Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb16 112-113 б.
  • Кыю пионер

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кыю пионер
  • 2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бәхетле тормыш мөмкинме?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Сәламәтлегем начар булса, нәрсә эшләргә? (1 өлеш)
    Яшьләрнең сораулары
  • Сез үз фатихаларыгызны чыннан да кадерлисезме?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Намуссыз дөньяда намуслы булып калыгыз
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb16 112-113 б.

ИНДОНЕЗИЯ

Кыю пионер

Андре Элиас

  • ТУУ ЕЛЫ: 1915

  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1940

  • КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: дошманнар аңардан допрослар алса да һәм аңа янаса да, бу пионер һәрвакыт тугры булып калган.

Андре Элиас

ИКЕНЧЕ бөтендөнья сугышы вакытында Сукабуми шәһәрендә (Көнбатыш Ява) Элиас кардәш белән аның хатыны Джозефинадан допрос алганнар. Кемпейтай дип аталган Япониянең куркыныч полициясе беренче итеп Андрене чакырган. Аңа бер-бер артлы күп мәкерле сораулар биргәннәр: «Йәһвә Шаһитләре кемнәр алар? Сез Япония хөкүмәтенә каршы чыгасызмы? Сез шымчымы?»

«Без Чиксез Кодрәт Иясенең хезмәтчеләре һәм бер начарлык та эшләмибез»,— дип җавап кайтарган Андре. Офицер стенада асылынып торган самурай кылычын кинәт алып аңа таба кизәнгән.

«Ә әгәр мин сине үтерсәм?» — ырылдап куйган ул. Андре башын өстәлгә куйган да акрын тавыш белән дога кыла башлаган. Азрак туктап торып, офицер көлеп җибәргән. «Сез кыю!» — дип әйткән ул. Соңыннан ул Джозефинаны чакырган. Аның сүзләре Андреның сүзләренә туры килгәч, офицер: «Сез шымчылар түгел. Китегез моннан!» — дип кискен итеп әйткән.

Берничә айдан соң «ялган кардәшләр» Андре турында полициягә мәгълүмат җиткергән һәм нәтиҗәдә аны төрмәгә утыртканнар (2 Көр. 11:26). Берничә ай буе ул үз камерасындагы агынтыга төшкән ризык калдыкларын табып ашаган. Төрмә сакчылары Андреның сафлыгын боза алмаган. Джозефинага аның янына килергә рөхсәт бирелгәч, Андре аңа камера рәшәткәсе аша акрын тавыш белән генә болай дип әйткән: «Борчылма. Мине үтерәчәкләрме я азат итәчәкләрме, мин барыбер Йәһвәгә тугры булып калам. Алар мине моннан үлгән килеш чыгара алсалар да, хыянәтче итеп чыгара алмаслар!»

Төрмәдә алты ай утырганнан соң, Андре үзен Джкаратада Югары судта яклаган, һәм аны азат иткәннәр.

Якынча 30 елдан соң хөкүмәт Индонезиядә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген яңадан тыйгач, өлкә прокуроры Манадо шәһәрендә (Төньяк Сулавеси) Андрены үз офисына чакырган. «Сез Йәһвә Шаһитләренең оешмасы тыелган икәнен беләсезме?» — дип сораган ул.

«Әйе»,— дип җавап кайтарган Андре.

«Ә хәзер сез үз динегезне үзгәртергә әзерме?» — дип сораган ул.

Андре алга чыгып һәм күкрәгенә сугып: «Теләсәгез йөрәгемне тартып ала аласыз, ләкин сез мине беркайчан да үз динемне үзгәртергә мәҗбүр итә алмассыз!» — дип көчле тавыш белән әйткән.

Өлкә прокуроры Андрены җибәргән һәм аны бүтән борчымаган.

Андре 85 яшендә 2 000 елда үлгән. Ул якынча 60 ел ашкынучан пионер булып хезмәт иткән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу