30 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
97 ҖЫР Йәһвәнең һәр сүзе белән яшибез
Төп тәгълиматлар алга таба да тормышыгызга тәэсир итсен
«Сез язган сүзләрем турында белсәгез дә һәм үзегездә булган хакыйкатьтә нык торсагыз да, болар турында хәтерегезгә һәрвакыт төшереп торачакмын» (2 ПЕТ. 1:12).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Инде күптән белгән төп тәгълиматлар да безнең өчен яңача ачыла ала.
1. Изге Язмалардагы төп тәгълиматлар тормышыбызга ничек тәэсир итте?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ төп тәгълиматлар тормышыбызга бик нык тәэсир итте. Мәсәлән, Аллаһының исеме — Йәһвә икәнен белгәч, без Аллаһы белән дуслык үстерә башладык (Ишаг. 42:8). Үлгәннәрнең чынлыкта нинди хәлдә булганын белү безне юатты һәм төрле куркулардан арындырды (Вәг. 9:10). Ә Аллаһының җирдә оҗмах булдырачагын белү безгә якты киләчәккә өмет бирде: без 70—80 яшь белән генә чикләнмичә, мәңге яши алачагыбызны аңладык (Зәб. 37:29; 90:10).
2. Ни өчен хәтта җитлеккән кардәшләргә дә төп тәгълиматлар турында уйлану файдалы булыр? (2 Петер 1:12, 13)
2 Төп тәгълиматлар безнең өчен гадәти нәрсә булып китәргә тиеш түгел. Менә нәрсә турында уйланыйк. Петер, үзенең икенче хатын «хакыйкатьтә нык торган» мәсихчеләргә язса да, аларга инде билгеле булган хакыйкатьләрне исләренә төшергән. (2 Петер 1:12, 13 укы.) Ни өчен? Чөнки аларны ялган өйрәтүчеләр белән мөртәтләрдән якларга һәм иманнарын ныгытырга теләгән (2 Пет. 2:1—3). Петер шуны яхшы аңлаган: төп тәгълиматлар турында уйлану мәсихчеләрне рухи зыяннан саклый ала.
3. Ни өчен бар мәсихчеләргә дә төп тәгълиматлар турында уйланырга кирәк? Мисал китер.
3 Йәһвәгә инде күптән хезмәт итсәк тә, төп тәгълиматлар безнең өчен яңача ачылырга мөмкин. Бер мисал моны аңларга булышыр. Оста пешекче дә, әле генә пешерә башлаган кеше дә бертөрле ризыкларны куллана, ләкин барыбер оста пешекче башкача әзерли һәм хәтта шул ук ризыклардан яңа, тәмле ашамлык пешерә ала. Нәкъ шулай ук яңа кардәшләр һәм инде күптән хезмәт иткән кардәшләр төп тәгълиматларга төрлечә карарга мөмкин. Суга чумдырылганнан бирле хәл-шартларыбыз һәм билгеләнүләребез үзгәргәндер, мөгаен. Әгәр без төп тәгълиматлар турында хәзерге хәл-шартларыбыздан чыгып уйлансак, алар безнең өчен яңача ачылыр. Шуңа күрә, әйдәгез, бу мәкаләдә өч төп тәгълиматка игътибар итик һәм аларның җитлеккән мәсихчеләр тормышына ничек тәэсир итә алганы турында уйланыйк.
ЙӘҺВӘ — БАРЛЫККА КИТЕРҮЧЕ
4. Йәһвәнең Барлыкка Китерүче булуын белү безгә ничек тәэсир итте?
4 Җирне, хайваннарны һәм кешеләрне зирәк һәм чиксез кодрәтле Аллаһы барлыкка китергән. Изге Язмаларда: «Бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы»,— дип әйтелә (Евр. 3:4). Шуңа күрә ул безнең үзебезне дә, безгә нәрсә файда китерәчәген дә бик яхшы белә. Ул шулай ук безнең турында кайгырта. Бу төп тәгълиматны белү тормышыбызны үзгәртте һәм мәгънәле итте.
5. Нәрсәне истә тоту безгә басынкылык үстерергә булышыр? (Ишагыя 45:9—12)
5 Йәһвәнең Барлыкка Китерүче булуын истә тоту безгә басынкы булырга булышыр. Моны Әюп мисалы раслый. Ул игътибарын күбрәк үзенә туплый башлагач, Йәһвә үзенең Барлыкка Китерүче булуын аның исенә төшергән (Әюп 38:1—4). Бу Әюпкә Йәһвәнең һәрчакта да дөрес эш иткәнен аңларга ярдәм иткән. Соңрак Ишагыя пәйгамбәр дә охшаш фикер язган: «Кызыл балчык Чүлмәкчегә: „Син нәрсә эшлисең?“ — дип әйтерме?» (Ишагыя 45:9—12 укы.)
6. Йәһвәнең бөек Барлыкка Китерүче булуы турында уйлану аеруча кайчан мөһим? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткәч һәм зур тәҗрибә туплагач, мәсихче Аллаһыга һәм аның Сүзенә түгел, ә күбрәк үзенә таяна башларга мөмкин (Әюп 37:23, 24). Андый чакларда Аллаһының чагыштыргысыз зирәклеге һәм бөеклеге турында уйлану аеруча мөһим (Ишаг. 40:22; 55:8, 9). Андый уйлану мәсихчегә үз карашын Йәһвәнекеннән өстен куймаска һәм басынкы булып калырга булышыр.
Үз фикеребезне Йәһвәнекеннән өстен куймас өчен, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк? (6 нчы абзацны кара)e
7. Рахелага яңа җитәкчелекне кабул итәргә нәрсә ярдәм иткән?
7 Словениядә яшәүче Рахе́ла исемле апа-кардәшкә Йәһвәнең Барлыкка Китерүче булуы турында уйлану яңа җитәкчелекне кабул итәргә булышкан. Ул болай дип сөйли: «Җаваплы абый-кардәшләрнең кабул иткән карарлары белән ризалашу миңа кайвакыт авыр иде. Мәсәлән, Җитәкче советның сигезенче отчетынa караган булсам да, сакаллы кардәшнең нотык белән чыгыш ясавын күргәч, мин шаккатым. Мин бу үзгәрешкә ияләшергә ярдәм итсен дип Йәһвәгә дога кыла башладым». Ахыр чиктә Рахела бу үзгәрешне кабул иткән, чөнки Барлыкка Китерүчесенең үз оешмасын дөрес якка алып барганын таныган. Әгәр сезгә дә ниндидер җитәкчелекне аңлау я кабул итү авыр булса, Барлыкка Китерүченең зирәклеге һәм көче турында уйланыгыз (Рим. 11:33—36).
ГАЗАПЛАРНЫҢ СӘБӘБЕ
8. Газапларның сәбәбен белү безгә нинди файда китерде?
8 Күп кенә кеше «Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя?» дигән сорауга җавапны белми. Моның аркасында алар Аллаһының барлыгына ышанмый я аны мәрхәмәтсез дип саный (Гыйб. сүз. 19:3). Без исә газапларның сәбәбе Аллаһыда түгел, ә камилсез булуыбызда икәнен беләбез. Без шулай ук Аллаһының, сабырлык күрсәтеп, миллионлаган кешегә үзенә якынлашырга һәм газап чикмичә мәңге яшәргә мөмкинлек биргәне турында белдек (2 Пет. 3:9, 15). Бу белемнәр безне юатты һәм Аллаһыга җәлеп итте.
9. Йәһвәнең ни өчен газапларга юл куйганы турында уйлану аеруча кайчан мөһим?
9 Газапларсыз яңа дөньяны көтәр өчен, безгә сабырлык кирәк. Моны аңласак та, без үзебез я якыннарыбыз газап чиккәндә я гаделсез мөгамәләгә очраганда, «Ни өчен Йәһвә суза?» дигән уйлар барыбер туа ала (Хаб. 1:2, 3). Андый чакларда безгә Йәһвәнең ни өчен газапларга юл куйганы турында уйланырга кирәкb (Зәб. 34:19). Шулай ук кайгы-хәсрәтләр булмаячак яңа дөньяны күз алдына китерү мөһим.
10. Энн исемле апа-кардәшкә әнисенең үлемен кичереп чыгарга нәрсә булышкан?
10 Газапларның сәбәбен белү безгә хәтта якыннарыбызның үлемен кичереп чыгарга булыша. Майо́тта утравында яшәүче Энн исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Берничә ел элек әниемнең үлеп китүен мин бик авыр кичердем. Әмма Йәһвә аның үлеменә гаепле түгел, мин моны һәрвакыт истә тотам. Ул бар газапларыбызны бетерергә һәм үлгәннәрне терелтергә бик тә тели. Моның турында уйлану миңа гаҗәеп җан тынычлыгы бирә».
11. Газапларның сәбәбен белү вәгазьләргә ничек дәртләндерә?
11 Йәһвәнең ни өчен шулкадәр озак вакыт газапларны түзгәнен белү безне вәгазьләргә дәртләндерә. Йәһвә кешеләрнең тәүбә итүләрен һәм котылуларын тели, менә ни өчен ул сабырлык күрсәтә. Моны аңлатканнан соң, Петер болай дип өстәгән: «Сез нинди кеше булырга тиеш соң, шуның турында уйлагыз! Сез изге тәртипле булырга һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарырга тиеш» (2 Пет. 3:11). Шушы эшләргә вәгазьдә катнашу да керә. Күктәге Атабыз кебек, без дә кешеләрне яратабыз һәм аларның яңа дөньяда яшәүләрен телибез. Йәһвә кешеләргә үзенә якынлашырга мөмкинлек бирә. Ә безнең Аллаһы белән хезмәттәшлек итәргә һәм, ахыр килгәнче, мөмкин кадәр күбрәк кешегә ярдәм итәргә гаҗәеп мөмкинлегебез бар! (1 Көр. 3:9)
БЕЗ СОҢГЫ КӨННӘРДӘ ЯШИБЕЗ
12. «Соңгы көннәр» турындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күрү безне нәрсәгә инандыра?
12 Изге Язмаларда «соңгы көннәрдә» кешеләрнең нинди булачаклары турында пәйгамбәрлек ителгән булган (2 Тим. 3:1—5). Бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлүен без үз күзләребез белән күрәбез. Кешеләр бит көннән-көн начарлана бара. Әйе, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр төгәл, шуңа күрә бу китапка тулысынча ышанып була! (2 Тим. 3:13—15)
13. Гайсәнең Лүк 12:15—21 дә язылган гыйбрәтле хикәясе безне нәрсә турында уйланырга дәртләндерә?
13 Соңгы көннәрдә яшәгәнебезне аңлау безне вакытны дөрес кулланырга дәртләндерә. Гайсәнең Лүк 12:15—21 дә язылган гыйбрәтле хикәясе дә моңа өйрәтә. (Укы.) Ни өчен бу хикәядәге бай кеше «акылсыз» дип атала? Бай булганга түгел, ә вакытын дөрес кулланмаганга. Ул «үзе өчен хәзинә җыйган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган». Үлеме бик якын булганын исәпкә алсак, бу бик зур хата булган. Шушы кешенең хатасын кабатламас өчен, мондый сораулар турында уйланыйк: «Мин бу явыз дөньяның ахыры якын икәнен онытмадыммы? Бу максатларымнан күренәме? Ә балаларымны мин нинди максатлар куярга дәртләндерәм? Мин вакытымны, көчемне һәм акчаларымны баеп китәр өченме я күктә байлык җыяр өчен кулланаммы?»
14. Мики очрагыннан күренгәнчә, ни өчен соңгы көннәрдә яшәгәнебезне онытмаска кирәк?
14 Соңгы көннәрдә яшәгәнебезне истә тоту безгә дөрес карарлар кабул итәргә булыша. Моны Ми́ки исемле апа-кардәшнең очрагыннан да күрәбез. Ул болай дип сөйли: «Мәктәпне тәмамлагач, мин университетта зоологияне өйрәнергә теләдем. Шул ук вакыт мин пионер булырга һәм ихтыяҗ буенча күченергә уйлый идем. Рухи яктан җитлеккән дусларым, укырга керсәм, мин рухи максатларыма ирешә алырмынмы, дип уйланырга дәртләндерде. Алар бу дөньяның ахыры бик якын булуын исемә төшерде. Дусларым шулай ук яңа дөньяда минем бар хайваннар турында да өйрәнер өчен вакытым бик күп булачак дип әйтте. Шуңа күрә мин нибары курсларга гына укырга керергә булдым. Нәтиҗәдә, мин пионер булып хезмәт итәргә мөмкинлек бирүче эш таба алдым, ә соңрак ихтыяҗ буенча Эквадорга күчендем». Хәзер Мики үз ире белән бергә Эквадорда район хезмәтендә катнаша.
15. Ягъкубның мисалы хакыйкатьне әле кабул итмәгән кешеләргә кул селтәмәскә ничек дәртләндерә? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
15 Кешеләр хакыйкатькә ваемсыз кебек тоелса да, боекмыйк. Алар әле үзгәрә ала. Гайсәнең энесе Ягъкуб белән дә шулай булган. Ул Гайсә белән бергә үскән, аның могҗизалар кылганын, оста итеп өйрәткәнен һәм аңарда пәйгамбәрлекләрнең үтәлгәнен күргән. Шулай да Ягъкуб Гайсә үлеп терелтелгәннән соң гына аның шәкерте булып киткәнc. Соңрак ул хәтта җыелышның «терәге» булган (Яхъя 7:5; Гәл. 2:9). Безнең дә туганнарыбыз һәм танышларыбыз хакыйкать белән әлегә кызыксынмаса, өметебезне югалтмыйк һәм аларга, урынлы булганда, әдәпле вәгазьлик. Киләчәктә — бәлки, бөек афәт башлангач — алар сүзләребезне әле исләренә төшерер һәм Йәһвәгә таба борылыр, мөгаенd. «Соңгы көннәрдә» яшәгәнгә, вәгазь эше кичектергесез, шуңа күрә бар кешеләргә яхшы хәбәрне ашкынып сөйлик.
Иман итмәгән туганнарыбызга кул селтәмәскә безгә нәрсә булышыр? (15 нче абзацны кара)f
ИСКӘ ТӨШЕРҮЛӘРЕ ӨЧЕН ЙӘҺВӘГӘ РӘХМӘТЛЕ БУЛЫГЫЗ
16. Төп тәгълиматларны хәтеребездә яңарту безгә нинди файда китерә? («Башкалар турында уйлагыз» дигән рамканы да кара.)
16 Ачык нотыклар, сайтыбыздагы кайбер мәкаләләр һәм видеолар, шулай ук тарату өчен басмалар иң беренче чиратта төп тәгълиматлар белән таныш булмаган кешеләр өчен әзерләнә. Әмма боларның барысы безгә дә зур файда китерә. Бу рухи ризыкны кабул итү Йәһвәгә карата яратуыбызны үстерергә, аның Сүзенә иманыбызны ныгытырга һәм өйрәтү сәләтебезне арттырырга булыша (Зәб. 19:7).
17. Кайсы очракларда Изге Язмалардагы төп тәгълиматлар турында уйлану файдалы булыр?
17 Әлбәттә, Изге Язмалардан яңа нәрсәләрне белгәндә, без бик сөенәбез. Шулай да без иң башта белгән төп тәгълиматларны да бик кадерлибез. Бу тәгълиматлар безгә бүген дә ярдәм итә ала. Мәсәлән, үз фикеребезне Аллаһы оешмасы биргән җитәкчелектән өстен куя башласак, әйдәгез, бу оешма белән зирәк һәм чиксез кодрәтле Барлыкка Китерүче идарә иткәнен исебезгә төшерик. Үзебез я якыннарыбыз сынауларга очраса, сабыр булыйк һәм Йәһвәнең ни өчен газапларга юл куйганы турында уйланыйк. Ә вакытыбыз белән көчебезне нәрсәгә багышларга икәнен хәл иткәндә, соңгы көннәрдә яшәгәнебезне онытмыйк. Йәһвәнең искә төшерүләре безгә алга таба да зирәк булырга һәм аңа тугры калырга булышсын.
95 ҖЫР Хакыйкать яктысы яктырганнан-яктыра бара
a «Җитәкче советның 8 нче отчеты (2023 ел)» дигән видеороликны карагыз.
b «Күзәтү манарасы» 2007 ел, 15 май санында «Тиздән бар газаплар юк булачак!» дигән мәкаләне карагыз.
c «Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез» дигән брошюрада 8 нче дәресне карагыз.
d «Күзәтү манарасы» 2024 ел, май чыгарылышында «Йәһвә бөек афәттә кешеләрне ничек хөкем итәчәк?» дигән мәкаләне карагыз.
e ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Өлкәннәр советы бер өлкәннең тәкъдиме белән риза түгел. Соңрак ул, йолдызлы күккә карап, Йәһвәнең карашы үзенекеннән мөһимрәк икәнен аңлый.
f ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Апа-кардәш «соңгы көннәр» темасын өйрәнә. Бу аны, апасына шалтыратып, вәгазьләргә дәртләндерә.