ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР
Изге Язмаларны көзгене куллангандай кулланыгыз
Рәсүл Ягъкуб Аллаһы Сүзен көзге белән чагыштырган. Изге Язмалар безгә чынлыкта нинди кеше икәнебезне күрергә ярдәм итә (Ягък. 1:22—25). Бу көзге белән безгә ничек дөрес кулланырга?
Игътибар белән укыгыз. Әгәр без көзгегә тиз генә карап алсак, үзебезнең тышкы кыяфәтебездә берәр җитешсезлек булганын күрми калырга мөмкин. Изге Язмаларны уку турында да шуны ук әйтеп була. Аны өстен-өстен генә укысак, үзгәртәсе якларыбызны күрми калуыбыз бар. Шуңа күрә Аллаһы Сүзен игътибар белән уку мөһим.
Игътибарыгызны башкаларга түгел, ә үзегезгә туплагыз. Кайвакыт без, көзгегә караганда, үзебезгә игътибар итәр урынына күбрәк башкаларны күзлибез. Изге Язмаларны укыганда да, безнең күбрәк башкалар өчен файдалы киңәшләр күрә башлавыбыз бар. Әмма бу безгә үзебезнең яхшыртасы якларыбызны күрергә булышмас бит.
Реалист булыгыз. Көзгедә күргән кимчелекләребезгә артык игътибар итү боегуга китерә ала. Изге Язмаларны укыганда да, үзебезгә аек караш саклыйк. Үзебездән Йәһвә көткәннән күбрәкне таләп итмик (Ягък. 3:17).