37 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
114 ҖЫР «Сабыр булыгыз»
Гаделсезлеккә очраганда, нәрсә эшләргә?
«Ул гадел хөкем көткән иде, ә алар гаделсез булды» (ИШАГ. 5:7).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Без Гайсәнең гаделсезлекне күргәндә нәрсә эшләгәнен белербез һәм аңардан ничек үрнәк алып булганын карап чыгарбыз.
1, 2. Гаделсезлеккә очраганда, күпләр нәрсә хис итә һәм нинди сораулар туарга мөмкин?
БЕЗ гаделсез дөньяда яшибез. Кешеләр, мәсәлән, материаль хәлләре, җенесләре, милләтләре аркасында гаделсез мөгамәләгә очрый. Комсыз эшмәкәрләр һәм идарәчеләр акча турында гына уйлап карарлар кабул иткәнгә, әйләнә-тирә мохит пычрана. Бу һәм башка сәбәпләр аркасында без һәм якыннарыбыз газап чигә.
2 Безнең һәрберебез имин, гадел дөньяда яшәргә тели. Шуңа күрә гаделсезлеккә очраган кешеләрнең ярсыганына гаҗәпләнәсе юк. Кайберәүләр иҗтимагый реформаларда катнаша, петицияләргә кул куя, митингларга бара, гаделсезлек белән көрәшергә вәгъдә итүче җитәкчеләр өчен тавыш бирә. Әмма без, мәсихчеләр буларак, «дөньядан түгел» һәм бар гаделсезлекне Аллаһы Патшалыгы юк итәчәк дип ышанабыз (Яхъя 17:16). Шулай да гаделсезлекне күргәндә, без боегырга һәм хәтта ярсырга мөмкин. Безнең мондый сораулар туадыр: «Миңа нәрсә эшләргә? Мин инде хәзер хәлне яхшырта аламмы?» Бу сорауларга җавап табар алдыннан, әйдәгез, башта Йәһвәнең һәм Гайсәнең гаделсезлеккә ничек караганын белик.
ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ГАЙСӘ ГАДЕЛСЕЗЛЕКНЕ НӘФРӘТ ИТӘ
3. Ни өчен гаделсезлек бездә тискәре хисләр уята? (Ишагыя 5:7)
3 Ни өчен гаделсезлек бездә тискәре хисләр уята? Чөнки Йәһвә безне үзенә охшаш итеп барлыкка китергән. Ә ул «тәкъвалык белән гаделлекне ярата» (Зәб. 33:5; Ярат. 1:26). Ул беркайчан да гаделсез эш итми һәм башкаларның да гадел булуын тели (Кан. 32:3, 4; Мик. 6:8; Зәк. 7:9). Мәсәлән, Ишагыя көннәрендә ул милләттәшләре аркасында газап чиккән исраиллеләрнең «ачы тавышларын» ишеткән. (Ишагыя 5:7 укы.) Йәһвә моны болай гына калдырмаган, ә Канунны санга сукмаган һәм башкаларны рәнҗеткән кешеләрне җавапка тарткан (Ишаг. 5:5, 13).
4. Гаделсезлек Гайсәдә нинди хисләр тудыра? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
4 Йәһвә кебек, Гайсә дә гаделлекне ярата, ә гаделсезлекне нәфрәт итә. Бер очракны карап чыгыйк. Гайсә, кулы корышкан бер кешене күргәч, аны савыктырган. Әмма дини җитәкчеләрне бу могҗиза ярсыткан, чөнки, алар әйтүенчә, Гайсә шулай итеп шимбә көне турындагы канунны бозган. Әйе, алар бу кешенең хәленә ваемсыз булган. Бу Гайсәдә нинди хисләр тудырган? Ул аларның «таш йөрәкле булуларына тирән кайгырган» (Марк 3:1—6).
Яһүдләрнең дин җитәкчеләреннән аермалы буларак, Гайсә кешеләрне яраткан һәм аларга булышкан (4 нче абзацны кара)
5. Ярсу турында әйткәндә, нәрсәне истә тоту мөһим?
5 Йәһвәне һәм Гайсәне гаделсезлек ярсыта икән, безнең дә андый хис кичерүдә бернинди начарлык юк (Эфес. 4:26). Әмма шуны истә тоту мөһим: хәтта ярсуыбыз урынлы булса да, ул гаделсезлекне бетерми. Өстәвенә, озак вакыт ярсып йөрсәк, без эмоциональ һәм физик сәламәтлегебезгә зыян китерербез (Зәб. 37:1, 8; Ягък. 1:20). Гаделсезлеккә очраганда, нәрсә эшләргә соң? Бу яктан Гайсә яхшы үрнәк күрсәткән.
ГАЙСӘ НӘРСӘ ЭШЛӘГӘН?
6. Гайсә, җирдә яшәгәндә, нинди гаделсезлекне күргән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Җирдә яшәгәндә, Гайсә күп гаделсезлек күргән. Мәсәлән, дини җитәкчеләр гади кешеләрне кысрыклаган (Мат. 23:2—4). Рим хөкүмәте дә халыкны җәберләгән. Шуңа күрә күп яһүдләр Римнан бәйсез булырга теләгән. Кайберәүләр, шул исәптән зелотлар, моның өчен хәтта көрәшкән. Әмма Гайсә андый хәрәкәтләргә булышлык итмәгән. Ул шулай ук халыкның үзен патша итеп куярга теләгәнен белгәч, алардан китеп барган (Яхъя 6:15).
Кешеләр Гайсәне сәясәттә катнаштырмакчы булганда, ул алардан китеп барган (6 нчы абзацны кара)
7, 8. Ни өчен Гайсә җирдә яшәгәндә гаделсезлекне бетерергә тырышмаган? (Яхъя 18:36)
7 Гайсә гаделсезлекне сәясәттә катнашып бетерергә тырышмаган. Ни өчен? Чөнки кешеләрнең үз-үзләре өстеннән идарә итәргә хокуклары да, сәләтләре дә юк икәнен белгән (Зәб. 146:3; Ирм. 10:23). Кешеләр гаделсезлекнең төп сәбәпләрен бетерә алмый. Дөнья белән Шайтан Иблис идарә итә. Нәкъ бу явыз рухи зат кешеләрне гаделсез эш итәргә этәрә (Яхъя 8:44; Эфес. 2:2). Тагын бер сәбәп — камилсезлек. Аның аркасында хәтта иң яхшы кешеләр дә вакыт-вакыт гаделсез эш итә (Вәг. 7:20).
8 Гайсә Аллаһы Патшалыгы гына гаделсезлекнең шул төп сәбәпләрен бетерә ала икәнен белгән. Шуңа күрә ул бар көчен һәм вакытын «Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне» вәгазьләүгә һәм игълан итүгә багышлаган (Лүк 8:1). Ул «тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган» кешеләрне явызлыкның һәм гаделсезлекнең ахыры киләчәгенә ышандырган (Мат. 5:6 һәм аңлатма; Лүк 18:7, 8). Әмма моны кешеләр түгел, ә Аллаһының бу дөньядан булмаган күктәге хөкүмәте эшләячәк. (Яхъя 18:36 укы.)
ГАЙСӘДӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ
9. Аллаһы Патшалыгы гына гаделсезлекне бетерәчәгенә сезне нәрсә ышандыра?
9 Без яшәгән «соңгы көннәрдә» гаделсезлек тагы да күбрәк. Әмма, Гайсә көннәрендәге кебек, моның сәбәпләре шул ук кала: Шайтан Иблис һәм камилсез явыз кешеләр (2 Тим. 3:1—5, 13; Ачыл. 12:12). Гайсә кебек, без Аллаһы Патшалыгының гына бу сәбәпләрне юк итә алганын беләбез. Шул Патшалык ягында булганга, без митингларда, протестларда һәм башка сәяси хәрәкәтләрдә катнашмыйбыз. Сте́йсиa исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Хакыйкать белән танышканчы, ул, гаделлек өчен көрәшеп, еш кына протестларда катнашкан. Әмма аның: «Дөрес эш итәмме?» — дигән шикләре туган. Ул болай дип әйтә: «Митингларда катнашканда, мин, дөрес якны яклыйм микән, дип уйлый идем. Ә хәзер, Аллаһы Патшалыгы ягында торганда, минем андый шикләрем юк. Мин Йәһвәнең бар газапларны бетерәчәген беләм. Мин исә моны эшли алмыйм» (Зәб. 72:1, 4).
10. Ни өчен без сәяси хәрәкәтләрдә катнашмыйбыз? (Маттай 5:43—48) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
10 Гаделлек өчен көрәшкән сәяси хәрәкәтләргә бәйсезлек рухы һәм ярсу хас. Ә бу Гайсәнең өйрәтүләренә каршы килә (Эфес. 4:31). Джеффри исемле абый-кардәш болай ди: «Тыныч кына башланган митинг еш кына көч куллану, җимерү һәм талау белән тәмамлана». Әмма Гайсә бар кешеләрне, хәтта башка карашта торган һәм безне эзәрлекләгән кешеләрне дә, яратырга өйрәткән. (Маттай 5:43—48 укы.) Мәсихчеләр буларак, без аның үрнәге һәм өйрәтүләре буенча эш итәргә тырышабыз.
Сәяси эшләрдә нейтралитет саклар өчен, тәвәккәллек кирәк (10 нчы абзацны кара)
11. Ни өчен кайчак Гайсәдән үрнәк алу авыр булырга мөмкин?
11 Аллаһы Патшалыгына өметләнсәк тә, гаделсезлеккә очраганда, безгә кайчак Гайсәдән үрнәк алу авыр булырга мөмкин. Дискриминациягә очраган Джа́ния исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул болай ди: «Мин бик рәнҗедем. Күңелемдә ачуым кайнады, хәтта үч алырга теләдем. Аннары мин расизм һәм дискриминация белән көрәшкән бер төркемгә кушылу турында уйлый башладым. Мин шулай итеп ачуымны бушатырмын дип уйладым». Әмма вакыт узу белән Джания фикер йөртүен үзгәртергә кирәклеген аңлаган. Ул болай дип дәвам итә: «Башкаларның тәэсиренә бирелеп, мин күбрәк Йәһвәгә түгел, ә кешеләргә таяна башлаганмын. Шуңа күрә бу төркем белән бар араларымны өзәргә булдым». Әйе, гаделсезлек аркасында ачу хисе туарга мөмкин. Әмма, әйдәгез, хисләребезне контрольдә тотыйк һәм алга таба да сәяси нейтралитет саклыйк (Яхъя 15:19).
12. Ни өчен безгә, нәрсә укырга, тыңларга һәм карарга икәнен сайлаганда, игътибарлы булырга кирәк?
12 Гаделсезлек аркасында туган ачу хисебезне тыярга нәрсә булышыр? Мәсәлән, безгә, нәрсә укырга, тыңларга һәм карарга икәнен сайлаганда, игътибарлы булырга кирәк. Социаль челтәрләр шаккатыргыч гаделсезлек очраклары турындагы хәбәрләр белән тулы һәм социаль үзгәрешләр өчен көрәшергә дәртләндерә. Еш кына яңалыкларда мәгълүмат, чынбарлыкны бозып, берьяклы күрсәтелә. Мәгълүмат дөрес булса да, аны укып, моның турында гел уйланып йөрү безгә файда китерерме? Ай-һай, киресенчә, без күбрәк боегырбыз, борчылырбыз һәм ачуыбыз кабарыр гына (Гыйб. сүз. 24:10). Ә тагы да начаррагы — без гаделсезлекне юк итәчәк Аллаһы Патшалыгын күздән ычкындырырбыз.
13. Изге Язмаларны регуляр рәвештә укып уйлану безгә гаделсезлеккә дөрес караш сакларга ничек булыша?
13 Изге Язмаларны регуляр рәвештә укып уйлану безгә гаделсезлеккә дөрес карашка ия булырга булыша. Алия исемле апа-кардәш яшәгән җирдә кайберәүләр башкаларга гаделсез мөгамәлә күрсәткән, һәм бу Алияне бик борчыган. Шул явыз кешеләрнең җәзасыз калганы аны ярсыткан. Ул болай ди: «Мин үз-үземнән болай дип сорадым: „Мин Йәһвәнең бу проблеманы хәл итәчәгенә чыннан да ышанаммы?“ Шул вакытларда мин Әюп 34:22—29 ны укыдым. Бу шигырьләр миңа беркем дә Йәһвәдән яшеренә алмый икәнен исемә төшерде. Йәһвәнең гаделлек хисе камил, ул гына хәлне иң яхшы итеп җайга сала ала». Әмма Аллаһы Патшалыгының гаделлек урнаштырачагын көткән арада без нәрсә эшли алабыз?
ИНДЕ ХӘЗЕР НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
14. Дөньядагы гаделсезлекне арттырмас өчен, без нәрсә эшли алабыз? (Көләсәйлеләргә 3:10, 11)
14 Без башкаларның эшләрен контрольдә тота алмасак та, үзебезнекеләрен тота алабыз. Инде әйтелгәнчә, без, башкаларга ярату күрсәтеп, Гайсәдән үрнәк алабыз. Ярату безне кешеләрне, хәтта гаделсезлек кылучыларны да, хөрмәт итәргә дәртләндерә (Мат. 7:12; Рим. 12:17). Һәркем белән үзебезне игелекле һәм гадел тотып, без Йәһвәне сөендерәбез. (Көләсәйлеләргә 3:10, 11 укы.)
15. Кешеләргә хакыйкатьне сөйләү дөньядагы гаделсезлеккә ничек тәэсир итә?
15 Кешеләргә булышыр өчен иң яхшы юл — аларга Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйләү. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Чөнки «Йәһвә турындагы белем» кызу канлы, мәрхәмәтсез кешеләргә тыныч, игелекле булып китәргә булыша (Ишаг. 11:6, 7, 9). Джема́л исемле ир-ат, хакыйкатьне белгәнче, хөкүмәткә каршы көрәштә катнашкан, чөнки аны гаделсез дип санаган. Ул болай дип әйтә: «Кешеләрне ирексезләп үзгәртеп булмый. Әмма кешеләрне хакыйкать үзгәртә ала. Ул мине дә үзгәртте». Изге Язмаларны өйрәнү Джемалны көрәштән туктарга дәртләндергән. Изге Язмалардагы хакыйкатьне күбрәк кеше белсә, азрак кеше гаделсезлек кылыр.
16. Ни өчен сез башкаларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләргә телисез?
16 Гайсә кебек, без дә Аллаһы Патшалыгы гына гаделсезлекне бетерәчәк дип сөйләргә телибез. Гаделсезлектән интеккән кешеләрне бу хәбәр юата һәм аларга өмет бирә (Ирм. 29:11). Элегрәк искә алынган Стейси болай дип аңлата: «Хакыйкатьне белгәнгә күрә, гаделсезлекне күргәндә я үзем аңа очраганда, мин тыныч кала алам. Изге Язмалардагы хәбәр чыннан да юата». Бу юатучы хәбәрне таратыр өчен, әзерләнергә кирәк. Шуңа күрә шушы мәкаләдә каралган Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне яхшылап аңларга тырышыгыз. Бу сезгә мәктәптә я эштә бу темага инанганлык белән сөйләргә булышырb.
17. Без гаделсезлеккә очраганда, Йәһвә безгә ничек булыша?
17 Дөнья белән Шайтан идарә иткәнгә, әлегә гаделсезлек кала бирә. Әмма аның «куып чыгарылуын» көткән арада без ярдәмчесез дә, өметсез дә түгел (Яхъя 12:31). Үз Сүзе аша Йәһвә гаделсезлекнең сәбәбен дә ачыклый, кешеләрнең газапларын күргәндә, нәрсә хис иткәнен дә әйтә (Зәб. 34:17—19). Ә үзенең Улы аша Йәһвә безне гаделсезлеккә дөрес караш сакларга өйрәтә. Өстәвенә, ул безгә гаделсезлекне мәңгегә бетерәчәк Патшалыкка өмет бирә (2 Пет. 3:13). Без «гаделлек һәм тәкъвалык» хөкем сөргән яңа дөньяны зарыгып көтәбез. Ә әлегә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьлик (Ишаг. 9:7).
158 ҖЫР Ул «көн» кичекмәс!
a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
b «Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез» дигән брошюрада Кушымта А, 24—27 нче пунктларны да карагыз.