Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 март 26-31 б.
  • Йәһвәнең кулы кыска түгел

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәнең кулы кыска түгел
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • МУСА ҺӘМ ИСРАИЛЛЕЛӘРДӘН САБАК АЛЫГЫЗ
  • МАТДИ АВЫРЛЫКЛАР
  • КАРТЛЫК КӨННӘРЕ ТУРЫНДА БОРЧЫЛУ
  • Олы яшьтәге хезмәтчеләрнең үгет-нәсыйхәтләренә колак салыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәнең «тере Аллаһы» булуын беркайчан да онытмагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 март 26-31 б.

13 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

4 ҖЫР «Йәһвә — Көтүчем минем»

Йәһвәнең кулы кыска түгел

«Йәһвәнең кулы кыскамы әллә?» (САН. 11:23)

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвә матди ихтыяҗларыбыз турында кайгыртырга вәгъдә итә. Безгә моңа иманыбызны ныгытырга кирәк.

1. Мусаның Йәһвәгә таянганы нәрсәдән күренгән?

ЕВРЕЙЛӘРГӘ язылган хатта нык иманлы кешеләр арасында Муса да искә алына (Евр. 3:2—5; 11:23—25). Исраиллеләрне Мисырдан алып чыкканда, ул нык иман күрсәткән. Аны фиргавен дә, аның гаскәре дә куркытмаган. Йәһвәгә таянып, ул халыкны Кызыл диңгез аша үткәргән һәм чүл буйлап алып барган (Евр. 11:27—29). Күпчелек исраиллеләр Йәһвәнең үзләре турында кайгыртачагына шикләнә башлаган. Муса исә һәрчак Йәһвәгә ышанган, һәм Йәһвә аның ышанычын аклаган: халыкны чүлдә могҗизалы рәвештә ризык һәм су белән тәэмин итеп торган (Чыг. 15:22—25; Зәб. 78:23—25)a.

2. Ни өчен Аллаһы Мусадан: «Йәһвәнең кулы кыскамы әллә?» — дип сораган? (Саннар 11:21—23)

2 Мусаның иманы нык булса да, чүлдә якынча бер ел йөргәннән соң, ул Йәһвәнең халыкны ит белән тәэмин итә алуына шик белдергән. Ул шуңа төшенеп бетә алмаган: Йәһвә чүлдә миллионлаган халыкка ничек ит бирә алсын инде? Шуңа күрә Аллаһы аңардан болай дип сораган: «Йәһвәнең кулы кыскамы әллә?» (Саннар 11:21—23 укы.) «Йәһвәнең кулы» дигән сүзләр Аллаһының изге рухын, ягъни аның эш итүче көчен, аңлата. Асылда, Йәһвә Мусадан болай дип сораган: «Әллә син минем үз вәгъдәләремне үти алуыма шикләнәсеңме?»

3. Ни өчен Муса һәм исраиллеләр белән булган хәлләрне карап чыгу файдалы булыр?

3 Сез дә Йәһвә үзегезне һәм гаиләгезне кайгыртырмы дип борчылырга мөмкин. Шуңа күрә, әйдәгез, Муса һәм исраиллеләр белән булган хәлләргә игътибар итик һәм Изге Язмалардагы принципларны карап чыгыйк. Бу Йәһвә кулының кыска булмаганына ышанычыбызны арттырыр.

МУСА ҺӘМ ИСРАИЛЛЕЛӘРДӘН САБАК АЛЫГЫЗ

4. Нәрсә аркасында күп кенә исраиллеләр Йәһвә үзләрен кайгырта алырмы дип шикләнә башлаган?

4 Әйдәгез, контекстка игътибар итик. Исраиллеләр Мисыр коллыгыннан азат ителгәч, алар белән бергә «шактый күп башка халык кешеләре дә» чыккан. Йәһвә аларны чүл аша Вәгъдә ителгән җиргә алып барган һәм манна белән ашаткан (Чыг. 12:38; Кан. 8:15). Кызганычка каршы, башка халык кешеләре, маннадан бизеп, зарлана башлаган. Аларга күп кенә исраиллеләр дә кушылган (Сан. 11:4—6). Халык Мисырдагы муллыкны сагына башлаган һәм Мусадан ит бирүен таләп иткән. Муса үзе халыкка ризыкны табарга тиеш дип уйлый башлаган, әмма моны берничек тә эшли алмаган. Бу хәл Мусаны бик боектырган һәм аптырашта калдырган (Сан. 11:13, 14).

5, 6. Башка халык кешеләренең йогынтысына бирелгән исраиллеләрдән нинди гыйбрәт алып була?

5 Башка халык кешеләре рәхмәтле булмаган. Бу караш исраиллеләргә дә йоккан. Без дә, рәхмәтсез кешеләрнең йогынтысы аркасында, Йәһвә биргән нәрсәләрне кадерләми башларга мөмкин. Элеккеге тормышны сагыныр я башкалардан көнләшер урынына канәгать булырга өйрәник. Ул чакта без бөтен хәл-шартларда да бәхетле булырбыз.

6 Исраиллеләргә шуны онытмаска кирәк булган: Аллаһы вәгъдә иткән матур тормыш аларны чүлдә түгел, ә Вәгъдә ителгән җирдә генә көткән. Безгә дә үзебездә булмаган нәрсәләр турында хыялланыр урынына яңа дөнья турында уйланырга кирәк. Шулай ук Йәһвәгә ышанычыбызны ныгыта алган шигырьләр турында да уйлану мөһим.

7. Ни өчен Йәһвәнең безгә булыша алуына шикләнмәскә була?

7 Ни өчен Аллаһы Мусадан: «Йәһвәнең кулы кыскамы әллә?» — дип сораган. Бәлки, Йәһвә үз кулының көчле булуын гына түгел, ә теләсә кая җитә алуын да ассызыкларга теләгәндер. Исраиллеләр хәтта чүлдә булса да, ул аларга мул итеп ит бирә алган. Әйе, Аллаһы үз кодрәтен «сузылган кулы белән» күрсәткән (Чыг. 6:6, иск.). Шуңа күрә сынаулар вакытында Йәһвәнең безгә дә булыша алачагына бер дә шикләнмик (Зәб. 138:6, 7).

8. Исраиллеләр баскан тырмага ничек басмаска? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Соңрак Йәһвә исраиллеләргә ризык итеп бытбылдыклар биргән. Ләкин алар Йәһвәгә могҗизасы өчен бер дә рәхмәтле булмаган. Комсызлыкка бирелеп, алар көн ярым шул кошларны җыйган. Йәһвәнең «комсыз теләкләр белдергән кешеләргә» ачуы кабарган, һәм ул аларны җәзага тарткан (Сан. 11:31—34). Безнең өчен сабак нинди? Сак булмасак, безнең дә комсызлыкка бирелүебез бар. Баймы без, ярлымы, безгә, Йәһвә һәм Гайсә белән дуслык үстереп, «байлыкны күктә җыярга» кирәк (Мат. 6:19, 20; Лүк 16:9). Шулай эшләсәк, Йәһвә безнең турында, һичшиксез, кайгыртыр.

Исраиллеләр төнлә комсызланып бытбылдыклар җыя.

Исраиллеләр чүлдә нинди рух чагылдырган һәм без моннан нинди сабак ала алабыз? (8 нче абзацны кара)


9. Нәрсәгә тулысынча ышану мөһим?

9 Йәһвә бүген дә, кулын сузып, үз халкына булыша. Әмма бу безнең матди авырлыкларыбыз булмаячак һәм без беркайчан да ач булмабыз дигәнне аңлатмыйb. Шулай да Йәһвә безне беркайчан да калдырмаячак. Безгә исә моңа тулысынча ышанырга кирәк. Әйдәгез, 1) матди авырлыкларыбыз туганда һәм 2) картлык көннәрендә нинди акчага яшәячәгебез турында уйланганда, Йәһвәгә ничек таяна алганыбызны белик.

МАТДИ АВЫРЛЫКЛАР

10. Безнең нинди матди авырлыкларыбыз туарга мөмкин?

10 Бу дөнья үз ахырына якынлаша барганда, икътисади хәл катлаулана барыр гына. Сәяси тотрыксызлык, сугышлар, табигать афәтләре я пандемияләр аркасында безнең көтелмәгән чыгымнарыбыз булырга я без эшебезне, мал-мөлкәтебезне я өебезне югалтырга мөмкин. Гаиләне тәэмин итәр өчен, безгә, бәлки, яңа эшкә урнашырга я хәтта башка җиргә күченеп китәргә туры килер. Мондый хәлләр — Йәһвәгә таянуыбызны күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек.

11. Матди авырлыклар булганда, нәрсә эшләргә? (Лүк 12:29—31)

11 Иң элек борчуларыбызны Йәһвәгә сөйләп бирү мөһим (Гыйб. сүз. 16:3). Акыллы карарлар кабул итәр өчен, аңардан зирәклек һәм «кайгырып йөрмәс» өчен җан тынычлыгы сорагыз. (Лүк 12:29—31 укы.) Йәһвә үзегезгә канәгатьлек хисе үстерергә булышсын дип дога кылыгыз (1 Тим. 6:7, 8). Басмаларыбыздан матди авырлыкларны хәл итәргә булышучы киңәшләр эзләгез. Мәсәлән, андый материалны сайтыбыздан табып була.

12. Нинди сораулар гаиләле мәсихчегә яхшы карарлар кабул итәргә булышыр?

12 Кайберәүләр гаиләләреннән еракта яшәп эшләргә ризалашкан. Әмма соңрак алар моның акылсыз адым булганын аңлаган. Берәр эшкә ризалашыр алдыннан эш хакы турында гына түгел, ә аның рухилыгыгызга ничек тәэсир итәчәге турында да уйланыгыз (Лүк 14:28). Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин тормыш иптәшемнән еракка китсәм, бу безнең никахыбызга зыян китермәсме? Мин регуляр рәвештә очрашуларга йөри һәм хезмәттә катнаша алырмынмы? Кардәшләрем белән аралашыр өчен вакытым булырмы?» Балаларыгыз булса, сезгә шулай ук мондый сорау турында да уйланырга кирәк: «Балаларым янында булмасам, ничек мин аларны „Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерә һәм үгетләп акылга өйрәтә“ алырмын?» (Эфес. 6:4) Аллаһы принципларын санга сукмаган туганнарыгыз сезгә басым ясарга мөмкин, әмма сез җитәкчелекне Йәһвәдән эзләгезc. Азиядә яшәүче То́ни мисалына игътибар итик. Аңа берничә тапкыр чит илдә яхшы эш тәкъдим иткәннәр. Әмма, дога кылгач һәм хатыны белән сөйләшеп алгач, ул бу тәкъдимнәрдән баш тарткан һәм чыгымнарын киметергә булган. Үткәннәрне искә төшереп, Тони болай ди: «Мин берничә кешегә Йәһвә белән танышырга булыштым. Балаларым да хакыйкатьтә янып тора. Гаиләбез шуңа өйрәнде: без Маттай 6:33 буенча яшибез икән, Йәһвә безне калдырмас».

КАРТЛЫК КӨННӘРЕ ТУРЫНДА БОРЧЫЛУ

13. Картлык көннәрендә мохтаҗлыкта калмас өчен, инде хәзер нәрсә эшләп була?

13 Картлык көннәрендә нинди акчага яшәячәгебез турында уйланганда да, безгә Йәһвәгә таянырга кирәк. Әйе, Изге Язмалар безне, киләчәктә мохтаҗлыкта калмас өчен, инде бүген тырышып эшләргә дәртләндерә (Гыйб. сүз. 6:6—11). Киләчәккә запас ясау акыллы. Акча бит ниндидер мәгънәдә яклау бирә (Вәг. 7:12). Әмма сак булыгыз: акча җыю тормышыгызда иң мөһим нәрсә булып китмәсен.

14. Иртәгесе көн турында уйланганда, ни өчен безгә Еврейләргә 13:5 тәге сүзләрне истә тотарга кирәк?

14 Гайсә үз мисалында мал-мөлкәт җыйган, әмма «Аллаһы каршында бай булмаган» кешене акылсыз дип атаган (Лүк 12:16—21). Ни өчен байлыкка өметләнеп яшәү акылсыз? Чөнки беркем дә иртәгесе көнне нәрсә буласын белми (Гыйб. сүз. 23:4, 5; Ягък. 4:13—15). Ә без, мәсихчеләр буларак, өстәмә авырлыкларга очрарга мөмкин. Безгә хәтта бар милкебездән «баш тартырга» әзер булырга кирәк (Лүк 14:33). Яһүдиядә яшәгән мәсихчеләргә моны үз башлары аша үткәрергә туры килгән, һәм алар моны шатлык белән кабул иткән (Евр. 10:34). Бүген дә кайбер кардәшләр, сәяси нейтралитет саклаганга, материаль нәрсәләрен һәм эшләрен югалта (Ачыл. 13:16, 17). Нәрсә ярдәмендә алар бу авырлыкларны кичереп чыга? Алар Йәһвәнең мондый вәгъдәсенә тулысынча ышана: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам». (Еврейләргә 13:5 укы.) Әйе, без гамьсез түгел һәм, киләчәгебез турында кайгыртып, кулыбыздан килгәнне эшлибез. Әмма өметебезне без Аллаһыга баглыйбыз.

15. Мәсихче ата-аналар балаларына нинди карашта булырга тиеш? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 Кайбер культураларда кешеләр болай дип фикер йөртә: картлык көннәрендә кайгыртучысыз калмас өчен, балалар табарга кирәк. Алар балаларын арка таянычы итеп күрә һәм аларны яхшы «инвестиция» дип саный. Ләкин Изге Язмаларда, «милекне балалар ата-аналарына түгел, ә, гадәттә, ата-аналар балаларына җыя», дип әйтелә (2 Көр. 12:14). Әлбәттә, картая барган әти-әниләргә ярдәм таләп ителергә мөмкин, һәм күп кенә балалар аларга булышырга шат та (1 Тим. 5:4). Ләкин мәсихче ата-аналар шуны онытмаска тиеш: аларның төп максаты — балаларыннан файдалану түгел, ә аларга Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәргә булышу (3 Яхъя 4).

Олы яшьтәге пар теократик төзелештә катнашкан кызлары һәм кияүләре белән видеоэлемтә аша аралаша. Кызлары белән кияүләре саклагыч жилетлардан.

Җитлеккән мәсихчеләр, киләчәккә кагылышлы карарлар кабул иткәндә, Изге Язмалардагы принципларны исәпкә ала (15 нче абзацны кара)d


16. Ата-аналар балаларын ничек аякка бастыра ала? (Эфеслеләргә 4:28)

16 Ата-аналар, үз үрнәгегез белән балаларыгызны Йәһвәгә таянырга һәм тырышып эшләргә өйрәтегез. Шулай ук аларны мәктәптә яхшы укырга дәртләндерегез. (Гыйб. сүз. 29:21; Эфеслеләргә 4:28 укы.) Балалар белән уку йортын сайлаганда, Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итегез. Ул чакта балаларыгыз үзләрен тәэмин итәргә өйрәнер һәм хезмәтне беренче урынга куя алыр.

17. Нәрсәгә шикләнмәскә була?

17 Безнең матди ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү Аллаһының кулыннан килә. Ул моны эшләргә тели дә. Армагеддон якынлашкан саен, безгә Аллаһыга тагын да күбрәк таянырга кирәк булыр. Ләкин, нәрсә генә булмасын, Йәһвәнең безнең турында кайгыртачагына шикләнмик, чөнки аның кулы кыска түгел!

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Муса белән исраиллеләр очрагыннан без нинди сабаклар ала алабыз?

  • Матди авырлыклар булганда, без Йәһвәгә таянуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

  • Картлык көннәрендә нинди акчага яшәячәгебез турында уйланганда, нәрсәне истә тотарга кирәк?

150 ҖЫР Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә

a «Күзәтү манарасы» 2023 елның октябрь чыгарылышында «Укучыларның сораулары»н карагыз.

b «Күзәтү манарасы» 2014 елның 15 сентябрь санында «Укучыларның сораулары»н карагыз.

c «Күзәтү манарасы» 2014 елның 15 апрель санында «Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмый» дигән мәкаләне карагыз.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Мәсихче пар теократик төзелештә катнашкан кызлары һәм кияүләре белән регуляр рәвештә аралаша.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу