ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР
Кисешкән урыннарны кулланыгыз
«Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге кисешкән урыннар Изге Язмаларда язылганнарның бер-берсенә каршы килмәгәнен һәм бер-берсен тулыландырганын күрсәтә. Шигырьдәге берәр сүздән соң торган кечкенә хәреф кисешкән урыннарның барлыгын күрсәтә. Аларны табар өчен, бастырылган Изге Язмаларда шул ук хәрефне битнең уртасындагы баганада табыгыз. Ә jw.org сайтында һәм JW Library® кушымтасында, кисешкән урыннарны күрер өчен, шул кечкенә хәрефкә басыгыз.
Кисешкән урыннарда, мәсәлән, мондый мәгълүматны табып була:
Параллель урыннар — шул ук вакыйга сурәтләнгән шигырьләр. Мәсәлән, 2 Ишмуил 24:1 һәм 1 Елъязма 21:1 не карагыз.
Өземтә — шул өземтә алынган урын. Мәсәлән, Маттай 4:4 һәм Канун 8:3 не карагыз.
Үтәлгән пәйгамбәрлек — пәйгамбәрлек я үтәлеше язылган урын. Мәсәлән, Маттай 21:5 һәм Зәкәрия 9:9 ны карагыз.