Германия: качаклар лагере алдында стенд янында басып торып вәгазьләү
ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ
Кызыклы очраклар. Төрле илләрдән хәбәрләр
Качакларга һәм иммигрантларга ярдәм кулы сузу
Германиягә күп качаклар һәм иммигрантлар күченгәч, чит тел кырында катнашучы кардәшләрнең саны арткан. Тугыз ай эчендә 229 чит тел төркеме һәм башлангыч төркеме барлыкка килгән. Якынча 800 вәгазьче 13 телдә үтә торган 30 чит тел курсларында укый.
Кардәшләребез качакларга кабул итү үзәкләрендә вәгазьләп йөри. 200 дән артык урында торган стендларны кулланып, кардәшләр якынча 640 000 басма тараткан.
Җитәкче совет 2016 елның май-июль айларында махсус вәгазьләү кампаниясен үткәрергә рөхсәт биргән. Гарәп телендә сөйләшә белгән якынча 700 вәгазьче 7 чит илдән Австрия белән Германиягә килгән. Аларны гарәп телендә сөйләшүче халыкка вәгазьләр өчен ун урынга бүлгәннәр.
Юлдагы тиеннәр
Белизда яшәүче Фаберс Роуд исемле креол җыелышындагы 50 вәгазьче гадәттә җәяү вәгазьләп йөри. Аларның күбесе ярлы яши, шулай да юмартлык рухы чагылдырырга тырыша. Берничә ел элек кардәшләр өйдән-өйгә йөргәндә тузанлы юлларда тапкан тиеннәрне җыя башлаган. Ел азагында алар шул акчаларны юа, бәясенә карап аера һәм санап чыга.
Тиеннәр Кушма Штаты центының нибары яртысына гына тиң, шулай да елына алар якынча 225 доллар җыя. Бу акчаның яртысын Патшалык Залының чыгымнарын каплар өчен бирәләр, ә калганын бөтендөнья эшенә җибәрәләр.
Дүрт миллионлы аудитория
2016 елның 5 мартында Бурундида Йәһвә Шаһитләренең тарихында зур әһәмияткә ия бер вакыйга үткән: филиалга төп идарә вәкиле Энтони Гриффин килгән. Махсус әзерләнгән программа илнең төпле почмакларында урнашкан җыелышларга милли радиостанция аша тапшырылган булган. Программаны тыңлаучылар саны дүрт миллионга диярлек җиткән!
Радиотрансляция ярдәмендә зур шаһитлек бирелгән булган, күп кеше аны хуплап телгә алган. Трансляцияне булдырган бер радио хезмәткәре: «Тапшыруларыгыз санын арттырырга кирәк!» — дигән. Ә бер радиостанция башы: «[Моңа охшаш программаларны] тапшыруыгызны үтенәм. Әле күп кешене коткарырсыз»,— дип язган. Шәһәрдәге күп кенә автобуслар һәм таксилар программаны юлда барганда уйнаткан.
Музыка уйнаудан туктый
Непалда бер кечкенә төркемдә хезмәт итүче кардәшләр бер бинаны арендага алып очрашуларын шунда үткәрә торган булган. 2016 елгы Кичә алдыннан аларга шул бина янындагы мәктәптә зур музыкаль концерт үтәчәк дип әйткәннәр. Кардәшләребезне бу күңелсезләндергән.
Андый концертларда тавыш гадәттә бик каты яңгырый. Кардәшләр иртә белән залны Кичәгә әзерләгәндә, концертны оештыручы аларга: «Сез монда безнең музыкадан башка бернәрсә дә ишетмәячәксез»,— дип әйткән.
Концерт төштән соң башланган һәм тавыш башта чыннан да бик каты яңгыраган. Кардәшләр арендага тавышны бик нык көчәйтә торган аппаратура алсалар да, теге тавыш аркасында хәтта микрофонны да тикшерә алмаган. Әлбәттә, кардәшләр күңелсезләнгән, шулай да алар армый-талмый Йәһвәгә дога кылган. Кичә башлануга 30 минут калганда, күп кардәшләр килеп җиткән, һәм концертта яңгыраган музыка кинәт туктаган. Нәрсә булган соң? Концерт вакытында кайбер исерек егетләр үзара сугыша башлаган һәм полиция килгәч концертны туктаткан. Кардәшләр Кичәне хөрмәт белән дуслык хөкем сөргән бик тыныч шартларда үткәрә алган.
Рәсми сайтыбызны мактау
Джузеппе Италиядә пионер булып хезмәт итә. Ул бер Интернет компаниясе өчен эшләрне үз өендә генә башкара. Үткән елны, май аенда ул якынча 70 хезмәттәше белән очрашып компания эшчәнлеген яхшырту турында фикер алышкан. Компаниянең генераль директоры кайбер сайтларны үрнәк итеп алырга була диеп очрашуны башлап җибәргән. Аннары ул мониторда бер сайтны ачып күрсәткән. Мониторда рәсми сайтыбызның баш бите пәйда булгач, Джузеппе шаккаткан. Генераль директор: «Бу сайт иң яхшы сайт!» — дип кычкырып җибәргән. Шуннан соң ул сайтның техник үзенчәлекләрен карап чыга башлаган. Ул кирәкле мәгълүматны тиз табарга булыша торган төймәләрне һәм игътибарны җәлеп итүче рәсемнәрне мактап телгә алган.
«Хезмәттәшләрем сайтның шулкадәр күп телләргә тәрҗемә ителгәнен белгәч сокланды,— дип әйтә Джузеппе.— Презентация азагында начальнигым генераль директорга һәм башкаларга минем Йәһвә Шаһите булуымны әйтте. Генераль директор миңа болай диде: „Сезнең оешмагыз мактауга лаек. Сез дөньядагы компанияләр, фирмалар я оешмалар көнләшерлек веб-сайт булдыргансыз. Күрәсең, сайтка гел яңа нәрсәне өстәп торыр өчен, шулай ук, кулланышын җиңеләйтер өчен күп тырышлыклар куела. Сез нечкәлекләргә һәм эчтәлеккә күп игътибар бирәсез“. Мактау сүзләрен ишеткәч, мин бераз уңайсызландым: мин үзем сайтны булдыруда катнашмадым бит. Әмма Йәһвә Шаһитләре турында бернәрсә дә белмәгән кешеләргә яхшы шаһитлек бирелгәненә шатландым. Шуннан соң минем кайбер хезмәттәшләрем белән күп сөйләшүләр булды. Хәзер аларның өчесе белән мин Изге Язмалар өйрәнүе үткәрәм». Джузеппе эшли торган компания әле дә рәсми сайтыбызны «өйрәнә», Джузеппе исә хезмәттәшләре белән Изге Язмалар буенча фикер алышып тора.
Ул футбол уйнаудан ваз кичкән
Аргентина: Хорхе кардәшләр белән футбол уйный
Яшь Хорхе Аргентинада яши. 2010 елның башында ул бер сыйныфташыннан яхшы хәбәрне ишеткән. Моңарчы аның бу хәбәрне ишеткәне булмаган. Тора-бара аның белән төп басма буенча Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелә башлаган. Ул вакытта ул футбол уйнарга яраткан. Ул спортта зур уңышларга ирешкән һәм квалификация үтеп футболның премьер-лигасына эләккән. 2014 елның апрель аенда аңа Германия командасында уйнарга тәкъдим иткәннәр! Профессиональ уйнаучы булырга хыялланып, ул ризалашкан. Европага китәр алдыннан берничә көн калгач, аның тренеры аңа болай дип әйткән: «Син бит Йәһвә Шаһите, шулай бит? Чит илгә китеп үз рухилыгыңны җимермә. Яшь чакта мин дә Йәһвә Шаһите идем. Миңа бер Азия иленең командасында уйнарга тәкъдим иттеләр һәм күп нәрсә вәгъдә иттеләр. Мин кызыгып шул илгә гаиләм белән бергә күчендем, өметләрем акланмады». Тренерның сүзләре Хорхега бик нык тәэсир иткән һәм ул Европага бармаска булган. 2015 елны ул вәгазьли башлаган, ә аннан соң суга чумдырылу үткән.
Бушлай фатиха ала
2015 елның сентябрендә Угандада, Кампала шәһәрендә «Гайсәдән үрнәк алыгыз!» дигән региональ конгресс үткән. Җитәкче советтан Марк Сандерсон луганда телендә «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең чыкканын игълан иткәч, конгресска килгән кешеләр бик куанган.
Изге Язмаларны өйрәнүче бер кеше үз хисләре белән уртаклашкан: «Бу матур Изге Язмаларны бүләк итеп алу — шундый зур шатлык! Бүген кешеләр папаның килүенә әзерләнә. Алар кирәкле акча җыяр өчен, „фатихалы“ тәсбихны 30 долларга (АКШ) саталар. Кешеләр фатихалар алырга теләгән иде дә, күпләрнең акчасы булмады. Мин исә бушлай фатиха алдым. Йәһвә үз фатихасын конгресска килгән һәр кешегә бирде, һәм кешеләргә чын күңелдән ирекле иганәләр генә бирәсе калды. Йәһвәнең Сүзен туган телемдә көн дә укыган саен һәм Аллаһы белән якынрак танышкан саен, мин гел фатиха алам. Йәһвәгә Изге Язмалар өчен рәхмәтләр әйтәм».
Басмалар рухи дөньяда бастырыламы?
Кешеләр сайтыбызны кулланмасын өчен, Конго (Киншаса) җирендә урнашкан кайбер чиркәү җитәкчеләре үз шәкертләрен Йәһвә Шаһитләренең басмалары рухи дөньяда бастырыла дип ышандырган. Үз сүзләрен исбатлар өчен, алар рәсми сайтыбызның «www» хәрефләре белән башлануы Ачылыш китабындагы 666 санына туры килә дигән (Ачыл. 13:18). Аларны тыңлап, кайбер Изге Язмаларны өйрәнүчеләр өйрәнүләрен ташлаган.
Шунда пионер булып хезмәт итүче бер пар, бу проблема турында дога кылганнан соң, өйләренә Изге Язмаларны өйрәнүчеләрен һәм аларның тормыш иптәшләрен чакырган. Өч пар килергә булган. Ашап алганнан соң, Шаһитләр аларга «Йәһвә Шаһитләре: яхшы хәбәрне таратыр өчен берләштерелгән» дигән фильмны күрсәткән. Кунакларның ишеткәннәре-күргәннәре безнең басмаларыбыз турында бар ялганны фаш иткән. Чираттагы атнада, шул өйрәнүчеләрнең бер ире, үзе өйрәнмәсә дә, Шаһитләргә 100 доллар (АКШ) акча биргән һәм бөтендөнья эшенә җибәрергә кушкан.
Яңа җырларны җырларга өйрәнәләр
Папуа — Яңа Гвинеядә кардәшләрнең кайбер җирләрдә Интернетлары юк. Шулай да аларның яңа Патшалык җырларын өйрәнәсе килә. Шуңа күрә, мәсәлән, «Мундип» җыелышы бер кардәшне якындагы шәһәргә җибәрергә булган. Бу шәһәргә барып җитәр өчен теге кардәшкә ике сәгать — җәяү, ә аннан соң тагын ике сәгать автобуста барырга туры килгән. Барып җиткәч, ул Интернетка тоташып яңа җырларның сүзләрен блокнотка язып куйган. Кайткач, ул җырларның сүзләрен һәркем укый алырлык итеп Патшалык Залындагы тактага язып куйган. Башка кардәшләр шул яңа җырларны үзләренә күчереп алган. Аларга җир йөзендәге башка җыелышлар белән бергә Йәһвәгә гыйбадәт кылу вакытында җырлар җырлау бик зур шатлык китерә.