17 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
99 ҖЫР Кардәшләрем исәпсез күп
Без беркайчан да ялгыз түгел
«Мин сиңа ярдәм итәрмен» (ИШАГ. 41:10).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Йәһвәнең безгә нинди дүрт ысул ярдәмендә булышканын белик.
1, 2. а) Ни өчен сынауларда без ялгыз калмыйбыз дип әйтеп була? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
АВЫР сынаулар аша үткәндә, без үзебезне урманда адашкандай хис итәргә мөмкин. Әмма сынауларда без япа-ялгыз түгел. Яратучы күктәге Атабыз безнең нәрсә кичергәнебезне күреп тора һәм безгә ярдәм кулы сузарга ашыга. Ул тугры хезмәтчеләрен: «Мин сиңа ярдәм итәрмен»,— дип ышандыра (Ишаг. 41:10).
2 Бу мәкаләдә без Йәһвәнең үзебезне ничек 1) җитәкләгәнен, 2) кайгыртканын, 3) яклаганын һәм 4) юатканын карап чыгарбыз. Тормышыбызда нинди генә авырлыклар булмасын, Йәһвә һичкайчан безне онытмаячагына һәм ташламаячагына ышандыра. Шуңа күрә без беркайчан да ярдәмчесез түгел.
ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ҖИТӘКЛИ
3, 4. Йәһвә безне ничек җитәкли? (Зәбур 48:14)
3 Зәбур 48:14 укы. Без Йәһвәнең җитәкчелегенә мохтаҗ. Ул безне бүген ничек җитәкли? Мәсәлән, Изге Язмалар аша (Зәб. 119:105). Үзенең Сүзе ярдәмендә ул безгә акыллы карарларa кабул итәргә һәм яхшы сыйфатлар үстерергә булыша. Йәһвә безне кичерүчән, намуслы булырга һәм башкаларны эчкерсез яратырга өйрәтә (Зәб. 37:8; Евр. 13:18; 1 Пет. 1:22). Бу сыйфатларны үстереп, без яхшы әти-әни, тормыш иптәше һәм дус була алабыз. Йәһвәгә тыңлаучан булсак, без инде хәзер бәхетле тормыш алып барырбыз, ә киләчәктә мәңге яшәрбез.
4 Изге Язмаларда шулай ук безнекенә охшаш сынаулар аша үткән һәм безнекенә охшаш хисләр кичергән кешеләр турында язылган. Алар турында уку һәм уйлану безгә ким дигәндә ике яктан файда китерә (1 Көр. 10:13; Ягък. 5:17). Беренчедән, без башкаларның да шундый ук сынауларга очраганнарын һәм җиңелмәгәннәрен күрәбез (1 Пет. 5:9). Икенчедән, без сынауларыбызны кичереп чыгар өчен, нәрсә эшләргә кирәклегенә өйрәнәбез (Рим. 15:4).
5. Кемне кулланып Йәһвә безне тормыш юлыннан алып бара?
5 Йәһвә безне шулай ук кардәшләребезне кулланып җитәкләп алып бараb. Мәсәлән, безне рухландырыр өчен, безгә район күзәтчеләре килеп китә. Аларның нотыклары иманыбызны ныгыта һәм бердәмлекне сакларга булыша (Рәс. 15:40—16:5). Җыелыш өлкәннәре дә рухи иминлегебез турында кайгырта (1 Пет. 5:2, 3). Ата-аналар үз балаларына Йәһвәне яратырга, зирәк карарлар кабул итәргә һәм яхшы гадәтләр үстерергә булыша (Гыйб. сүз. 22:6). Ә җитлеккән апа-кардәшләр яшьрәк булганнарны үрнәкләре белән өйрәтә, аларга гамәли киңәшләр бирә һәм аларны дәртләндерә (Тит. 2:3—5).
6. Аллаһының җитәкчелеген кадерләгәнебезне ничек күрсәтергә?
6 Күргәнебезчә, Аллаһы безне җитәкчелексез калдырмый. Аның җитәкчелеген кадерләгәнебезне ничек күрсәтергә? Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 да болай диелә: «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма». Шулай эшләсәк, ул «сукмакларыбызны туры итәр», ягъни күп кенә проблемалардан качарга һәм бәхетле тормыш алып барырга ярдәм итәр. Әйе, Йәһвә барыбызны бик яхшы белә һәм һәрберебезгә киңәшләр бирә. Без аңа моның өчен шундый рәхмәтле! (Зәб. 32:8)
ЙӘҺВӘ БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА ФИЗИК ЯКТАН КАЙГЫРТА
7. Йәһвә физик ихтыяҗларыбызны ничек кайгырта? (Филипиялеләргә 4:19)
7 Филипиялеләргә 4:19 укы. Йәһвә безнең турында физик яктан да кайгырта. Барыбызга да ризык, кием һәм яшәү урыны кирәк, һәм Йәһвә безгә үзебезне бу яктан тәэмин итәргә булыша (Мат. 6:33; 2 Тис. 3:12). Аллаһы безне материаль нәрсәләр турында чиктән тыш борчылмаска дәртләндерә. («Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да Маттай 6:25 кә китерелгән аңлатманы кара.) Ни өчен борчылырга кирәкми? Чөнки Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләрен беркайчан да ташламаска вәгъдә итә (Мат. 6:8; Евр. 13:5). Ә аның вәгъдәләренә тулысынча ышанып була.
8. Йәһвә Давыт турында кайгыртканмы? Аңлатыгыз.
8 Йәһвәнең Давыт турында ничек кайгыртканын исебезгә төшерик. Давыт берничә ел качак булып яшәгәндә, Йәһвә аның турында һәм кешеләре турында бар яктан кайгыртып торган. Бу вакытлар турында уйланып, Давыт болай дип язган: «Мин яшь идем һәм менә картайдым, ләкин Аллаһының бер тәкъва кешене калдырганын да, аның балаларының икмәк соранып йөргәнен дә күрмәдем» (Зәб. 37:25). Сез дә Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләренә ярдәм иткәнен күп тапкырлар күргәнсездер.
9. Йәһвә афәтләр вакытында хезмәтчеләренә ничек булыша? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
9 Йәһвәнең халкы кайвакыт афәтләрдән һәм төрле һәлакәтләрдән зыян күрә. Әмма андый чакларда да Аллаһы үзенекеләрен ташламый. Мәсәлән, беренче гасырда Яһүдиядә ачлык башлангач, башка төбәкләрдә яшәгән мәсихчеләр имандашларына ярдәм кулы сузган. Бу, һичшиксез, Аллаһының кайгыртуы булган (Рәс. 11:27—30; Рим. 15:25, 26). Бүген дә Аллаһының халкы шундый ук рух чагылдыра. Мәсәлән, табигать афәтләре килеп чыкканда, кардәшләребез зыян күргән имандашларына ризык, су, кием һәм дарулар җибәрә, шулай ук кардәшләрнең йортларын һәм Патшалык Залларын торгыза. Һәм әлбәттә, без боеккан кардәшләрне эмоциональ һәм рухи яктан ныгытырга тырышабызc.
Афәтләр вакытында Йәһвә безне ничек юата? (9 нчы абзацны кара)e
10, 11. Борис белән булган очрактан нәрсә күренә?
10 Йәһвә үзенә хезмәт итмәгән кешеләр турында да кайгырта. Аңардан үрнәк алып, без дә бар кешеләргә игелекле булырга тырышабыз (Гәл. 6:10). Еш кына бу яхшы шаһитлек була. Украинада яшәүче Борис исемле мәктәп мөдире мисалына игътибар итик. Ул, Йәһвә Шаһите булмаса да, мәктәбендә укыган яшь кардәшләребезгә һәрвакыт игелекле һәм ихтирамлы булган. Илендә сугыш башлангач, Борис иленең куркынычсызрак өлкәсенә күченергә булган. Кардәшләребез аңа бу мәсьәләдә ярдәм иткән. Соңрак ул Гайсә Мәсихнең искә алу кичәсенә килгән. Борис болай дип әйтә: «Авыр вакытта Йәһвә Шаһитләре миңа бик игътибарлы булды һәм мине кайгыртты. Моның өчен мин аларга мең рәхмәтле!»
11 Шәфкатьле күктәге Атабыз кебек, без ярдәмгә мохтаҗ кардәшләребезгә генә түгел, ә башка кешеләргә дә ярату күрсәтәбез (Лүк 6:31, 36). Бу аларны Йәһвәгә җәлеп итәр дип өметләнәбез (1 Пет. 2:12). Әмма алай булмаса да, без барыбер шатлыклы, чөнки «бирүдән бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35).
ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ЯКЛЫЙ
12. Йәһвә үз халкын ничек якларга вәгъдә итә? (Зәбур 91:1, 2, 14)
12 Зәбур 91:1, 2, 14 укы. Бүген Йәһвә үз халкын рухи яктан яклый. Ул Шайтанның хак гыйбадәтне бозуына беркайчан да юл куймаячак (Яхъя 17:15). «Бөек афәт» вакытында да Аллаһы үз халкын рухи яктан да, физик яктан да якларга вәгъдә итә (Ачыл. 7:9, 14).
13. Йәһвә һәрберебезне аерым ничек яклый?
13 Йәһвә аерым һәрберебезне дә яклый. Изге Язмалар аша ул безне яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтә (Евр. 5:14). Ә бу безне, үз чиратында, рухи һәм физик зыяннан яклый (Зәб. 91:4). Өстәвенә, Йәһвә безне җыелыш аша да яклый (Ишаг. 32:1, 2). Кардәшләребез Йәһвәне ярата һәм аңа буйсына. Алар белән ял иткәндә, очрашуларда һәм хезмәттә аралашканда, безнең көчебез яңара һәм вәсвәсәләргә каршы тору теләге ныгый (Гыйб. сүз. 13:20).
14. а) Ни өчен Аллаһы безне бар сынаулардан да якламый? ә) Зәбур 9:10 безне нәрсәгә ышандыра? (Искәрмәне дә кара.)
14 Кайвакыт Йәһвә борынгы хезмәтчеләрен физик зыяннан яклаган. Әмма ул һәрвакытта да шулай эшләмәгән. Мәсәлән, кайберләре эзәрлекләүләргә дучар булган һәм моның аркасында хәтта үлгән. Шулай итеп алар Шайтанның ялганчы булуын раслаган (Әюп 2:4—6; Мат. 23:34). Бүген дә хәл шундый ук. Аллаһы безне бар сынаулардан якламый. Без «көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» алабыз (Вәг. 9:11). Әмма һәрхәлдә, Аллаһы безне ниндидер сынаудан коткармаса да, ул безне ташламаячакd (Зәб. 9:10).
ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ЮАТА
15. Аллаһы безне дога, Изге Язмалар һәм кардәшләр аша ничек юата? (2 Көринтлеләргә 1:3, 4)
15 2 Көринтлеләргә 1:3, 4 укы. Вакыт-вакыт без көенергә, нык борчылырга һәм хафаланырга мөмкин. Бәлки, сезнең тормышыгызда хәзер авыр чордыр һәм йөрәк әрнүегезне беркем дә аңламый кебек тоеладыр. Ләкин чынлыкта Йәһвә сезне бик яхшы аңлый. «Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне юата». Ничек итеп? Мәсәлән, без дога кылганда, ул «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы» тынычлык бирә (Флп. 4:6, 7). Ул шулай ук безне үзенең Сүзе аша яратуына ышандыра, зирәк киңәшләр һәм киләчәккә өмет бирә. Өстәвенә, ул безне җыелыш очрашулары аша ныгыта. Анда безнең кардәшләр белән аралашырга һәм бер-беребезне рухландырырга мөмкинлегебез бар.
16. Нейтан белән Присцилла очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
16 Йәһвәнең үз Сүзе аша безне ничек ныгытканын күрер өчен, әйдәгез, Не́йтан белән Присци́лла очрагына игътибар итик. Алар Кушма Штатларда яши һәм берничә ел элек ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченгән. Нейтан болай дип сөйли: «Без Йәһвә күченүебезне фатихалар дип өметләндек». Ләкин, күченгәч, аларның сәламәтлекләре белән бәйле авырлыклар һәм матди кыенлыклар туган. Бу парга хәтта кире кайтырга туры килгән. Кайткач та, аларның финанс проблемалары чишелмәгән. «Мине ни өчен Йәһвә безне фатихаламады дигән сорау борчыды,— дип сөйли Нейтан.— Әллә берәр хата ясадыкмы, дип уйлана башладым мин». Вакыт узу белән Нейтан һәм Присцилла Йәһвәнең үзләрен калдырмаганын аңлаган. Нейтан болай ди: «Шул авыр чорда Изге Язмалар зирәк дустыбыз кебек булды. Ул безгә көч өстәде һәм җитәкчелек бирде. Без сынауга түгел, ә Йәһвәнең ничек ярдәм иткәненә игътибарыбызны тупладык. Бу безне алдагы сынауларга әзерләде».
17. Йәһвә Хельганы ничек юаткан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Кардәшләр дә безне юата ала. Мәсәлән, Венгриядә яшәүче Хе́льга дистәләгән еллар буе төрле авырлыклар аркасында төшенкелеккә бирелгән һәм үзен булдыксыз итеп хис иткән. Ләкин Йәһвә аны җыелыш аша юаткан. Хельга болай дип язган: «Эш, авырган баламны карау һәм башка авырлыклар аркасында көчемнең менә-менә бетүен күргәндә, Йәһвә миңа һәрвакыт булыша иде. 30 ел дәвамында Йәһвә мине юатмаган бер көн дә булмады. Нәкъ кирәкле вакытта кардәшләр миңа игелекле сүзләр язып хәбәрләр җибәрде, открытка бүләк итте һәм мине мактады. Алар аша мин Йәһвәнең юатуын сиздем».
Йәһвә, башкаларны юатыр өчен, сезне ничек куллана ала? (17 нче абзацны кара)
18. Без башкаларны ничек юата алабыз?
18 Без дә, Аллаһыбыз кебек, кардәшләребезне һәм башка кешеләрне дә юата алабыз. Моның өчен аларны сабырлык белән тыңлыйк, кирәк чакта җылы сүзләр әйтик һәм гамәли ярдәм күрсәтик (Гыйб. сүз. 3:27). Кеше кайгырса, чирләсә я бик борчылса, ник аңа килеп китмәскә? Аны тыңласагыз һәм Изге Язмалардан берәр өзек күрсәтсәгез, бу аның җан әрнүен җиңеләйтер, мөгаен. Әйе, «һәртөрле юаныч Аллаһысыннан» үрнәк алып, без кардәшләребезгә авырлыкларын кичереп чыгарга булышабыз, ә Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләргә аңа якынлашырга ярдәм итәбез (Мат. 5:16).
ЙӘҺВӘ ҺӘРВАКЫТ ЯНЫБЫЗДА
19. Йәһвә һәрвакыт яныбызда булуын ничек күрсәтә һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?
19 Ата-ана баласы турында кайгырткан кебек, Йәһвә дә үзенең тугры хезмәтчеләрен калдырмый. Безгә авыр булганда, ул безнең белән. Ул безне җитәкли, кайгырта, яклый һәм юата. Ул безне дә башкаларга сынаулар вакытында ярдәм кулын сузарга өйрәтә. Нинди генә кайгы я авырлык булмасын, Йәһвә безне ташлап китмәячәк. Аллаһы: «Курыкма, чөнки мин синең белән»,— дип ышандыра (Ишаг. 41:10). Әйе, без беркайчан да ялгыз түгел!
100 ҖЫР Кунакчыл булыгыз
a «Күзәтү манарасы» 2011 ел, 15 апрель санында «Аллаһыны данлаучы карарлар кабул итегез» дигән мәкаләне карагыз.
b «Күзәтү манарасы» 2024 ел, февраль чыгарылышындагы «Йәһвәнең җитәкчелегеннән беркайчан да шикләнмәгез» дигән мәкаләнең 11—14 нче абзацларын карагыз.
c Сайтыбыздагы эзләү юлында «афәтләр» я «табигать афәтләре» дигән сүзләрне җыйсагыз, кардәшләрнең бер-берсенә ничек ярдәм иткәннәре турында мәгълүмат табарсыз.
d «Күзәтү манарасы» 2017 ел, февраль чыгарылышында «Укучыларның сораулары»н карагыз.
e ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Малавидагы кардәшләр табигать афәтеннән соң рухи һәм матди ярдәм ала.