Укучыларның сораулары
Гыйбрәтле сүзләр 30:18, 19 да язучы «ир-атның кыз йөрәгенә юлын» «аңлап җиткерә алмаганы» турында язган. Аның нәрсә әйтәсе килгән?
Бу сорау күпләрне, хәтта белгечләрне дә, кызыктыра. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу шигырьләр болай дип яңгырый: «Мин аңлап җиткерә алмаган [яки «Минем өчен бик гаҗәеп», иск.] өч нәрсә һәм төшенә алмаган дүрт нәрсә бар: бөркетнең күкләрдәге юлы, еланның кыядагы юлы, корабның ачык диңгездәге юлы һәм ир-атның кыз йөрәгенә юлы» (Гыйб. сүз. 30:18, 19).
Элек без «ир-атның кыз йөрәгенә юлы» дигән сүзләрне тискәре мәгънәдә аңлый идек. Ни өчен? Чөнки контекстта «канәгатьләнә белмәгән» тискәре нәрсәләр телгә алына (Гыйб. сүз. 30:15, 16). Ә 20 нче шигырьдә «мин бернинди начарлык эшләмәдем» диюче зиначы хатын турында әйтелә. Шуңа күрә без болай дип уйлый идек: күктә очкан бөркет, кыядан шуышкан елан, диңгездә йөзгән кораб эз калдырмаган кебек, бу ир-ат та, эз калдырмыйча, ягъни башкаларга белдертмичә эш итә. Без бу шигырьләрдә мәкерле ир-атның беркатлы кызны алдап аздыруы турында әйтелә дип уйлый идек.
Әмма бу өзектә уңай нәрсә турында сүз бара дип уйлар өчен нигез бар. Язучы нибары үзен сокландырган нәрсәләрне искә ала.
Моны борынгы еврей тексты аңларга булыша. Еврей Язмалары аңлатылган бер сүзлек буенча, Гыйбрәтле сүзләр 30:18 дә «мин аңлап җиткерә алмаган» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзләре «кешене гаҗәпләндергән һәм аңа хәтта мөмкин түгел кебек күренгән нәрсәләргә күрсәтә» («Theological Lexicon of the Old Testament»).
Гарвард университетының профессоры Кро́уфорд Той да Изге Язмаларның бу өзегендә тискәре нәрсәләр турында сүз бармаганы белән килешә. Аның сүзләре буенча, язучы «монда искә алынган нәрсәләрнең искиткеч булуын» әйтә.
Шуңа күрә Гыйбрәтле сүзләр 30:18, 19 да чыннан да гаҗәеп, хәтта аңлап җиткерү авыр булган нәрсәләр турында сүз бара, дигән нәтиҗә ясау акыллы булып күренә. Изге Язмаларны язучы кебек, без дә бөркетнең оча алуына, аяксыз еланның кыядан шуыша, авыр корабның диңгездә йөзә һәм егет белән кызның, бер-берсен яратып, бәхетле гомер итә алуына сокланабыз.