25 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
96 ҖЫР Аллаһы Сүзе — хәзинә
Ягъкубның пәйгамбәрлекләреннән өйрәнәбез (2 нче өлеш)
«Ул аларның һәрберсенә тиешле фатихасын бирде» (ЯРАТ. 49:28).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Без Ягъкубның үлем түшәгендә калган сигез улына әйткән пәйгамбәрлекләренә игътибар итәрбез һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп булганын күрербез.
1. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?
ҮТКӘН мәкаләдә әйтелгәнчә, Ягъкуб үлем түшәгендә улларына мөрәҗәгать итә. Аның Рубинга, Шимон, Леви һәм Яһүдкә әйткән сүзләре абый-энеләрен гаҗәпләндерәдер. Алар аталары үзләренә нәрсә әйтер икән дип уйлана. Әйдәгез, бу мәкаләдә Ягъкубның Зәбулунга, Иссахар, Дан, Гәд, Әшир, Нәфтәли, Йосыф һәм Биньяминга нәрсә әйткәнен белик һәм үзебез өчен сабаклар табыйкa.
ЗӘБУЛУН
2. Ягъкуб Зәбулунга нәрсә әйткән һәм аның сүзләре ничек үтәлгән? (Яратылыш 49:13) (Рамканы да кара.)
2 Яратылыш 49:13 укы. Ягъкуб Зәбулунның токымнары «диңгез ярында» яшәячәк дип пәйгамбәрлек иткән. Ике гасырдан соң Зәбулун токымнары Исраилнең төньягында, Урта диңгез һәм Гәлиләя диңгезе арасында биләмә алгач, бу пәйгамбәрлек үтәлгән. Бу Мусаның фатиха сүзләренә дә туры килгән. Ул: «И Зәбулун, чыкканда сөен»,— дигән (Кан. 33:18). Зәбулун биләмәсе диңгезгә турыдан-туры чыкмаса да, бу кабилә кешеләре җиңел генә ике диңгезгә дә бара һәм сәүдә эшләре белән шөгыльләнә алган. Бәлки, шул сәбәпле Муса Зәбулунны сөенергә дәртләндергәндер дә. Ничек кенә булмасын, Зәбулун кабиләсенең сөенер өчен сәбәпләре күп булган.
3. Шатлыкны югалтмаска нәрсә ярдәм итәр?
3 Безнең өчен сабаклар. Кайда гына яшәсәк тә, хәл-шартларыбыз нинди генә булмасын, безнең сөенер өчен сәбәпләребез юк түгел. Шатлык саклар өчен, булганына канәгать булып яшәргә кирәк (Зәб. 16:6; 24:5). Әлбәттә, игътибарыбызны үзебездә булмаган нәрсәләргә туплау бик җиңел. Әмма бу безне боектырыр гына. Шуңа күрә үзегездә булган фатихаларны күрә белегез. Ул чакта шатлыгыгызны саклый алырсыз (Гәл. 6:4).
ИССАХАР
4. Ягъкуб Иссахарны нәрсә диеп фатихалаган һәм аның сүзләре ничек үтәлгән? (Яратылыш 49:14, 15) (Рамканы да кара.)
4 Яратылыш 49:14, 15 укы. Ягъкуб Иссахарны тырыш булуы өчен мактаган һәм аны нык сөякле, зур йөк күтәрә алган ишәк белән чагыштырган. Ягъкуб шулай ук Иссахар яхшы җирдә яшәр дип пәйгамбәрлек иткән. Шулай булган да: Иссахарның токымнары Үрдүн елгасы буенда уңдырышлы җирне мирас итеп алган (Йош. 19:22). Һичшиксез, алар үз җирләрен тырышып эшкәрткән. Алар, башкаларга ярдәм итәр өчен дә, зур тырышлыклар куйган (1 Пат. 4:7, 17). Мәсәлән, хаким Барак һәм Дибра пәйгамбәр вакытында алар, кардәшләренә ияреп, сугышка барырга әзер булган (Хак. 5:15).
5. Ни өчен Иссахарның токымнарыннан үрнәк алу мөһим?
5 Безнең өчен сабаклар. Йәһвә Иссахарны тырыш булганы өчен кадерләгән кебек, безне дә үзенә тырышып хезмәт иткәнебез өчен югары бәяли (Вәг. 2:24). Җыелышны армый-талмый кайгырткан өлкәннәрне мисал итеп алыйк (1 Тим. 3:1). Алар чын сугышта катнашмый, билгеле. Ләкин алар Аллаһы сарыкларын рухи зыяннан яклый, ә бу бер дә җиңел түгел (1 Көр. 5:1, 5; Яһүд 17—23). Шулай ук алар кардәшләрне ныгытучы нотыклар әзерләр өчен күп тырышлыклар куя (1 Тим. 5:17).
ДАН
6. Дан кабиләсе нинди йөкләмә үтәгән? (Яратылыш 49:17, 18) (Рамканы да кара.)
6 Яратылыш 49:17, 18 укы. Ягъкуб Данны үзеннән зуррак хайваннарга һөҗүм итүче елан белән чагыштырган. Ягъкуб Дан сугыш атын аягыннан чагар дип пәйгамбәрлек иткән. Бу пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? Дан токымнары кыюлыгы белән аерылып торган һәм Исраилнең дошманнарына каршы сугышкан. Вәгъдә ителгән җиргә барганда, Дан кабиләсе, кардәшләрен һөҗүмнәрдән яклар өчен, артта бара торган булган (Сан. 10:25). Башка исраиллеләр Дан токымнарының «койрыкта» нәрсә эшләгәннәрен күрмәсә дә, аларның йөкләмәсе бик мөһим булган.
7. Йөкләмәләребезне үтәгәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?
7 Безнең өчен сабаклар. Сезнең башкалар күрмәгән берәр йөкләмә үтәгәнегез булдымы? Бәлки, сез Патшалык Залын җыештыргансыз я төзекләндергәнсездер яки конгресста ирекле эшче булгансыздыр. Алай икән, сез мактауга лаек. Йәһвә эшләрегезне күрә һәм бик кадерли. Сез кешеләрдән мактау алыр өчен түгел, ә Йәһвәне эчкерсез яратканга хезмәт итәсез бит. Бу Йәһвәнең йөрәген бик сөендерә (Мат. 6:1—4).
ГӘД
8. Ни өчен дошманнарга Гәд җирләренә һөҗүм итү җиңел булган? (Яратылыш 49:19) (Рамканы да кара.)
8 Яратылыш 49:19 укы. Ягъкуб Гәдкә юлбасарлар һөҗүм итәчәк дип пәйгамбәрлек иткән. Ике гасырдан соң Гәд кабиләсе Үрдүн елгасының көнчыгышында, дошман халыклар янәшәсендә биләмә алган. Шул халыклардан юлбасарлар аларга җиңел генә һөҗүм итә алган. Шулай да, бу якларда яхшы көтүлекләр булганга, Гәд токымнары анда төпләнергә булган (Сан. 32:1, 5). Гәдлеләр, күрәсең, бик кыю кешеләр булган. Ә иң мөһиме, алар Йәһвәгә таянган. Гәд токымнары күп еллар башка кабиләләргә Вәгъдә ителгән җирне яулап алырга булышкан (Сан. 32:16—19). Алар Йәһвәнең үз хатыннарын һәм балаларын яклаячагына шикләнмәгән. Йәһвә гәдлеләрне кыю һәм фидакарь булулары өчен фатихалаган (Йош. 22:1—4).
9. Йәһвәгә таянуыбыз тормышыбыздан ничек күренер?
9 Безнең өчен сабаклар. Авырлыкларга карамастан, Йәһвәгә хезмәт итүебезне дәвам итәр өчен, аңа таяну мөһим (Зәб. 37:3). Күп кенә кардәшләр теократик төзелешләрдә катнаша, ихтыяҗ зуррак булган җирләрдә вәгазьли һәм башка йөкләмәләр үти. Алар корбанга барырга әзер, чөнки Йәһвәнең үзләре турында кайгыртачагына бер дә шикләнми (Зәб. 23:1).
ӘШИР
10. Ягъкубның сүзләре ничек үтәлгән һәм әширлеләр нәрсә эшләмәгән? (Яратылыш 49:20) (Рамканы да кара.)
10 Яратылыш 49:20 укы. Ягъкуб Әширнең муллыкта яшәячәген пәйгамбәрлек иткән. Шулай булган да. Әшир кабиләсе Исраилнең иң уңдырышлы җирен мирас итеп алган (Кан. 33:24). Әшир биләмәсе Урта диңгез буйлап сузылган һәм хәтта Сидон шәһәрен үз эченә алган. (Бу Финикия шәһәрендә зур сәүдә порты булган.) Әмма әширлеләр үз җирләреннән кәнганлыларны куып чыгармаган (Хак. 1:31, 32). Бал белән майда йөзүләре һәм кәнганлыларның начар тәэсире аркасында алар Йәһвәгә хезмәт итүдә ашкынуларын югалткан. Мәсәлән, хаким Барак кәнганлыларга каршы сугышырга чакыргач, әширлеләр баш тарткан. Шуңа күрә алар Йәһвә үз халкына «Мегиддо́ сулары янында» могҗизалы рәвештә җиңү биргәнен күрмәгән (Хак. 5:19—21). Барак белән Дибра җиңү җырында: «Әшир тырай тибеп диңгез ярында утырды»,— дип җырлаган. Бу сүзләр әширлеләрне оятка калдырган булса кирәк (Хак. 5:17).
11. Ни өчен материаль нәрсәләргә акыллы караш саклау мөһим?
11 Безнең өчен сабаклар. Без Йәһвәгә иң яхшысын бирергә телибез. Моның өчен безгә, бу дөньяның байлыкка карашын үзләштермәс өчен, сак булырга кирәк (Гыйб. сүз. 18:11). Без материаль нәрсәләрне тормышыбызда иң беренче урынга куймыйбыз (Вәг. 7:12; Евр. 13:5). Без вакытыбызны һәм көчебезне әллә ни кирәк булмаган нәрсәләрне сатып алыр өчен дә, сарыф итмибез. Яхшы тормышның киләчәктә булачагын белеп, без, бар көчебездән Йәһвәгә хезмәт итәбез (Зәб. 4:8).
НӘФТӘЛИ
12. Нәфтәли турындагы сүзләр, күрәсең, ничек үтәлгән? (Яратылыш 49:21) (Рамканы да кара.)
12 Яратылыш 49:21 укы. Ягъкуб Нәфтәли турында: «Ул нәзакәтле сүзләр әйтеп сөйләшә»,— дип әйткән. Бу сүзләр, күрәсең, Гайсәнең җирдәге хезмәте вакытында үтәлгән. Кешеләрне оста өйрәткән Гайсә Нәфтәли җирендәге «Кәпернаумга барып урнашкан» (Мат. 4:13; 9:1; Яхъя 7:46). Бу Ишагыянең пәйгамбәрлегенә дә туры килә. Ул Зәбулун җире һәм Нәфтәли җире «бөек яктылык күрәчәк» дип әйткән (Ишаг. 9:1, 2). Бу сүзләр Гайсәдә үтәлгән, чөнки ул «һәртөрле кешегә яктылык бирүче чын яктылык» булган (Яхъя 1:9).
13. Сөйләмебез Йәһвәнең күңеленә хуш килсен өчен, нәрсә эшләргә?
13 Безнең өчен сабаклар. Безнең нәрсә әйткәнебез һәм ничек әйткәнебез Йәһвә өчен мөһим. Сүзләребез «нәзакәтле» булсын өчен һәм Йәһвәнең күңеленә хуш килсен өчен, нәрсә эшләргә? Без һәрвакыт дөресен сөйләргә тиешбез (Зәб. 15:1, 2). Безгә шулай ук башкаларны сүзләребез белән ныгытырга кирәк. Зарланыр һәм башкаларны тәнкыйтьләр урынына аларны эчкерсез мактыйк (Эфес. 4:29). Өстәвенә, хезмәттә кешеләр белән сөйләшүләр башлау ягыннан остару мөһим.
ЙОСЫФ
14. Йосыф турындагы пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? (Яратылыш 49:22, 26) (Рамканы да кара.)
14 Яратылыш 49:22, 26 укы. Йосыф Ягъкубның яраткан хатыны Рәхиләнең беренче улы булган. Ягъкуб Йосыф белән бик горурланган. Аның сүзләре буенча, ул «абый-энеләре арасыннан сайлап алынган» булган. Ягъкуб аны «җимешле агачның тармагы» дип атаган. Ягъкуб үзе — шул агач, ә Йосыф аның ботагы кебек булган. Рубин Ягъкубның иң беренче улы булса да, икеләтә өлеш Йосыфка бирелгән (Ярат. 48:5, 6; 1 Елъ. 5:1, 2). Йосыфның уллары, Ифраим белән Манашше, Вәгъдә ителгән җирдә аерым кабиләләр буларак мирас алган (Ярат. 49:25; Йош. 14:4).
15. Гаделсезлеккә очраса да, Йосыф үзен ничек тоткан?
15 Ягъкуб шулай ук Йосыф турында мондый сүзләр әйткән: «Укчылар аны йөдәтеп торды, аңа уклар атты һәм ачу саклады» (Ярат. 49:23). Ягъкуб Йосыфка күп газап китергән абыйларын күздә тоткан. Интегүләренә карамастан, Йосыф Йәһвәгә дә, абыйларына да ачу сакламаган һәм каты бәгырьле булып китмәгән. Ягъкуб әйткәнчә, «аның җәясе нык булып калган, куллары көчле һәм җитез булган» (Ярат. 49:24). Образлы итеп әйткәндә, Йосыф явызлыкны шәфкатьлелек һәм тугры мәхәббәт уклары белән җиңгән. Сынауларда Йосыф Йәһвәгә таянган. Ул абыйларын кичереп кенә калмаган, ә аларга игелекле дә булган (Ярат. 47:11, 12). Сынаулар Йосыфны чыныктырган дип әйтеп була (Зәб. 105:17—19). Шуңа күрә Йәһвә аны гаҗәеп рәвештә куллана алган.
16. Сынаулар вакытында без ничек Йосыфның үрнәгенә иярә алабыз?
16 Безнең өчен сабаклар. Әйдәгез, беркайчан да сынаулар аркасында Йәһвәдән һәм кардәшләребездән ераклашмыйк. Онытмыйк: сынаулар аша Йәһвә безне тәрбияли ала (Евр. 12:7). Бу безгә мәсихче сыйфатларны, мәсәлән, мәрхәмәт һәм кичерә белү сыйфатларын, үстерергә булыша ала (Евр. 12:11). Йосыф очрагындагы кебек, Йәһвә безне дә чыдамлыгыбыз өчен мул итеп фатихалар.
БИНЬЯМИН
17. Биньяминга кагылышлы пәйгамбәрлек ничек чынга ашкан? (Яратылыш 49:27) (Рамканы да кара.)
17 Яратылыш 49:27 укы. Ягъкуб биньяминлыларны бүре белән чагыштырган һәм алар яхшы сугышчылар булыр дип әйткән (Хак. 20:15, 16; 1 Елъ. 12:2). «Иртән», ягъни Исраил патшалыгының башында, биньяминлы Шаул патша филистилеләргә каршы, бүре сыман, сугышкан (1 Иш. 9:15—17, 21). «Кичен исә», ягъни Исраил патшалары инде идарә итми башлагач, биньяминлы Әсфирә патшабикә белән Мардәкәй Фарсы империясендә еврейләрнең үтерелүенә юл куймаган (Әсф. 2:5—7; 8:3; 10:3).
18. Йәһвәгә тугры булган биньяминлылардан без ничек үрнәк ала алабыз?
18 Безнең өчен сабаклар. Шаул Исраилнең патшасы булып киткәч, биньяминлылар бик горурлангандыр. Әмма соңрак Йәһвә Яһүд кабиләсеннән Давытны патша итеп сайлаган. Биньяминлылар, башта моңа каршы килсә дә, аннары барыбер Давыт ягына баскан (2 Иш. 3:17—19). Еллар узгач, 10 кабилә фетнә күтәргәч, биньяминлылар Яһүд кабиләсенә һәм Йәһвә куйган патшага тугры калган (1 Пат. 11:31, 32; 12:19, 21). Әйдәгез, без дә Йәһвә билгеләгән җаваплы кардәшләргә тугры булыйк (1 Тис. 5:12).
19. Ягъкубның пәйгамбәрлекләрен карап чыгу безгә нинди файда китерде?
19 Ризалашырсыздыр, Ягъкубның үлем түшәгендә әйткән пәйгамбәрлекләрен карап чыгу бик файдалы булды. Бу Йәһвәнең вәгъдәләренә ышанычыбызны ныгытты һәм, аны сөендереп яшәр өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген күрергә булышты. Без Йәһвәгә аның Сүзе өчен бик рәхмәтле!
128 ҖЫР Ахырга кадәр чыдам калыйк
a Рубинга, Шимон, Леви һәм Яһүдкә аталары туу тәртибе буенча мөрәҗәгать иткән. Аннан соң инде ул бу тәртипне тотмаган.