38 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
120 ҖЫР Мәсих кебек юаш булыгыз
Башкаларны хөрмәт итегез
«Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз» (РИМ. 12:10).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Ни өчен башкаларга хөрмәт күрсәтү мөһим һәм моны, хәтта авыр булганда, ничек эшләп була?
1. Ни өчен хөрмәт шулкадәр кыйммәтле? (Гыйбрәтле сүзләр 22:1)
БАШКАЛАР сезне хөрмәт иткәндә, сезгә бу ошыймы? Һичшиксез ошый. Бу — кешеләрнең төп ихтыяҗларының берсе. Безне хөрмәт итсәләр, без балкып китәбез. Чыннан да, «ихтирам казану көмеш-алтыннан да яхшырак». (Гыйбрәтле сүзләр 22:1 укы.)
2, 3. Ни өчен кайчак хөрмәт күрсәтү җиңел түгел һәм без аны кемгә күрсәтергә тиеш?
2 Башкаларны хөрмәт итү кайчак җиңел түгел. Ни өчен? Беренчедән, без башкаларның кимчелекләрен күрәбез. Икенчедән, безнең көннәрдә күпләр бер-берсен хөрмәт итми. Ләкин без андый булырга тиеш түгел. Чөнки Йәһвә «һәркайсы кешегә ихтирамлы булуыбызны» тели (1 Пет. 2:17).
3 Бу мәкаләдә без хөрмәт нәрсә ул икәнен һәм аны 1) гаиләдәгеләргә, 2) кардәшләргә һәм 3) дөнья кешеләренә ничек күрсәтеп булганын карап чыгарбыз. Без авыр булганда да хөрмәт күрсәтергә нәрсә булышыр икәнен белербез.
БАШКАЛАРНЫ ХӨРМӘТ ИТҮ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
4. Башкаларны хөрмәт итү нәрсәне аңлата?
4 Сез хөрмәт нәрсә икәнен ничек аңлатыр идегез? Татар телендә «хөрмәт» сүзе кемнең дә булса хезмәтләренә, уңай сыйфатларына карап, аны олылау, зурлау, ихтирам хисен аңлата. Шул ук вакыт эчкерсез хөрмәт бу хис кенә түгел, ул эшләрдә күрсәтелә (Мат. 15:8).
5. Башкаларны хөрмәт итәргә безне нәрсә дәртләндерә?
5 Йәһвә безнең башкаларны хөрмәт итүебезне тели. Мәсәлән, ул бездән «өстен торучы хакимлекне» ихтирам итүне таләп итә (Рим. 13:1, 7). Әмма кемдер болай дип фикер йөртә: «Мин лаеклы кешеләрне генә хөрмәт итәргә әзер». Әмма бу акыллымы? Юк, без Йәһвәнең хезмәтчеләре булганга, кешеләрне хөрмәт итүебез аларның эшләренә генә бәйле булырга тиеш түгел. Без кешеләрне, башлыча Йәһвәне яратканга һәм аңа ярарга теләгәнгә, хөрмәт итәбез (Йош. 4:14; 1 Пет. 3:15).
6. Безне хөрмәт итмәгән кешеләрне хөрмәт итү мөмкинме? Аңлатыгыз. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Безне хөрмәт итмәгән кешеләрне хөрмәт итү мөмкинме соң? Әйе. Кайбер мисалларга игътибар итик. Шаул патша үз улы Йонафанны башкалар алдында кимсеткән булган (1 Иш. 20:30—34). Шулай да Йонафан әтисен хөрмәт итүдән туктамаган һәм үлеменә кадәр аның белән сугышларда катнашкан (Чыг. 20:12; 2 Иш. 1:23). Баш рухани Илий Һаннаны исерек булуда нахакка гаепләгән (1 Иш. 1:12—14). Өстәвенә, Илийнең уллары начар тәртипләре белән билгеле булган, ә ул, аларның әтисе һәм баш рухани булса да, аларны төзәтмәгән. Моңа карамастан, Һанна аңа карата ихтирамлы булып калган (1 Иш. 1:15—18; 2:22—24). Ә афиналылар Паулны «лыгырдык» дип атаса да, ул аларга хөрмәт белән мөрәҗәгать иткән (Рәс. 17:18, 22). Бу мисаллардан күренгәнчә, Йәһвәгә карата ярату һәм курку-хөрмәт безне башкаларны авыр булганда да хөрмәт итәргә дәртләндерә. Без кемне һәм ни өчен хөрмәт итәргә тиеш?
Шаул патша үз улы Йонафанны кимсетсә дә, Йонафан әтисен яклаган һәм аңа ярдәм иткән (6 нчы абзацны кара)
ГАИЛӘДӘГЕЛӘРНЕ ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ
7. Ни өчен гаиләдәгеләрне хөрмәт итү кайчак авыр була?
7 Авырлык. Без гаиләдәгеләр белән күп вакыт үткәрәбез. Шуңа күрә аларның көчле якларын да, кимчелекләрен дә бик яхшы беләбез. Гаиләбездә берәрсе чирләсә я артык борчылучан булса, бу безнең көчебезне алырга мөмкин. Ә кемдер безне сүзләре я эшләре белән рәнҗетәдер. Гаиләдә без үзебезне тыныч-имин хис итәргә телибез, әмма гаиләдәгеләр бер-берсен хөрмәт итмәсәләр, ул сугыш кырына охшаш булып китә. Хөрмәт җитмәүне артрит белән чагыштырып була. Артрит аркасында буыннар зарарлана һәм хәрәкәтләнү чикләнә. Шул ук рәвешчә хөрмәтсезлек аркасында гаиләдәгеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла һәм алар тыныч-тату яши алмый. Ләкин, артрит белән чирләгән кеше аңардан тулысынча арына алмаса да, гаиләдәге ихтирамны кайтарып була.
8. Ни өчен гаилә әгъзаларын хөрмәт итү мөһим? (1 Тимутигә 5:4, 8)
8 Ни өчен бу мөһим? (1 Тимутигә 5:4, 8 укы.) Тимутигә язган беренче хатында Паул гаиләдәгеләрне бер-берсен кайгыртырга өндәгән. Моңа аларны башлыча бурыч хисе түгел, ә «Аллаһыга бирелгән булулары» дәртләндерергә тиеш. Димәк, без гаиләдәгеләрне Аллаһыны яратканга кайгыртабыз һәм моны гыйбадәт кылуыбызның өлеше дип саныйбыз. Йәһвә гаиләне барлыкка китергәнгә, без, өйдәгеләрне хөрмәт иткәндә, чынлыкта аңа хөрмәт күрсәтәбез (Эфес. 3:14, 15). Әйе, бу — якыннарыбызга хөрмәт күрсәтер өчен бик җитди сәбәп!
9. Ир белән хатын бер-берсенә ничек хөрмәт күрсәтә ала? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
9 Моны ничек эшләргә? Хатынын хөрмәт итүче ир икәүдән-икәү булганда да, башкалар алдында да аны кадерләгәнен күрсәтә (Гыйб. сүз. 31:28; 1 Пет. 3:7). Ул беркайчан да хатынына кул күтәрми, аны кимсетми һәм абруен төшерми. Аргентинада яшәүче Ариэ́льa болай дип әйтә: «Чире аркасында хатыным кайчак миңа авыр сүзләр әйтеп куя. Андый чакларда мин аның сүзләре чын хисләрен чагылдырмый икәнен исемә төшерәм. Шулай ук мин 1 Көринтлеләргә 13:5 не хәтеремә төшерәм. Бу миңа хатыныма ярсымаска, ә аңа ихтирам күрсәтергә булыша» (Гыйб. сүз. 19:11). Ә ирен хөрмәт итүче хатын аның турында яхшыны сөйли (Эфес. 5:33). Ул сарказмнан саклана, ирен үртәми һәм мыскыллы кушаматлар кулланмый, чөнки андый тәртипнең никахны, тутык кебек, тарката алганын аңлый (Гыйб. сүз. 14:1). Италиядә яшәүче бер апа-кардәшнең ире артык борчылу чиреннән интегә. Апа-кардәш болай ди: «Кайчак мин ирем чиктән тыш борчыла дип уйлыйм. Элек сүзләремнән һәм чыраемнан аңа хөрмәтем җитмәве күренә иде. Әмма башкаларны хөрмәт итә белгән дусларым белән күбрәк аралаша башлагач, миңа иремне хөрмәт итү җиңелрәк булып китте».
Гаиләдәгеләргә хөрмәт күрсәтеп, без гаиләгә нигез салган Йәһвәне олылыйбыз (9 нчы абзацны кара)
10. Без әти-әниебезгә ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?
10 Яшьләр, әти-әниегез урнаштырган кагыйдәләргә буйсыныгыз (Эфес. 6:1—3). Алар белән ихтирамлы сөйләшегез (Чыг. 21:17). Олыгая барган саен, алар, мөгаен, ярдәмегезгә күбрәк мохтаҗ булыр. Аларны кайгыртыр өчен, хәлегездән килгәнне эшләгез. Әтисе Йәһвә Шаһите булмаган Мария апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Аның әтисе чирләп киткәч, Мариягә аны карау авыр булган, чөнки ул кызына карата игелекле булмаган. Мария болай дип исенә төшерә: «Мин Йәһвәдән әтиемне хөрмәт итәргә генә түгел, ә аңа хөрмәт күрсәтергә дә булышсын дип дога кылдым. Мин уйладым: әгәр Йәһвә әти-әнине хөрмәт итәргә куша икән, димәк, ул моның өчен көч тә бирәчәк. Вакыт узу белән мин шуны аңладым: әтиемә хөрмәт күрсәтер өчен, миңа аның үзгәрүен көтәргә кирәкми». Өйдәгеләрнең җитешсезлекләренә карамастан, аларны хөрмәт итсәк, гаиләгә нигез салган Йәһвәне хөрмәт иткән булабыз.
КАРДӘШЛӘРНЕ ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ
11. Нәрсә аркасында кардәшләрне хөрмәт итү авыр була ала?
11 Авырлык. Кардәшләр Изге Язмалардагы нормалар буенча яши. Шулай да кайчак алар безгә карата игелексез булырга, безне нахакка гаепләргә я ачуыбызны чыгарырга мөмкин. Безне «берәрсе рәнҗетсә», аны алга таба да хөрмәт итү авыр була ала (Көл. 3:13). Андый чакларда безгә нәрсә булышыр?
12. Ни өчен имандашларыбызга хөрмәт күрсәтү мөһим? (2 Петер 2:9—12)
12 Ни өчен бу мөһим? (2 Петер 2:9—12 укы.) Үзенең икенче хатында Петер кайберәүләрнең «Аллаһы хөрмәт иткән кешеләр [ягъни өлкәннәр] турында хурлап сөйләгәнен» язган. Йәһвәнең тугры фәрештәләре моңа ничек караган? Уйлап кына карагыз, алар «Йәһвәне хөрмәт итү йөзеннән» шул дорфа, үҗәт кешеләрне «хурлап гаепләмәгән»! Алар хөкем итүне Йәһвәгә калдырган. (Рим. 14:10—12; Яһүд 9 белән чагыштыр.) Без дә бу фәрештәләрдән үрнәк алыйк. Аллаһыга каршы чыккан кешеләргә карата хөрмәтле булырга кирәк икән, Йәһвәне яраткан имандашларыбызга карата без аеруча ихтирам күрсәтергә тиеш. «Бер-беребезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыйк» (Рим. 12:10). Шулай эшләп, без Йәһвәне хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез.
13, 14. Җыелыштагыларга ничек хөрмәт күрсәтергә? Мисаллар китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
13 Моны ничек эшләргә? Өлкәннәр, башкаларны ярату белән өйрәтегез (Фил. 8, 9). Берәрсенә киңәш бирергә кирәк булса, моны хисләргә бирелеп түгел, ә игелек күрсәтеп эшләгез. Апа-кардәшләр, җыелышта хөрмәт хөкем сөрсен өчен, сез нәрсә эшли аласыз? Имеш-мимешләр таратуда һәм гайбәт сатуда катнашмагыз (Тит. 2:3—5). Безнең барыбыз да җыелыш өлкәннәренә хөрмәт күрсәтергә тиеш. Моны без алар белән хезмәттәшлек итеп һәм аларга рәхмәтләребезне белдереп эшли алабыз. Алар бит күп эш башкара: җыелыш очрашуларын алып бара, вәгазь эшен оештыра һәм «ялгыш адым» ясаганнарга булыша (Гәл. 6:1; 1 Тим. 5:17).
14 Роси́о апа-кардәшкә үзенә киңәш биргән өлкәнне хөрмәт итү авыр булган. Росио болай ди: «Миңа аның ничек киңәш биргәне ошамады, шуңа күрә мин рәнҗедем. Мин моны күрсәтергә тырышмасам да, эчемдә мин аның мотивларын шик астына алдым һәм киңәшен кире кактым. Ә өйдә мин аның турында тискәре нәрсәләр әйттем». Росиога нәрсә булышкан? Ул болай дип аңлата: «Изге Язмаларны укыганда, мин 1 Тисалуникәлеләргә 5:12, 13 кә игътибар иттем. Бу шигырьләр миңа шул өлкәнне хөрмәт итмәгәнемне аңларга булышты, һәм мине вөҗданым борчый башлады. Мин Йәһвәгә дога кылдым һәм карашымны үзгәртер өчен басмалар буенча тикшерү үткәрдем. Нәтиҗәдә, проблеманың абый-кардәштә түгел, ә горурлыгымда булганын аңладым. Әйе, басынкылык һәм башкаларны хөрмәт итү арасында туры бәйләнеш бар. Миңа әле дә яхшырырга кирәк, әмма мин башкаларга хөрмәт күрсәтергә тырышам һәм Йәһвәнең үземне хуплаганын сизәм».
Безнең барыбыз да, өлкәннәр белән хезмәттәшлек итеп һәм хезмәтләре өчен рәхмәтләр белдереп, аларга хөрмәт күрсәтә алабыз (13, 14 нче абзацны кара)
ДӨНЬЯ КЕШЕЛӘРЕН ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ
15. Ни өчен дөнья кешеләрен хөрмәт итү авыр булырга мөмкин?
15 Авырлык. Хезмәттә без күбесенчә Изге Язмаларга ышанмаган кешеләрне очратабыз (Эфес. 4:18). Кайберәүләр ышанулары аркасында безне тыңларга теләми. Бәлки, эш бирүчебезгә я укытучыбызга ярау, шулай ук хезмәттәшләребез я сыйныфташларыбыз белән уртак тел табу авырдыр. Шуңа күрә вакыт узу белән без андый кешеләрне хөрмәт итми һәм аларга игелек күрсәтми башларга мөмкин.
16. Ни өчен дөнья кешеләренә карата ихтирамлы булырга кирәк? (1 Петер 2:12; 3:15)
16 Ни өчен бу мөһим? Йәһвә без үзебезне дөнья кешеләре белән ничек тотабыз икәненә игътибар итә. Рәсүл Петер мәсихчеләргә яхшы тәртипләре кайберәүләрне Аллаһыны данларга дәртләндерә ала дип исләренә төшергән. Шуңа күрә ул аларны өметләрен «юашлык һәм тирән хөрмәт белән» якларга өндәгән. (1 Петер 2:12; 3:15 укы.) Ышануларыбызны суд алдында я башка очракларда яклыйбызмы, без моны һәрчак хөрмәт белән эшләргә тиеш, әйтерсең лә Йәһвә яныбызда тора. Ул бит безнең нәрсә һәм ничек итеп әйткәнебезне күзәтеп тора. Әллә бу — дөнья кешеләренә карата ихтирамлы булыр өчен җитди сәбәп түгелме?!
17. Дөнья кешеләренә ничек хөрмәт күрсәтергә?
17 Моны ничек эшләргә? Хезмәттә без еш кына Изге Язмалар белән таныш булмаган кешеләрне очратабыз. Әлбәттә без үз-үзебезне алардан өстен куймыйбыз, ә аларны үзебездән өстен күрәбез. Без бар кешеләрнең Аллаһы өчен кыйммәтле булганнарын онытмыйбыз (Һәг. 2:7; Флп. 2:3). Ышануларыбыз аркасында безне хурласалар, без үч алмабыз, мәсәлән, чәнечкеле сүзләр әйтмәбез (1 Пет. 2:23). Рәнҗетерлек берәр нәрсә әйтсәк, шунда ук гафу үтенербез. Ә эштә ничек хөрмәт күрсәтергә? Тырыш эшче булыгыз, хезмәттәшләрегезгә һәм эш бирүчегә карата уңай караш үстерегез (Тит. 2:9, 10). Намуслы булуыгызны һәм күңел биреп эшләвегезне башкалар, бәлки, күрердер, ә бәлки, юктыр. Әмма онытмагыз, Йәһвә тырышлыкларыгызны күрми калмас (Көл. 3:22, 23).
18. Ни өчен хөрмәт хисен үстерү һәм аны эшләрдә күрсәтү мөһим?
18 Әйе, күргәнебезчә, башкаларга хөрмәт хисен үстерер һәм аны эшләрдә күрсәтер өчен җитди сәбәпләр бар! Гаиләдәгеләргә хөрмәт күрсәтеп, без гаиләгә нигез салган Йәһвәне олылыйбыз. Кардәшләребезне ихтирам итеп тә, без күктәге Атабызны хөрмәтлибез. Ә дөнья кешеләренә хөрмәт күрсәтсәк, алар, бәлки, берәр көн Аллаһыны данлый башлар. Безгә ихтирам күрсәтмәүчеләр дә булыр, әмма безгә аларны да ихтирам итәргә кирәк. Ни өчен? Чөнки Йәһвә безне моның өчен фатихалар. Ул бит мондый вәгъдә биргән: «Мине ихтирам иткәннәрне мин ихтирам итәрмен» (1 Иш. 2:30).
129 ҖЫР Без нык булып торырбыз
a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.