Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 май 2-7 б.
  • Тугры фәрештәләрдән үрнәк алыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тугры фәрештәләрдән үрнәк алыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ФӘРЕШТӘЛӘР БАСЫНКЫ
  • ФӘРЕШТӘЛӘР КЕШЕЛӘРНЕ ЯРАТА
  • ФӘРЕШТӘЛӘР ЧЫДАМЛЫК КҮРСӘТӘ
  • ФӘРЕШТӘЛӘР ҖЫЕЛЫШНЫ САФ КИЛЕШ САКЛАРГА БУЛЫША
  • Фәрештәләр — «хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар»
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Фәрештәләр кемнәр алар?
    Рухи сорауларга җавап
  • Аллаһының фәрештәләре ярдәм итә
    Бөек Остаздан өйрән
  • Фәрештәләр сезгә ничек ярдәм итә ала?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 май 2-7 б.

19 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

6 ҖЫР Күкләр Аллаһының данын игълан итә

Тугры фәрештәләрдән үрнәк алыгыз

«Йәһвәне мактагыз, әй аның барлык гаять кодрәтле фәрештәләре» (ЗӘБ. 103:20).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без тугры фәрештәләрдән нәрсәгә өйрәнеп булганын күрербез.

1, 2. а) Без фәрештәләрдән нәрсә белән аерылып торабыз? ә) Без фәрештәләргә кайсы якларыбыз белән охшаш?

ХАКЫЙКАТЬ белән танышкач, без Аллаһының гаиләсенә кушылдык һәм аңа хезмәт итә башладык. Безнең белән бергә төрле илләрдә яшәүче кардәшләребез һәм миллионлаган рухи зат та хезмәт итә (Дан. 7:9, 10). Әмма кемдер болай дип сорар: «Фәрештәләрне кешеләр белән бергә бер рәткә куеп буламы соң, алар бит бездән шулкадәр нык аерылып тора?» Чыннан да, алар Аллаһыга бихисап күп ел хезмәт итә һәм бездән күпкә көчлерәк (Әюп 38:4, 7). Ә изге, гөнаһсыз булулары турында әйтәсе дә юк (Лүк 9:26).

2 Фәрештәләрдән аерылып торсак та, безнең охшаш якларыбыз да юк түгел. Алар кебек, без дә Аллаһының сыйфатларын чагылдыра алабыз, ихтыяр ирегенә ия, безнең шәхси исемебез, үз холкыбыз бар, һәм Аллаһы безгә төрле йөкләмәләр бирә. Фәрештәләр кебек, без дә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә мохтаҗ (1 Пет. 1:12).

3. Без фәрештәләрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

3 Фәрештәләр басынкы, алар кешеләрне ярата һәм чыдамлык сыйфатын күрсәтә. Шулай ук алар җыелышны саф килеш сакларга булыша. Әйдәгез, бу мәкаләдә моның турында күбрәк белик һәм алардан ничек үрнәк алып булганын күрик.

ФӘРЕШТӘЛӘР БАСЫНКЫ

4. а) Фәрештәләрнең басынкылыгы нәрсәдә чагыла? ә) Ни өчен фәрештәләр басынкы? (Зәбур 89:7)

4 Йәһвәгә тугры фәрештәләр басынкылык күрсәтә. Тәҗрибәле, зирәк һәм бик көчле булсалар да, алар Йәһвә ни кушса, һәрвакыт шуны эшли (Зәб. 103:20). Фәрештәләр беркайчан да Йәһвәдән алган йөкләмәләре белән мактанмый һәм, кешеләрдән көчлерәк булсалар да, үзләрен әллә кемгә куймый. Кешеләр аларның исемнәрен белмәсә дә, фәрештәләр Йәһвәнең ихтыярын шатлык белән үтиa (Ярат. 32:24, 29; 2 Пат. 19:35). Алар Йәһвә генә бөтен данга лаек булганын таный. Ә ни өчен бу рухи затлар шулкадәр басынкы? Чөнки алар Йәһвәне ярата һәм аны бик нык хөрмәт итә. (Зәбур 89:7 укы.)

5. Рәсүл Яхъяны төзәткәндә, фәрештә ничек басынкылык күрсәткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

5 Фәрештәләрнең басынкылыгын күрсәтүче бер очракка игътибар итик. Якынча б. э. 96 елында бер фәрештә рәсүл Яхъяга Аллаһының хәбәрен тапшырган (безгә бу фәрештәнең исеме билгеле түгел) (Ачыл. 1:1). Яхъя моны ничек кабул иткән? Ул, фәрештәгә сәҗдә кылырга дип, аның алдына тезләнгән. Ләкин фәрештә, моңа каршы килеп, аңа: «Алай эшләмә! Аллаһыга сәҗдә кыл! Мин бит синең һәм... кардәшләреңнең хезмәттәше генә»,— дип әйткән (Ачыл. 19:10). Нинди басынкылык! Әйе, фәрештә үзенә дан эзләмәгән һәм Яхъяны Йәһвәгә сәҗдә кылырга дәртләндергән. Фәрештә Яхъядан көчлерәк булса да һәм аңардан Аллаһыга күпкә күбрәк вакыт хезмәт итсә дә, аны катгый рәвештә үгетләмәгән. Ул шуны аңлаган: Яхъя хәйран калганга үзен шулай тоткан. Шуңа күрә фәрештә олы яшьтәге рәсүлне йомшак кына төзәткән һәм үзен аның хезмәттәше дип атаган.

Рәсүл Яхъя, фәрештәгә сәҗдә кылырга теләп, аның алдына тезләнә, фәрештә аны туктата.

Рәсүл Яхъяны төзәткәндә, фәрештә басынкылык күрсәткән (5 нче абзацны кара)


6. Без фәрештәләрдән басынкылык ягыннан ничек үрнәк ала алабыз?

6 Басынкылык күрсәткән фәрештәләрдән без ничек үрнәк ала алабыз? Без дә үз вазифаларыбызны мактанмыйча һәм үзебезгә дан эзләмичә башкарырга тиеш (1 Көр. 4:7). Хакыйкатьтә башкалардан күбрәк вакыт булсак та һәм хөрмәтле вазифаларга ия булсак та, үзебезне башкалардан яхшырак дип санамыйк. Киресенчә, үзебезне иң кече итеп тотарга тырышыйк (Лүк 9:48). Безнең максатыбыз — үз абруебызны күтәрү түгел, ә, фәрештәләр кебек, башкаларга хезмәт итү.

7. Башкаларны төзәткәндә я аларга киңәш биргәндә, без ничек басынкылык күрсәтә алабыз?

7 Кайвакыт безгә кардәшебезне я балабызны төзәтергә һәм аңа киңәш бирергә кирәк була. Фәрештә рәсүл Яхъяны йомшак кына төзәткән кебек, безнең сүзләребездә дә хөрмәт чагылсын. Без бит якыныбызны түбәнсетергә теләмибез. Басынкылык безне, Изге Язмалардан киңәш биргәндә, кешенең хисләрен исәпкә алырга һәм ихтирамлы булырга дәртләндерсен (Көл 4:6).

ФӘРЕШТӘЛӘР КЕШЕЛӘРНЕ ЯРАТА

8. а) Лүк 15:10 буенча, фәрештәләрнең кешеләргә карата яратулары нәрсәдән күренә? ә) Фәрештәләр вәгазь эшендә ничек катнаша? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Фәрештәләр кешеләргә ваемсыз түгел. Киресенчә, алар кешеләрне ярата. Мәсәлән, берәрсе, тормышын үзгәртеп, хакыйкатькә килгәндә яисә югалган сарык кире Йәһвәгә кайтканда, фәрештәләр моңа бик шатлана. (Лүк 15:10 укы.) Шулай ук фәрештәләр Патшалык хәбәрен таратуда актив катнаша (Ачыл. 14:6). Әлбәттә, алар кешеләр белән турыдан-туры сөйләшми, ләкин алар безне Йәһвә турында күбрәк белергә теләгән кешеләргә таба юнәлтә. Билгеле, Йәһвә изге рухы ярдәмендә дә безне эчкерсез кешеләргә юнәлтә ала, шуңа күрә без һәрбер очракта да безгә фәрештәләр булышты дип әйтә алмыйбыз (Рәс. 16:6, 7). Шулай да шуңа шикләнмәскә була: фәрештәләр вәгазь эшендә зур роль уйный һәм безгә ярдәм итәргә әзер. (Шулай ук «Алар үз догаларына җавап алган» дигән рамканы кара.)b

Мәсихче ир белән хатын, күчмә стенд тотып, урам буйлап бара. Фәрештәләр апа-кардәшнең игътибарын эскәмиядә боегып утырган хатын-кызга юнәлтә.

Мәсихче ир белән хатын, хезмәтләрен тәмамлап, өйләренә кайтып бара. Апа-кардәш эскәмиядә боегып утырган хатын-кызга игътибар итә. Фәрештәләр безне юнәлтә алганын аңлап, ул шушы хатын-кызны юата һәм аңа вәгазьли башлый (8 нче абзацны кара)


Алар үз догаларына җавап алган

Аста берничә гаҗәеп очрак китерелә. Бу очракларда фәрештәләр ярдәм иткәндер, мөгаен.

  • Перу илендә 12 яшьлек кыз әнисе белән телефоннан вәгазьләгән. Трубканы бер хатын алган. Моңа кадәр ул Аллаһыдан, миңа берәрсен җибәрче, дип үтенгән булган икән. Шуңа күрә ул бу кызның шалтыратуын Аллаһы җавабы итеп күргән һәм Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Күп тә үтмәстән, ул җыелыш очрашуларына йөри башлаган.

  • Румыниядә бер хатын Изге Язмаларны өйрәнгән, әмма өйрәнүдән туктаган. Соңрак ул Италиягә, сиделка булып эшләр өчен, күченгән. Анда аның яңадан Изге Язмаларны өйрәнергә теләге туган. Ләкин ул Йәһвә Шаһитләрен кайда табып булганын белмәгән, шуңа күрә Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылган. Күп тә үтмәстән, хуҗалары аны кибеткә җибәргән һәм болай дигән: «Кибет хуҗасы белән сөйләшеп торма. Ул Йәһвә Шаһите һәм үз клиентларына Изге Язмалар турында сөйли». Һәм чыннан да, безнең абый-кардәшебез аңа вәгазьли башлаган. Бу хатын моны Йәһвәнең җавабы итеп күргән. Ул Изге Язмаларны кабат өйрәнә башлаган һәм рухи яктан үскән. Аның үрнәгенә ияреп, улларының берсе Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм җыелыш очрашуларына йөри.

  • Мәсихче ирле-хатынлы пар машиналарын сатарга булган. Аны карарга дип, ир белән хатын килгән, һәм кардәшләребез аларга вәгазьли башлаган. Без машинаны тормышыбызны гадиләштерер өчен, башкаларга Изге Язмалар турында сөйләргә күбрәк вакыт булсын өчен, сатабыз, дип аңлаткан алар. Шунда килгән ир кеше болай дип әйткән: «Мин кичә генә Аллаһыга дога кылдым һәм аңа болай дидем: „Аллаһым, минем яныма берәрсен җибәрче. Мин күңелемдә бушлык сизәм һәм хакыйкатьне табарга телим“». Чыннан да, бу кеше үз догасына җавап алган. Нәтиҗәдә, ул, аның хатыны һәм ике кызы Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Хәзер алар җыелыш очрашуларына йөри.

9. Фәрештәләр кебек, кешеләрне яратуыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

9 Кешеләргә ярату күрсәткән фәрештәләрдән без ничек үрнәк ала алабыз? Җыелыштан читләштерелгән берәр кардәшнең кире кайтканы турында белдерү ясалса, әйдәгез, фәрештәләр кебек, моңа шатланыйк. Андый кардәшне җылы кабул итик һәм яратуыбызга ышандырыйк (Лүк 15:4—7; 2 Көр. 2:6—8). Шулай ук, фәрештәләрдән үрнәк алып, вәгазьдә актив булыйк (Вәг. 11:6). Фәрештәләр безгә вәгазьдә ярдәм итәргә әзер булган кебек, без дә кардәшләребезгә ярдәм итәргә тырышыйк. Мәсәлән, олы яшьтәге, авырган я тәҗрибәләре аз булган кардәшләр белән хезмәт итүне планлаштырып була.

10. Сара очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

10 Әгәр хәзер хәл-шартларыбыз аркасында без хезмәттә теләгәнчә күп эшли алмасак, ул чакта нәрсә? Без әле дә фәрештәләр белән вәгазь эшендә хезмәттәшлек итә алабыз. Һиндстанда яшәүче Сараc исемле апа-кардәшнең мисалы моны раслый. Якынча 20 ел пионер булып хезмәт иткәннән соң, ул авырып киткән һәм урын өстенә калган. Әлбәттә, бу аны бик боектырган. Ләкин, регуляр рәвештә Изге Язмаларны укыганга һәм кардәшләр аңа ярдәм иткәнгә, Сара кабат шатлыгын кайтарган. Аңа яңа шартларга ияләшергә кирәк булган. Хәтта, утырып, хатлар яза алмаганга, ул телефоннан танышларына вәгазьли башлаган. Алар, үз чиратында, аңа башка кешеләрнең номерларын биргән. Нәтиҗәдә, Сара 70 Изге Язмалар өйрәнүе башлаган. Бар бу өйрәнүләрне үзе үткәрә алмаганга, ул кайберләрен башка кардәшләргә тапшырган. Күп кенә өйрәнүчеләре җыелыш очрашуларына йөри башлаган. Күз алдына гына китерегез: фәрештәләр Сара һәм аңа охшаш башка кардәшләр белән хезмәттәшлек иткәнгә һәм шундый мул уңыш урганга никадәр сөенәдер!

ФӘРЕШТӘЛӘР ЧЫДАМЛЫК КҮРСӘТӘ

11. Ни өчен тугры фәрештәләргә чыдамлылык күрсәтергә туры килә?

11 Тугры фәрештәләр чыдам булуда гаҗәеп үрнәк күрсәтә. Инде меңләгән ел дәвамында алар гаделсезлек белән явызлыкны күреп тора. Мәсәлән, алар Шайтанның һәм аңа ияргән фәрештәләрнең Йәһвәгә каршы фетнә күтәргәннәренә шаһит булган (Ярат. 3:1; 6:1, 2; Яһүд 6). Кайвакыт аларга җеннәр белән көрәшергә туры килгән (Дан. 10:13). Өстәвенә, фәрештәләр бик күп кешенең Йәһвәгә хезмәт итәргә теләмәгәнен күреп тора. Боларның барысына карамастан, алар Йәһвәгә тугры булып кала, аңа шатлык, ашкыну белән хезмәт итә һәм Йәһвәнең тиешле вакытта гаделсезлекне юк итәчәген сабырлык белән көтә.

12. Чыдам булып калырга безгә нәрсә булышыр?

12 Чыдамлык күрсәткән фәрештәләрдән без ничек үрнәк ала алабыз? Тугры фәрештәләр кебек, без дә күп гаделсезлек күрәбез һәм кайвакыт каршылыкка очрыйбыз. Ләкин без Йәһвәнең гаделсезлекне тиздән юк итәчәген беләбез. Шуңа күрә, тугры фәрештәләр кебек, без дә «игелек эшләп, бирешмәскә» тәвәккәл (Гәл. 6:9). Аллаһы да безгә ярдәм итәргә вәгъдә итә (1 Көр. 10:13). Сабыр һәм шатлыклы булып калыр өчен, аңардан изге рухын сорыйк (Гәл. 5:22; Көл. 1:11). Каршылыкка очраганда да, Йәһвәгә таяныгыз һәм хафага төшмәгез. Ул һәрвакыт сезнең белән, ул сезне ярдәмсез калдырмас (Евр. 13:6).

ФӘРЕШТӘЛӘР ҖЫЕЛЫШНЫ САФ КИЛЕШ САКЛАРГА БУЛЫША

13. Соңгы көннәрдә фәрештәләрнең нинди мөһим йөкләмәсе бар? (Маттай 13:47—49)

13 Бу соңгы көннәрдә фәрештәләрнең тагын бер мөһим йөкләмәсе бар: алар «явызларны тәкъвалардан» аера. (Маттай 13:47—49 укы.) Нәтиҗәдә, яхшы хәбәрне ишеткән миллионлаган кешеләр арасыннан эчкерсезләре генә мәсихчеләр булып китә. Шулай итеп фәрештәләр җыелышны саф килеш сакларга булыша. Әлбәттә, бу — Аллаһы халкы белән араларын өзгән кешеләр кире кайта алмый дигәнне яисә җыелышта бер авырлык та булмаячак дигәнне аңлатмый. Ләкин безгә шул билгеле: фәрештәләр, җыелыш рухи яктан саф булып калсын өчен, аны игътибар белән күзәтә.

14, 15. Җыелышны саф килеш сакларга булышкан фәрештәләрдән без нәрсәгә өйрәнәбез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Җыелышны саф килеш сакларга булышкан фәрештәләрдән без ничек үрнәк ала алабыз? Без дә җыелышның әхлакый һәм рухи яктан саф булып калуына үз өлешебезне кертә алабыз. Моның өчен без үзебез саф булып калырга, дусларны акыллылык белән сайларга һәм үзебезне начар йогынтыдан якларга тиеш (Зәб. 101:3). Өстәвенә, башка кардәшләргә дә сафлык юлыннан йөрергә ярдәм итү мөһим. Мәсәлән, безгә берәр кардәшнең җитди гөнаһ кылганы билгеле булса, без аны ярату белән өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә дәртләндерербез. Ә әгәр ул моны эшләмәсә, үзебез моны эшләрбез. Без бит кардәшебезнең мөмкин кадәр тизрәк рухи яктан савыгуын телибез (Ягък. 5:14, 15).

15 Әмма кызганычка каршы, кайвакыт җитди гөнаһ кылган кеше тәүбә итми һәм аны җыелыштан читләштерергә туры килә. Андый очракта без аның белән «башка аралашмыйбыз»d (1 Көр. 5:9—13). Шулай итеп җыелыш саф булып кала. Шул кеше белән араларны өзеп, без аңа булышабыз дип әйтеп була. Чөнки, үзе белән аралашмавыбызны күреп, ул карашын үзгәртергә мөмкин. Әгәр ул тәүбә итсә, без, Йәһвә һәм фәрештәләр кебек, моңа сөенербез (Лүк 15:7).

1. Ике апа-кардәш паркта кофе эчеп утыра. Берсе сөйләгәндә, икенчесе читкә карый. 2. Паркта сөйләгән апа-кардәш Патшалык Залында ике өлкән белән сөйләшеп тора.

Берәр кардәшнең җитди гөнаһ кылганын белсәк, без нәрсә эшләргә тиеш? (14 нче абзацны кара)e


16. Син фәрештәләрдән нинди яктан үрнәк алырга телисең?

16 Фәрештәләр турында белүебезгә һәм алар белән хезмәттәшлек итә алуыбызга, без шундый шат! Әйдәгез, аларның күркәм сыйфатларыннан үрнәк алыйк. Алар кебек, басынкы булыйк, кешеләрне яратыйк, чыдамлылык күрсәтик һәм җыелышның әхлакый һәм рухи сафлыгы турында кайгыртыйк. Әгәр фәрештәләрдән үрнәк алып торсак, без Йәһвәнең гаиләсендә мәңгегә калырбыз.

БЕЗ ФӘРЕШТӘЛӘРДӘН НИЧЕК ҮРНӘК АЛА АЛАБЫЗ?

  • Басынкы булуда

  • Кешеләрне яратуда

  • Җыелышны саф килеш саклауда

123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз

a Күктә йөзләгән миллион фәрештә яши, әмма Изге Язмаларда аларның икесенең генә — Микаилның һәм Җәбраилнең исеме генә китерелә (Дан. 12:1; Лүк 1:19).

b Күбрәк мәгълүмат табар өчен, «Күзәтү манарасы басмалары индексы»нда (рус) «Ангелы» дигән темада «руководство ангелов (примеры)» дигән өстәмә исемне кара.

c Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

d Җитәкче советның 1 нче отчетында (2024 ел) аңлатылганча, җыелыштан читләштерелгән кеше очрашуга килгәч, һәрбер мәсихче, вөҗдан кушуы буенча эш итеп, андый кеше белән исәнләшергәме, юкмы икәнен үзе хәл итә ала.

e ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Апа-кардәш үз дустын гөнаһы турында өлкәннәргә сөйләргә дәртләндерә. Дусты моны эшләмәгәч, апа-кардәш өлкәннәргә үзе барысын сөйләп бирә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу