ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Бер үк вакытта берничә эш эшләү дөресме?
Синең бер үк вакытта берничә эш эшләү килеп чыгамы?
Син бер үк вакытта берничә эш эшли аласыңмы? Күпләр уйлавынча, балачактан гаджетлар кулланган кешеләрнең аларны олырак яшьтә куллана башлаган кешеләргә караганда, бер үк вакытта берничә эш эшләү яхшырак килеп чыга. Ләкин бу чыннан да шулаймы?
ДӨРЕСМЕ я ДӨРЕС ТҮГЕЛМЕ?
Бер үк вакытта берничә эш эшләп, күбрәк вакытны саклап була.
Бер үк вакытта берничә эш эшләгән саен, бу сәләтне яхшыртып була.
Яшьләрнең бер үк вакытта берничә эш эшләү олыларга караганда яхшырак килеп чыга.
Бу фикерләрнең берсен булса да «дөрес» дип әйтсәң, син, бәлки, ялгыш карашка алдангансыңдыр.
Ялгыш караш
Син бер үк вакытта ике эшне эшләп була дип уйлыйсыңмы? Әйе, кайбер эшләрне, аларның берсе зур игътибар таләп итмәсә, берьюлы эшләп була. Мәсәлән, бүлмә җыештырганда музыка тыңласаң, бу бүлмәне җыештыруга комачауламас.
Ләкин зур игътибар таләп иткән ике эшне берьюлы эшләсәң, икесе дә зыян күрергә мөмкин. Шуңа күрәдер Кэтрин исемле кыз бер үк вакытта берничә эш эшләүне «бер үк вакытта берничә эшне бозу» дип атагандыр.
«Бер егет белән сөйләшкәндә, телефоныма хәбәр килде. Мин бер үк вакытта егет белән дә сөйләшергә, килгән хәбәргә дә җавап бирергә тырыштым. Нәтиҗәдә, бу егетнең әйткәнен дә ишетми калдым, хәбәремне дә һәр сүздә диярлек хата җибәреп яздым» (Калеб).
Белгеч Шерри Тёркл болай дип яза: «Берьюлы күп эш башкарганда... яңа эш өстәлгән саен, башкарылган эшләрнең сыйфаты кими. Шулай эш итү миебезне эшләтә һәм без эшләребез яхшы бара дип уйлыйбыз, ә чынлыкта эшләребезнең сыйфаты зыян күрә»a.
«Кайчак, берәрсе белән сөйләшкәндә, мин башка кешегә СМС язам һәм ике эшне дә уңышлы гына башкара алам дип уйлыйм. Аннары мин аңлыйм: мин әйтәсе сүземне язышкан кешегә СМС белән җибәрдем, ә язасы җавабымны минем белән сөйләшкән кешегә әйттем!» (Тамара)
Бер үк вакытта берничә эш эшләгән кешеләр үз тормышларын катлауландыра гына. Мәсәлән, өй эшен эшләп бетерер өчен, аларга гадәттә күбрәк вакыт кирәк. Яисә аларга тәмамланган дип тоелган эшне яңадан эшләргә туры килә. Ничек кенә булмасын, аларның яраткан эшләре өчен вакытлары азрак кала.
Менә ни өчен психотерапевт һәм мәктәп психологы Томас Кёрстинг болай дип әйтә: «Баш миен тәртиптә саклана торган папкалар киштәсе белән чагыштырсак, берьюлы күп эшләр башкарган кешеләрнең миләре тәртипсез киштәләргә охшаш»b.
«Бер үк вакытта күп эшне башкарганда, эшнең кайбер мөһим нечкәлекләре төшеп кала. Нәтиҗәдә, эш өстәлә генә, һәм син сакларга теләгән вакытны югалтасың гына» (Тереза).
Бер үк вакытта берничә эш эшләү бер үк вакытта ике юл белән баруга охшаш
Яхшырак ысул бар
Игътибарны бер эшкә тупларга өйрән. Берьюлы берничә эш эшләү гадәтеңә кергән икән, мәсәлән, өй эшен эшләгәндә дустың белән язышу, шул чакта игътибарны бер эшкә туплау авыррак булырга мөмкин. Ләкин Изге Язмалар «нәрсә мөһимрәк, шуны аера белергә» өнди (Филипиялеләргә 1:10). Мөһимлеге буенча эшләр төрле була ала. Шуңа күрә ниндие мөһимрәк икәнен сайлап, шул эшне тәмамлаганчы бар игътибарыңны аңа тупла.
«Игътибарны бер эшкә тупларга өйрәнмәгән баш мие, кечкенә бала сыман, ошаган нәрсәләрне генә эшләргә тели. Ләкин бу „балага“, теләгәнен бирү җиңелрәк кебек тоелса да, кайчак каты „юк“ дип әйтергә кирәк» (Мария).
Бернәрсә дә игътибарыңны читкә юнәлтмәсен. Өй эшен ясаганда, телефоныңны тикшерәсең киләме? Аны башка бүлмәгә алып кит. Телевизорны сүндер. Ә социаль челтәрләр? Алар турында әлегә оныт! «Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз»,— диелгән Изге Язмаларда (Көләсәйлеләргә 4:5).
«Берьюлы бер генә нәрсәгә игътибар бирү күпкә яхшырак дип таптым. Эшләрем исемлегендә бу эшне сызып куеп һәм икенчесенә күчеп, мин үземне хәтта бәхетлерәк сизәм. Менә нәрсә ул эштән канәгать булу» (Ония).
Кеше белән аралашканда, аны бар игътибар белән тыңла. Берәрсе белән аралашкан чакта телефонны карау сөйләшүгә дә комачаулый, кешегә карата хөрмәтсезлек тә була. Изге Язмаларда бит «үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә шуны эшләгез» диелә (Маттай 7:12).
«Кайчак мин сеңелем белән сөйләшкәндә, ул кемгәдер СМС җибәрә я телефонында бүтән нәрсә эшли. Бу ачуымны чыгара! Ләкин, дөресен әйткәндә, кайвакыт мин дә нәкъ шулай эшлим!» (Дэйвид)