18 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
65 ҖЫР Алга китешебез һәркемгә ачык булсын
Яшь абый-кардәшләр, Марк белән Тимутидән үрнәк алыгыз
«Үзең белән Маркны алып кил, чөнки ул миңа хезмәтемдә ярдәм итә» (2 ТИМ. 4:11).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Марк белән Тимутинең үрнәкләре яшь абый-кардәшләргә яхшы сыйфатлар үстерергә булыша. Нәтиҗәдә, алар Йәһвәгә һәм кардәшләргә күбрәк хезмәт итә ала.
1, 2. Марк белән Тимутигә хезмәтләрен киңәйтергә нәрсә комачаулый алган?
ЯШЬ абый-кардәшләр, сез Йәһвәгә һәм кардәшләргә күбрәк хезмәт итәргә телисезме? Һичшиксез, телисездер! Җыелышны бу бик сөендерә (Зәб. 110:3). Ләкин моны эшләргә сезгә нәрсәдер комачауларга мөмкин. Бәлки, сез яңа билгеләнүләрдән я билгесезлектән куркасыздыр. Ә бәлки, сез үз көчегезгә ышанып бетмисездер. Башка кардәшләр дә охшаш хисләр кичерә.
2 Марк белән Тимути дә киләчәк нәрсә китерер икән дип борчылгандыр һәм тәҗрибәләре аз дип уйлагандыр. Ләкин бу аларга хезмәтләрен киңәйтергә комачауламаган. Күрәсең, Марк әнисе белән зур йортларында, уңайлы шартларда яшәгән. Ләкин, рәсүл Паул белән Барнаб аны миссионер хезмәтенә чакыргач, ул комфортлы тормышын калдырырга ризалашкан (Рәс. 12:12, 13, 25). Башта Марк алар белән бергә Антиохта хезмәт иткән, ә аннан соң — башка төбәкләрдә дә (Рәс. 13:1—5). Тимути турында әйткәндә, Паул аны да үзе белән вәгазьләргә чакырган. Ул вакытта Тимути әти-әнисе белән яшәгән, күрәсең. Яшь һәм тәҗрибәсез булганга, ул Паул белән барыргамы, юкмы дип шикләнгәндер. Ләкин ул куркуга бирелмәгән һәм яңа билгеләнүне кабул иткән. (1 Көринтлеләргә 16:10, 11 һәм 1 Тимутигә 4:12 белән чагыштыр.) Нәтиҗәдә, ул күп фатихалар урган (Рәс. 16:3—5).
3. а) Паулның Марк белән Тимутине кадерләгәне нәрсәдән күренә? (2 Тимутигә 4:6, 9, 11) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.) ә) Бу мәкаләдә нинди сорауларга җавап табарбыз?
3 Марк белән Тимути яшьтән үк кыйммәтле тәҗрибә туплаган һәм җитди вазифалар үтәргә өйрәнгән. Паул бу кардәшләрне бик кадерләгән, ул хәтта, тиздән үләчәген белгәч, аларны үзе янына чакырган. (2 Тимутигә 4:6, 9, 11 укы.) Марк белән Тимутинең нинди сыйфатлары Паулга бик ошаган? Яшь абый-кардәшләр алардан ничек үрнәк ала ала? Паулның ярату белән биргән киңәшләре бүген яшьләргә нинди файда китерә ала? Әйдәгез, белик.
Марк белән Тимути яшьтән үк җитди вазифалар үтәгән. Паул бу кардәшләрне бик кадерләгән (3 нче абзацны кара)b
МАРК КЕБЕК, ЙӘҺВӘГӘ ҺӘМ БАШКАЛАРГА ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ ӘЗЕР БУЛЫГЫЗ
4, 5. Марк башкаларга хезмәт итәргә әзер булуын ничек күрсәткән?
4 Бер чыганак буенча, башкаларга хезмәт итү «тырышып һәм даимилек белән» ярдәм итүне аңлата. Марк бу яктан яхшы үрнәк калдырган. Паул аны икенче вәгазь сәяхәтенә алмагач, ул, мөгаен, моның аркасында күңелсезләнгәндер (Рәс. 15:37, 38). Ләкин, моңа карамастан, Марк кардәшләренә хезмәт итүеннән туктамаган.
5 Марк хезмәт итүен икетуган абыйсы Барнаб белән дәвам иткән. Якынча 11 елдан соң Паул беренче тапкыр Римда төрмәдә утырган. Марк, аның янына барып, аңа ярдәм иткән (Фил. 23, 24). Паул Маркны шулкадәр кадерләгән, аны хәтта «зур юаныч чыганагы» дип атаган (Көл. 4:10, 11).
6. Җитлеккән мәсихчеләр белән аралашу Маркка нинди файда китергән? (Искәрмәне кара.)
6 Марк җитлеккән мәсихчеләр белән аралашкан, һәм бу аңа күп файда китергән. Мәсәлән, инде әйтелгәнчә, Марк Паул белән Римда берникадәр вакыт үткәргән. Аннан соң ул Бабылда рәсүл Петер белән хезмәттәшлек иткән. Алар чын дуслар булып киткән. Петер хәтта аны «улым Марк» дип атаган (1 Пет. 5:13). Петер үзенең яшь дустына Гайсәнең хезмәте турында күп кенә нечкәлекләр сөйләгәндер. Бүген без алар турында Марк Инҗилендә укыйбызa.
7. Сон У исемле кардәш Марктан ничек үрнәк алган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
7 Инде әйткәнебезчә, Марк хезмәттә актив булып калган һәм җитлеккән кардәшләр белән якын дуслык үстергән. Син Марктан ничек үрнәк ала аласың? Хезмәттәш ярдәмче я өлкән булырга теләсәң, ләкин әлегә бу вазифаларны үтәр өчен туры килмәсәң, үзеңә карата сабыр бул, алга таба да Йәһвә һәм кардәшләреңә хезмәт ит. Сон У исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул яшьтәшләренә төрле вазифалар бирелгәне, ә үзенә бирелмәгәне аркасында күңелсезләнгән. Сон У үз хисләре турында җитлеккән абый-кардәшләргә сөйләгән. Аларның берсе аңа, яхшы эшләрең күзгә чалынмаса да, барыбер ярдәмчел булырга тырыш, дип киңәш иткән. Сон У шулай эшләгән дә. Ул олы яшьтәгеләргә күбрәк ярдәм итә башлаган һәм кайбер кардәшләрне җыелыш очрашуларына машинасында алып килә торган булган. Хәзер инде Сон У өлкән булып хезмәт итә. Артка борылып, ул болай дип исенә төшерә: «Мин башкаларга хезмәт итүнең тәмен тойдым һәм гамәли ярдәм күрсәтүдән шатлык сиздем».
Яшь кардәшләргә җитлеккән кардәшләр белән аралашу нинди файда китерә? (7 нче абзацны кара)
ТИМУТИ КЕБЕК, БАШКАЛАР ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫГЫЗ
8. Ни өчен Паул Тимутине үзе белән барырга чакырган? (Филипиялеләргә 2:19—22)
8 Рәсүл Паул вәгазьләгән кайбер шәһәрләрдә эзәрлекләүләргә очраса да, ул анда кабат килеп китәргә җыенган, шуңа күрә аңа кыю хезмәттәшләр кирәк булган. Башта ул үзе белән Силас исемле җитлеккән кардәшне чакырган (Рәс. 15:22, 40). Соңрак Тимутине дә үзенең хезмәттәше итеп сайлаган. Ни өчен нәкъ аны? Чөнки Тимути яхшы исемгә ия булган (Рәс. 16:1, 2). Моннан тыш, ул кешеләр турында эчкерсез кайгырткан. (Филипиялеләргә 2:19—22 укы.)
9. Тимути кардәшләр турында кайгыртканын ничек күрсәткән?
9 Паул белән хезмәт итүенең башыннан ук Тимутинең күбрәк үзе турында түгел, ә башкалар турында кайгыртканы ап-ачык булган. Менә ни өчен Паул аны, һич шикләнмичә, яңа оештырылган җыелышны ныгытыр өчен, Бируядә калдыра алган (Рәс. 17:13, 14). Өстәвенә, Бируядә Силас та калган. Аның белән аралашу һәм хезмәттәшлек итү Тимутигә, һичшиксез, күп файда китергән. Соңрак Паул Тимутине, кардәшләрне дәртләндерер өчен, Тисалуникәгә җибәргән. Анда инде ул берүзе генә киткән (1 Тис. 3:2). Киләсе якынча 15 ел дәвамында Тимути кардәшләрне тагын да ныграк яратырга өйрәнгән. Ул «елаучылар белән бергә елаган» (Рим. 12:15; 2 Тим. 1:4). Яшь абый-кардәшләр ничек Тимутидән үрнәк ала ала?
10. У Джэ кардәш имандашлары белән аралашырга ничек өйрәнгән?
10 У Джэ исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Яшь чагында аңа өлкән яшьтәгеләр белән аралашу авыр булган, шуңа күрә ул, Патшалык Залына килгәндә, алар белән исәнләшә торган гына булган. Җыелыштагы бер өлкән аңа олы яшьтәгеләрне эчкерсез мактарга киңәш иткән. Моннан тыш, ул У Джэ кардәшне аларны нәрсә кызыксындырганы турында уйланырга һәм шул темаларга сөйләшергә дәртләндергән. У Джэ бу киңәшләргә колак салган. Ул болай ди: «Хәзер мин төрле яшьтәге кешеләр белән җиңел генә аралаша алам һәм аларның хәл-шартлары турында күбрәк беләм. Шуңа күрә кирәк чакта мин аларга ярдәм итә дә алам. Бу миңа канәгатьлек китерә». Хәзер У Джэ өлкән булып хезмәт итә.
11. Яшь кардәшләр җыелыштагылар турында ничек кайгырта ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
11 Яшь кардәшләр, сез дә төрле яшьтәге имандашларыгыз белән кызыксыныгыз. Мәсәлән, җыелышта кардәшләрнең хәлләрен белешегез һәм аларны игътибар белән тыңлагыз. Бәлки, сез аларга берәр ничек ярдәм итә алырсыз. Әйтик, сез берәр олы яшьтәге парга JW Library® кушымтасын куллану буенча ярдәм кирәклеген белдегез, ди. Яисә аларның вәгазьгә барырга хезмәттәшләре юк икәнен ишеттегез, ди. Аларга үз ярдәмегезне тәкъдим итсәгез я алар белән вәгазьгә барсагыз, бик яхшы булыр. Башкаларга ярдәм итәргә омтылсагыз, сез дә, Тимути кебек, җыелыш өчен яхшы үрнәк булырсыз.
Яшь абый-кардәшләр җыелышка күп яктан булыша ала (11 нче абзацны кара)
ПАУЛНЫҢ АТАЛАРЧА БИРГӘН КИҢӘШЛӘРЕ СЕЗГӘ ФАЙДА КИТЕРСЕН
12. Паулның Тимутигә язган хатлары яшьләргә файда китерсен өчен, алар нәрсә эшли ала?
12 Паул Тимутинең тормышында һәм хезмәтендә уңышлы булуын теләгән, шуңа күрә аңа аталарча киңәшләр биргән (1 Тим. 1:18; 2 Тим. 4:5). Яшь абый-кардәшләр, Паулның киңәшләре сезгә дә файда китерсен өчен, аның хатларын шәхсән үзегезгә язылган хатлар итеп укыгыз һәм андагы киңәшләрне ничек кулланып булганы турында уйланыгыз. Әйдәгез, Паулның берничә киңәшенә игътибар итик.
13. Аллаһыга бирелеп яшәр өчен, нәрсә таләп ителә?
13 «Аллаһыга бирелеп яшәр өчен, үзеңне күнектер» (1 Тим. 4:7ә). Аллаһыга бирелеп яшәр өчен, безгә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә һәм аны сөендерергә тырышырга кирәк. Бу тумыштан килми, шәхси тырышлыклар кую мөһим. «Күнектер» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ярышларга әзерләнгән спортчыларга карата кулланылган. Ярышта җиңәр өчен, аларга күп нәрсәдән тыелырга кирәк булган. Безгә дә, тормыш ярышында җиңәр өчен, тотнаклылык һәм шәхси дисциплина кирәк. Ул чакта без Йәһвәгә якынлашу өчен кирәк булган гадәтләрне үстерә алырбыз.
14. Изге Язмаларны укыганда, максатыбыз нинди булырга тиеш?
14 Һәрберебезгә Изге Язмаларны көн саен уку мөһим. Укыганда, безгә шуны онытмаска кирәк: безнең максатыбыз — Йәһвәгә якынлашу. Мисал буларак, Гайсә белән бай идарәче турындагы өзекне алыйк (Марк 10:17—22). Бу бай яшь кеше Гайсәнең Мәсих икәненә ышанган, ләкин, шәкерте булып китәр өчен, аның иманы җитеп бетмәгән. Әмма, моңа карамастан, Гайсә бу кешегә карата җылы мөнәсәбәт саклаган. Ул аңа «ярату тулы караш белән караган» һәм аның зирәк карар кабул итүен теләгән. Шик тә юк, Йәһвә дә бу кешегә нәкъ шундый ук карашта булган (Яхъя 14:9). Бу очрак һәм үзеңнең хәл-шартларың турында уйланганда, үзеңә мондый сорау бир: «Шушы бай идарәче кебек, фатихаларны кулдан ычкындырмас өчен, мин Йәһвәгә ничек якынлаша алам һәм башкаларга ничек күбрәк хезмәт итә алам?»
15. Ни өчен яхшы үрнәк булу мөһим? (1 Тимутигә 4:12, 13)
15 «Тугрыларга... үрнәк бул». (1 Тимутигә 4:12, 13 укы.) Паул Тимутине уку һәм өйрәтү сәләтләрен үстерергә дәртләндерсә дә, ул шулай ук мәхәббәт, иман һәм сафлык кебек сыйфатларны да үстерергә дәртләндергән. Ни өчен? Чөнки шулай итеп ул үрнәк күрсәтә алган, ә яхшы үрнәк сүзләрдән дә әһәмиятлерәк. Әйтик, сиңа ашкынып вәгазьләүгә багышланган нотык белән чыгыш ясарга куштылар, ди. Әгәр үзең ашкынучан вәгазьче булсаң, бу нотыкны сөйләү сиңа күпкә җиңелрәк булыр. Син сүз иреге белән сөйләрсең (1 Тим. 3:13).
16. а) Нинди биш өлкәдә үрнәк булу мөһим? ә) Яшь абый-кардәш сөйләмдә ничек үрнәк була ала?
16 1 Тимутигә 4:12 дә рәсүл Паул биш өлкәне телгә ала. Яшь абый-кардәшләр бу өлкәләрдә үрнәк булырга тиеш. Шәхси өйрәнүдә бу өлкәләрнең һәрберсен аерым карап чыгып була. Мәсәлән, сөйләм турында уйланыйк. Бу өлкәдә үрнәк булыр өчен, син башкаларны сүзләрең белән ничек ныгыта аласың? Әле әти-әниең белән яшисең икән, аларга ешрак рәхмәт сүзләрен әйтергә тырыш. Җыелыш очрашуларыннан соң чыгыш ясаган кардәшләрне макта. Шулай ук комментарийларны үз сүзләрең белән бирергә тырыш. Сөйләмдә үрнәк булсаң, кардәшләр рухи үсешеңне күрми калмас (1 Тим. 4:15).
17. Яшь кардәшкә рухи максатларына ирешергә нәрсә булышыр? (2 Тимутигә 2:22)
17 «Яшьлеккә хас теләкләрдән кач. ...Тәкъвалыкка... омтыл». (2 Тимутигә 2:22 укы.) Тимутигә яшьлеккә хас теләкләрдән качарга мөһим булган, чөнки алар аңа рухи максатларга ирешергә комачаулый һәм аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен боза алган. Безнең турында әйткәндә, безгә вакытыбыз нәрсәгә киткәнен һәрвакыт тикшерергә кирәк. Спорт, интернет я видеоуеннар — начар нәрсә түгел, ләкин, алар чиктән тыш күп вакыт урламасын өчен, сак булырга кирәк. Әгәр бу эшләр вакытыңны урлый икән, аларга багышлаган вакытыңны киметеп кара. Шул чакта рухи эшләргә, мәсәлән Патшалык Залын кайгыртуга я күчмә стенд белән вәгазьләүгә, күбрәк вакытың калыр. Рухи эшләр белән шөгыльләнгәндә, син яңа дуслар табарсың. Алар белән бергә рухи максатларга ирешү җиңелрәк булыр.
ЙӘҺВӘГӘ ҺӘМ БАШКАЛАРГА ХЕЗМӘТ ИТҮ ФАТИХАЛАР КИТЕРӘ
18. Ни өчен Марк һәм Тимути бәхетле тормыш алып барган дип әйтеп була?
18 Марк һәм Тимути, башкаларга хезмәт итәр өчен, зур фидакарьлек күрсәткән. Әмма алар бернәрсәгә дә үкенмәгән. Киресенчә, алар зур канәгатьлек кичергән (Рәс. 20:35). Марк җирнең төрле төбәкләрендә хезмәт иткән һәм күпләргә ярдәм иткән. Ул шулай ук Гайсәнең тормышы турында китап язган. Тимути дә күп сәяхәт иткән, рәсүл Паул белән бергә байтак кына җыелыш оештырган һәм кардәшләрне рухландырган. Бу яшь кардәшләрнең фидакарь булулары Йәһвәне бик сөендергән.
19. Ни өчен яшь кардәшләр Паулның киңәшләренә колак салырга тиеш һәм бу аларга нинди файда китерер?
19 Паулның хатларында аның Тимутине яратканы чагыла. Ләкин бу хатларны язарга аны Йәһвә дәртләндергән. Димәк, иң беренче чиратта, анда нәкъ аның Тимутигә һәм бар яшь кардәшләргә яратуы күренә. Шуңа күрә, кадерле яшьләр, Паулның аталарча биргән киңәшләренә колак салыгыз һәм башкаларга хезмәт итү теләген үстерегез. Шулай эшләсәгез, сез инде бүген фатихаларга бай тормыш алып барырсыз һәм «чын тормышка нык тотынып торырсыз» (1 Тим. 6:18, 19).
80 ҖЫР «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез»
b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Марк вәгазь сәяхәтендә Паул белән Барнабка гамәли ярдәм күрсәтә. Тимути бер җыелышка килгән һәм андагы кардәшләрне рухландыра.