллаһы киңәше буенча эш итеп, никахка керергә ашыкмый (1 Көр. 7:36). Шулай ук гаилә корырга теләгән кардәшләр ошаткан кешесендә Йәһвә карашыннан яхшы ир я хатын булыр өчен кирәкле сыйфатлар бармы икәненә игътибар итә (Гыйб. сүз. 31:10—13, 26—28; Эфес. 5:33; 1 Тим. 5:8). Ә Йәһвә Шаһите булмаган кеше аларга игътибар күрсәтә башласа, алар 1 Көринтлеләргә 7:39 дагы принципны исәпкә ала. (Укы.) Анда мәсихчеләр имандашлары белән генә өйләнешергә тиеш дип әйтелә. Бу кардәшләр, Йәһвә үзләренең эмоциональ ихтыяҗларын кайгыртачагына ышанып, иман белән йөрүләрен дәвам итә (Зәб. 55:22).

12. Сез Роза мисалыннан нәрсәгә өйрәнәсез?

12 Колумбиядә яшәүче Роза исемле пионер онлайн-дәресләр биргән. Аның укучылары арасында Йәһвә Шаһите булмаган бер ир кеше дә булган, һәм ул Розага игътибар күрсәтә башлаган. Роза да аны ошаткан. Ул болай ди: «Бу ир яхшы кеше булып күренде. Ул волонтёр буларак башкаларга ярдәм итте, аның начар гадәтләре юк иде. Ул миңа карата игелекле булды. Мин киләчәк иремне нәкъ шундый итеп күрә идем. Тик ул Йәһвә Шаһите генә түгел иде». Роза болай дип өсти: «Аның белән мөнәсәбәтләремне өзү бер дә җиңел булмады. Ул вакытта мин үземне ялгыз итеп хис иттем һәм никахка керергә теләдем, әмма кардәшләр арасында туры килгән абый-кардәш юк иде». Роза күзгә күренгән нәрсәләр буенча гына эш итмәгән. Ул шул кеше белән никах коруы Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен бозачагын белгән. Шуңа күрә ул аңа дәресләр бирүен тәмамлаган. Ул пионер хезмәтен дәвам иткән, һәм тиздән аны Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенә чакырганнар. Хәзер ул махсус пионер булып хезмәт итә. Роза болай дип әйтә: «Йәһвә мине мул итеп фатихалады һәм күңелемне бәхетле итте». Әйе, күңел теләгән нәрсәләрдән баш тартырга туры килгәндә, иман белән йөрү аеруча җиңел түгел, ләкин бу иң акыллы карар.

ОЕШМАДАН ҖИТӘКЧЕЛЕК АЛУ

13. Оешмадан бирелгән җитәкчелеккә карашыбыз нинди булырга мөмкин?

13 Вакыт-вакыт без Җитәкче советтан, филиалдан, район күзәтчеләреннән һәм өлкәннәрдән мәсихче тормышыбызга кагылышлы күрсәтмәләр алабыз. Кайчак без ни өчен теге я бу күрсәтмә бирелгәнен аңламаска мөмкин. Моның аркасында без игътибарыбызны бу җитәкчелекнең тискәре якларына гына я аны биргән кардәшләрнең кимчелекләренә тупларга мөмкин.

14. Нинди фикерләр җитәкчелеккә буйсынырга булышыр? (Еврейләргә 13:17)

14 Иман белән йөргән кеше һәрвакыт шуны истә тота: Йәһвә барысын күреп тора һәм нәкъ ул оешма белән җитәкчелек итә. Нәтиҗәдә, ул җитәкчелеккә теләп, шатлык белән буйсына. (Еврейләргә 13:17 укы.) Андый тыңлаучанлык җыелышның бердәмлеген сакларга булыша (Эфес. 4:2, 3). Әйе, җаваплы кардәшләр камилсез, әмма, аларга буйсынсак, Йәһвә безне үз фатихасыннан аермас (1 Иш. 15:22). Оешмада берәр нәрсәне төзәтергә кирәк булса, Йәһвә моны үз вакытында эшләячәк. Безгә моның аркасында чиктән тыш борчыласы юк (Мик. 7:7).

15, 16. Бер кардәшкә җитәкчелеккә буйсынырга нәрсә булышкан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 Иман белән йөрүнең файдасын күрсәтүче бер мисалга игътибар итик. Перу илендә испан теле киң таралган булса да, күпләр җирле телләрдә сөйләшә. Аларның берсе — ке́чуа теле. Күп еллар дәвамында кардәшләр кечуа телендә сөйләшүче кешеләрне билгеле бер ысул ярдәмендә эзләгән һәм аларга вәгазьләгән. Әмма яңа законнар аркасында кардәшләргә вәгазьләү ысулларын үзгәртергә туры килгән (Рим. 13:1). Кайберәүләр бу үзгәреш хезмәткә бик комачаулар дип борчылган. Шулай да алар җитәкчелеккә буйсынган.

16 Кечуа җыелышында хезмәт итүче Кевин исемле өлкәннең дә шикләре булган. Ул болай ди: «Мин, ничек инде без хәзер кечуа кешеләрен табарбыз, дип борчылдым». Аңа шикләреннән арынырга нәрсә булышкан? Ул болай дип дәвам итә: «Мин Гыйбрәтле сүзләр 3:5 тәге сүзләрне исемә төшердем һәм Мусаның үрнәге турында уйландым. Исраиллеләр Мисырдан чыккач, Аллаһы Мусага аларны Кызыл диңгезгә таба алып барырга кушкан. Кеше карашыннан, бу акылсыз булып күренгән, чөнки анда алар җиңел генә мисырлыларның кулына эләгә алган. Шулай да Муса Аллаһыга буйсынган һәм аның бөек коткаруын күргән» (Чыг. 14:1, 2, 9—11, 21, 22). Нәтиҗәдә, Кевин хезмәт итү ысулын үзгәрткән. Бу зур уңышларга китергән. Ул болай дип сөйли: «Йәһвә безгә мул фатихалар яудырды. Элек без, кечуа кешеләрен табар өчен, күп йөрдек, әмма бер-ике кешене генә очрата идек. Хәзер исә очраткан кешеләрнең, кабат килеп китүләрнең һәм өйрәнүләрнең саны шактый артты. Очрашуларга күбрәк кеше килә башлады». Әйе, иман белән йөргән хезмәтчеләрен Йәһвә мул итеп фатихалый.

Кечуа кешесе вәгазьләп йөрүче мәсихче ирле-хатынлы пар белән сөйләшә. Ул аларга милләттәшләренең кайда яшәгәннәрен күрсәтә.

Күп кенә кешеләр милләттәшләренең кайда яшәгәннәрен әйтә, шуңа күрә тегеләренә дә вәгазьләргә мөмкинлек туа (15, 16 нчы абзацны кара)


17. Сез бу мәкаләдән нәрсәгә өйрәндегез?

17 Бу мәкаләдә без нибары өч өлкәгә генә игътибар иттек. Ләкин безгә тормышның башка өлкәләрендә дә иман белән йөрергә кирәк. Мәсәлән, күңел ачулар сайлаганда, югары белем алыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә я балаларыбызны тәрбияләгәндә, безгә Аллаһының принциплары буенча эш итәргә кирәк. Нинди генә карарлар кабул итәргә туры килмәсен, күзгә күренгән нәрсәләр белән генә йөрмик, ә Йәһвәнең ихтыярын, киңәшләрен һәм безнең турында кайгыртачагын истә тотыйк. Шулай эшләп, «без Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына мәңге йөриячәкбез» (Мик. 4:5).

ТҮБӘНДӘГЕ ОЧРАКЛАРДА БЕЗ НИЧЕК ИМАН БЕЛӘН ЙӨРИ АЛАБЫЗ?

  • Эш сайлаганда

  • Тормыш иптәшен сайлаганда

  • Оешмадан җитәкчелек алганда

156 ҖЫР Иман белән

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу