36 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
103 ҖЫР Көтүчеләр — бүләк итеп бирелгән кешеләр
Өлкәннәрне ярдәмгә чакырыгыз
«Берәрегез авырыймы? Җыелыш өлкәннәрен чакырсын» (ЯГЪК. 5:14).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Безгә рухи ярдәм кирәк булганда, ни өчен җыелыш өлкәннәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк?
1. Йәһвә үз хезмәтчеләрен кадерләгәнен ничек күрсәтә?
ЙӘҺВӘ үз хезмәтчеләрен бик ярата. Ул аларны Гайсәнең каны белән сатып алган һәм, аларны кайгыртсыннар өчен, җыелышларда өлкәннәрне билгеләгән (Рәс. 20:28). Аллаһы өлкәннәр аның сарыкларын наз белән кайгыртыр дип көтә. Мәсих җитәкчелегендә алар сарыкларны рухландыра һәм рухи зыяннан яклый (Ишаг. 32:1, 2).
2. Йәһвә аеруча кемнәр турында кайгырта? (Йәзәкил 34:15, 16)
2 Йәһвә үзенең бар сарыклары турында кайгырта, әмма газап кичергәннәре турында ул аеруча борчыла. Мәсәлән, кемдер үз хаталары аркасында газап чигә. Йәһвә аларга өлкәннәр аша булыша. (Йәзәкил 34:15, 16 укы.) Әмма андый ярдәмне ничек алырга? Аллаһыга ярдәм сорап дога кылудан тыш, безгә җыелыштагы «көтүчеләргә һәм өйрәтүчеләргә» мөрәҗәгать итәргә кирәк (Эфес. 4:11, 12).
3. Бу мәкалә безнең барыбызга нинди файда китерер?
3 Бу мәкаләдән без Йәһвәнең, безгә рухи яктан булышыр өчен, өлкәннәрне ничек кулланганын белербез. Без мондый сорауларга җаваплар табарбыз: Өлкәннәрдән кайчан ярдәм сорарга кирәк? Ни өчен моны эшләргә кирәк? Алар безгә ничек булыша? Безгә әлегә ярдәм кирәк булмаса да, бу мәкалә өлкәннәр өчен рәхмәт хисебезне арттырыр һәм киләчәктә, бәлки, хәтта тормышыбызны коткарырга булышыр.
ӨЛКӘННӘРНЕ КАЙЧАН ЧАКЫРЫРГА КИРӘК?
4. Ни өчен Ягъкуб 5:14—16, 19, 20 дә рухи авыру турында сүз бара дип әйтеп була? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
4 Өлкәннәрнең безгә ничек ярдәм иткәне турында шәкерт Ягъкуб язган. Ул болай дип башлаган: «Берәрегез авырыймы? Җыелыш өлкәннәрен чакырсын». (Ягъкуб 5:14—16, 19, 20 укы.) Контекст күрсәткәнчә, Ягъкуб рухи авыру турында язган. Мәсәлән, ул табибка түгел, ә өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кушкан. Өстәвенә, ул савыгуны гөнаһларның кичерелүе белән бәйләгән. Рухи яктан дәвалануны физик яктан дәвалану белән чагыштырып була. Кеше чирләп китсә, ул табиб янына бара, аңа барысын сөйләп бирә һәм аның күрсәтмәләре буенча эш итә. Шул ук рәвешчә, без дә рухи яктан чирләп китсәк, безгә өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә, аларга барысын сөйләргә һәм Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрен тотарга кирәк.
Авырган чакта без табиб янына барабыз, ә рухи яктан авырсак, безгә өлкәннәрдән ярдәм сорарга кирәк (4 нче абзацны кара)
5. Рухи яктан чирләгәнебезне ничек билгеләргә?
5 Күргәнебезчә, Ягъкуб үз хатының 5 нче бүлегендә безне, рухи сәламәтлегебез какшаса, өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә дәртләндерә. Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә җитди зыян килгәнче, ярдәм сорау бик акыллы булыр иде. Шуңа күрә безгә үз-үзебез белән намуслы булырга кирәк, чөнки, Изге Язмалар кисәткәнчә, без үз-үзебезне, рухи халәтебез яхшы дип, алдарга мөмкин (Ягък. 1:22). Сәрдис җыелышындагы кайбер мәсихчеләр андый тозакка эләккән булган, һәм Гайсә аларны моның турында кисәткән (Ачыл. 3:1, 2). Рухи сәламәтлегебез нинди хәлдә икәнен ничек белергә соң? Моның өчен Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезнең сүрелмәгәнме икәнен тикшерик (Ачыл. 2:4, 5). Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Изге Язмаларны уку һәм укыганнарым турында уйлану миңа элеккегечә күп шатлык китерәме? Мин җыелыш очрашуларын калдыра я аларга әзерләнмичә килә башламадыммы? Хезмәттә ашкынуым сүрелмәдеме? Күңел ачуларга һәм материаль нәрсәләргә күбрәк вакыт сарыф итә һәм алар турында күбрәк уйлана башламадыммы?» Җитешмәгән якларыгызны күреп алсагыз, аларны төзәтер өчен чаралар күрегез. Югыйсә хәл тагы да начарланыр. Ә үз-үзегезгә булыша алмаганыгызны аңласагыз я Аллаһының нормаларын инде бозган булсагыз, өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез.
6. Җитди гөнаһ кылган мәсихче нәрсә эшләргә тиеш?
6 Җитди гөнаһ, ягъни җыелыштан читләштерерлек гөнаһ, кылган мәсихчегә өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәк (1 Көр. 5:11—13). Андый кеше үзе генә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгыза алмый, аңа ярдәм күрсәтелергә тиеш. Йәһвә аны йолым нигезендә кичерсен өчен, аңа «тәүбә итүен күрсәтүче эшләр» башкарырга кирәк (Рәс. 26:20). Бу эшләргә өлкәннәргә мөрәҗәгать итү дә керә.
7. Өлкәннәрнең ярдәменә тагын кем мохтаҗ?
7 Өлкәннәр җитди гөнаһ кылган кардәшләргә генә түгел, ә шулай ук начар теләкләре белән көрәшкән мәсихчеләргә дә булыша (Рәс. 20:35). Бу көрәш хакыйкатькә кадәр наркотиклар кулланган, порнография караган я әхлаксыз тормыш алып барган мәсихчеләр өчен аеруча авыр булырга мөмкин. Сез дә алар санында булсагыз, берәр өлкәннән ярдәм сорарга оялмагыз. Ул сезне игътибар белән тыңлар, гамәли киңәшләр бирер һәм, көрәшне дәвам итсәгез, Йәһвәне сөендерерсез дип ышандырыр (Вәг. 4:12). Начар теләкләрегез булганга боексагыз, өлкән, бәлки, шуны исегезгә төшерер: ярдәм соравыгыз, күрәсең, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне кадерләгәнегезне һәм үз-үзегезгә чиктән тыш таянмаганыгызны күрсәтә (1 Көр. 10:12).
8. Һәр хата аркасында өлкәннәр янына барасы бармы? Аңлатыгыз.
8 Шулай да һәр хата аркасында өлкәннәр янына барасы юк. Мәсәлән, без берәр кардәшне сүзебез белән рәнҗеттек я хәтта аңа ярсыдык ди. Андый чакларда, Гайсәнең киңәшен тотып, кардәшебез белән тынычлык урнаштырырга тырышыйк (Мат. 5:23, 24). Юашлык, түземлек һәм тотнаклылык темаларын өйрәник. Бу безгә киләчәктә шул сыйфатларны яхшырак чагылдырырга булышыр. Әлбәттә, хәл чишелмәсә, берәр өлкәнгә мөрәҗәгать итеп була. Рәсүл Паул да бит бер абый-кардәштән Әүдия белән Синтиһиягә татулашырга булышуын сораган (Флп. 4:2, 3).
НИ ӨЧЕН ӨЛКӘННӘРНЕ ЧАКЫРЫРГА КИРӘК?
9. Ни өчен оят хисе безгә ярдәм сорарга комачауларга тиеш түгел? (Гыйбрәтле сүзләр 28:13)
9 Җитди гөнаһ кылсак я начар теләкләребез белән көрәшү авыр булса, өлкәннәргә мөрәҗәгать итәр өчен, иман һәм кыюлык таләп ителә. Оят хисе безгә ярдәм сорарга комачауламасын. Чөнки шулай итеп без Йәһвәгә таянганыбызны һәм ул урнаштырган тәртипкә буйсынганыбызны күрсәтәбез. Без шулай ук рухи яктан егылмас өчен Йәһвәнең ярдәменә мохтаҗ икәнебезне таныйбыз (Зәб. 94:18). Гөнаһыбызны танып, аны калдырсак, Йәһвә безгә шәфкать күрсәтер. (Гыйбрәтле сүзләр 28:13 укы.)
10. Гөнаһыбызны яшерергә тырышсак, нәтиҗәсе нинди булыр?
10 Ә инде гөнаһларыбызны яшерсәк, хәлебез начарланыр гына. Давыт патша, үз гөнаһларын качырырга тырышканда, рухи, эмоциональ һәм хәтта физик яктан интеккән (Зәб. 32:3—5). Физик чирне я җәрәхәтне дәваламасак, сәламәтлегебезгә тагы да күбрәк зыян килер; шуны ук рухи чир турында да әйтеп була. Моны аңлап, Йәһвә: «Арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк»,— дип чакыра (Ишаг. 1:5, 6, 18). Моның өчен безгә ул урнаштырган тәртип буенча эш итәргә кирәк.
11. Җитди гөнаһларны яшерү тагын нинди зыян китерә?
11 Җитди гөнаһыбызны яшерсәк, башкаларга да зыян китерербез. Шулай итеп без Аллаһыга изге рухын җыелышка бирергә комачауларбыз һәм кардәшләргә авырлыклар тудырырбыз (Эфес. 4:30). Ә башка кардәшнең җитди гөнаһ кылганын белсәк, ничек булырга? Аны өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә дәртләндерик һәм моның өчен аңа җитәрлек вакыт бирик. Әгәр дә ул өлкәннәр белән шул вакыт эчендә сөйләшмәсә, үзебез моны эшлик. Югыйсә, без дә аның гөнаһында гаепле булырбыз (Лев. 5:1). Йәһвәгә карата ярату безне өлкәннәргә дөресен сөйләргә дәртләндерер. Шулай эшләп, без җыелышны чиста килеш сакларга һәм гөнаһ кылучыга Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгызырга булышырбыз.
ӨЛКӘННӘР БЕЗГӘ НИЧЕК БУЛЫША?
12. Өлкәннәр рухи яктан хәлсезләргә ничек булыша?
12 Өлкәннәр рухи яктан хәлсезләргә ярдәм итәр өчен куелган (1 Тис. 5:14). Гөнаһ кылсагыз, алар уйларыгызны һәм хисләрегезне чумырып алыр өчен, сезгә сораулар бирер (Гыйб. сүз. 20:5). Культурагыз, холкыгыз я оят хисе аркасында сезгә өлкәннәр белән сөйләшү авыр булырга мөмкин. Әмма барысын ачык итеп сөйләп бирсәгез, сез аларга булышырсыз. Өлкәннәр сез «дуамалларча сөйләшәсез» дип уйламас; моның турында борчылмагыз (Әюп 6:3). Киңәшләр бирер алдыннан, алар сезне игътибар белән тыңлар һәм тулы картинаны күрергә тырышыр (Гыйб. сүз. 18:13). Алар берәрсенә ярдәм итәр өчен вакыт кирәк икәнен аңлый, шуңа күрә бер сөйләшүдән соң барысы да хәл ителер дип көтмәс.
13. Өлкәннәрнең догалары һәм Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләре безгә ничек булыша ала? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
13 Өлкәннәрне чакырсагыз, алар гаеп хисегезне арттырырга тырышмас. Алар сезнең өчен дога кылыр. Догалары никадәр «зур куәткә ия» икәненә сез гаҗәпләнерсез. Шулай ук алар «Йәһвә исеме белән... [сезгә] май сөртер» (Ягък. 5:14—16). Бу «май» Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне аңлата. Изге Язмаларны оста кулланып, өлкәннәр сезне тынычландырыр, юатыр һәм Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләрне кайтарырга булышыр (Ишаг. 57:18). Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләре дөрес булганны эшләргә тәвәккәллегегезне ныгытыр. Сез Йәһвәнең мондый сүзләрен ишеткәндәй булырсыз: «Менә юл. Шул юлдан бар» (Ишаг. 30:21).
Өлкәннәр, Изге Язмаларны кулланып, рухи яктан авырганнарны рухландыра һәм юата (13, 14 нче абзацны кара)
14. Гәләтиялеләргә 6:1 буенча, өлкәннәр «ялгыш адым» ясаган кардәшкә ничек булыша? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
14 Гәләтиялеләргә 6:1 укы. «Ялгыш адым» ясаган кардәш Йәһвәнең тәкъва нормаларыннан читкә тайпыла. Бу хаталы фикер йөртүне дә, җитди гөнаһны да аңлатырга мөмкин. Өлкәннәр, андый кардәшкә ярату күрсәтеп һәм үзләрен «юаш тотып, аны төзәтер». «Төзәтү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе шулай ук сынган-тайган сөякләрне үз урынына утыртуны аңлатырга мөмкин. Оста табиб моны мөмкин кадәр азрак авырту китереп эшләргә тырышкан кебек, өлкәннәр дә, безгә рухи яктан булышканда, мөмкин кадәр азрак авырту китерергә тырыша. Башкаларга ярдәм иткәндә, алар «үз-үзләрен күзәтә», ягъни үзләренең дә камилсез булганын һәм ялгыш адым ясый алганын онытмый. Шуңа күрә алар үзләрен өстен тотмый, ә кызгану күрсәтә (1 Пет. 3:8).
15. Өлкәннәр безгә ярдәм итә алсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
15 Без өлкәннәребезгә ышана алабыз. Алар серләрне сакларга, киңәшләрен үз фикерләренә түгел, ә Изге Язмаларга нигезләргә һәм даими ярдәм күрсәтергә өйрәтелгән (Гыйб. сүз. 11:13; Гәл. 6:2). Алар төрле сыйфатларга һәм төрле тәҗрибәгә ия булсалар да, без үз проблемабыз белән аларның теләсә кайсысына мөрәҗәгать итә алабыз. Әлбәттә, үзебез теләгән киңәшне ишетер өчен, без бер өлкәннән икенчесенә йөрмәбез. Шулай эшләсәк, без Аллаһы Сүзендәге «файдалы тәгълиматны» тыңлар урынына, колагыбызга ятышлы сүзләр әйтүчене эзләгән булыр идек бит (2 Тим. 4:3). Берәр өлкән янына килгәч, ул безгә мондый сораулар бирергә мөмкин: «Син башка өлкәннәргә мөрәҗәгать итмәдеңме? Итсәң, алар сиңа нинди киңәшләр бирде?» Басынкылык күрсәтеп, ул шулай ук, безгә киңәш бирер алдыннан, бәлки, башка өлкән белән сөйләшеп алырга булырдыр (Гыйб. сүз. 13:10).
ШӘХСИ ҖАВАПЛЫЛЫГЫБЫЗ
16. Һәрберебезнең нинди шәхси җаваплылыгы бар?
16 Өлкәннәр безгә киңәшләр бирсә дә һәм, авырлыкларыбыз булганда, безгә булышса да, безнең өчен карарлар кабул итми. Һәрберебез көндәлек тормышта сүзләре һәм эшләре белән Йәһвәне яратканын һәм аны сөендерергә теләгәнен күрсәтергә тиеш. Һәм Аллаһы безгә акыллы карарлар кабул итәргә һәм үзенә тугрылык сакларга булышыр (Рим. 14:12). Шуңа күрә өлкәннәр безгә нәрсә эшләргә икәнен әйтеп тормый, ә, Изге Язмаларны кулланып, Аллаһының фикер йөртү рәвешен аңларга ярдәм итә. Аллаһының Сүзенә нигезләнгән киңәшләрен тотып, без «үз төшенүчәнлегебезне» акыллы карарлар кабул итәргә өйрәтәбез (Евр. 5:14).
17. Йәһвә безнең нәрсә эшләвебезне тели?
17 Йәһвәнең сарыгы булу — зур хөрмәт ул! Аллаһы безгә «яхшы көтүче» Гайсәне биргән. Гайсә, без мәңге яши алсын өчен, йолым түләгән (Яхъя 10:11). Ә җыелыш өлкәннәрен биреп, Йәһвә мондый вәгъдәсен үтәгән: «Мин сезгә ихтыярым буенча эш итүче көтүчеләр бирермен, һәм алар сезне белем һәм аңлау белән тукландырыр» (Ирм. 3:15). Шуңа күрә рухи яктан хәлсез я авырган чагыбызда өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән тартынып тормыйк. Әйдәгез, Йәһвә биргән бу бүләктән тулы файда алыйк.
31 ҖЫР Аллаһы белән йөр