31 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр
Сез «канәгать булуның серенә төшендегезме»?
«Мин бернәрсәгә дә карамастан булганына канәгать булырга өйрәндем» (ФЛП. 4:11).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Рәхмәтле, басынкы булу һәм өметебез турында уйлану безгә канәгать булырга булыша.
1. Канәгать булу нәрсәне аңлата, ә нәрсәне аңлатмый?
СЕЗНЕ канәгать кеше дип атап буламы? Андый кеше, Йәһвә биргән нәрсәләрне кадерләгәнгә, шатлык кичерә, үзендә булмаган нәрсәләр аркасында борчылмый һәм гарьләнми. Аның йөрәге тыныч. Әлбәттә, канәгать кеше миңа инде бернәрсә дә кирәкми дип уйламый һәм максатсыз яшәми. Мәсәлән, мәсихчеләр хезмәтне киңәйтергә тырыша (Рим. 12:1; 1 Тим. 3:1). Шулай да канәгать кеше, берәр билгеләнүне теләгәнчә тиз алмаса, шатлыгын югалтмый.
2. Канәгать булмау нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
2 Канәгать булмау аяныч нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, күзе туймас кеше, үзенә чынлыкта кирәк булмаган әйберләрне сатып алыр өчен, көне-төне эшли. Кызганычка каршы, кайбер мәсихчеләр, комсызлыкка бирелеп, хәтта урлый башлаган. Алар болай дип уйлагандыр: «Мин моңа лаеклымын», «Мин көтә-көтә арып беттем» яисә «Мин акчаны соңрак кайтарырмын». Әмма урлау урлау булып кала. Бу Йәһвәгә ошамый һәм аның исеменә хурлык китерә (Гыйб. сүз. 30:9). Ә кемдер, үзе теләгән билгеләнүне алмаганга, шулкадәр боега ки, хәттә Йәһвәне калдырып китә (Гәл. 6:9). Асылда, Йәһвәгә багышланган кеше нәрсә аркасында шулай эшләргә мөмкин? Бәлки, сәбәбе — аның канәгатьсез булып китүендәдер.
3. Филипиялеләргә 4:11, 12 дә язылган сүзләр безне нәрсәгә ышандыра?
3 Без барыбыз да канәгать булырга өйрәнә алабыз. Рәсүл Паул болай дип язган: «Мин бернәрсәгә дә карамастан булганына канәгать булырга өйрәндем». (Филипиялеләргә 4:11, 12 укы.) Бу сүзләрне язганда, ул Римда тоткынлыкта булган. Хәтта шундый шартларда да ул шатлыгын саклап кала алган. Паул «канәгать булуның серенә төшенгән». Сез дә моңа ирешә аласыз! Әмма бу җиңел булмаска мөмкин, моңа өйрәнергә кирәк. Әйдәгез, безгә канәгать булырга нәрсә ярдәм иткәнен карап чыгыйк.
РӘХМӘТЛЕ БУЛЫГЫЗ
4. Рәхмәтле булу ничек канәгать булырга булыша? (1 Тисалуникәлеләргә 5:18)
4 Рәхмәтле кеше, гадәттә, канәгать була. (1 Тисалуникәлеләргә 5:18 укы.) Булганына шөкер итсәк, без теләгән, әмма үзебездә булмаган нәрсәләр турында артык борчылмабыз. Хезмәттәге билгеләнүләр турында да шуны ук әйтеп була. Булган вазифаларыбызны кадерләсәк, без яңа вазифалар алу турында гел уйлап йөрмәбез, ә булганнарын тырышып үтәрбез. Әйе, рәхмәтле булу мөһим. Менә ни өчен Изге Язмалар безне Йәһвәгә рәхмәтләребезне белдерергә дәртләндерә дә. Шулай эшләсәк, без «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» сизәрбез (Флп. 4:6, 7).
5. Исраиллеләр нәрсә өчен рәхмәтле булырга тиеш булган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
5 Исраиллеләр мисалына игътибар итик. Алар, Мисырда ашаган ризыкны сагынып, кат-кат зарланган (Сан. 11:4—6). Билгеле, чүлдә тормыш җиңелләрдән булмаган. Әмма канәгать булып калырга аларга нәрсә булыша алган? Аларга Йәһвәнең үзләре өчен нәрсә эшләгәне турында уйланырга кирәк булган. Мәсәлән, Мисырда аларны каты җәберләгәннәр, ә Йәһвә, 10 җәза җибәреп, аларны азат иткән. Аның ярдәмендә исраиллеләр мисырлыларның көмеш, алтын әйберләрен «үзләре белән алып чыгып киткән» (Чыг. 12:35, 36). Йәһвә, могҗиза кылып, аларны хәтта Кызыл диңгез аша үткәргән һәм фиргавен гаскәреннән яклаган. Ә чүлдә ул аларны һәр көн манна белән тукландырып торган. Моның барысын исәпкә алып, мондый нәтиҗә ясап була: исраиллеләр ачлы-туклы яшәгәнгә түгел, ә рәхмәтсез булганга зарланган.
Ни өчен исраиллеләр канәгатьсез булып киткән? (5 нче абзацны кара)
6. Рәхмәтле булырга ничек өйрәнергә?
6 Рәхмәтле булсак, зарлану чире безгә йокмас. Рәхмәт хисен ничек үстерергә? Беренчедән, һәр көн үз фатихаларыгыз турында уйланыгыз. Аларны хәтта язып куеп була (Ирм. ел. 3:22, 23). Икенчедән, рәхмәтләрегезне белдерегез. Үзегезгә игелек кылган кешеләргә, ә иң мөһиме, Йәһвәгә рәхмәтләр әйтегез (Зәб. 75:1). Өченчедән, рәхмәтле дуслар сайлагыз. Канәгатьсез дуслар арбасына утырсагыз, аларның җырын җырларсыз бит (Кан. 1:26—28; 2 Тим. 3:1, 2, 5).
7. Лейлага шатлыгын кайтарырга нәрсә булышкан?
7 Индонезиядә яшәүче Ле́йлаa очрагына игътибар итик. Ул болай дип сөйли: «Ковид пандемиясе вакытында мин үз хәл-шартларымны башкаларныкы белән чагыштыра башладым һәм моның аркасында шатлыгымны югалттым» (Гәл. 6:4). Аңа фикер йөртүен үзгәртергә нәрсә булышкан? Лейла болай дип дәвам итә: «Мин Йәһвәнең һәр көн биргән бүләкләре һәм аның оешмасында алган фатихаларым турында уйлана башладым. Аннары Йәһвәгә моның өчен рәхмәтләр укыдым. Ахыр чиктә күңелем шатлык хисе белән тулды». Сезне дә тискәре уйлар борчыса, шундый ук адымнар ясап карагыз.
БАСЫНКЫ БУЛЫГЫЗ
8. Барух нинди тозакка эләккән булган?
8 Бервакыт Ирмиянең сәркатибе Барух канәгатьсезлек тозагына эләккән. Барухның йөкләмәсе җиңелләрдән булмаган. Ул Ирмиягә рәхмәтсез Исраил халкына хөкем хәбәрен җиткерергә булышкан. Әмма бер мәлне Барух игътибарын Йәһвәнең ихтыярына түгел, ә үз теләкләренә туплый башлаган. Ирмия аша Йәһвә аңа болай дигән: «Син үзеңә бөек нәрсәләр эзлисең. Аларны бүтән эзләмә» (Ирм. 45:3—5). Асылда, Аллаһы аңа: «Булганына канәгать бул»,— дигән. Барух бу киңәшне кабул иткән һәм Йәһвә белән дуслыгын саклап калган.
9. 1 Көринтлеләргә 4:6, 7 буенча, без нәрсәне танырга тиеш? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
9 Берәр кардәш үзен, билгеле бер йөкләмәне үтәр өчен, яхшы туры килә дип уйларга мөмкин. Бәлки, ул сәләтле, тырыш һәм тәҗрибәледер. Әмма бу йөкләмә башка кардәшкә бирелергә мөмкин. Моның аркасында күңелсезләнмәскә аңа нәрсә булышыр? Рәсүл Паулның 1 Көринтлеләргә 4:6, 7 дә язылган сүзләре турында уйлану. (Укы.) Бу шигырьләрдән күренгәнчә, бар нәрсә, шул исәптән безнең билгеләнүләребез һәм сәләтләребез Йәһвәдән килә. Йәһвә аларны без башкалардан яхшырак булганга түгел, ә юмарт игелекле булганга биргән (Рим. 12:3, 6; Эфес. 2:8, 9).
Бар билгеләнүләребез — Йәһвәнең бүләге ул (9 нчы абзацны кара)c
10. Басынкылыкны ничек үстерергә?
10 Гайсәнең мисалы турында уйлану безгә басынкылык үстерергә булышыр. Гайсәнең үз шәкертләре белән үткәргән соңгы кичен исебезгә төшерик. Рәсүл Яхъя язганча, «Гайсә Атаның һәрнәрсәне аның кулына тапшырганын һәм үзенең Аллаһыдан килеп, Аллаһы янына китүен» белсә дә, «шәкертләрнең аякларын юган» (Яхъя 13:3—5). Гайсә үз шәкертләре аның аякларын юарга тиеш дип саный алган. Әмма ул эреләнеп йөрмәгән. Гайсә, мин Аллаһы Улы, шуңа күрә минем бай һәм зиннәтле тормыш алып барырга хакым бар, дип беркайчан да уйламаган (Лүк 9:58). Ул һәрвакыт канәгать булган һәм безнең өчен камил үрнәк калдырган (Яхъя 13:15).
11. Денниска басынкы булып калырга нәрсә булыша?
11 Нидерландтан булган Де́ннис Гайсәнең басынкылык үрнәгенә иярергә тырыша, әмма бу аңа һәрчакта да җиңел бирелми. Ул болай дип сөйли: «Берәрсенә мин алырга теләгән билгеләнү бирелгәндә, минем кайвакыт канәгатьсезлек һәм көнләшү хисе туа. Андый чакларда мин басынкылык темасын өйрәнәм. JW Library® кушымтасында мин „Басынкылык“ дигән тэг ясадым һәм шунда туры килгән шигырьләрне кертә барам. Бу миңа аларны, кирәк булганда, җиңел генә табарга булыша. Шулай ук мин басынкылык турында берничә нотык йөкләдем һәм аларны вакыт-вакыт тыңлыймb. Мин бар эшләремне үземне түгел, ә Йәһвәне данлар өчен башкарырга кирәклеген аңладым. Үзебез турында артыгын уйларга кирәкми. Йәһвәнең эшенә без кечкенә генә өлеш кертәбез бит». Сезгә дә берәр билгеләнү бирелмәгәнгә күңелсезләнә башласагыз, басынкылык үстерергә тырышыгыз. Бу Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне саклар һәм канәгать булырга булышыр (Ягък. 4:6, 8).
ӨМЕТЕГЕЗ ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ
12. Нинди өмет безгә канәгать булырга булыша? (Ишагыя 65:21—25)
12 Киләчәктәге фатихалар турында уйлану безне канәгатьлерәк итә ала. Ишагыя китабыннан күренгәнчә, Йәһвә безнең нинди шартларда яшәгәнебезне аңлый. Шуңа күрә ул безнең бар авырлыкларыбызны юк итәргә вәгъдә итә. (Ишагыя 65:21—25 укы.) Без матур, уңайлы йортларда яшәрбез. Канәгатьлек китерүче эшебез булыр. Без тәмле һәм файдалы ризык ашарбыз, үзебезнең һәм балаларыбызның иминлеге турында инде борчылмабыз (Ишаг. 32:17, 18; Йәз. 34:25). Әйе, безне гаҗәеп киләчәк көтә, моңа бер шик тә юк!
13. Аеруча нинди чакларда безгә өметебез турында уйланырга кирәк?
13 Без «соңгы көннәрдә» яшибез, шуңа күрә барыбызның да авырлыклары җитәрлек (2 Тим. 3:1). Әмма Йәһвә, безгә көч һәм зирәклек биреп, авырлыкларны кичерергә булыша (Зәб. 145:14). Өметебез турында уйлану да безгә бирешмәскә ярдәм итә. Бәлки, сезгә гаиләгезне тәэмин итү авырдыр. Сезгә һәрвакыт очны очка ялгап яшәргә туры килерме? Әлбәттә юк! Йәһвә сезгә киләчәктә бар кирәклесен, хәтта артыгын да бирергә вәгъдә итә (Зәб. 9:18; 72:12—14). Сезнең хроник авыруыгыз булса, депрессиядән я башка чирдән интексәгез, һәрчак шулай булачак дип уйламагыз. Аллаһының яңа дөньясында бар чирләр һәм хәтта үлем дә юк булачак (Ачыл. 21:3, 4). Өметебез безгә авырлыклар аркасында боекмаска һәм инде хәзер бәхетле булырга булыша. Гаделсезлеккә, сынауга очрасак, якыныбызны югалтсак, авырудан интексәк, без шатлыклы һәм канәгать булып кала алабыз, «чөнки кичергән газапларыбыз кыска вакытлы» гына булганын беләбез. Яңа дөнья ишек төбендә ләбаса! (2 Көр. 4:17, 18)
14. Өметебезне ничек ныгытырга?
14 Өметебез канәгать булып калырга булыша икән, аны ныгытырга кирәк. Әмма ничек итеп? Начар күргән кешегә, ерактан күрер өчен, күзлек кирәк булган кебек, безгә дә, үзебезне яңа дөньяда «күрер» өчен, киләчәк турында уйланырга кирәк. Шуңа күрә, матди авырлыкларга очраганда, акча да, бурычлар да, фәкыйрьлек тә булмаячак вакытны күз алдыгызга китерегез. Ә билгеләнүләр бирелмәгәне аркасында борчылсагыз, шуның турында уйланыгыз: камиллеккә ирешеп, Йәһвәгә меңләгән ел хезмәт иткәннән соң, бу борчылулар никадәр әһәмиятсез булып күренәчәк! (1 Тим. 6:19) Борчылулар биләп алганда, Аллаһының вәгъдәләре турында уйлану башта җиңел булмаска мөмкин. Ләкин вакыт узу белән бу гадәтегезгә кереп китәчәк.
15. Кристаның сүзләреннән сез нәрсәгә өйрәнәсез?
15 Инде искә алынган Деннисның хатыны Кри́ста мисалына игътибар итик. Криста болай дип сөйли: «Чирем аркасында мускулларым бик көчсез, шуңа күрә мин инвалид коляскасында йөрим һәм күпчелек вакытымны урын өстендә үткәрәм. Тәнем авыртмаган бер көн дә юк. Күптән түгел табибым хәлем яхшырмаячак дип әйтте. Ә мин: „Яңа дөньяда һичшиксез яхшырачак!“ — дип уйлап куйдым. Мин игътибарымны өметемә туплыйм. Бу миңа җан тынычлыгы бирә. Әйе, бу дөньяда мин интегеп яшим, әмма яңа дөньяда тормышым рәхәтлек кенә китерәчәк!»
«АНЫ ТИРӘН ХӨРМӘТ ИТҮЧЕЛӘР БЕРНӘРСӘГӘ ДӘ МОХТАҖ БУЛМАС»
16. Ни өчен Давыт Йәһвәнең хезмәтчеләре бернәрсәгә дә «мохтаҗ булмас» дип язган?
16 Аллаһының канәгать булырга өйрәнгән хезмәтчеләре дә авырлыкларга очрый. Мәсәлән, Давыт патша ким дигәндә өч баласын югалткан, аны нахакка гаепләгәннәр, аңа хыянәт иткәннәр, күп еллар ул Шаул патшадан качып йөргән. Боларның барысына карамастан, ул болай дигән: «[Йәһвәне] тирән хөрмәт итүчеләр бернәрсәгә дә мохтаҗ булмас» (Зәб. 34:9, 10). Ни өчен ул шулай дип әйтә алган? Чөнки шуны белгән: Йәһвә хезмәтчеләренең авырлыклары булса да, ул аларның ихтыяҗлары турында кайгыртып торачак (Зәб. 145:16). Без дә, Давыт кебек, Йәһвәнең үзебезгә сынауларда ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнмибез һәм бәхетле булып калабыз.
17. Ни өчен сез канәгать булуның серенә төшенергә телисез?
17 Йәһвә безнең канәгать кешеләр булуыбызны тели (Зәб. 131:1, 2). Шуңа күрә рәхмәтле, басынкы булыгыз һәм өметегез турында уйланыгыз. Ул чакта сез дә: «Мин канәгать булырга өйрәндем»,— дип әйтә алырсыз (Флп. 4:11).
118 ҖЫР «Иманыбызны арттырчы»
a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
b Мәсәлән, jw.org® сайтында «Йәһвә басынкылар турында кайгырта» һәм «Горурлык һәлакәткә китерә» дигән иртәнге гыйбадәт кылуларны карагыз.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Абый-кардәш теократик бинада эшли, ишарәләр телен өйрәнгән апа-кардәш район конгрессында интервью бирә, ә абый-кардәш ачык нотык сөйли.